Ф.Бәйрәмова «Зират эше»н прокуратурага бирде

Алабуганың ТИҮе мәсхәрәләнгән зиратындагы каберлекләрне тәртипкә китерү буенча берничә көн өмә уздырган. “Азатлык” хәбәрчесе килгәндә, 7-8 кеше катнашында өмә дәвам итә иде һәм “Алабуга нуры” газетасы журналистлары, кабер ташларын ватканнан соң бер атна вакыт узгач кына, вәхшилеккә дучар булган зират хакында мәгълүмат алырга килгән.

Шулай да зираттагы җимерү турында ишеткән халык, бирегә килеп, туганнары каберлеген тазарта инде. Шундыйларның берсе – Әлбинә Фәйзуллина. Зираттагы мәхшәргә урыс кияве дә түзмәгән, елаган. Халыкны елаткан, тетрәндергән зират вакыйгасына әлегә кадәр эш ачылмаган булып чыкты. Югыйсә Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүтов 25ендә шәһәр җитәкчеләренә, прокуратурага язган гаризаларын “Азатлык” хәбәрчесенә күрсәткән иде. Димәк, язылган гаризалар органнарга тапшырылмаган. Зираттагы кайбер кешеләр: “ кешеләренә әлеге вакыйга турында беркая да язмаска киңәш иткәннәр”, – диде. Кемнеңдер киңәш итүе генә булганмы, монысын ачыклап булмады. рәисе Рафыйк Мәхмүтов: “Бу эшне болай гына калдырмыйбыз”, – ди. Шулай да әлегә кадәр бер генә гаризасын да тиешле органнарга тапшырмаган.

Алабуганың бу зиратында рәисе да булды. Ул болай ди:

– Вакыйга мине тетрәндерде. Алабугада зиратлар шактый. Урыс шагыйрәсе М.Цветаева күмелгән зират бар. Ул дәүләт тарафыннан саклана. Анда һәр кабер ташы исәптә. Шушы ук зират янында алман һәм япон әсирләре зиратларын да саклыйлар. Фашистларныкы булса да… Чөнки алманнар һәм японнар моңа зур акча бирә. Ә менә борынгы татар зиратын саклаучы да, яклаучы да юк. Биредә хан балалары, муллалар, соңгы чорда язучы, депутат, сәясәтчеләр күмелгән. Мондагы җимерелү ТИҮне генә борчый булып чыкты. Моңа аларның гына көче җитми. Халык, хәтта Президент катнашы кирәк. Бүген каберебезне актаруга сүз әйтмәсәк, иртәгә өйгә кереп җимереп чыгып китәчәкләр. ФСБ, юк эшне бар итеп, безгә җинаять эше ачты. Эшне татар тарихын ваткан вәхшиләргә ачарга кирәк иде. Монда эш ачылмаган. Милли Мәҗлес хокуклары белән бу эшне күтәреп чыгабыз”, – диде ул.

Зиратка килгән халык һәм Фәүзия Бәйрәмова татарның танылган язучысы Авзал Шамовның туганы Зиннур Шамов каберенә зур тетрәнү белән карап торды. Милли Мәҗлес рәисе Алабуга ТИҮе идарәсенә китә һәм шәһәр прокуроры И.Захаров исеменә зираттагы явызлыкны эшләүчеләргә карата җинаять эше ачуны сорап гариза яза. Алабуга җәмәгатьчелеге башкара алмаган эшне Чаллыдан килеп, үзенә дә җинаять эше ачылган Милли Мәҗлес рәисе Ф.Бәйрәмова башкара. Ул гаризасын татарча яза һәм аны Алабуга прокуратурасы кабул итә. Ә менә прокуратурасы белән Фәүзия ханымның татарча сөйләшүе барып чыкмый.

– Чаллы прокуратурасындагы тикшерү эшләрен урысча алып баруга каршы килеп, тикшерүче Рөстәм Галимуллин исеменә гариза яздым. Анда сорау алу, беркетмәләр язу һ.б. эшләр татарча гына барсын, диелә. Тәрҗемәчедән баш тарттым. Әгәр тикшерүче татарча белсә, шул җиткән. Р.Галимуллин моңа каршы килде. Соңгы сорау алуда бер сәгать эзләгәч кенә тәрҗемәче тапты. Бу укытучы ханым үзенең суд терминнарын белмәвен таныды. Мин ахыргача үз кыйбламда торачакмын. Туган телемә сыендым, озакка кадәр туган телем белән барырга ният итәм, – ди Ф.Бәйрәмова.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Алабуга.

Чаллыда мөхәррир һәм депутатны кыйный

Шушы көннәрдә Яр Чаллыда дүрт исерек милиционер шәһәр Шурасы депутаты, шәхси бер газетаның мөхәррирен кыйнаган, дигән хәбәр таралды. “Азатлык” хәбәрчесе, бу вәзгыятьне өйрәнеп, кайбер мәгълүматлар туплый. эчке эшләр министры Ә.Сәфәров: “Милициягә каршы матбугат һөҗүм башлады”, – дип белдергән иде. Нәтиҗә киресенчә: һөҗүмне милиция журналистка һәм депутатка ясады.

Чаллыдагы иң танылган газетаның баш мөхәррире һәм шәһәр Шурасы депутатын исерек милиционерлар кыйнавы турындагы хәбәр май ае урталарында таралды. Хәбәр хокук саклау органнары, хакимияткә якынрак булган кешеләр арасында колактан-колакка йөрде, дияргә була.

“Азатлык” хәбәрчесе ачыклавынча, ул көнне журналист-депутат кичке бишләрдән соң Яр Чаллыдагы бер кибеткә керергә була. Кибет төбенә җитүгә, шушында кибетчеләр ясаган яңа чәчәк түтәле өстенә бер милиция машинасы менеп туктый. Журналист чәчәк түтәлен таптарга ярамавы хакында аларга кисәтү ясый. Шулвакыт машинадан чыккан дүрт исерек милиционер кисәтү ясаучыны кыйный башлый. Шактый кыйналган журналист янәшә юлдан юл-патруль хезмәте милициясе узганын күрә һәм шунда ашыга. Патруль хезмәте милициясе мәсьәләгә ачыклык кертергә өлгерми, теге милиционерлар боларына ташлана. Югыйсә патруль хезмәткәрләренең погоннарындагы йолдызлар зуррак була. Шуңа да карамастан алар кеше кыйнаучы исерек коллегаларын туктата алмый. Кыйналган мөхәррир-депутатны үз машиналарына утыртып, тегеләрдән китеп өлгерәләр. Монысын инде милиция төркемнәре арасында кораллы бәрелешне булдырмый калу максатыннан дип фаразларга гына кала. “Шушы вакыйгадан соң икенче көнне үк депутатны кыйнаучы дүрт милиционер эшеннән җибәрелгән”, – ди рәсми булмаган хәбәр. Хәер, бүгенге язманың зур өлеше рәсми мәгълүматка нигезләнмәгән. Яр Чаллыда баш мөхәррир һәм депутат булган кеше берәү генә. Вакыйганың дөрес яки дөрес булмавы хакында “Азатлык” аңа мөрәҗәгать итте һәм мондый җавап алды: “Мин моңа бернинди дә комментарий бирмим”, – диде ул.

Вакыйганы йомарга, яшерергә тырышу сизелә. Шуңа төрле оешмаларга комментарий сорап мөрәҗәгать итү файда бирмәячәк, аңлатма сорасаң, хәбәрне ирештермәү ихтималы да бар иде.

“Депутатны яки журналистны милиция тарафыннан кыйнау очрагы булса, Сез нинди мөнәсәбәттә булыр идегез?” – дигән сорауга “Шәһри Чаллы” газетасы баш мөхәррире Флүзә Фаррахова:

– Кыйнау очрагы хак булса, безне сакларга тиешле милициянең Русиянең тулы хокуклы ватандашларын урамда тотып кыйный башлавы – коточкыч хәл. Ауропа форматына омтылган шушы матур шәһәрдә XVIII гасырдагы Америка гангстерлары кебек, урамда тәртип сакларга тиешле милициянең кеше кыйнап йөрүен кыргыйлык дип бәялим, – диде.

Татарстан эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров милициянең матур эшләре хакында гына язарга тәкъдим итә. Көпә-көндез шәһәр уртасында депутатны, газета мөхәррирен милиция тарафыннан кыйнау төрле дәрәҗәдә йомылды, дияргә калды. Гади кешеләрне кыйнау турында әйтеп тә торасы юк.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Яр Чаллы.

Милициягә дә “авызлык” бар

Башкортстандагы җәзалауларга каршы төбәкара комитет вәкилләре чираттагы җиңүгә иреште.

Бөре шәһәрендә яшәүче Иван Смирнов атлы агайны яклап, Башкортстан Югары судында җиңеп чыкты алар. Ә тарих болайрак: Иван Смирновны, аның белән тагын ике кешене милиция һәм прокуратура хезмәткәрләре тикшерү бүлегендә каты кыйный һәм, сүз алу өчен, төрлечә җәзалауларга дучар итә.

Үзенең нахакка рәнҗетелүе белән килешмәгән Смирнов хокук саклау оешмалары хезмәткәрләрен судка бирә. 2006 елда ук башланган гаделлек юллау әле генә тәмамланды дияргә була. Милиция һәм прокуратура хезмәткәрләре 3 ел буе үз ягын каера һәм төрлечә гадел хөкемнән качу җаен карый. Нәтиҗәдә, Уфаның Ленин районы суды милиционерлар файдасына карар чыгара. Зыян күрүче дә бирешми, Смирнов әфәнде, җәзалауларга каршы төбәкара комитет вәкилләре белән берлектә, бу эшне Башкортстан Югары судына бирә һәм җиңеп чыга. Хәзер инде хокук саклау хезмәткәрләренә дә чара күрелер дигән өметтә яши Иван Смирнов һәм: “Үҗәт булсаң, башбаштак милиция хезмәткәрләрен дә авызлыклап була ул”, – ди.

Башкортстанда соңгы елларда милиция хезмәткәрләре явызлыгы турында күп сөйләнелә. Шуларның иң зур шау-шу куптарганы 2004 елда Благовещен шәһәрендәге вакыйгалар булды. Ул чакта хокук сакларга алынучылар үзләре үк хокук бозып, бер төндә йөзләрчә кешене тукмады. Озакка сузылган судтан соң нибары берничә милиция хезмәткәре төрмә җәзасына һәм шартлы рәвештә хөкем ителде.

Фәнис ФӘТХИ

Түбән Новгород өлкәсендә икенче тапкыр мәчет яна

Диния нәзарәтенең интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, Балахна шәһәрендә төзелеп килгән мәчет бинасына шимбәгә каршы төндә ут төрткәннәр. Бу инде беренче тапкыр түгел.

Мәчет быел ачылып эшли башларга тиеш иде. Гыйбадәтханә тулысынча төзелеп беткән булган диярлек. Түбәсе ябылган, тышы бизәлгән. Бүген ишекләр һәм тәрәзәләр куелырга тиеш булган. Шимбә иртәсендә мәчетнең түбәсе, бүрәнәләре янып бетүе ачыкланган.

Мөфтият вәкилләре мәчеткә инде икенче тапкыр ут төртәләр ди. «Беренче тапкыр бу апрельнең 20сендә булды, ул вакытта без моны хулиганлык дип уйладык, бернинди янаулар, куркытулар булмады”, – диде Түбән Новгород Диния нәзарәте вәкилләре.

Элегрәк Түбән Новгород татар мохтәрияте милли компонентның бетерелүе, бары православ диненә генә өстенлек бирелүе, үтә милләтчеләрнең һөҗүмнәре артуына борчылу белдереп, ачык хат белән чыккан иде.

Түбән Новгород татар милли-мәдәни мохтәрияте соңгы утырышында Русия Президенты Дмитрий Медведев, Русиянең Идел буе федераль бүлгесе вәкиле Григорий Рапота, Татарстан Президенты һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцевка ачык хат юлларга булган. Мөрәҗәгатьтә Русиядә мәктәптә, югары уку йортында, армиядә, хастаханәдә булсынмы бары бер – православ диненә генә өстенлек бирелүе әйтелгән. Федераль гаммәви мәгълүмат чараларына чыгуда да башка дини җәмгыятьләрнең мөмкинлекләре бик аз, диелә.

Укытучылар да – кризис корбаны

Башкортстан мәктәпләрендә 2 меңнән артык укытучы эшеннән бушатылачак.

Бу хакта Башкортстан мәгариф министры Зиннәт Аллаяров белдерде. Җомга көнне Башкортстан хөкүмәтендә узган киңәшмәдә чыгыш ясап, эшсезлекнең мәгариф өлкәсенә дә кагылуын әйтте министр әфәнде. Аның сүзләренчә, илдә мәктәпләрдә оптимальләштерү дигән чара игълан ителү белән бәйле бу кыскартулар. Мәктәпләрне финанслау анда укучы балалар санына карап кына башкарылачак. Бу хакта сүзләр узган елдан ук йөрде. Хәзер инде бу эш гамәлгә дә ашырыла башлый. “Быел югары уку йортларыннан 45 мең белгеч чыга, шуларның 3,5 меңе үз һөнәре буенча эш урыны таба алмаячак”, – дип кистереп әйтте Зиннәт Аллаяров. “Хәзер эшсез калган укытучылар башка һөнәр үзләштерергә мәҗбүр булачак”, – диде ул.

Шулай итеп, шушы уку елы тәмамлану һәм соңгы кыңгырау республиканың 2 меңнән артык укытучысы өчен туры мәгънәсендә дә соңгы кыңгырау булды. Җәйге ялларга китү шатлыгын кичерергә әзерләнеп йөргән укытучылар эштән китү турында гариза язачак хәзер. Шунысы бер юаныч: Мәгариф министрлыгы түрәләре эштән колак каккан укытучыларга азмы-күпме ярдәм акчасы бирәчәк икән. Эштән чыгарганда хезмәткәргә бирелә торган бичара гына акча белән ерак китеп булмас шул.

Фәнис ФӘТХИ

Татарстанда уен бизнесы буламы, юкмы?

2006 елда Татарстан Президенты карары белән Кама Аланында ачылган “Тат-вегас” күңел ачу шәһәрчеге федераль салым хезмәте боеруы белән ябылырга мөмкин.

Югары даирәдә бу мәсьәлә уңаеннан инде күптәннән сөйләшүләр алып барыла. Казанда уен автоматларының чир икәнен тиз аңладылар. Шунлыктан бөтен уен үзәкләре ябылып бетте. 2006 елның апрелендә Татарстан Президенты карары белән республиканың Кама Аланында уен шәһәрчеге төзелде. Янәсе, кем тели, шунда барып уйнасын.

Әмма Татарстанда бу уен шәһәрчеге дә ябылырга тора. Чөнки федераль салым хезмәте барлык төбәкләргә дә 2009 елның 1 июленә кадәр уен үзәкләрен ябып бетерергә дип боерган. Уен бизнесы белән шөгыльләнүче татарстанлыларның Кама Аланы ачылгач, планнары зурдан иде. Әмма өметләр акланмады. Хәзер Казанның бер районы, әйтик, Совет районы кадәр “Тат-Вегас” шәһәрчеге ябылачак.

Күп кенә белгечләр уен кәсебенең Татарстаннан китүенә каршы булмаса да, кризис вакытында мондый гамәлләрдән тыелып торырга иде, ди. Чөнки үзәкне юк итү меңләгән кешене эшсез калдыра. Өстәвенә, белгечләр бу бизнесның республика казнасына дистә миллионнар сум салым китергәнен дә искә ала. Favor BrandRise реклама агентлыгы җитәкчесе Булат Гыйлемханов, “Кама Аланы”ның ябылуы эшсезлектән бигрәк, канунны бозып, рөхсәте булмаган уен үзәкләре күбәюенә китерәчәк, ди.

“Татарстанда канунсыз эшләгән уен үзәкләре мәсьәләсе кискен тора. Мондый очраклар күп. Уен бизнесы тыелса да, Казанда “Интернет салон”, “Интернет кафе” исемнәре белән уен үзәкләре әле дә эшли. Уен бизнесын рәсмиләштерергә рөхсәт ителмәсә, бу канунсыз эшләүче үзәкләрнең тагын да күбәюенә китерер, минемчә. Бу канун бозучыларга янә бер сәбәп кенә булачак”, – ди Булат Гыйлемханов.

Кешеләрнең азарт уеннар белән мавыгуы бизнесмы, әллә чирме? Психологлар фикеренчә – чир. Алай гына да түгел, игроманияне белгечләр наркомания һәм алкоголизм кебек афәткә тиңли. Шуңа да Русия җитәкчелеге илдә бу төр уеннарны тыймакчы була. Булат Гыйлемханов фикеренчә, уенга тартылу кеше күзәнәкләренә салынган һәм ул ансыз яши алмый. “Уйнамаса, кеше үзендә булган азарт хисен башка юллар белән чыгарачак. Шунлыктан җинаять очраклары да арта”, – ди ул.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Татарстандагы уен бизнесы хуҗаларының кайберләре Краснодар ягында җирләр алган, эшләрен шунда дәвам итмәкче икән. Икенчеләр исә, хезмәткәрләренә, уен үзәге, ким дигәндә, әле 2 ел эшләячәк дигән. Кама Аланы хуҗалыгы җитәкчелеге сүзләренчә, кризис сәбәпле, уйнаучылар саны нык кимегән, әмма әлегә бу үзәкләргә көненә йөзләп кеше килә. Татарстанда уен бизнесының алдагы язмышы турындагы сорауга исә җитәкчелек кул селти, сөйләшергә теләми.

Икътисад белгечләре фикеренчә, бүген федераль канунның уен бизнесына кагылышлы маддәләре бик зәгыйфь һәм аларны җиңел генә урап узып була. Мәсәлән, шул ук уен автоматлары. Казанда аларны кешегә зыян китерә дип, бер җыеп алганнар иде инде. Әмма хәзер лотерея уены дип үзгәртеп, тагын урамнарга чыгарып куйдылар. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Кама Аланында да уен үзәге урынында туристик үзәк ачылачак дигән сүзләр йөри. Белгечләр, бу үзәк исемен алмаштырса да, асылда, барыбер элеккечә калачак, ди. Шулай ук соңгы арада уен үзәкләрен ачарга рөхсәт алган Калининград өлкәсе җитәкчелеге бу мөмкинлекне Татарстанга тапшырачак икән, дигән сүзләр дә йөри.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

P.S. “БГ”ның махсус хәбәрчесе Кама аланында сәфәрдә булып уен автоматларында “уйнап”, уйнаучылар белән очрашып кайтты. Бу хактагы язмаларны киләсе саннардан укый аласыз.

кәнфитләре сагындыра

Икътисад белгечләре арасында инде берничә ел Татарстан бренды турында уйланулар бара. Бүген Татарстанны символлаштыру әйберләре бөтенләй эшләнми дип булмый. Милли ризык – чәкчәк, милли кием – калфак, түбәтәй бар. Әмма заманында танылган “Татарстан” тортын, “Заря” ширкәтендә эшләнгән кәнфитләрнең булмавын белгечләр күңелсезләнеп искә ала.

Әмма өметләр бөтенләй сүнмәгән. Шушы көннәрдә “Заря” кондитер фабрикасының кабат эшли башлау мөмкинлеге турында хәбәр таралды. Бу турыда “Коммерсантъ” газетасына “Заря”ның элекке башлыгы Зураб Хабулава хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, яңа заводны булдыруга шәһәр хакимияте 4 гектар җир дә бүлеп биргән. Әлегә төзелеш эшләренә 40 миллион сум акча кертелгән. 10 мең квадрат метрлы корылманың фундаменты ясалып беткән. “Фабриканы эшләтә башлауга исә тагын 200 миллион сум акча кирәк”, – ди Хабулава. Ул хөкүмәт ярдәменә өметләнә.

Бер ел элек чамасы элек фабрика үз җиһазларын һәм брендын “Чистай икмәк заводы”на саткан иде. Шуңа да икътисад белгечләре, фабриканың яңадан эшли башлавы мөмкин түгел, ди. Татарстан хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы идарәсе җитәкчесе Анатолий Краснов та Чистай ширкәтенең яңа төзеләчәк фабрикага “Заря” брендын кире бирүенә шикләнә. Моңа өстәп, ул әлегә хөкүмәттә яңа төзелергә тиешле фабрикага акча бирелүе турында сөйләшүләр булмавын әйтә.

Сембердә дини секталарга багышланган җыелыш

Бу конференция “Русиядә дини юнәлешләр: җәмгыять, дин һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге” дип аталды.

Монда өлкә башлыгы Сергей Морозов һәм шәһәр мэры Сергей Ермаков та катнашырга тиеш иде. Ләкин алар килмәгән. Шунлыктан “хезмәттәшлек” дигәне бераз аптыратты да. Җыенның “төбәкара” дигәне исә хаклы: Пенза, Волгоград, Мордовия вәкилләре дә чыгыш ясады.

Пензадан өлкә хакимиятенең Милли һәм дини берләшмәләре бүлеге белгече Дмитрий Мурашов үз чыгышын, нигездә, Кузнецов дигән кеше җитәкчелегендәге бер сектаның җир асты куышында бикләнеп яшәүләренең мәгънәсезлеген нигезләүгә багышлады. Волгоград өлкәсе һәм Мордовия вәкилләре Юрий Федоренков белән Сергей Ямашкин үзләрендә эшләп килүче дини оешмалар эшчәнлеге белән таныштырды. “Волгоград өлкәсендәге барча мәхәлләләрнең дүрт проценты гына мөселманнарныкы. Газеталарда динен тотучылар арасында каршылык тудыру омтылышлары булды – без моны туктата алдык”, – диде Юрий Федоренков.

Сембер өлкәсенең Эчке эшләр идарәсе вәкиле Александр Гордеев секталарны фаш итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгъриб илләренең миссионерлык гамәлләрен тәнкыйтькә тотты. Сембер өлкәсе губернаторының киңәшчесе Ольга Глебова үз чыгышын яшь буынның рухи халәтенә багышлады. “Ислам экстремизмы” дигән төшенчә – диннәрне капма-каршы кую омтылышы гына ул. Бу исә җәмгыятебез өчен зарарлы күренеш. “Экстремизм” сүзе бары тик Русия составыннан чыгу омтылышларына карата гына кулланыла ала. Телевидение дә кайвакыт капма-каршы фикер тәрбияли. Үзара ихтирам кирәк. Әйтик, тикшерергә килүчеләрнең мәчеткә керүләре турындагы Фатыйх хәзрәт сүзләре түрәләрнең башкаларга карата “ихтирам” дигән төшенчәне таптап узуын күрсәтә. Ә бу исә дәүләт иминлегенә дә зарар китерә ала”, – диде ханым Ольга Глебова.

Тәнәфестә Сембер һәм Мәләкәс архиепискобы Проклга правослау динен мәктәп системасына һәм армиягә иңдерү тырышлыклары Конституциягә каршы килмиме соң, дигән сорау белән мөрәҗәгать итәргә форсат табылды. “Юк, каршы килми. Чиркәү аерылган, ләкин читкә тибелмәгән. Без илнең тулы хокуклы гражданнары. Правослау дине нигезләре – Русия ул. Халык үзе яшәгән ил культурасын белергә тиеш. Икенчедән, без үз балаларыбызны кайгыртабыз һәм кайгыртачакбыз! Сез дә үзегезчә кайгыртыгыз. Урыс культурасы кирәкми икән, өйрәнмәсеннәр. Ул правослау культурасы. Үз илебездә яшибез бит, нигә без җәберләнергә тиеш?” – дип җавап бирде.

Конференция кабул иткән резолюциядә тоталитар секталарга һәм деструктив культларга каршы чаралар күрү бурычы куела. Чөнки алар гаиләнең генә түгел – җәмгыятьнең дә рухи нигезен какшата. Конференциядән соң Өлкә мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиулловтан аның үз тәэсирләре белән бүлешүне сорадык. “Әгәр анда яңгыраган фикерләр тормышка ашырылса, әйбәт булыр иде. Без теләкләрне белдердек. Правослау дине укыту планына кертелмәсен, факультативлар белән генә чикләнсен. Теләгән бала үзе хәл итсен: бу дин аңа кирәкме, юкмы? Әлеге чара уңай тәэсир калдырды. Башка төбәк вәкилләре чыгышында үзебез өчен үрнәк алырлык яңалыклар да булды”, – диде Фатыйх хәзрәт Алиуллов.

Айрат ИБРАҺИМ

Татарстан миллиардеры кем?

Шушы көннәрдә 2008 ел декларацияләренә йомгак ясалды. Аның нәтиҗәсендә Татарстанда рәсми теркәлгән 1 миллиардер һәм 10 меңгә якын миллионер барлыгы ачыкланды.

Республика казнасына бу миллиардердан 253 миллион сум салым кергән. Аның исеме федераль сер дип, киң җәмәгатьчелеккә игълан ителми.

Былтыр республикада 6 миллиардер булган. Татарстанда байларның кимүенә җәмәгатьчелек фикере төрле. Кемнәрдер әлеге дә баягы кризиска сылтый. Икенчеләр байлар үз керемен әйтергә теләми, ди.

Күп кенә белгечләр республиканың иң бай кешесе – Айрат Хәйруллин дигән фикердә. Ул сәясәтче, Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Русия”ле, шулай ук ил күләмендәге зур эшмәкәр. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов Хәйруллинны рубльле түгел, ә долларлы миллиардер, ди. “1 миллиард сум – Хәйруллин өчен зур акча түгел. Аның байлыгы миллиард доллар белән исәпләнә. Башка байларга килгәндә, минемчә, республикада алар саны кимемәгән. Быел хакимият ришвәтчелек белән көрәшкә зур игътибар бирә башлады. Бәлки, шуңа да күпләр үз байлыкларын күрсәтергә куркадыр. Кайбер эшмәкәрләр шул рәвешле күп кенә салымнардан качып кала. Татарстан икътисадыннан өметен өзгән эшмәкәрләр дә бар. Андыйлар үз эшен Мәскәүгә яисә чит илгә китеп дәвам итәргә тырыша. Чынлыкта исә Татарстанда 1500гә якын миллиардер бар, дип уйлым. Алар рәтенә мин шәһәр башлыкларын, эре ширкәт җитәкчеләрен кертер идем. Мәсәлән, Вәгыйз Минһаҗевны гына алыйк. Аның Казансу елгасы ярында төзелгән сараен гына карагыз. Ул үзе миллиардлар тора”, – ди Әхмәтов.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда байлар юк булып чыга. Шул ук вакытта үткән тикшерүләр нәтиҗәсе күрсәткәнчә, кыйбатлы машиналар сатылу буенча республика Мәскәүдән соң икенче урында. Мәсәлән, бүген кризис һәм эшсезлек хөкем сөргән вакытта Чаллы шәһәрендә тагын бер түрә “Майбах” машинасында йөри башлаган. Мондый маркалы машиналар дөньяда исәпле генә. Мәсәлән, былтыр 300 машина гына сатылган. Шуның 50сен Русиядә яшәүчеләр алган. Бу машина ярты миллион евро тора. Хәзер исә, Чаллы халкы бу машинада кем йөри икән дип “баш вата”. Алар фикеренчә, машинаның хуҗасы “КамАЗ” башлыгы Сергей Когогин, яисә «Татэлектромаш» технопаркы җитәкчесе Фаил Шәрифуллин булырга мөмкин.

Казан дәүләт технология университеты галиме Сергей Сергеев исә Татарстан миллиардерлары рәтенә, беренче чиратта, Шәймиев гаиләсендәгеләрне кертә. “Минемчә, иң байлар рәтендә “ТАИФ” җитәкчелеге: Альберт Шиһабетдинов, Сультеев, Айрат һәм Радик Шәймиевлар. Шулай ук анда “КамАЗ” башлыгы Когогинны да кертеп була. Ләкин бу ширкәтнең бүген хәле яхшылардан түгел, шуңа күрә Когогинның байлыгы бераз кими ала. Әлбәттә, Айрат Хәйруллинның да миллиардер булуында шик юк. Миллиардерлар турындагы рәсми мәгълүматларны мин чынбарлыкка якын, дип уйлыйм. Чөнки моның кадәр күп табыш китергән эшне яшереп калу бик авыр”, – ди Сергей Сергеев.

Яшь икътисадчы Ринат Хәбибуллин Татарстандагы миллиардерларны сәяси көчкә ия булучылар арасыннан эзләргә кирәк, ди. Зур эшкә тотынганда, артыңда сәяси ярдәм булмаса, күп акча эшләп булмый, ди ул. “Минемчә, республикада миллиардерлар саны рәсми игълан ителгәннән күбрәк. Алар рәтенә мин, беренчедән, Шәймиевләрне кертәм. Миңа калса, хәзерге вакытта бер миллиардер ул – Радик Шәймиев. Былтыргы алты бай арасына исә Айрат Шәймиев кергәндер. Алар Татарстанда, һичшиксез, зур бизнес алып бара. Шул ук вакытта артларында сәяси көч тә бар. Мондый кешеләр генә үз табышы турында курыкмыйча әйтә ала. Миллиардерлар рәтенә Моратов, Миңнеханов та керергә мөмкин. Айрат Хәйруллинга килгәндә, ул һичшиксез, миллиардер, әмма аңа республикада бизнес алып бару кызык түгел. Шуңа күрә ул үз эшен Русия төбәкләренә таратмакчы”, – ди Ринат Хәбибуллин.

Татарстанда миллиардерлар күпме, алар кемнәр дигән сорауга шактый күп фаразлар әйтеп була. Рәсми мәгълүматларга караганда, республика бүген миллиардерларга бай түгел. Чынлыкта исә Татарстанда хәл үзгә, ди белгечләр.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Комментарии