Янгын

Янгын

Карак бер әйбереңне урласа, уттан берни калмый, дип әйтәләр иде элек. Кала икән. Өметсезлек.

Фаҗигаләрнең дә фаҗигалесе, әлбәттә, Кемероводагысы – ошбу дөньяга якты күз белән караган гөнаһсыз балаларын Русия тимер ишек артына бикләп тереләй утта яндырды, дисәк, күпкә ялгышмабыз. Аңа хәтлеләре дә коточкыч иде. «Курск» су асты көймәсендә ватанны сакларга чакырылган типсә тимер өзәрдәй егетләрен бер йотым сулышка тилмертеп тончыктырып үтерде. Люкны ачарга яраклы ачкыч юк, имеш.

Беслан. Букчаларын күтәреп гыйлем алырга килгән балаларының күпмесен «кургаш боткасы» белән сыйлады. Кемнәр атканнар, кем әмере белән атканнар, белүче булгандыр, әйтүче генә булмады. Чечняның Русия карамагында калуы ошбу балалар гомере хисабына булды, ахры. Мәскәү үзе «Норд-Ост» атамалы бинасында мәскәүлеләрен газ белән агулавы да, шул калыптан булса кирәк. Үткән Гулагларын әйтеп тә торасы юк.

Бу әкәмәтләргә чик куелыр микән, дигән сорауга, куелыр, әгәр хакимият өч тармактан торса, ягъни демократияле илдә яшәсәк, дип әйтүчеләрне ике куллап кочып, нурлы йөзләрен «әп» итәсе иде дә, империядә яшәтәләр шул. Империя икән, «кушылдырылганнар»ны кысып тотасың икән, демократиягә үги бала сымак та урын юк. Демократиянең мәгънәсе, ялгышмасам, халык хакимияте ич. Хакимият итәргә тиешле халык үзе нинди хәлдә икәнлегенә шаккатып, журналист Владимир Варфоломеев Кемеровода янгыннан соң менә нәрсәгә тап була. «Хакимияттән (властьтан) кыргыйларча курку (дикий страх) биләп алган Кузбасс кешеләрен. Хәтта әле генә үз күзләре белән күргән фаҗига турында сүз әйтергә дә куркалар. Әйтүчеләренең дә яртысы диярлек үзләренең исемнәрен күрсәтмәүне үтенде. Кайберләре тавышларының танымаслык итеп үзгәртелүен теләде. Бу кешеләрнең сүзләре бары тик үзләре яшәгән шәһәрдә үзләре шаһит булган фаҗига турында гына иде, һич кенә дә дәүләт дәрәҗәсендәге серләр түгел».

Иң аянычы, минемчә, шушы хакимияттән уттан да артык курыккан халык шушы ук хакимиятне үзе яңадан сайлады. Әллә сайлаттылар инде?

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии