Кенәр мәктәбен 1978 елда тәмамлаучылар очраша

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Әле кичә генә укучы булган егет-кызлар, кулларына өлгергәнлек аттестаты алып, тиздән кайсы кая таралышыр. Кемдер белем алуын дәвам итәр, ә икенчеләре хезмәт юлын башлап җибәрер… Һәм еллар узгач, шушы чакларын сагынып яшәр.

Бу көннәрдә мәктәпләр чыгарылыш мәшәкатьләре белән генә янмый. Ул очрашулар урынына да әверелә. Кайчандыр бергә укыган классташлар күрешә. Моннан 31 ел элек 1978 елда районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең 10 Г классын тәмамлаучылар да шундый очрашуга җыена. Ул 12 июньдә кич 17 сәгатьтә Сөрде авылында булачак. Классташлар, кайтмый калмагыз. Гаиләләрегез белән рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: 89178998112.

Милиционерлар акланырмы?

2007 елның 29 гыйнварында 2 милиционер фатирга законсыз бәреп керә һәм 31 яшьлек Радик Рамазановны атып үтерә. Яшь ярымлык кыз ятим кала.

Киров район суды 30 апрельдә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гамәлләрендә җинаять эше юк дип табып, аклау карары чыгарган иде. хокук яклаучылар үзәге 31 яшьлек башлыгын атып үтергән милиционерларны аклаган суд карарына шикаять белдерде.

Суд карары белән прокуратура да ризалашмады һәм шикаять Татарстан Югары судына тапшырылды.

Югары судта әлеге эшне карау башланды. 19 июньдә карар кабул ителәчәк.

Абитуриентларга ау башланмагае

“Татарстанда югары уку йортлары авыр хәлдә калды. Кайберләре үз эшчәнлекләрен дәвам итә алмаска мөмкин”, – дип белдерде республиканың мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Татарстан югары уку йортларында бик күп буш урыннар барлыкка килгән. Быел исә мәктәп тәмамлаучылар саны бер ярым мәртәбә азрак булачак.

Бүген республикада 37 институт, академия һәм университет эшли. Аларның саны филиаллар белән 100гә тула. Быел алар 40 мең кабул итәргә әзер. Шуның 16543е бюджеттан финансланасы. Калган 25 мең урында коммерция нигезендә белем бирелергә тиеш. Нәкъ менә соңгысына керүчеләр саны кимер дип фаразлана. Бу исә югары мәктәп укытучылары арасында эшсезлек тудырачак.

Бүген “Росстат” мәгълүматларына караганда, Русиядә 100 мең укытучы эшсез икән инде.

Башкортстан Президентының узган елгы кереме – 4,2 миллион сум

Башкортстан Президентының рәсми интернет сәхифәсендә Мортаза Рәхимов һәм аның хатыны кереме бәян ителде.

Башкортстан Президенты үткән 2008 елда 4 миллион 260 мең сум табыш алган. Ә аның хатыны Луиза Рәхимова кереме 51100 сум булган. Моннан тыш, Президентның 136,7 квадрат метрлы фатиры һәм 20,6 квадрат метрга исәпләнгән җир асты гаражы бар.

Зур чиновникларның керемнәрне күрсәтү кампаниясе башлангач, Мортаза Рәхимов анда катнашырга теләмәве хакында белдергән иде. Соңгы тапкыр Башкортстан Президенты үз кереме һәм милке турында 2007 елгы парламент сайлаулары вакытында белдергән. Ул чакта аның 136 квадрат метрлы фатиры, банк хисабында 1 миллион сум акчасы һәм “Уфанефтехим” 0,0245 хиссәләре бар иде.

Апрель аенда Президенты декларация кампаниясе барышында салым хезмәтенә барып, гаилә кереме турында мәгълүмат тапшырды. Аннан соң хөкүмәт башлыгы һәм башка җитәкчеләр дә шулай эшләде. Ләкин күптән түгел уздырган сораштыру күрсәткәнчә, халыкның күпчелеге җитәкчеләр декларациясенә ышанмый икән. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге халкының югары дәрәҗәле чиновникларның мал-мөлкәте турындагы декларацияләренә мөнәсәбәтен белешеп, шундый нәтиҗә чыгарган.

ВЦИОМ белгечләре Русиянең 42 төбәгендә 1600 кешене сораштырган. Җавап бирүчеләрнең 13% эш хакы, фатир, машина, акцияләр, банклардагы акча турындагы декларацияләргә кызыксыну күрсәткән.

Декларацияләр белән танышып чыккан русиялеләрнең 70% аларның дөреслегенә ышанмаган. Җавап бирүчеләрнең 17% исә документлар ышандырырлык, дип әйткән. Тагын 29% кеше күрсәтелгән саннарның дөреслегенә ышанмаганга күрә, түрәләрнең декларацияләре белән бөтенләй танышып тормаган.

Ландыш ХАРРАСОВА

Башкортстан министры телен яклый

Башкортстан премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев татар теленә бар Русия буйлап икенче дәүләт теле статусы бирүне яклый. Моны ул Уфада үткән “Башкортстан халыклары мәдәниятләре бәйләнешләре” исемле фәнни-гамәли конференциядәге чыгышында белдерде. Илишев: «Татарлар Русиядә иң таралып яшәгән, сан ягыннан икенче халык» дип, татар теленә Русиядә икенче дәүләт теле статусы бирүнең бернинди дә начарлыгын күрмәвен әйтте.

Татар яшьләре форумы һәм «Үзебез» хәрәкәте апрель аенда шундый тәкъдим белән чыккан иде. Татар теленә Русиядә икенче дәүләт теле статусы бирүне яклап имзалар җыю да оештырылды.

Башкортстанның үзендә татарлар күпчелек 3 халыкның берсе булса да, дәүләт теле статусына анда рус һәм башкорт телләре генә ия.

Климат үзгәреше елына 315 мең кешене үтерә

Климат үзгәреше турындагы яңа хисапта бу үзгәрешләр ачлык, авырулар, табигать казалары аша елына 315 меңләп кешене үтерә, 2030 елга андый еллык корбаннар саны ярты миллионга җитәргә мөмкин, диелә.

Женевадагы Дөнья гуманитар форумы әзерләгән хисапта климат үзгәрешләре елына 325 миллионлап кешегә каты тәэсир итә дип әйтелә. Дөньякүләм җылыну китергән икътисадый зыян елына 125 миллиард доллар дип бәяләнә. 2030 елга еллык зыян 340 миллиард долларга җитәчәк, дип фаразлана.

БМОның элекке генераль секретаре һәм Дөнья гуманитар форумы президенты Кофи Аннан климат үзгәрешләре бүген кешелеккә янаган иң зур куркыныч диде.

Комментарии