Бәйсез журналистлар Сабан туе

Бәйсез журналистларының “Матбугат” клубы шимбә көнне ябык Сабантуй үткәрде. Милли әһелләре ял вакытында ни турыда сөйләшә?

Татар журналистлары җыенында теләгән һәр журналист катнаша алмады. Ябык Сабантуйда бары тик “Матбугат” клубы вәкилләре, милли журналистиканың әйдәп баручылары гына чакыру алган иде. Табигатькә чыгуны “Матбугат” клубының президенты Данил Сәфәров, “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов оештырды. Чарада “Матбугат” сәхифәсе, “Безнең гәҗит”, “Ватаным Татарстан”, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы” газеталары, “Идел”, “Сәхнә” журналлары, “Яңа гасыр”, “Азатлык” радиолары хезмәткәрләре катнашты.

Иртәнге сәгать 10да журналистлар, автобуска, шәхси машиналарына утырып, районының Комлы Кәвәл авылы ягына таба чыгып китте. Ябык Сабантуйда укучыларга таныш булган Римзил Вәли, Искәндәр Сираҗи, Илдар Миргалимов, Алсу Хәсәнова, Илнур Фәйзрахманов, Римма Бикмөхәммәтованы, Эльмира Сираҗи, Алсу Исмәгыйлованы һәм башкаларны күреп була иде. Каләм әһелләре журналистика турында гына сөйләшеп калмады, спорт уеннары да уйнады. Үзбәкчә пешерелгән пылаудан да авыз итте. Җыенны җырчы Зөлфәт Зиннуров алып барды.

“Матбугат” клубы киләчәктә барлык татар журналистларының Сабантуй бәйрәмен оештырырга җыена. “Быелгы җыелышу Сабантуйга әзерлек чарасы булды, киләсе елга театр әһелләре, хокук саклау вәкилләре кебек журналистлар да Сабантуй үткәрер”, – ди “Безнең гәҗит” газетасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов. Аның әйтүенчә, киләчәктә Сабантуйны журналистларның иҗади эшләренә бәя бирергә мөмкин булган ярыш, фестиваль рәвешендә дә үткәреп була. “Журналистлар артистлардан ким түгел бит. Ни өчен әле иҗади хезмәттәшләребез белән җыелып сөйләшмәскә?” –диде ул.

“Матбугат” клубы узган елның сентябрь аенда оешкан иде. Оешмага хөкүмәткә бәйле булмаган, аның белән каршылыкка кермәгән журналистлар йөри. Клубның утырышлары вакытында журналистлар дөнья хәлләре, татар журналистикасының кыенлыклары, аларны хәл итү юллары турында сөйләшә. Клубка бары татар журналистлары гына йөри. “Татар журналистлары арасында кемнедер кыерсытырга, эшсез калырга, тәнкыйди язмалар өчен эзәрлекләүләр дә булырга мөмкин. Клубка керүче журналистларга әхлакый, кирәк булса, матди ярдәм дә күрсәтә ала торган оешма булып киләбез”, – ди И. Фәйзрахманов.

Саша ДОЛГОВ

www.azatliq.org

Комментарии