Оҗмах Саба ягында

Агымдагы ел Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Хәер, инде болай да соңгы елларда республикабызда яшьләрне спортка тартыр өчен күп мөмкинлекләр тудырылды. спорт буенча Русиядә алдынгы. Шөгыльләнер өчен кешенең үзендә генә теләк булсын!

Шәхсән, кышкы каникулымны туган ягым Байлар Сабасында уздырганлыктан, үземне тулысы белән диярлек спортка багышладым. Көндез – чаңгыда, кичен тимераякта. Шулай да, ярты ел элек кенә ачылган йөзү бассейнына барган булмады. Җитмәсә, шул ук бинада тренажер залы да урнашкан икән. Дөресрәге, фитнес үзәге. Кыш көнен җәй итеп хис итү Саба халкын рухландырган, күрәсең. Бассейнга да, тренажерга да җирле халык ашкынып йөри, диләр.

ТРЕНЕРНЫ ТЫҢЛА!

8 меңнән артык халык яши торган Байлар Сабасы бистәсендә җаның ни тели, шуны табарга була. Шәһәрдә тордың ни, авылда ни – аерма юк. Бигрәк тә спорт өлкәсендә. Лесхоз бистәсендә Боз сарае, Сабада балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, спорткомплекслар булдырылган. Хәзер менә бассейнда да, фитнес клубта да шөгыльләнергә була. Әйе, соңгы елларда Саба спорт буенча республика күләмендә зур җиңүләргә ирешә бара. “Рейтингны төгәл әйтеп булмаса да, күзгә күренерлек алга китеш бар”, – ди тренерлар. Татарча көрәш, бокс, хоккей, футбол, дзюдо һәм башка спорт төрләрендә югары нәтиҗәләр күренә. Чыннан да, сөенерлек факт. Тик бу беренче карашка гына икән. Баксаң, Саба халкының 30 %ка якыны гына спорт белән шөгыльләнүчеләр исәбендә булып чыкты. Иң мөһиме, бу санны күбрәк яшьләр тәшкил итүе сөендерә. Димәк, өмет чаткылары бар әле.

Ярый, артык җәелеп киттем бугай. Юкса сүзем халык ыргылып йөри торган йөзү бассейны бинасында урнашкан фитнес үзәге хакында иде бит.

Биредә һәркемне, безнеңчә әйтсәк, «накаченный» инструктор Азат Вәлиуллин каршы ала. Ул Саба егете. Узган ел ТДГПУның физик тәрбия факультетын тәмамлаган. Тугызынчы сыйныфтан бирле бокс белән шөгыльләнә, республика күләмендә төрле турнирларда катнашып, призлы урыннар яулый. 20 яшеннән спорт мастерлыгына кандидат нормасын үти. Димәк, спорт мастерлыгына да бер генә адым калган. Азат фитнес үзәге ачылганнан бирле биредә тренер вазифасын башкара. Әмма тәҗрибәне Казанда укыганда ук туплый башлый. Уку белән беррәттән Казанның бер спорт мәктәбендә тренажер залында тренер булып эшли. Хәзер монда да халык белән яхшы мөгамәләдә, гел хәрәкәттә ул. Берсенә барып киңәшен бирә, икенче берәүгә ничек шөгыльләнергә кирәклеген эшләп күрсәтә. «Тренажер залына беренче тапкыр килүчеләр белән аерым сөйләшәм. Алайса дөрес шөгыльләнмәү аркасында кеше тиз ара башлый, сәламәтлеген ныгытуда үзенә бернинди файда алмый. Нәтиҗәдә, вакытын гына сарыф итә, — ди Азат. — Элек беренче килгән кешеләр үз инициативалары белән шөгыльләнә башлаган иде дә бит. Тик файдасыз. Берсе шунда ук авыр герләргә тотына, икенче берәү штангага барып ябыша. Алла сакласын, умыртка дисклары кысылуы ихтимал, йөрәгенә дә бәрергә мөмкин. Шуңа да тренер киңәшләрен истә тотып кына куйган максатка, яхшы формага ирешергә була. Һәр күнегүнең үз техникасы булуын да онытырга ярамый. Ә аны яңа килгән кеше каян белсен?!»

ӘБИЛӘР КӨЧ СЫНАШЫР УРЫН БУ

Көндез килдем, әле халык бик күп түгел. Күрәм: тегендә бер олы яшьтәге апа яшь кызлар башкара алмаслык авырлыктагы тренажерда шөгыльләнә. Якынрак килеп сөйләшә башлаган идем, ул пенсиядәге 62 яшьлек Фәимә апа булып чыкты. Дөрес, биредә аңа “әби” дип эндәшәләр. Тик бер дә әбигә охшамаган ул. Сүз куерта башлагач, Фәимә әби «Безнең гәҗит» укучысы булып чыкты. «Кыю язасыз, ничек курыкмыйсыздыр, белмим», — ди үзе.

Фәимә әби фитнеска күптәннән йөри икән. «Өем шактый еракта урнашкан. Чама белән әйткәндә, үзәккә барып кайтып, әле фитнеска килү-китүләр белән көненә 10 чакрым җәяүлимдер», — дип шаккатырды. Әле җитмәсә, махсус тренажерда 1000 м йөгерә, ә велосипед педальләрен 2000 м ара узган кадәр әйләндерә икән.

— Элек тезем бөтенләй бөгелми иде, билем турында әйтәсе дә юк! Үземә-үзем ышанмаслык халәттә йөрим, — ди Фәимә әби. — Хәзер прессны ныгытыр өчен дә күнегүләр башкарам. Элек авырлык белән биш тапкыр гына күтәрелә идем. Бүген инде унбишнең теге ягында. Чыннан да, тренер Азат энем киңәшләре алтын икән. Башыма да килмәгән күнегүләр ясый алам, Аллага шөкер.

Әби яхшы формага килгәч, аннан көнләшеп дуслары да бирегә шөгыльләнергә йөри башлаган. Бер 54 яшьлек дусты ябыккан да хәтта. Җыела торгач, бирегә даими йөрүче әбиләр саны уннан артып киткән. Әлегә Фәимә әби бассейнда йөзә белмәсә дә, башка «подружкалары» балык сыман йөзә, ди. Аның каравы, тренажерда аны узучы юк! Кыскасы, инде әбиләр дә биредә ярыша-ярыша көч сынашып, сәламәтлекләрен ныгыта!

ТРЕНАЖЕР — ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ!

Сезгә бер аяныч һәм могҗизалы вакыйганы тасвирлыйм әле. Саба егете Рамил җәй уртасында авариягә очрый. 95% үле егет ике айдан артык комада ята. Сөякләре 17 җирдән сынган. Соңыннан ярты ел тирәсе больницада дәвалана, система аша туклана. Табиблар бернинди ышанычлы сүз әйтми. Шуннан Рамилнең әтисе, улын кызыксындырып, фитнес үзәгенә алып килә. Һәлакәткә кадәр хәрби уку йортында белем алган Рамил тренажерны күрүгә рухланып китә. 20 кг авырлыкка кимегән егет, хәтта кашыктан авыр әйбер дә күтәрә алмаган килеш, тренер Азат белән киңәшләшә. Ә инструктор сәламәтлеккә нәрсә файдалы икәнен яхшы аңлый. Бик җиңел, әмма мөһим күнегүләр белән эшне башлап җибәрәләр. «Бирегә килгәндә мускуллары бөтенләй юк иде аның, — дип искә алды Азат. — Режим белән яши башлады. Әтисе нык ярдәм итте аңа». Шуннан Рамил әкренләп тернәкләнеп китә. Баштарак көнгә ике тапкыр бирегә йөри. Ике-өч ай эчендә турникта гәүдәсен уннан артык тапкыр күтәрә башлый. Хәзер, хәл җыеп, турникта кырыклап күнегү башкара. Элегрәк, инвалид каласың, дип әйтә торган табиблар бу галәмәтне күреп ышана алмый. «Кешедә теләк булсын. Һәрнәрсәгә разый булып яши белергә кирәк», — ди Рамил.

Шулай ук бирегә өлкәнрәкләр остеохондроз авыруыннан дәваланырга дип килә. Сәламәтлеге какшаган балалар да йөри. Алары күбрәк сколиоз авырулы.

БҮКСӘ БЕТЕРҮДӘН АЛЫП, СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕНӘ КАДӘР

Гадәттә, таза-сау яшьләр бирегә мускулларын ныгыту, нәфис күренү максатыннан йөри. Еш кына үзара ярыш та алып баралар. Әле кайбер өлкәннәр, яшьләргә охшарга тырышып, тирли-тирли шактый күнегүләр башкара.

— Бирегә 15 көн йөрим, бүксә бетте. Яшь егеткә әверелеп барам, – дип сөйләде берәү.

Бу ир-атка ярты елдан 50 яшь тула икән. Исемен дә, кайдан килеп йөрүен дә әйтмәскә кушты. Алайса өеннән җибәрмиләр, хатыны да көнләшә икән. Әмма 30 чакрым ераклыкта урнашкан авылдан көн дә килә үзе!

Ахырда танышым, дәүләт медицина университеты студенты Айзилә Галимҗанованы очраттым. Бирегә Казаннан ялга кайткан саен шөгыльләнергә килә икән. «Фитнес үзәге ачылганнан бирле килергә тырышам. Баштарак, ничектер, кызык өчен генә килсәм, тора-бара буш вакыт булган саен бирегә тартыла башладым. Һичшиксез, файдасы бар. Ябыгырга, йә мускулларны үстерергә, ныгытырга дигән максатлар куймасам да, тонуста булырга булыша. Киләчәктә булачак кеше буларак әйтә алам: йөрәк, кан тамырларына да тренажерлар нык тәэсир итә, үтә файдалы. Әзрәк “нагрузка”ларга ияләнгән организмга төрле экстремаль ситуацияләргә яраклашу җиңелрәк була», — дип миңа да фитнеска даими йөрергә киңәш итте.

СӘЛАМӘТ БУЛЫЙМ ДИСӘҢ…

Теләгән һәркем көндезге бердән кичке тугызга кадәр монда шөгыльләнә ала. Сәгатенә нибары 30 сум түлисең дә, үзеңә уңайлы вакытта килеп, көч-куәт вә кодрәт алып китәсең. «Шушындый акчага шөгыльләнү — оҗмах! Шәһәрдәге нәкъ шундый җиһазлы фитнес клублар халыктан бер сәгатенә өч-дүрт йөз сум акча суырып ала. Ә аена меңләгән акча сарыф ителә», — ди Азат.

Инде ял көннәрендә тренажер залы студентлар, кайткан кунаклар белән шыплап тула. «Тренажерның ни дәрәҗәдә кирәклеге хакында уйлансалар һәм белсәләр, алма төшәрлек урын да булмас иде. Әлегә даими йөрүчеләр саны йөздән артык. Башлангыч өчен яхшы күрсәткеч дип саныйм», — ди тренер Азат Вәлиуллин. Баксаң, хәзер Балтач, Теләчедән автобуслар белән авыл халкы шөгыльләнергә килә икән. «Кайберәүләр хәтта мәктәпләре белән экскурсия ясап, кунак булып китә. Монда аяк атлауга, аларның күзләре яна башлый», — ди Азат. Бер үк вакытта файдалы да, рәхәт тә. Башта бассейн керәсең (аның өчен аерым хак — 40 сум), аннан тренажерда шөгыльләнәсең, душ керәсең.

Торган саен, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтле төшенчә булуына төшенә барам. Өстәвенә, сәламәтлекне ныгыту эчке дөньяны да үзгәртергә сәләтле икән! Бу – үз-үзеңне хөрмәт итү. Фитнесның нәрсә икәнен белгән һәркем минем белән килешәдер. «Тәне сауның — җаны сау!» — дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

P.S. Тренер Азат Вәлиуллинның үзеннән киңәшләр:

— Иртә белән йокыдан уянуга, салмак кына сузылырга, тартылырга кирәк. Аннан бераз йөгереп алу бик файдалы. Әмма йокыдан торуга йөгерү зыянлы, чөнки йөрәк йокыдан уянмаган була. Җиңел күнегүләр ясарга кирәк. Шулай ук йоклар алдыннан да йөгерергә ярамый! Йөрәк тынычланмый чөнки. Ә йөгергәндә минераллар, кальцийлар чыга. Шунлыктан, җиләк-җимешләр белән туклану көч бирәчәк.

— Туклануга килгәндә, егетләр, нәфис гәүдәле, мускуллы күренәсегез килсә, тренажерга йөрү белән беррәттән, солы боткасы, сөтле боткалар белән тукланыгыз. Сәламәт булыйк!

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ.

Казан – Саба – Казан.

Комментарии