Бокалмы-Байкалмы?

Малайның олысы да, аңа кушылып, балалар бакчасына йөри торган энесе дә өзми дә куймый эт алу турында сөйлиләр, аптыраталар. Александровка ягында без эшкә барганда-кайтканда, укытучы Мария Александровналарның ак төстәге этләре, турыларыннан кем генә үтсә дә, өреп шактый ара озатып кала. Елына икешәр бәбили. Өйдәге хәлләрне сөйләгәч, «Башта сиңа әйтермен, үзеңә ошаганны сайлап алырсың», – диде укытучы ханым. Менә берничә көн инде теге эт урамда күренми, арттан өреп, ияреп озатып калмагач, нидер җитмәгән кебек. Беркөнне, берәр атнадан кереп алырсың, бәбиләде этебез, ди Мария Александровна. Малайлардан да сөенче алган көннән башлап, эштән кайтуга каршы йөгерәләр, алып кайттыңмы, янәсе?

Менә, ниһаять, үз вакыты белән Мария Александровна чакырып кертте. Этне җайлап кына алып, келәткә кертеп бикләде, миңа сайлап алырга кушты. Икесе ак, икесе чем-кара – дүрт көчек болар. Аларның матурлыклары, күзләре ачылыр-ачылмас, шундый сөйкемле йомгаклар инде менә. Үзләре кечерәк бокал зурлыгында гына. Кайсын сайларга да белмим, әллә берсенә ак, берсенә караны алыйммы икән дип тә уйладым. Ахырда карасын сайлап алып, сумкада йөртә торган газетага төреп салдым. Хуҗабикә ничек тәрбияләргә, нәрсәләр ашатырга, эчертергә икәнен аңлатты. Баштарак җылы сөт, берәр айдан аш, калган сөяк-санак та бирергә ярый, диде. Малайлардан бигрәк үзем шатландым әле бу кечкенә җан иясенә. Сумка эчендә газетаны чаштыр-чоштыр китереп кайта бу. Ул елларда пакет ише әйберләр юк иде әле.

Улларым ишегалдында иптәшләре белән уйнап йөриләр иде. Сумканы ачып, сюрприз дигән булам. Башка чакта йөгерешеп килә торган малайларым сыңар күзләрен генә ташлап алдылар да, исләре китмәгән кыяфәт чыгарып, уеннарын дәвам иттеләр. Сумкада кәнфит, прәннек ише әйбер дип уйладылар инде. Тагын көчекне алып кайтмаган, дип үпкәләүләре икән. Сумкадан газета төргәген алып, ишегалдындагы чирәмгә куйдым. Газета арасыннан алпан-тилпән теге кара йомгак килеп чыкты. Балалар дәррәү килеп чабышып килделәр. Ә тегенең исе дә китми, ике-өч адым атлауга тәгәрәп китте. Әй, шатлыкның чиге юк инде. Шунда берсе, бигрәк бәләкәй, нәкъ бокал инде, дип куйды. Әйдә, әни, Бокал исеме куябыз, ди улым. Бокал исемле эт булмый инде. Ә менә Байкал куйсак була, дидем (ниндидер бер кинодагы шундый кушаматлы эт хәтеремә килде).

Байкал бик тиз тернәкләнде. Инде капка астыннан урамга да тәгәрәп чыга башлады. Берәр елдан Байкал усал эткә әйләнде. Ишегалдына кергән кешеләрнең итек, галуш кунычларыннан эләктереп ишек төбенә кадәр ырлап, сөйрәлеп килә башлады, ә урамда үзе кешеләргә алай тими. Инде эт өрә башласа, үзебез чыгып каршы ала башладык күргән кешеләрне.

Күршедә динле, мәрхәмәтле, җор телле бик әйбәт Җәннәт әби бар иде. Берчак шулай Байкал өреп тавыш биреп алды да туктап калды. Шулай да капка төбенә чыктым. Җәннәт түти Байкал белән сөйләшә: «Соң, Байкал, әле кичә генә үзең безнең ишегалдына кергәч, җылы сөт салып эчердем. Бүген мине капкагыздан да кертмисең. Оят түгелме сиңа?» – ди. Байкал башын алгы тәпиләренә салып кырын ятты, читкә карады, оятын оят инде, тик минем эшем шушы бит дигәндәй, коерыгын болгап куйды.

Әгәр балаларыгыз эт, мәче алыйк, дисәләр, алыгыз. Мондый балалар миһербанлырак булып үсәләр. Бәләкәйдән үк кемнедер кайгырту, карау бик кирәк аларга.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии