Бала белән дуслар булыйк

Бүгенге әти-әниләр балаларын тәрбияләүне балалар белән эшләүче учреждениеләр җилкәсенә салырга күнегеп бетте бугай. Беренче чиратта, балалар бакчасына. Зур күпчелек иртән нарасыен бакчага китерә дә, кичтән телевизор каршына алып кайтып утырта, һәм бала әти-әнисенә бер тамчы да кыенлык китермичә, сәгатьләр буе хәзерге заманның сабый түгел, олы кеше дә аңлап бетерә алмаслык тозсыз мультикларын карый. Кичнең һичьюгы бер сәгатен генә булса да баласына багышлаучылар саны көннән-көн кими бара.

Сезнең кич белән йокларга яткач, балаларыгызга әкият сөйләгәнегез бармы? Бүген бу күркәм традицияне дә элекке заманның изге мәгънәле кинофильмнарында гына күрергә мөмкин.

Үзем Чаллыдагы 86нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Педагоглык стажым 26 ел. Шуның 21 елы «Электроник» дип аталган шушы бакчада (бүген ул үсеш үзәге дип атала) үтте. Миңа ясле төркемендә эшләргә дә, 4-5 яшьлекләрне тәрбияләргә дә туры килде. Соңгы елларда мәктәпкә әзерләнүче балалар белән шөгыльләнәм. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: бүген балалар белән эшләү тәрбияче өчен күпкә катлаулырак. Чөнки алар бик төрле. Өендә артык узындырылган баланы (яшь әти-әниләр арасында хәзер «чү, ярамый» дип торучылар сирәк) тәртипкә кертү ничек кыен булса, үз эченә бикләнгән йомшаграк сабыйны үзен якларга өйрәтү өчен дә шулкадәр үк күп көч сарыф итәргә кирәк була. Аннары, хәзер гаиләләрнең матди мөмкинлеге төрле. Тәрбиячегә шушы аерманы да, ничектер, «йомшартырга”, «тигезләргә» туры килә. Өйдә «татарча» тәрбия алган баланың басынкырак, тыйнаграк булуын да истә тотмый булмый.

Әмма балаларның барысына да бердәй тәэсир итә торган бер ысул бар – ул ярату. Бу купшы сүз генә түгел, бала-чагага башкаларныкыннан үзгә җылы, фидакарь мөнәсәбәте булмаган кеше тәрбияче булып эшли алмый. Дөрес, очраклы кешеләр дә килеп эләгә торгандыр безнең арага, әмма андыйларны бала бик тиз сизә. Бала белән ике арада килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны тәрбияче шелтә белән хәл итә алмаска мөмкин, ә менә ярату ярдәмендә теләсә-нинди конфликтны җиңәргә була. Юк кына мисал. Балалар уйнаганда эләгешеп китә, бер-береннән зарланырга йөгерешеп килә бит әле. Аларны тынычландыру өчен башта кочаклап алам мин.

Тәрбияче белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияле итү хакында сүз башлаганмын икән, әти-әниләргә дә бер киңәш бирәсем килә: тәрбиячегә ниндидер үпкә-шелтәгез бар икән, бала алдында әйтмәскә, гомумән, бакча хезмәткәрләре белән югары тонда сөйләшмәскә тырышыгыз. Чөнки бу баланың бакчадан читләшүенә китерәчәк. Читләшү исә, беренче чиратта, сабыйның үзе өчен кыен булачак. Тәрбияченең дә, ата- ананың да максатлары бер — баланы тормышка әзерләү. Тик моның өчен баланың бакчага ашкынып, яратып йөрүе кирәк.

Фәндәлия ХУҖИНА,

86нчы балалар бакчасы тәрбиячесе, Яр шәһәре.

Безгә читен, ә балага рәхәт микән?

Балалардан зарланырга яратабыз. Тыңлаусыз, дибез, көйсез, артык хәрәкәтчән… Әмма беребез дә ялгышып та шул хакта уйлап карамый – ә аларга безнең янда рәхәт микән?

Безнең дә бит, дөресен әйткәндә, төрле вакыт була. Кайчагында гаиләдә тавыш чыгып куя. Кайчагында кинәт сабырлыкны җуеп, баланың үзен әрләп ташлыйбыз. Шуның өстенә әле аның үпкәләвен дә урынсыз, дип саныйбыз.

Без, өлкәннәр, балаларны һәрвакыт яшәргә өйрәтәбез. Үзебезгә ничек кирәк – шундый итеп “әвәләргә” тырышабыз. Бала без өйрәткәннәрне тыңламаса, ачуланабыз. Әмма аның үзенчә эшләп карыйсы килүен, тормышны үз тәҗрибәләре аша кабул итәргә омтылуын һәм ялгышырга да хакы булуын онытабыз.

Балаларны үз милкебез, дип уйлыйбыз. Теләсә-теләмәсә дә, музыкага өйрәтәбез, рәсем ясатабыз, укырга кертәбез. Һәм еш кына күп эшне көчләп эшләтәбез. Ә көчләп эшләнгән эштә илһам булмый, иҗат булмый. Бу балага бернинди канәгатьлек хисе, шатлык китерми.

Без табигатьнең үз законнары буенча яшәвен таныйбыз, моның белән килешәбез. Әмма бала да табигатьнең бер өлеше бит. Ул да бу дөньяга үз миссиясен үтәр өчен килгән. Шуңа күрә, бала табигатенә бик сак карарга кирәк. Дөрес, балага тормышны яратырга, табигатьне күзәтергә, кешеләр белән аралашырга өйрәтергә кирәк, әмма шул ук вакытта баланың үзен нәрсә кызыксындырганын белү, аңа үзе яраткан эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыру да бик мөһим.

Балага мәҗбүриләп белем бирүдән качарга кирәк. Өлкәннәрнең төп бурычы мәгълүматны баланың башына ярып салу түгел, анда табигый кызыксыну тудыру.

Иң мөһиме, без, әти-әниләр, үзебез балалар тормышы белән бергә яшәргә һәм бергә яшәүдән канәгатьлек алырга өйрәнергә тиеш.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Равилә ХАБИБУЛЛИНА,

69нчы балалар бакчасы тәрбиячесе, Яр Чаллы шәһәре.

Бала белән дуслар булыйк, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии