Казан атомга каршы

Казан атомга каршы

Татарстан Атомга каршы оешмасы республика парламенты каршында пикет оештырды. Дәүләт Шурасының 18нче утырышы алдыннан әлеге оешма вәкилләре депутатларга, республикада уздырылучы бөртеклеләрне гамма-нурландыру программасына карата мөрәҗәгать таратты.

Татарстанның Спас районында уздырылучы ашлыкларны гамма-нурланыш белән чистарту тәҗрибәсе турында Атомга каршы оешма күп мәртәбәләр чаң сукса да, Татарстан хөкүмәте әлеге тәҗрибә хакында халыкка төгәл мәгълүмат биреп бетерми. Узган ел тәҗрибә кырларыннан күпме уңыш җыеп алынган? Җыелган уңыш кая сатылган? Быел әлеге тәҗрибә ничек уздырылачак? Бу тәҗрибә өчен, нилектән нәкъ менә Татарстанның уңдырышлы җирләре сайлап алынган һәм башка бик күп сорауларга җавап табарга тели әлеге оешма.

Пикетчылар янына иң элек Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов тукталды. Ул әлеге оешма вәкилләрен, бу тәҗрибә турында иркенләбрәк сөйләшү өчен, үз фиркасенә чакырды. Миргалимов республикада уздырылучы теләсә нинди тәҗрибә халыктан яшерелмәскә тиеш, дип саный. «Совет чорында да гектарыннан 35-40 центнер уңыш алалар иде. Узган ел корылык булды да 600-700 мең тонна белән генә калдык. Җирне сөрмәсәң, тиешенчә эшкәртеп, ашламасын кертмәсәң, әллә нәрсәләр белән генә уңышны арттырып булмый. Мондый тәҗрибә республикага кирәкми, дип уйлыйм», дип белдерде Хафиз Миргалимов.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин да әлеге пикетны уздыручылар белән сөйләшеп, үз фикерләрен әйтте. Аның сүзләренчә, атомны ризыкка кертү бер дә дөрес эш түгел.

«Үз вакытында атом станциясен төзетмичә без үз сүзебезне әйттек. Хәзер бездән атом тәҗрибәләре уздыра торган сынау күселәре ясамасыннар иде. Мин моңа җаным-тәнем белән каршы. Ишетүем буенча, Русиянең башка республикаларында бу тәҗрибә үткәрелми. Ни өчен безне сайлыйлар? Күрәсең, монда шушы эштән зур файда күрүче кешеләр бар яисә бу куркынычның нәрсә икәнен без әле аңлап бетермибез. Әнә Японияне генә карыйк. Ә инде без үз кулыбыз белән атомны җиребезгә, ризыгыбызга кертәбез икән, бу үзебезгә үзебез кабер казыйбыз, дигән сүз була. Атом – кешелек дөньясына афәт китерә торган әйбер. Аның белән шаярырга ярамый», – ди Туфан Миңнуллин.

Пикетчыларның ризасызлык чарасы парламент утырышында да кайтаваз китереп чыгарды. Депутатлар арасында игеннәрне гамма-нурландыру тәҗрибәсе зур кызыксыну уятты.

Сессия утырышын алып барган Фәрит Мөхәммәтшинның гамма-нурландыру тәҗрибәсе турындагы соравына, вице-премьер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: «Безнең бу тәҗрибәне яклаучылар һәм аңа каршы чыгучылар белән очрашулар булды. Барлык фикерләрне күздә тотып тәҗрибәне туктаттык», – дип җавап бирде.

Атомга каршы оешма вәкиле Альберт Гарапов министрның әлеге җавабы белән генә канәгать булмауларын, мондый тәҗрибәләрнең, гомумән, республикада уздырылуын тыю турында канун кирәклеген белдерде.

Райнур ШАКИР.

Прокуратура шикаятьне тикшерә, юлларда тәртипсезлек саклана

«Машина йөртүчеләр федерациясе»нең хезмәткәрләренең канун бозуы турында язылган шикаятендәге таләпләрнең бер өлеше юкка чыккан.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләренең, түрәләрне үткәрү өчен юлларны ябып, канун бозуына мөнәсәбәттә җавапны суза. Казан прокуратурасы әлеге тәртипсезлек турында белдерүен март башында ук Татарстан прокуратурасына ирештергән иде. Белдерүдә юлны ябучылар җаваплылыкка тартылырга тиеш, дигән юллар да бар. Ә Татарстан прокуратурасы, үз чиратында, әлеге тәртипсезлек турындагы хатны Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка юллаган.

Мондый хатлар бер ай эчендә каралырга тиеш. Татарстан прокуратурасы сүзчесе Равил Вахитов, шушы араларда менә-менә булыр дип, җавап көтүләрен әйтте.

Түрәләрнең машиналарын үткәрү өчен юлларны ябып, чакрымнарга сузылган чыгымнар казанлыларның үзәкләренә үтте. Бу хәл әле дә дәвам итә. Казандагы ЮХИДИның бер хезмәткәре үзләренә «дәрәҗәле машина» узар алдыннан, юлны ябарга дип, әле дә өстәрәк утыручылардан фәрман төшүен әйтә.

«Кемнәр узганда юлларны ябасыз?» – дигән сорауга: «Түрәләрнең дәрәҗәсенә карап ябабыз. Исемлектә кемнәр булуын төгәл генә әйтә алмыйм. Зур кешеләр инде»,– ди әлеге ЮХИДИ хезмәткәре.

«Дәүләт иминлеге турында» федераль канун бар. Аның нигезендә федераль дәрәҗәдәге бик аз сандагы түрәләр, Русиягә килгән чит илләрнең җитәкчеләре һәм дәүләт башлыклары узганда гына юллар ябылырга тиеш диелгән.

Әлеге канун Татарстандагы бер генә рәсмигә дә үзләре узганда калган машиналарны туктатып торырга рөхсәт бирми. Казандагы башбаштаклык турында «Машина йөртүчеләр федерациясе»нең Казан бүлеге Казан прокуратурасына шикаять иткән иде. Әлеге хәл машина йөртүчеләр арасында да шау-шу тудырды, матбугатта да яңгыраш тапты. «Машина йөртүчеләр федерациясе»нең Казан бүлеге җитәкчесе Рамил Хәйруллин «без капчыктан чыккач» юллардагы хәлнең аз гына булса да үзгәрүен әйтә. «Хәзер юлларны сирәгрәк яба башладылар. Элгәре бөтен зур түрәләр өчен япкан булсалар, хәзер исә, миңа калса, Татарстан Президенты үткәндә генә ябалар дип уйлыйм мин»,– ди Рамил Хәйруллин.

Ул Татарстан Президенты өчен ниндидер ташламалар булырга тиеш, ди. Миңнехановның боралакта гына йөри башлыйм, дигән сүзләре дә куандырган аны.

Әмма машина йөртүчеләр юлларда хәлнең яхшы якка үзгәрүен тоймый. «Машина йөртүчеләр федерациясе»нең Казан бүлеге сәхифәсендә калдырган фикерләр моңа мисал булып тора. «Мин эшкә барганда, Ярминкә мәйданында озакка булмаса да, юлны ябып тордылар», Оренбур тракты белән Даурская кисешендә шул ук хәл, тагын юлны яптылар, түрәләр халыкка төкереп карый», дигән юлларны һәм башка фикерләрне укырга була. Түбәләренә махсус сигнал куелган һәм шулай ук хөкүмәттәгеләрне йөртә торган машиналарның юл йөрү кагыйдәләрен бозуы Казан өчен әлегә гадәти бер хәл булып кала. Алар каршы яктан килгән машиналар юлына чыгып та элдертә, борылырга ярамаган җирдә борылып кереп тә китә. Интернетка куелган видеолар әлеге хәлләргә мисал булып тора. «Күпчелек очракта түбәләренә махсус ут куелганнар юл йөрү кагыйдәләрен боза. Алар кирәкме-кирәк түгелме, каршыга килүчеләр юлына чыга да чаба. Без прокуратурага җибәргән шикаятьтә икенче сорау итеп әлеге махсус ут куеп йөрүнең кануный булу-булмавын да тикшерүне сораган идек. Әлегә кемгә рөхсәт бирелгәнлеге турында рәсми җавап алмадык», ди Хәйруллин.

Күрәсең, бу сорау Казан прокуратурасыннан Татарстан прокуратурасына җиткәнче киселгән. Татарстан прокуратурасы сүзчесе Равил Вахитов шикаятьтә андый юлларның булмавын әйтә. Шулай да Вахитов, үтенеч турыдан-туры Татарстан прокуратурасына языла калган очракта, сигнал белән йөрүнең кемнәргә рөхсәт ителгәнлеген тикшерәчәкләрен вәгъдә итә.

Наил АЛАН.

Бөрҗән халкы хакимне эшеннән алуны таләп итә

29 апрельдә Башкортстанның Бөрҗән районы үзәге – Собхангул авылында район хакимияте башлыгы Ирек Зариповны эшеннән алуны таләп иткән зур үтте. Район халкы хакимгә зур гаепләр ташлый.

Бөрҗән районы – Башкортстанның иң матур районнарының берсе. Андагы табигать гүзәллеге чит илләрдән килгән кунакларда да соклану уята. Биредә урманнарга бай табигать тыюлыгы урнашкан. Шүлгәнташ мәгарәсе, данлыклы чолыкчылык (кыргый бал корты балын алу) һәм башка сирәк үзенчәлекләре белән дә киң билгеле бу төбәк. Элекке елларда биредә урман хуҗалыгы ширкәтләре, авыл хуҗалыгы җитештерүенә караган тармаклар, кымыз, ит, сөт җитештереп сату яхшы оештырылган иде. Әмма соңгы елларда район халык хуҗалыгының барлык өлкәләрендә дә түбән тәгәри башлады. Әлбәттә, шундый ук күренеш бер Бөрҗәндә генә түгел, ә республиканың башка күп районнарында да күзәтелә. Элек гөрләп эшләгән ширкәтләр һәм колхоз-совхозлар бөлгенлеккә чыкты күп төбәкләрдә.

Биредә хәлләр аеруча аянычлы, дип белдерә район халкы һәм бөтен гаеп районга 18 ел буе җитәкчелек иткән Ирек Зариповта дип раслый. 29 апрельдә район үзәгендә үткән митингта да район башлыгына карата кискен гаепләр ташланды. Элекке елларда районда югары вазифалар биләгән, ә бүгенге көндә лаеклы ялда булган Тимергали Ямгурсин урам җыены тәмамлангач, «Азатлык» радиосына телефон аша кайбер мәгълүматлар бирде.

«Республика матбугат чаралары безнең митинг турында барыбер мәгълүмат бирмәячәк, шуңа күрә дә, «Азатлык» радиосы аша үзебезнең райондагы аянычлы хәлләр хакында җәмәгатьчелеккә җиткерәсебез килә. Бәлки, Республика Президенты Рөстәм Хәмитов та безнең зар-хәсрәтләребезне ишетер. Районның әлеге мөшкел хәленә җаныбыз әрни»,– ди Тимергали Ямгурсин.

Тимергали әфәнде сүзләренчә, Ирек Зарипов җитәкчелек иткән 18 елда районның барлык эре сәнәгать ширкәтләре, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы бөлгенлеккә төшкән. «Җир-мөлкәт мәсьәләләре белән дә проблемалар бар. Халык җир пайларын ала алмый, чөнки моңа хакимият нык аяк чала. Шул хәлдә дә Ирек Зариповны яклаучылар табыла. Мисал өчен, Республика Президенты хакимияте башлыгы урынбасары Пчелинцев әфәнде 28 апрельдә Бөрҗәнгә килеп, халыкны митинг үткәрмәскә өндәде һәм урам җыенын оештыручыларны «сез – шутлар, кеше көлдерүчеләр» дип мыскыллады һәм Ирек Зарипов барыбер эшеннән алынмаячак, дип көлде»,– ди Тимергали Ямгурсин.

«Бөрҗән районы хакимияте башлыгының хилаф эшләренә ризасызлык белдереп каршылык чарасын оештыручылар алдагы атналарда да шундый урам җыеннары үткәрергә ниятли. Район хакименең башбаштаклыкларына түзәр әмәл калмады. Ирек Зариповны вазыйфасыннан төшергәнче, район халкы аңа карата үзенең катгый мөнәсәбәтен төрле чаралар белән белдерәчәк»,– ди Тимергали Ямгурсин.

Башкортстанга президент итеп узган елда Рөстәм Хәмитов билгеләнгәч, республиканың 20дән артык районының һәм шәһәренең хакимият башлыклары алмаштырылды. Аларның барысы да диярлек үз урыннарыннан төрле гаепләр нәтиҗәсендә алынды. Күп очракта үз вазифаларын шәхси максатларда файдалануда, миллионнарча сумны үзләштерүдә һәм бюджет акчаларын тиешсез куллануда гаепләнде алар. Берничә кешегә җинаять эшләре каралып, аларга шартлы рәвештә хөкем карары да чыгарылды. Әле республика Президенты Рөстәм Хәмитов 28 апрель көнне Уфада кеше хокукларын яклаучылар һәм төрле иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашуда да хакимият башлыкларын алмаштыру дәвам итәчәгенә ышандырды. Шул арада 29 апрель көнне Сибай шәһәренә һәм Кырмыскалы районына яңа хакимнәр тәгаенләнде. Якын арада тагын берничә районның хакимнәре эшләреннән бушатылачак. Аларның эшчәнлеген республика хисап-тикшерү палатасы тикшереп күп хилафлыклар тапкан. Хәзер Президентның фәрманы гына көтелә.

Фәнис ФӘТХИ.

Башкортстанда мал чире кешеләргә дә йоккан

Башкортстанның Әлшәй районындагы бер хуҗалыкта сыерлар, үгезләр һәм атлар бруцеллез авыруы йоктырган. Нәтиҗәдә, 200дән артык малны чалганнар һәм аларның итен халыкка сату тыелган.

Әлеге чирле терлекләрдән фермадагы 12 малчыга да бруцеллез чире йоккан. Бу хакта Башкортстан вице-премьеры Фидус Ямалтдинов махсус оештырылган киңәшмәдә белдерде. Малларның чир йоктыруы читтән китерелгән терлекләрдән булган. Былтыр районның «Нур» күмәк хуҗалыгына Калмыкстаннан, ветеринар тикшерүләрсез генә, 9 үгез сатып алып кайтарыла. Шуннан бруцеллез чире тарала. Башкортстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Роберт Такаев сүзләренчә, терлекчеләр ел саен оештырыла торган тикшерүен үтмәгән һәм шәхси гигиена таләпләрен үтәмәгән һәм бу да чир йоктыруга сәбәпче булган.

Фәнис ФӘТХИ.

Комментарии