Юл сайларга булышалар

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларының үтә җаваплы вакыты – имтиханнар, БДИ… Ләкин аларның тагын да катлаулырак сорауларга җавап табасы бар бит. Кем булырга, кая барырга, киләчәк тормышны ничек билгеләргә? Ата-аналар да балаларына нинди юл күрсәтергә белми аптырый.

Билгеле, балага, беренче чиратта, ата-анасы, укытучы, таныш-белеш үрнәк булып тора… Ул шуларга карап сайлый, киләчәк тормышына план кора. районының Сөрде төп гомуми белем бирү мәктәбендә әнә шундый киләчәккә юнәлеш сайларга булышучы очрашу булды.

Үзенчәлекле, җылы очрашу килеп чыкты. Укучылар кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган, исемнәре тирә-якта гына түгел, бөтен республикага билгеле һөнәр ияләре белән очрашты.

Ныклап әзерләндек бу очрашуга. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Фазуллина һәр укытучы, һәр укучы белән киңәшә-киңәшә кунаклар белән очрашу программасын төзеде.

Хатыны Зөлфия апа белән күренекле журналист Илфат Фәйзрахманов, мәктәптән соң мәдәният-сәнгать университетының режиссер бүлеген тәмамлап, Әлмәт, Казандагы яшь тамашачы театрларында якты образлар иҗат итәргә өлгергән Искәндәр Сибгатуллин, аның энесе, шулай ук режиссерлар әзерли торган факультетның өченче курс студенты Зөлфәт, Сөрде мәктәбен тәмамлаганнан соң Арча педагогика көллиятен тәмамлаган Рилә Бакыева килгән иде бу очрашуга. Укучылар сәнгать, мәдәният өлкәсенә кагылышлы сорауларын яудырып кына торды.

Илфат Фәйзрахманов Алабуга педагогика институтын тәмамлаган. Аз гына вакыт укытучы булып эшләгәннән соң, армиядә хезмәт итеп кайткач, журналистикага керешкән. Ә аның хатыны Зөлфия гомер буе укытучы һөнәренә тугры булып калган. Очрашуда катнашучыларның һәркайсы үзенең тормыш юлы, үзе яраткан һөнәргә ничек кереп китүләре турында сөйләде. Әнә Искәндәргә артист булырга туган мәктәбе этәргеч ясаган. Мәктәптә әдәби музыкаль кичәләр аннан башка үтмәгән.

Аннан күрмәкче Зөлфәт тә абыйсы эзеннән киткән. Киләчәктә режиссер булырга хыяллана. Әле үзенең дә шушы мәктәптән чыгып киткәненә кайчан гына, әмма ул инде мәктәпне сагынырга да өлгергән.

Рилә Бакыева, Сөрде мәктәбеннән соң, Арчага педагогика көллиятенә китә. Исәбе – музыка белгече булу, җырларга өйрәнү. Ул укытучысы Саимә апа Касыймовага зур рәхмәтле. Бүген лаеклы ялдагы укытучы Саимә апа үзе дә җырлар иҗат итә. Ул Риләдәге талантны күреп алып, аны үстереп ялгышмаган. Рилә көллиятне тәмамлаганнан соң, Ташкичү авылында балаларны музыка серләренә өйрәтә. Актив, булдыклы җырчы кызны тиз күреп алалар һәм Арча район үзәгенә чакыралар. Бүген ул “Бердәм Русия” фиркасе бүлегендә әйдәп баручы белгеч. Район, республика смотр конкурсларында, фестивальләрдә катнашып, вокал буенча призлар яулаган, танылып килүче җырчы.

Эльмира Фазуллина белән Ләйсән Бәйрәмова алып барган кичәдә укучылар җырлады, биеде, хәтта тапкырлыкта да көч сынашты. Артист абый-апалары да буш калмады. Ә иң зур бүләк аларның җырлары булды.

Укучылар арасында һөнәре белән кызыксынучылар бар иде. Моның өчен ни эшләргә дигән сорауга, Илфат абыйлары күп укырга, дип киңәш итте. Ул Түбән Оры авылыннан килеп укыган. Мәктәптән кайтканда да китапханәдән алган китаптан аерыла алмыйча укый-укый тәпиләгән чакларын искә төшереп көлдерде ул. “Дүртенче сыйныфта идем. Абдулла Алишның “Сайланма әсәрләр”ен кулыма алдым. Авылга кайтып җиткәнче “Сертотмас үрдәк”не укып та чыктым”, – диде ул.

Бүгенге очрашуга килгән кунаклар турында да горурланып сөйләде Илфат. “Сибгатуллиннар – безнең гомер иткән күршеләр, ә Рилә – туганыбыз”, – диде ул. “Кыскасы, “мафия” инде”, – дип көлдерде. Алар һәрчак авылда, Түбән Орыда төрле кичәләр, концертлар оештырып, авыл халкын ял иттерә.

– Әлбәттә, барыгыз да журналист та, артист та булып бетә алмас, гәрчә алар бик кызыклы һөнәр булса да. Иң мөһиме – күңелегез теләгән һөнәрне сайлагыз. Үз эшегезнең чын остасы булырлык булсын. Тик онытмагыз: хәзер сезнең иң рәхәт, күңелле чагыгыз. Моны еллар узгач кына аңлыйсың. Шушы кадерле вакытыгызның, укытучыларыгызның кадерен белегез. Аннан бик сагындыра алар. “Әгәр миңа кем булырга телисез, дип сорасагыз… укучы дияр идем, менә сезнең янда партадаш булып утырыр идем”, – диде Илфат абыйлары якташларына.

Укучылар Сөрде авылы мәктәбендә бер кебек яшәгән вакытларын беркайчан да онытмас. Балалар ягымлы, әдәпле, ерактан ук сәламлиләр, килеп булышырга әзер торалар. Һичшиксез, алар өчен бу мәктәп туган йортларына әверелгән һәм алар аны еракларга киткәч тә, еллар узгач та, сагынып искә алыр. Менә шушы Илфат, Искәндәр, Зөлфәт абыйлары, Рилә апалары кебек сагынып кайтырлар.

– Дүрт авылдан җыелган 95 бала укый бүген мәктәбебездә. Кемнәр генә чыкмаган безнең авыл мәктәбеннән. Сагыналар, күрәсең, авылга кайтканда хәл белергә кереп чыгалар, мәктәп тормышы белән кызыксынып, аралашып яшиләр, – ди Сөрде мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллина.

Мөгаен, Сөрде мәктәбен тәмамлаучылар арасында кем булырга дип аптырап калучылар бик сирәктер. Юлын ничек дәвам итәсен һәркайсы уйлап куйган инде. Әнә 9 сыйныф укучылары белән Илфат абыйлары аерым очрашты һәм ул безнең мәктәптән сөенеп китте. Нинди фәнне яратасың, дигән сорауга, төрле предметлар белән бергә һәр бала телен дә атады. “Димәк, биредән әле яңа журналистлар, яңа укытучылар, артистлар күп чыгачак”, – диде безгә Илфат Фәйзрахманов.

Кунаклар буш кул белән килмәгән. Илфат абыйлары: “Һәрвакыт җырлап яшәгез”, дип – караоке, ә Искәндәр белән Зөлфәт абыйлары: “Спортны беркайчан да ташламагыз”, – дип, баскетбол һәм волейбол туплары алып килгән. Зөлфия ханым һәр укучыга “Безнең гәҗит” газетасын өләште.

Кыскасы, мәктәбебездә шундый очрашу оештырырга уйлаган директор Зөлфия Хәйруллинага, шундый бәйрәм булдыруга зур өлеш керткән Эльмира Фазуллинага, Ләйсән Бәйрәмовага, концертта, ярышта катнашкан укучыларыбызга зур рәхмәт.

Гөлфинә ШАКИРОВА, Арча районы Сөрде төп гомуми белем бирү мәктәбенең һәм әдәбияты укытучысы.

Комментарии