Симек, Тройсын, Чүк җитте

Соңгы елларда Сабантуйсыз калган авыллар шактый. Ник дигәндә, элек ул халык бәйрәме булган, аннан колхоз-совхоз чарасына гына әйләнде. Ә колхозлар таралды. Кайбер бай инвесторлар Сабантуй уздыру мөмкинлеге тудырмый башлады. Авылларның бетүе көчәя төште. Шулай итеп, авыллар Сабантуйсыз калды.

Әмма керәшеннәр ата-баба йоласын иң кыен чакта да югалтмаска тырышкан. Поплар фатыйха бирмәсенме, коммунистлар тыйсынмы, илдә сугыш барсынмы – халык үз бәйрәмен барыбер онытмаган. Бүген дә халык кризис дип тормаячак – үзенчә бәйрәм итәчәк. Бу ел керәшеннәр өчен үтә дә истәлекле. Җөри авылында Питрау бәйрәмен үткәрә башлауга 10 ел тула. Минзәлә районы Иске Гришкино авылында быел беренче мәртәбә республика күләмендә Тройсын үткәреләчәк.

СИМЕК

Кайбер авылларында хәзерге Сабантуйны Симек, Тройсын бәйрәмнәренә туры китереп уздыралар. Керәшенчә әйтсәк, бу авылның “пристольный” бәйрәменә бәйле. Мисалга, безнең Көлкәмәр авылында ( районы), районы Субаш авылларында Симек, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе, Әлбәден авылларында Тройсын билгеләнә. Шулай ук Чүк, Казанский, Питрау бәйрәмнәре дә бар.

Симек Олы көннән соң (Пасха) җиденче кече атна (пәнҗешәмбе) көнне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Ул Тройсынга караганда ике көн алдан килә. Симекне Яфрак бәйрәменә туры китереп уздыру гадәте кереп калган. Бу көнне каен яфракларын, кыр чәчәкләрен авылга җыеп алып кайтып, өйләрне бизәгәннәр. Иртәнге якта зиратка барып кайту гадәте булган. Төштән соң егетләр-кызлар, төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән каенны күтәреп, урам буйлап җырлап йөргән.

Журналист Александр Филиппов язуынча, Яфрак бәйрәмен бөтен авыл бергә бәйрәм иткән. Моның өчен махсус бер өй сайланган. Анда яшьләр ризык, колмактан коелган сыра, әче бал алып килгән. Яшьләр соңыннан тасмалы каенны күтәреп, чишмә буена төшеп уеннар оештырган.

“Симек көнне кызлар каен себеркесе бәйләп, аны суга ташлый торган була. Кемнең себеркесе яр буена барып төртелсә, ул бу елны кияүгә чыкмыйча утырып кала. Себеркесе батса, йә ул кеше үлә, йә аның сөйгәне бүтәнгә карый. Каен себеркесе су буйлап йөзеп китә икән, бу кызның сөйгәне аның турында уйлый, сагына, дип фараз кылына”, диелгән йолаларга багышланган “Карендәшләр” китабында.

Бер әйберне искә алырга кирәк: керәшеннәр милли бәйрәмнәрне чиркәү бәйрәменә туры китергән. Чөнки элек поплар милли бәйрәмнәр үткәрергә ирек бирмәгән, дип әйтүчеләр дә бар. Ә чиркәү көненә туры китергәч, бәйрәмне иркенләп уздыру мөмкинлеге туган. Шуңа күрә Яфрак бәйрәме Симек көненә туры китерелгән.

ТРОЙСЫН

Ә Тройсын бәйрәме күп керәшен авылларында билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә һәм өч көн дәвам итә. “Тройсын” сүзе христианнарның Троица бәйрәме белән бәйле.

Тройсын Яфрак (Җапрак) бәйрәме көнне башланып киткән. Ул көнне Симектәге кебек бөтен өй, капка каен яфрагы, чәчәк белән бизәлгән. Яшьләр су буенда күңел ачкан.

Икенче көнне зиратка барып, үлгәннәрне искә алу гадәте булган. Бу көнне елгадан Су анасын да тотып алып кайтырга мөмкин, имеш.

Керәшен авылларында Тройсын көнне җыеннар гөрләп торган. Күрше авыллардан кунак төшерү гадәте булган.

Хәзерге Сабантуй элек менә шулайрак узган. Бүген авылларда бәйрәмнәр гөрләмәсә дә, мәйданда халык тавышлары ишетелә әле. Керәшеннәр башта Симеккә, аннан Тройсын, Чүк, Казанский, Питрауга бара. Юкка гына: “Ай, әле бик еракта идек без, җитмеш чакрым җирдән килдек без”, – дип җырламый торганнардыр.

Саша ДОЛГОВ

Исемнең йогынтысы

Безнең халыкта гомер буена яңа туган балага әби-бабай, ата-ана, якын туганы исемен кушу гадәткә кергән. Бигрәк тә үлгән кешеләрнекен. Яшь вакытта берсе дә ныклап уйланылмаган, хәзер шуларны яңадан бер кат хәтергә алып, хәйран калып утырам.

1891 елда туган Иван белән Марина бергә кушылып, үзләре чәчү чәчеп, мал асрап яши. Ике кыз, ике малай үстерәләр. Олы кызлары читкә эшкә китә. Һәм шунда башкорт егетенә тормышка чыга. Әйбәт кенә яшәп ятканда, ире Герман сугышына алына. Болар бала көтә. Ата: “Әгәр дә малай булса, Әнвәр кушарсың”, – дип киткән була. Кыз әти-әнисе, туганнары янына кайта һәм малай таба. 1946 елның 15 маенда дөньяга килә бу бала. Әтисе кушкан исемне дә искә алалар. Таныклыкка бабасы исемен Иван дип яздыралар. Шулай итеп, Әнвәр авылда Иван булып йөри.

Сугыш вакыты. Авыр көннәр. Ачлык-ялангачлык. Бөтен авыр эш һәм бала-чага җилкәсендә. Көз көне икмәкне эшкәрткәч, аны хатын-кызлар ат белән Чаллыга, кабул итү пунктына ташый. Авыл белән арасы – 50 чакрым. Баланы әнисе, әби-бабасына калдырып, һәркөнне юлда йөри. Тик бервакыт, икмәк чыкмый дип, боларны (5-6 хатын-кызны) кулга алалар. Яшь баласы булгач, имезү өчен ананы өйгә алып керәләр. Бала туйганчы имә дә алмый, ананы алып китәләр. Бала әби-бабай кулында кала. Барысын да 5 елга төрмәгә ябалар. Ана шул китүдән бала янына кайтмый, чирләп үлә. Авыр еллар булса да, баланы ач итмиләр. Үзләре ач калып, баланы ашата торган булалар. Малай үз көенә үсә. Алда аны тагын бер бәхетсезлек көтеп торган була. Малай 5кә җиткәч, әбисе 58 яшендә авырып үлеп китә. Әнисен, әбисен алыштыручы бер апа кала. Яшь булса да, карап, тәрбияләп тора баланы. Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә, малай укырга керә.

Бабайны авыл халкы, күрше-күлән өйләнергә өнди. Авылда карт әнисен ташлыйсы килмичә тормышка чыкмаган Вера исемле кызны кияүгә димлиләр. Тормыш түгәрәкләнә, малай әби-бабай дип түгел, ә әти-әни дип эндәшә башлый.

Мин бу йортка булып төшкәндә, малай бишенче класста укый иде. Шулай беркөнне үз әтисен искә алып сөйләшү булды. Аның адресы тулысы белән билгеле булды да җирле үзидарәгә хат яздык. Безгә хәбәр килде. Әтисе сугыштан исән кайткан, өйләнгән, балалары бар. Үзе Уфада шырпы заводында эшли, әтисенең апасы авылда яши, дип язганнар иде. Бабай бала атасының исәнлеген белгәч: “Шул җитте, башка хат язмагыз. Бала кирәк булса, үзе эзләр иде. Хәзер мин аны беркемгә дә бирмим”, – дип каты торды. Яңадан хәбәрләшү булмады.

Малай җиденче классны укып бетерә. Алга таба уку теләге булмый, эшлисе килә. Самарадагы (элекке Куйбышев) туганнары янына барып эшкә керә, электрик була. Армия хезмәтеннән соң Түбән Камага эшкә урнашып, Актаныш районының Качкын авылы кызы Наилә белән тормыш корып җибәрә. Эчми, тартмый, үз көче белән ала. Яңадан Чаллыга күчеп, үзләренә бүлмә алалар һәм бер-бер артлы ике малайлары туа. Үз машиналары белән һәр елны ял итәргә баралар. Шулай матур гына яшәп яткан гаиләне бәхетсезлек көтеп торган икән. Наилә яман шеш авыруы белән бу дөньядан китә. Иван ике малайны да үзе карап үстерә. Хәзер малайлар башлы-күзле, үз тормышлары, оныклары бар. Үзе дә шуларга куанып яши инде. Күптән пенсиядә. Менә икенче Иванның да тормышы бабасыныкына охшаш булды.

Олы Иван да, кече Иван да, кыскасы, бер өй эчендә өч Иван дигәндәй…

Минем дә бишенче балам малай булды. Бабасы бик яхшы кеше иде. Шуның исемен кушыгыз дип, күп кеше әйткәч, минем дә улым Иван булды. Бу малаемның тормышы хакында күп яздым инде. Өйләнеп ике малайлары тугач, килен шикәр чире белән үлеп китте. Бу Иванда да бабай язмышы кабатланды. Беренче малайлары тугач, килен әтисенең исеме хөрмәтенә Иван куясы килде. Улым: “Безгә Иваннар җитте”, – дигәч, килен үпкәләде. Аның әтисе фаҗигале төстә үлеп, ул ике яшьтә әтисез калган. Әйдә, ул дигәнчә булсын, аның баласы, дип риза булдык. Киленем ике яшьтә үк инде әтисез, ә малайлары 6-8 яшьтә әнисез калды. Шушы булган хәлләр белән очы җиргә тисә ярый. Тагын ниләр көтә торгандыр соңгы Иванны?! Инде бер Ходай изгелегеннән ташламасын иде. Әйтәсе килгән сүзем шул: исем кушканда, ул кеше ничек булган, аның тормышында начарлык, авырлыклар булмаганмы, тикшереп карау кирәк дип саныйм. Яшь вакытта берни дә уйламаганбыз. Хәзер соң шул, дип утырырга кала.

Мин бу хатны җибәргәнче, соңгы Иван да авырып китте. Сукыр эчәгенә операция булды. Күңел үлүчеләрдән куркып беткән хәзер. Алга таба ниләр көтә торгандыр, бер Ходай гына белә.

Роза МЕНЬШИКОВА.

Зәй районы, Югары Баграж авылы.

Комментарии