- 03.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №22 (4 июнь)
- Рубрика: Архив
Интернетта күпләрне аптырашта калдыручы татар солдатлары фотосы тарала. Шул уңайдан, яшь солдатларны армия хезмәтен тәмамлаучылар мыскыллаган булу ихтималын тикшерүне сорап март уртасында тапшырылган мөрәҗәгатькә, хәрби тикшерү комитеты бернинди тәртип бозу булмаганлыгын ачыклавы турында белдерү белән җавап биргән.
Тикшерү комитетының Көнчыгыш хәрби округтагы 57нче хәрби тикшерү бүлеге башлыгы, юстиция подполковнигы Ивановның май аендагы җавабына караганда, фото 16788нче хәрби бүлектә чәч кистерү көнендә төшерелгән, хәрбиләрнең башына «татары» сүзе Татарстаннан хәрби хезмәткә алынганнар соравы һәм фотода сурәтләнүчеләрнең ризалыгы белән язылган. Иванов белдерүенчә, тикшерү барышында сорау алуларда хәрбиләр бу эштә бернинди басым ясау, мыскыллау яки мәҗбүр итү булмаганлыгы турында әйткән.
Журналист Ирек Мортазин Ивановның бу җавабын, тиешле дәрәҗәдә тикшерү үткәрмичә, җәнҗалны шома гына ябып куярга маташу буларак бәяли. «Ир яшенә җиткән татарларның үз теләкләре белән чәчләрен шулай кырдыруны сораганлыгына ышана алмыйм. Бәлки игътибар җәлеп ителеп яңа тикшерү башларлар, дигән өмет белән үземнең LiveJournal битемдә бу мәсьәләне яңадан бер мәртәбә күтәреп карарга теләдем. Моның бабайлык күренеше булуы ачык күренеп тора. Гомумән, Хабаровскидагы бу хәрби бүлек болай да үзенең кырыс бабайлык шартлары белән танылган бит», – ди Мортазин.
Соңгы елларда Русия армиясендә татар егетләре белән бәйле куркынычрак тәртип бозу очраклары да булды. Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылы егете Руслан Айдарханов, Татарстандагы Алексеевскиның Юеш Көрнәле авылы егете Илшат Усманов армиядән табут белән кайтарылды, кайберәүләр имгәнеп кайтты.
Русия армиясендә милләтара низаглар элек бигрәк тә Чечнядән килгән солдатлар белән бәйле рәвештә чыга иде. Әмма 2011нче елда Чечняда хәрби хезмәткә алуны туктаттылар. Татарстан да Чечня кебек үк милли республика һәм Чечняга бирелгән статусны таләп итеп, республикадан егетләрне хәрби хезмәткә алуны туктатуны сорый алыр иде.
Мостафа Җәмилев Польшаның «Нобель бүләген» алды
Мостафа Җәмилевкә Варшаваның патша сараенда АКШ һәм Польша, шулай ук тагын берничә ил президентлары, танылган галимнәр, сәясәт һәм җәмәгать эшлекләре катнашында Польшаның иң зур дәүләт бүләге тапшырылды. «Үз тарихында күп авыр үзгәрешләр кичергән Польша үзенең беренче бүләген әзерләде. Үзгәрешләр юлы белән хәзерге яшәүгә, демократия һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга килеп җиткән Польша демократия, ирек, кеше хокуклары өчен көрәшкән бер кешегә, ел саен бүләк бирәчәк. 1 миллион евро күләмендәге бу бүләк безнең дөньяда бу көрәшне дәвам иткән кешеләргә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез булсын», – дип белдерде Польша тышкы эшләр министрының Европа сәясәте һәм кеше хокуклары өчен җаваплы урынбасары Һенрика Мошцицка Дендис.
Полякларның «Солидарность» хәрәкәте исемендәге бу бүләк Польша хөкүмәте һәм җәмәгатьчелеге башлангычы белән булдырылган. 1980нче елда оешкан «Солидарность» илдәге икътисади һәм сәяси үзгәрешләрнең төп этәргече булды, коммунизмнан котылып, парламент демократиясе һәм ирекле базар кору эшенә ярдәм итте. «Бу бүләк Польшаның Нобель тынычлык бүләге санала», – диде «Азатлык»ка Җәмилевне бу бүләккә тәкъдим итү эшләре белән йөргән сәясәт белгече Недим Усейнов.
«Мостафа Җәмилевнең 40 елдан артык көрәше тарихы күпләргә билгеле. Совет чорында ул ватаныннан куылды. Хәзер яңадан туган иленә кертелми», – диде Польша министрлыгы вәкиле. Аның сүзләренчә, бүләкне Җәмилевкә бирү Польшаның Кырымны Украинага кайтару теләгенә бәйле түгел. «Җәмилевкә бу бүләк аның шәхси тырышлыгы һәм көрәше өчен бирелә. Польшаның позициясенә килгәндә, без аннексияне канунсыз дип саныйбыз. Моңа бер шик тә була алмый», – диде тышкы эшләр министры урынбасары.
«Мин моны кырымтатарларга һәм Украинага бик вакытлы күрсәтелгән рухи ярдәм дип саныйм. Күптән түгел Төркия безгә үзенең югары бүләге саналган Җөмһүрият Нишаны (Республика ордены) дип аталган дәүләт бүләген бирде. Шулай ук ул безгә халыкара җәмәгатьчелекнең игътибары һәм рухи ярдәм кирәк булган чак иде, аларга да моның өчен бик рәхмәтлебез», – дип белдерде Мостафа Җәмилев «Азатлык»ка.
Алсу КОРМАШ.
Русия Кырым тарихын да үзенчә язарга мөмкин
Русия Президенты Владимир Путин, 15нче августка кадәр илнең бердәм тарих дәреслеге концепциясе Кырымның һәм Акъярның (Севастополь) Русия дәүләте язмышында тоткан роле белән тулыланырга тиеш, дигән күрсәтмә биреп, бу эшне хөкүмәткә һәм Русия тарих җәмгыятенә йөкләде.
Яңа тарих дәреслегенең концепциясе әзерләнгәндә ул галимнәр, җәмәгатьчелек һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан кискен тәнкыйтьләнде. Үткәнне язган вакытта булган вакыйгаларга галимнәрнең төрле фикерләре күрсәтелергә, алар төрле яклап тасвирланырга, ә укучы нәтиҗәне үзе ясарга тиеш, дип белдерелсә дә, бу исәпкә алынмады. Әзерләнеп беткәч, белгечләр бу концепцияне бер яклы булуда, хәзерге хакимиятнең үзен ак итеп кенә күрсәтергә тырышуда гаепләде.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, концепциянең Кырым һәм Акъяр өлешенең дә тарихи дөреслекне чагылдыруы икеле. Моның шулай булачагын ашыгыч рәвештә кабул ителгән Кырым Конституциясе күрсәтеп тора. «Мәскәү үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, шуңа күрә бу концепцияне әзерләгәндә дә кырымтатарлар фикеренә колак салмас. Гади генә мисалга күз салыйк: Кырымны кушу мәсьәләсенә килсәк, кырымтатарлар өчен бу бәйсезлекне югалту иде, ә Мәскәүгә файдалы аерым бер эш кенә булды. Кырымтатарлар республикаларын кире кайтара алмады. Кырым Конституциясендә дә Кырымның татарларныкы икәнлеге турында бер генә сүз дә юк. Бөтен эшләр дә төп документтан башлана. Бу әйберләрне үзгәртми торып, кырымтатарларның роле дә, аларның тарихы да дөрес күрсәтелмәячәк. Әгәр берәр төрле статусы бар икән, шушы республика эчендә татарларның үзенең урыны бар дигән сүз. Урыс яисә украин теле белән тигезләп куйгач, барыбер татарлар монда төп халык түгел, ә өч халыкның берсе генә булып чыга. Әгәр син өчтән бере генә икән, димәк, тарихың да өчтән бер генә булып язылачак», – ди Исхаков.
Баксаң, әле ярты ел элек кенә Русиягә Кырым тарихы бөтенләй кирәк булмаган, хәтта Кырым тарихына карата тәкъдимнәр дә кире кагылган. Бу уңайдан Дамир Исхаков болай дип сөйли: «Ярты ел элек миңа Русия тарих институтыннан Вадим Трепавлов шалтыратты. Ул Путин тарафыннан тиз арада Русия тарихын язарга кушылуын әйтте. Миннән Трепавлов Казан ханлыгын язуны сорады. Аннан мин: «Бу күптомлыкка Кырым ханлыгы тарихы керәчәкме?» – дип сорадым. Ул: «Юк, чөнки Кырым чит дәүләт, ягъни Украина эчендә», – диде».
Галим, Русиянең яңа тарих дәреслегендә Кырым тарихы да гади генә языла алмый, ди. Чөнки тарих дәреслеге концепциясен әзерләү хәйран вакытка сузылды һәм милли республикалар, бигрәк тә Татарстан, Мәскәү белән нык кына тарткалашты. Тарткалашу нәтиҗәсендә Татарстан бу концепциягә мөмкин булганын кертте, әмма күп әйберләрне кертү барып чыкмады. Ә кырымтатарлар бу эштә катнашмады һәм, Дамир Исхаков фикеренчә, аларның тарихларын ничек кертергә дигән мәсьәлә туганда, автоматик рәвештә генә эшләп булмый, чөнки кырымтатарларның үз карашлары, Кырымда яшәгән урысларның үз карашы бар. Тарихчы сүзләренчә, дәреслеккә кырымтатарларның эмиграциясе дә, Кырым Республикасының төзелүе дә, илләреннән сөрелүе дә керергә тиеш.
Галим, Кырым тарихында Америка ачасы юк, Татарстан галимнәре моны эшләгән инде, ди. Әгәр Мәскәү кырымтатар галимнәре белән Казан тарихчыларыннан Кырым тарихын язышуны сораса, бу үтенечне кире какмаячакларын да белдерә.
«Татар тарихы»ның дүртенче томын эшләп бетереп киләбез, анда Кырым ханлыгы турында да мәгълүмат бар. Без аны башка ханлыклар белән бер дәрәҗәдә тулаем керттек», – ди Исхаков.
2013нче елның җәендә урыс галиме Валерий Возгринның дүрт томлы «Кырымтатарлар тарихы» дөнья күрде. Бу китап чыгып та өлгермәде, Кырымның урыс җәмгыяте конгрессы рәисе Сергей Шувайников басманы «милләтара дошманлык тудыруда» гаепләде. «Без анда ике халыкны бер-берсенә каршы кую концепциясен, русларны һәрвакыт агрессорлар, дошманнар итү концепциясен, ә кырымтатарларның корбан булган халык, зыян күргән халык концепциясен күрдек», – дигән иде Шувайников.
Наил АЛАН.
Кырымда мәктәпне тәмамлаучылар Русиянеке урынына Украина гимнын башкара
Ялтада Степан Руданский исемендәге 15нче мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары, Русия гимны яңгырый башлагач, кулларын күкрәкләренә куеп, Украина гимнын җырлый башлый. Бу хактагы видео социаль челтәрләрдә таралды. Бер укучы әлеге мәктәп җитәкчелегенең инде эштән азат ителүе, ә балаларга килеп туган хәлгә аңлатма язарга кушылуы турында белдерә. Шул ук вакытта укучылар Украина гимнын башкарачаклары турында мөгаллимнәренең белмәвен әйтә.
«The Kiev Times» язуынча, имеш, әлеге мәктәптә, нигездә, Көнбатыш Украинадан акча эшләргә килүчеләрнең балалары укый икән. Биредә укыту украин телендә алып барылган булса, гимн белән килеп туган хәлдән соң, анда фәннәрне урыс телендә укытуга күчерергә карар кылганнар.
Әйтергә кирәк, мондый очраклар Ялтадан тыш башка мәктәпләрдә дә күзәтелгән икән. Кырымнан Лилия Ибраһимова Facebookта язганча, Акмәчеттәге украин гимназиясендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары вальстан соң: «Украинага дан, каһарманнарга дан», – дип кычкырган һәм азакта Украина гимнын башкарган. Шул ук вакытта укучылар бәйрәм чарасына ресторанга килергә өлгермәгән, алар артыннан ук автобус тулы полиция килеп җиткән. Алар төне буе укучыларны ресторанда саклап торган.
Акмәчеттә яшәүче Ләйлә Бекир мондый хәлнең ким дигәндә тагын бер мәктәптә күзәтелүен әйтә.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Башкортстан хөкүмәте «шпионлыкка каршы» җиһазлар ала
Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, яшерен мәгълүмат туплау җайланмаларын алу өчен, интернетта махсус сәхифәгә заказ урнаштырды. Моның өчен министрлык 444 мең сум бүләргә җыена. Бу акча «2011-2013 елларда Башкортстан Республикасында террорчылык һәм экстремизмны кисәтү» программасы кысасында республика казнасыннан бүленә. Сатып алынасы җайланмалар яшерен видеокамералар һәм яздыргычларны ачыклау өчен кулланыла.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Гайсә Баянов сүзләренчә, министрлыкта коррупциягә каршы тору программасы кабул ителгән. Бу программа министрлыкта һәм аңа буйсынган оешмаларда коррупция туарлык шартлар һәм сәбәпләр булдырмау, халыкның канунлы хокук һәм мәнфәгатьләрен саклау максаты куя. Әлеге җиһазны шул максаттан сатып алырга булганнар.
Рәсми булмаган чыганаклар исә министрлыкның бу «шпион җиһазлары» алу сәбәбен үзенчә аңлата. Алар узган ел Башкортстан парламентына сайлаулар алдыннан республика президенты хакимияте башлыгы урынбасары турындагы видеоҗәнҗалны искә төшерә. Ул язмада президент хакимияте башлыгы урынбасары Марат Мәрданов һәм Әббәс Галләмов Халык идарәсе фиркасен сайлаулардан төшереп калдыру өчен берәүгә зур күләмдә акча тәкъдим итә. Язма интернетка куелганнан соң, ул түрәләр эшләреннән алынган иде. Ягъни бу җиһазлар ришвәт алу, канун бозуларны төшерүләрдән качу өчен кирәк дигән фаразлар бар.
Мөнир ВАФИН.

Комментарии