Татар-урыс каршылыгы «Рубин» оттырганда чагыла…

Кубогы финалында тәүге тапкыр чыгыш ясаган «Рубин» Мәскәүнең ЦСКА командасына каршы тора алмады. Исәп — 0:1. Мәскәүлеләр үз тарихында бу Кубокны бишенче тапкыр отуга иреште, әлеге трафейны мәңгегә үзләренә беректерде.

Казанның нияте янә бәйрәм итү иде, чөнки спорт сөючеләр «Рубин» отачак дип көтте. Тик «Рубин» капитаны Сергей Семакның тән җәрәхәте алу сәбәпле, кырга чыкмавын белгәч, казанлылар күпне югалтты дигән фикер ишетелде. Чөнки моңарчы капитаныбыз команда дилбегәсен тотты. Ул юк, аның урынына чыккан һөҗүмче Алехандро Домингесның көче җитүен дә оынтмаска кирәк. Әйтергә лязем, Домингес беренче минутларда ук үзенең хәйләкәр вә тозлы һөҗүме белән истә калды. Хәтта 13 минутта капкачы белән бергә-бер чыгарга мөмкинлеге туды. Тик сакчы Мамаев кына, уен кагыйдәсен бозып, Домингесны туктатты. Ләкин Алехандро тупны капкага тәгәрәтмәсә дә, Мамаевның һөҗүмчене туктатып калуы «Рубин» өчен зур мөмкинлекләр ачты. Хөкемдар шундук сакчыны кырдан куып чыгарды. Мәскәүлеләр көндәшләренә караганда бер уенчыга кимрәк калды. Янә бәйрәм итәчәк икән дип һәр җанатар уйлап куйгандыр. Тик бер-берартлы һөҗүмнәрнең эффекты гына сизелерлек булмады шул, гәрчә казанлылар уен барышында дилбегәне үз кулларында тотсалар да. Тик язмыштан узмыш юк, инде очрашуның төп вакыты тигез исәпкә төгәлләнде, өстәмә вакыт бирелде дигәндә, җанатарларының йөрәге урыныннан кузгалырлык вакыйга булды. Алдонин очып та килде һәм ЦСКАны тарихында бишенче тапкыр Русия Кубогы иясе буларак танытты. Ә «Рубин» бу хәл турында төшенергә дә өлгермәде, инде хөкемдарның стадионны әче сызгырткычы белән сызгыртуы изге хыялларны шундук челпәрәмә китерде.

Әмма моның белән генә төшенкелеккә бирелү — тупасылк булыр иде. Чөнки әле «Рубин» Русия чемпионатында беренче булып кала бирә. Гәрчә башка командалар сыман ул 11 уенны уйнамады, әмма калганнар бер уенга артыграк уйнаса да, казанлыларны куып җитәргә көчләре җитмәде. Бу бер.

Икенчедән, бу оттыруның күпмедер файдасы да бар. Чөнки тиздән «Рубин»га халыкара турнирда — Чемпионнар Лигасында чыгыш ясарга туры киләчәк. ЦСКА белән уздырган бу җитди уен чынбарлыкны ачып салды. Казанлылар әле халыкара уеннарга җитешмәгән. Бу оттыру шуны күрсәтте, «Булган мөмкинлектән файдалан» фәлсәфәсен ныграк сеңдерергә һәм сабак алып, көч тупларга киркәклегенә ассызыклады. «Рубин» Чемпионнар Лигасы алдыннан үтемле дәрес алды, хәерлегә генә булсын.

…Интернетта форумнарга керсәң, урыс сайтларында сүзләренә дә юлыгасың. Бер яктан татарларны мәсхәрәли, икенче яктан, татар агайнеләре аты юлы белән каршы торалар. Инде урыс җайдаклары да татарча сүзләрне кабатлый башлады. Шул ук вакытта «Беренче канал»да Гусевның бу финал уенында комментатор булып, «Рубин»ны объектив яктан мактавы, каршы якка ошамый. үз «братын» ашап, популяр, яхшы комментаторларның берсен буклыйлар.

Идеалда спорт — дуслыкны ныгыттыру чарасы ул. Тик бу очракта урыс белән татар искәрмә булып кала биә. Бу күренешләр татар белән урысның функциясен ачык күрсәтеп бирә. Моны ниндидер парадокс дип кенә атап булмый, биредә биш гасырның чынбарлык җимешен күрергә, хәтта ки анда катнашырга да була.

Комментарии