Мендәрендә Путин үзе йоклый

Мендәрендә Путин үзе йоклый

Бүгенге бик зур адымнар белән алга барган, көчле техника барлыкка килгән, беребезгә дә вакыт җитмәгән заманда, кемнең кул эшләре белән шөгыльләнергә теләге һәм мөмкинлеге бар икән? Бик сирәкләрнең генә. Шуңа күрә дә андый осталарны барлау, аларны халыкка таныту һәм иң мөһиме, яшь буынга үрнәк итеп кую аеруча мөһим. 38 ел төзелештә эшләгән Илиза апа Хәкимова – әнә шундыйларның берсе.

1946нчы елның 1нче гыйнварында Актаныш районы, Иске Кормаш авылында сугыш ветераны гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән ул. Балачак хатирәләре дә кул эшләренә барып тоташа: «Әнием чигү чигәргә ярата иде. Бөтен авылга күлмәкне ул текте. Икебез бергә юрганнар сырган вакытлар да исемдә. Сәләт һәм теләк миңа, әлбәттә, аннан күчкән».

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Илиза апа Ижевск шәһәренә киткән. Анда дүрт ел поездда проводница булып эшләгән. Барыр юллар озын булган, шуңа күрә Илиза апа поездда да кул эшләрен ташламаган. Аннары Актаныш егетенә кияүгә чыгып, кабат туган ягына әйләнеп кайткан. Ире белән бер кыз, бер ул үстергәннәр. Актанышка кайтканнан алып, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр төзелештә эшләгән Илиза апа. Шуның 20 елын ташчылар бригадасын җитәкләгән, Татарстанның атказанган төзүчесе дә әле ул.

«Кул эшләре бик күп вакыт сорый бит. Ничек өлгерә идегез?» – дип кызыксынам. Ә Илиза апа, елмаеп: «Эштән кайтуга, тәнемә һәм күңелемә ял булыр, дип, кул эшенә тотына идем. Тотына идем дә, аерыла алмый идем. Олы яшьтә булсам да, сәламәт чакта эшләп калыйм, дип, һаман кул эшләре белән шөгыльләнәм. Чигү чикмәсәм яки бәйләмәсәм, эш эшләмәгән кебек!» – ди.

Илиза апаның кул эшләре үз йортын һәм районда үткән төрле чараларны гына түгел, Казан, хәтта Барда һәм Мәскәү Сабан туйларын да бизи. Актаныш сәнгатькәрләренең ике елга бер тапкыр Казанга килеп куя торган иҗат концертларында да күргәзмәләр оештыра ул. Путин, Шәймиев, Миңнеханов кебек шәхесләргә кул эшләрен бүләк иткән бу ханымга еш кына шаяртып: «Путин синең мендәреңдә генә йоклыйдыр инде», – дип әйтәләр икән. Чараларда катнашудан тыш, бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган Илиза апа. «Кешеләрнең эшләремә карап соклануларын күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү алга таба да эшләү өчен көч бирә», – ди ул.

«Яшьләрне кул эшләренә тарту өчен кызыклы түгәрәкләр, мастер-класслар кирәк. Бер кереп киткән бала әлеге шөгыльне онытмый, менә шул кертеп җибәрү – иң авыры инде», – ди оста. Әмма сәләт һәм теләк әти-әнидән килмәсә, бернинди түгәрәк һәм мастер-классларның да файдасы булмаячак дигән фикердә ул. Иң элек гаиләдән килергә тиеш. Гаиләдә матурлыкка омтылыш бармы-юкмы икәнен кешенең бер җөмләсеннән белеп була икән. «Шулай бер күргәзмәдә районыбызның бик җитди бер эшмәкәр ханымы, Гүзәлия кызым белән бергә өч ел буе кулдан чиккән келәмемне күреп: «Илиза апа, моны үзең эшләдеңме, әллә заводныкымы бу?» – дигән иде. Мин аңа: «Әйбәтләп карале, күренеп тора бит», – дидем. «Мин аны каян белим соң?!» – дигән җавап ишеткәч, шаккаттым. Кулдан эшләнгән белән заводта чыккан келәмне дә аера алмаган кешеләр бар», – дип, бер вакыйга белән дә уртаклашты әле Илиза апа.

«Әле кичә генә Алабугадан кызым һәм оныгым кайткан иде. Алар да менә кул эшләре белән утыра», – дип, яныбызда бәйләм тотып утырган кызы Гүзәлия белән оныгы Зилиягә күрсәтә. Улы Айнурның кызлары да булдыра: оныгы Алия үзенә искиткеч күлмәкләр тегеп кия, икенчесе Айзилә шулай ук кул эшләрен бик ярата һәм рәсем түгәрәгенә дә йөри икән. «Сәнгать мәктәбендә укыгач, оныклар матурлыкны яхшырак аңлый», – ди Илиза апа. Алардан еш кына киңәш соравын да яшерми.

«Кеше кулын техника алыштыра аламы соң?» – дип сорыйм. «Техника җанлы түгел бит ул. Иҗат җимешең матур килеп чыксын өчен аңа күңел җылыңны бирергә кирәк. Ә машинада каян булсын ул күңел җылысы?» – ди әңгәмәдәшем. Бервакыт Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан бер чарада күргәзмә оештырган булганнар. Шунда бер укытучы 400 мең сумнан да кыйммәтрәккә алынган чигү машинасын тәкъдим иткән. Мәртәбәле кунакка озак кына машинаның ничек эшләвен аңлаткан. Шул вакыт Фәрит Мөхәммәтшин чигү чигеп утырган Илиза апаны күргән дә: «Минем әлеге машинага бик исем китми, бу апа янына күчик әле. Балаларны менә шулай кул белән эшләргә өйрәтергә кирәк», – дигән. Эшнең бөтен тәме, бөтен кызыгы кул белән эшләүдә бит инде!

«Бер генә иҗат җимешемне дә табыш алыр өчен эшләмәдем. Һәрбер чиккән мендәр тышлыгым һәм картиналарым, бәйләгән шәлләрем һәм оекбашларым – барысы да күңел өчен. Эшләремдә нәрсә – күңелемдә дә шул», – дип, кулына чигү тотып елмаеп озатып калды мине Илиза апа Хәкимова.

Илгиз ШӘКҮРОВ,

Актаныш районы

Комментарии