Көткәннәргә һәйкәл бар микән?

Аналар улларын, ирләрен гомер буе көтте. Тик күбесенең сөйгән яры, газиз баласы әйләнеп кайтмады. Алар көткәннәр йөрәгендә мәңгелек сагыш булып урнашып калды. Бары тик төшләрендә генә күреп, туйганчы кочаклап, аларга үз моң-зарын сөйләде, битеннән сыйпады. Ә уянып киткәч, чынбарлыкка кайта алмый йөрде.

Көтә Ана… Аның чәчләрендә

Көмеш микән, әллә кар микән?!

Үлгәннәргә җирдә һәйкәлләр бар,

Көткәннәргә һәйкәл бар микән?

Г.Әмири.

Каһәр суккан сугыш! Күпме балаларны тартып алды, күпме хатыннарны тол итте, ятимнәр белән дөнья тулды. Сугыш китергән афәтне санап кына бетерерлекмени соң? Сугыш елларында туган балалар ягылмаган өйләрдә ач, ялангач тилмереп утырды. Кырда кар бетәр-бетмәс, яланаяк черек бәрәңге җыеп, шуны пешереп ашап җан асрау, арба, чана тартып, урманнан утын ташу дисеңме…

Сугыш елларында ирләр яу кырына киткәч, авырлыкның күбесе җилкәсенә төште. Алар алны-ялны белми эшләде. Трактор руле артына утыручылар да булды. Җиңү көнен якынайту өчен алар һич кенә дә күңелләрен төшермәгән. Балаларына да күңел җылысын биргән, юаткан. Ул чорда эшләгән, балалар үстергән хатыннар хезмәте батырлыкка тиң. Әлеге хатын-кызларыбызның бик күбесе инде җир куенында ята. Аллага шөкер, исәннәре дә бар. Әле исән-сау булып озын-озак еллар яшәсәгез иде. Сезнең хезмәтне бәяләү өчен сүзләр табып бетереп булмый. Гаиләгездә урын түрдән булсын.

Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА.

районы, Максабаш авылы.

9 май кирәкми!

Телевизордан Г.Тукай турында “Каргышлы балачак” дигән тапшыру. Йөрәкләргә үтеп керде ул. Безнең дә балачак шундый булды. 9 май җитә дип шатланмыйбыз да, шаклар да катмыйбыз. Бу бәйрәм безнең өчен түгел.

Без 41нче ел балалары. Бер тапкыр да “әти” сүзен әйтә алмадык. Моны бөтен ил белә. Ә сугыштан исән кайтканнарның балалары беренче сорт булды. Чөнки якларга әтисе бар. Хәзер шул ветераннар 15 мең сум акча ала. Безнең әтиләр Гитлер күзен алабыз дип, алдан чапкан. Юләрләр! Ул акча безгә, ил өчен башын салган сугышчы балаларына тиеш! Безнең илдә беркайчан да дөреслек булмады һәм хәзер дә юк. Хәзер дә, Алла сакласын, сугыш була калса, кемнәр бара? Шул ук ярлы-ябагай китә. Коттедж салучыларның балалары бармый инде. Менә минем олы улым Әфганда хезмәт итте. Үз теләге белән китмәде ул – военкомат җибәрде. Хәзер, имеш, ул дөрес сугыш булмаган. Нәрсә, алар чик бозып үзләре киткәнме? Ялган белән изгән, ялган белән баскан, диләр сүзендә тормаган хакимиятне. Күпме йортлар акча көтеп буш тора. Ә балалар – йөрәк җимешләребез “малосемейка”да тараканнар арасында нужа куа.

Октябрь бәйрәмен бетерделәр бит. 9 май да кирәкми. Бәйрәм ясыйбыз дип, акча үзләштереп ятмасыннар. Заводта, кырда эшләүчеләргә бирсеннәр ул акчаны.

Кафия МУСИНА.

Спас районы, Көек авылы.

Әсирлектә узган гомер

Фашист белән күзгә-күз очрашып атышкан, алай гына да түгел, ничә еллар дошманга әсирлеккә эләгеп, канкойгыч вакыйгалар шаһиты булган офицерның, озакламый унынчы дистәсен ваклый башлаучы, Теләче районы Алан авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Барый Галиевның күңел көрлегенә сокланмый мөмкин түгел. Шунысы гына йөрәкне тырный: бүгенге көндә ветераннар сафы һаман сирәгәя…

Барый Галиев тумышы белән районыбызның Байкал авылыннан. Алан урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Казандагы Укытучылар институтының тарих бүлегенә укырга керә. 1939 елда Финляндия сугыш башлый. Шушы вакытта Ворошиловның «Урта белем белән армиягә алу» турындагы приказы чыга. Мәктәпне тәмамлаганда ук партиягә кандидат булган Галиев, институтны ташлап, үзен армиягә алуларын сорап, гариза яза. “Болай да алган булырлар иде инде», – ди Барый Галиев. Шуннан күп вакыт та үтми, аны военкоматка чакырып алалар һәм Орлов хәрби пехота училищесына укырга юллама бирәләр. «Анда Теләчедән дә баручылар булган, ләкин алар алдан китү сәбәпле, мине әтием Арчага илтте. Шуннан поезд белән Мәскәүгә киттем, аннан Орелга. 1941 елның 22 июнендә сугыш башланды. Безне дивизияләргә, полкларга озаттылар. Мценск шәһәре янында яңа дивизия оеша икән, без берничә иптәшем белән шунда киттек. Нәкъ менә шунда мине 51нче Перекоп армиясенә кергән 271 дивизиянең 867нче укчылар полкына транспорт ротасы командиры итеп билгеләделәр. Биредә берникадәр күнегүләр үткәннән соң, август ае башында безне Кырым фронтына озаттылар. Барган вакытта берничә мәртәбә утка тоттылар. Шулай итеп, Перекоптан ерак булмаган бер урынга урнаштык. Фронтны озак тота алмадылар, армия начар коралланган, таулы Кырымга барып җиткәнче чигенә башладык. Монда тау итәгендә оборона оештырдылар, ләкин озак чыдап булмады, халык кырылды », – дип хатирәләрен яңартты Барый абый.

Джанкой, Алушта шәһәрләре немецларга калдырыла. Алуштага җитәрәк, полк тулысынча тар-мар ителә. 2-3 кешелек төркемнәргә бүленеп, Севастопольгә чыгарга приказ бирелә. Таулы урман сукмакларыннан бара-бара, Бахчасарай тирәсенә барып җиткәндә, засадага очрыйлар. Барыйлар төркеме өч кешедән тора.

Урман сукмакларыннан йөрүчеләрне кисәтми-нитми атарга дигән приказ барын белә идек. Без юлда офицер киемнәрен «гражданка»га алыштырган идек инде, бүреккә тегелгән партбилеттан башка бернинди документларыбыз да юк. Нишләргә дә белгән юк, коммунистларны, партизаннарны бер “допрос”сыз аталар. Дустыма әйтәм: «Әйдә, качабыз, суга сикерик тә, ул үз юлы белән алып китәр еракка!» – дим. Алар партиядә дә түгел иде, риза булмадылар. Мин, озак уйлап тормыйча, ярдан суга сикердем, бүрек тә, партбилет та баштан очты. Байтак агып барганнан соң (елганың бер ягы биек, икенчесе сөзәк ), сөзәк яктан миңа ата башладылар. Пуля кулыма эләкте. Немец солдаты: «Роус, роус!» («Чык, чык!»), – ди. Мине янә елгага сикергән урынга алып киттеләр, анда бер кечкенә генә таштан ясалган будка бар иде. Берсе әйтә: «Мин сине атарга тиеш!» – ди. Мин әйтәм: «Барыбер». Немец миңа автоматын төбәп тора (минем бар җирдән су ага). Басып торам. Кешене үтергәндә дин әһеле булырга тиеш: я поп, яки . Карасам, күпернең теге ягында бер килеп туктады, офицер киемендәге кеше белән чыкты. Сорау ала башладылар:

-Кайсы милләттән?

-.

-Кайдан?

-Казаннан.

-Нишләп качтың?

-Немецлар командирларны аталар икән, мин лейтенант. Качып котылырмын дидем.

Нәрсәдер сөйләшеп алдылар да, мине машинага утыртып алып киттеләр. Бәрәңге подвалына салдылар. Аннан допрос башланды. Дөрес, кыйнамадылар.

Әсирләрдән сорау алганнан соң, аларны лагерьга озаталар. Барый Галиев Бахчасарай, Херсон, Симферополь, Николаевск шәһәрләрендәге лагерьларда була…

Әсирлеккә эләккән совет солдатларын (алар арасында чуашлар, башкортлар, удмуртлар, татарлар һәм башкалар да була) 1943 елны “Идел-Урал” легионына туплый башлыйлар. Героебыз Б.Галиевны да әлеге легион әгъзасы булырга мәҗбүр итәләр. Күренекле татар шагыйре Муса Җәлил җитәкчелегендә яшерен оешма булдырыла. Биредә М.Җәлил Гомәров фамилиясендә йөри һәм фашистлар данлыклы Мусаны үз максатларында файдалану нияте белән аны легионерлар арасында мәдәни эшләр буенча җаваплы кеше итеп билгели. Алар төрле лагерьда булып, немецларга каршы көрәшү кирәклеген аңлатып, сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килгән очракта, үзебезнең якка чыгу тактикасын аңлату эшләре алып бара. Җәлилчеләр, Барый абыйлар булган лагерьга килеп, кичләрен шигырьләр укып, концертлар куеп, агитация эшләре алып бара. “Баштарак немецлар ул концертларны тыймады. Дөресен генә әйткәндә, алар аның ни икәнен аңламый иде. Соңрак безнең батальоннар партизаннар белән кушыла башлагач, җыелуны рөхсәт итми башладылар. Арада шпионнар да күбәйде, сатлыкҗаннар чыгыш вакытында агитацияләр үтүе хакында әләкләп барган. Җәлилчеләр үлемендә әнә шул Ватаныбызны саткан адәмнәрнең өлеше бик зур”, – дип, әле дә нәфрәтләнеп искә ала Барый абый.

1944 елның май аенда “Идел-Урал” легионерлары француз партизаннарына кушыла. Шулай итеп, Барый да партизаннар рәтенә керә…

Җиңү көнен Барый Галиев Франциянең Бреф шәһәрендә (анда ул бер елга якын партизаннар отрядында була) каршылый. «Дәррәү бөтен шәһәр халкы белән җыелып, җитәкләшеп, урамны ике-өч кат иңләп (кем елый, кем җырлый) бәйрәм иттек», – дип сөйли Барый абый. Ул анда Маймак, Марат, Тула шәһәрләрен алуда катнаша. Франциянең Көмеш ордены, Партизан значогы, Лимож шәһәрләрен азат иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен медаль белән бүләкләнә. Франция немецлардан чистартыла. Алга таба туган җиргә кайту мәсьәләсе килеп баса.

Франкфурт на Майне шәһәренә кайтканнан соң, коралларын җыеп алалар, бирелгән медальләрне күкрәктән йолкып ташлыйлар һәм, аларның барысы да товар поездында Колымага сөрелә. Элекке әсирләрне фильтрацион лагерь аша уздыралар. Тикшерү нәтиҗәләре Барыйның гаепсез икәнен ачыклый.

1947 елда өйгә кайтырга рөхсәт бирелә. Кайтып өйләнә, колхозда эшли башлый. Көтмәгәндә аны Казандагы «Черек күл» дигән җиргә алып китеп яңадан сорау алалар. Барый Галиев Җинаять кодексының 58нче маддәсенең 1 пункты буенча үлемгә хөкем ителә, соңрак бу карар 25 ел төрмә белән алыштырыла.

Төрмәдән туган ягына ул 1955 елны гына кайта һәм бу юлы инде бөтенләйгә. Тормыш иптәше Мәрьямбикә (инде мәрхүм) белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Барый абый гомере буе мәктәптә столяр булып эшли, балалар укыта. «Сугыш вакытындагы авырлыкны, үлемне җиңәргә кулым белгән эш булышты», – ди ул. Әйе, ул, чын мәгънәсендә, «алтын куллы», олы йөрәкле, җор телле һәм хезмәт, яшәүнең тәмен белеп яшәүче кеше. Яшьрәк вакытта ясаган тәрәзә йөзлекләре, өстәл-урындыклары, көянтәләре авылдашларына әле дә хезмәт итә. Агымдагы ел башында Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары өчен ТР Президенты М.Ш.Шәймиев тарафыннан Барый Галиевка «Жигули» автомашинасы бирелә.

Ләйсән ГАЙНЕТДИНОВА.

Теләче.

Хәтер бар

Сызлангандыр авылым озатканда

Ватан сугышына улларын.

Ятып калды күбе, кайталмады,

Дошман кисте кайтыр юлларын.

Җиңү яулап исән кайтканнарның,

Сызласа да тәне ярадан.

Ярым җимерелгән авылымны

Торгызырга кирәк яңадан.

Илгә кайту шатлык китерсә дә,

Иртә сөенгәнбез икән без.

Әрем баскан калдау басуларны

Ничек сөреп, ничек иккәнбез?!

Алга барыр көчләр калмаганда

Җир дәрманын бирде яшәргә.

Һәрбер чорның үзенең авырлыгы

Җиңел түгел бүген яшьләргә.

Җиңү көне безгә олы бәйрәм,

Ятып калды күпме солдатлар.

Авыр туфраклары җиңел булсын,

Ярый әле җирдә хәтер бар.

Мирсәет ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Сарман районы, Юлтимер авылы.

Комментарии