Татарстандагы федераль оешмалар татар телендә мәгълүмат бирергә тиешме?

Татарстандагы федераль оешмалар татар телендә мәгълүмат бирергә тиешме?

«Салым оешмаларында һәм Сбербанкта хезмәт күрсәтү урыс телендә генә куелган», – дип шикаять белдергән Алмаз Имамовка Түбән Кама прокуратурасы җавап биргән. Прокуратура фикеренчә, Татарстанда эшләүче дәүләт оешмаларына үз сайтларын татар телендә ясау мәҗбүри түгел. «Урыс телен белмәгән очракта кешеләр оешмаларга татар телендә мөрәҗәгать итә ала, мөрәҗәгать гомум тәртиптә каралачак», – диелә җавап хатында.

Хокук фәннәре галиме Борис Железнов Түбән Кама прокуроры вазифаларын башкаручы Евгений Лизуновның «хәзерге кануннар нигезендә Татарстанда эшләүче дәүләт оешмаларына татар телендә дә мәгълүмат бирүче сайтлар булдыру каралмаган», –дип белдерүен: «Минемчә, бу очракта прокурор хаклы», – дип бәяләде.

Прокурорның Чаллыда яшәүче Алмаз Имамовка җавабыннан күренгәнчә, Алмаз әфәнде, Русия эчке эшләр министрлыгының Түбән Камадагы идарәсе сайтында Татарстанның телләр турындагы кануны бозылган, татарча мәгълүмат юк, дип тикшерү үткәрүне сораган. Борис Железнов сүзләренчә, бүген Татарстанда федераль дәрәҗәдәге дәүләт оешмалары эшли һәм алар республикага түгел, ә турыдан-туры Мәскәүгә буйсына.

«Турыдан-туры вертикаль буйсынудагы дәүләт оешмалары бар. Алар тиккә генә Татарстандагы (по Татарстану) министрлык дип аталмый бит. Хәзер көч структуралары барысы да үзәкләштерелгән. Республика прокурорын гына алыйк, ул хәзер республикадагы баш прокурор, республиканың үз прокуроры түгел. ФСБ да шулай», – диде Железнов.

«Татарстанның эчке эшләр министрлыгы 2011нче елның мартына кадәр республиканыкы иде. Милицияне полиция итеп үзгәрткән вакытта министрлык федераль карамакка күчте һәм бүген Русиянең Татарстандагы эчке эшләр министрлыгы (МВД по Республике Татарстан) дип атала», – дип белдерде әлеге министрлыкның республикадагы матбугат хезмәте.

Железнов сүзләренчә, хәзер дәүләт оешмалары өч дәрәҗәгә бүленгән. «Русия һәм аның төбәкләре арасында вәкаләтләрне бүлешүгә килгәндә, анда өч төрле дәрәҗәдәге оешмалар бар. Турыдан-туры Русиягә караганнары, уртак булганнары һәм төбәкләргә генә караганнары бар. Әгәр без икътисад, мәдәният һәм башка министрлыкларны алсак – алар республиканың үзенеке. Ә Прокуратура – ул республикадагы оешма», – ди Железнов. Турыдан-туры федераль үзәккә генә буйсынган дәүләт структуралары Татарстан кануннарын, бу очракта Татарстанның дәүләт телләре һәм республикадагы башка телләр турындагы канунын, әлеге документның «республикада татар һәм рус телләре тигез хокуклы» дип язылган маддәсен үтәргә тиешме? Бу канунның 13нче маддәсендә «Татарстанның җирле үзидарә оешмалары, дәүләт оешмалары, ширкәтләр (предприятие), башка оешмалар эшчәнлегендә республиканың дәүләт телләре кулланыла», диелә.

«Татарстан Конституциясен, кануннарны төрле дәрәҗәдәге оешмаларның барысы да үтәргә тиеш, әмма республика кануннары Русия кануннарына каршы килмәгән очракта гына», – ди галим.

Республиканың Дәүләт шурасы Татарстанның телләр турындагы канунын федераль дәрәҗәдәге министрлыклар, дәүләт структуралары үтәсен, исәпкә алсын өчен Русия Думасына канун әзерләү тәкъдиме белән чыга аламы? Әлеге сорауны да галимгә юлладык.

«Бүген бар нәрсә дә мөмкин. Әмма ул нәтиҗәле булыр микән? Минемчә, соңгы тенденцияләрне исәпкә алганда, бүген бу кирәкми. Мисалга, Русия, республика статусын башка республикалар статусы белән тигезләп, безнең белән вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсен имзаламады», – ди Железнов.

Татарстанның телләр турындагы кануны 1992нче елда кабул ителгән. Железнов бу канунга рәсми бәяләмә биргән шәхес. Аннан соң документка үзгәрешләр кертелә. Мисал өчен 2009нчы елгы үзгәрештә «җитештерелгән товардагы ярлыклар, куллану тәртибе (инструкция), этикеткалар рус телендә эшләнә, һәм шулай ук җитештерүче теләге белән татарча, Русия халыкларының ана телләрендә дә» дигән юллар өстәлә.

Бу канунда дәүләт оешмаларының һәм федераль структураларның сайтлары турында сүз юк. Канун кабул ителгәндә, 1992нче елда интернет бүгенге кебек киң колач җәймәгән иде. Железнов хәзер интернеттагы сайтлар мәсьәләсен Дәүләт шурасында күтәреп, «Татарстанның телләр турындагы кануннарына аныклык кертү әһәмияткә ияме?» дигән сорау куярга кирәк дип саный.

Наил АЛАН

Татар теленә өйрәткән өчен Казанның берничә балалар бакчасына прокурор протесты тапшырылган

Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы бер баланың ата-анасы мөрәҗәгате белән район балалар бакчаларында тикшерү уздырган һәм балаларны татарча сөйләшергә өйрәтүне ачыклап мөдирләргә прокурор протесты тапшырган. Бу хакта мәктәп һәм балалар бакчаларында татар телен мәҗбүри өйрәтүгә каршы чыгучы «Татарстанның ата-аналар җәмәгатьчелеге» төркемендә белдерелә.

Хәбәр ителүенчә, Авиатөзелеш районының берничә балалар бакчасында татар теле өйрәтелү турында мөрәҗәгатьләр Русия баш прокуратурасына 21нче гыйнварда җибәрелгән. 30нчы гыйнварда әлеге хатның Татарстан прокуратурасына төшерелүе турында җавап килгән. Республика прокуратурасы балалар бакчаларында тикшерү уздырган. Һәм соңрак: «Белем бирү телләре турындагы нигезләмәне «Мәгариф турындагы» федераль канунга тәңгәлләштерү максатыннан мөдирләргә протест чыгарылды», – дип җавап язган. Ата-ана җаваптан канәгать калмыйча, прокуратурага шалтыраткан. Аңа: «Барлык балалар бакчаларында да тикшерү уздырылды, мөдирләргә прокурор күрсәтмәләре бирелде», – дип белдергәннәр.

Балалар бакчаларында да татар телен бетермәкчеләр дигән хәбәрләр 2017нче ел ахырында тарала башлаган иде. Быелның февралендә Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Азатлык»ка җавап хатында балалар бакчаларында да татар теленең ихтыярига калуы турында белдерде.

«Э-моция» студиясе яшәргә өйрәтә

21 яшендә операциядән соң гына йөри башлаган Инесса Клюкина Казанда инвалидларның театр студиясен оештырган. Андагы актерлар көч һәм ышанычлары артуы турында белдерә.

Инесса Клюкинага 30 яшь тирәсе. Ул тумыштан ук үзенчәлекле бала була. Хәрәкәтләнә алмый. 21 яшьтә аңа операция ясалгач, йөри башлый. Хәзер Инесса машина йөртә, көндәлек тормышын үзе алып бара. Ел ярым элек ул театр студияcе оештырып җибәрә. Анда 18 яше тулган инвалид актерлар йөри. Алар инде хәйрия спектакльләре уздыра, Русия буйлап гастрольләргә чыга.

«Мин «Юность» мәдәният йортында эшли идем һәм мөдирдән берәр нәрсә оештыру турында йөкләмә алдым. Шуннан як-ягыма каранып уйланганнан соң, инвалид яшьләр белән берәр нәрсә оештыру фикере килде. Дусларымнан аларга нәрсә кызык булуы турында сораштым. Сөйләшә торгач, театр булдыруга тукталдык. Иҗат дәресләреннән башларга уйладык. Сентябрьдә эшли башладык, декабрьдә беренче спектакльне куйдык һәм ике режиссер таптык. Шулай итеп, бик авыр күренгән максатка тиз ирештек», – ди Инесса.

«Э-моция» исемен йөрткән студия тулысы белән волонтерлар проекты. Ягъни педагоглар, режиссерлар һәм спектакльне сәхнәгә әзерләүче визажистлар, стилистлар, бизәүчеләр барысын да бушлай эшли. Хезмәт хакын, түгәрәкне оештыручы буларак, Инесса гына ала. Студия үзе инде үсеш ала бара һәм аларны республика күләмендәге чараларга да чакыралар. Шулай ук алар Русия шәһәрләре буйлап гастрольләргә дә йөри.

«Без җәмгыятьтәге инвалид кешеләргә уңай караш тудырырга телибез. Хәзер без 18әү. Бу сан үзгәрми. Берәүләр китә, икенчеләр килә. Төркемнең сыйфаты гына үзгәрә. Башта кызыксынып килделәр, әмма азакта иң чыдамнар, бу проект өчен җан атып йөрүчеләр генә калды», – дип аңлатты Инесса.

Башта студия булдыру турындагы хәбәр таныш-белешләр аркылы таралган. Инесса «Вконтакте»дагы үз битендә игълан урнаштырган, аны дуслары күреп, башкаларга җибәргән. Шулай итеп, бу хәбәрне студиянең хәзерге режиссеры һәм әдәби җитәкчесе Неля Суркина белеп алган.

Студия белән эшли башлаганчы Неля начар күрүчеләр белән дәресләр алып барган. Аның сөйләвенчә, бу кешеләр бөтенләй башка дөньяда яши. Алар әлеге студиядә шөгыльләнеп, беренче чиратта үз комплексларыннан арына.

«Минем өчен бөтен яшьләрнең югары белемле булуы яки хәзер белем алуы бик сөенечле. Бу аларның мәгърифәтлелеген күрсәтә. Алар белән сөйләшер уртак темалар күп. Без бергәләп кино, театр, дискотекаларга йөрибез. Әйе-әйе, без, ничек хәрәкәт итүгә карамастан, барыбыз да бергә биибез. Бу бит башка дөнья түгел. Кешеләр тормышында мондый компанияләр очрый. Минекендә ул – «Э-моция» һәм мин моңа бик шат», – ди Неля Суркина.

Ул үз эше өчен бер тиен дә акча алмаучыларның берсе. Неля сценарийлар яза, хәрәкәт сыгылмалылыгына өйрәтә, спектакльләр куя. Моннан тыш Неля Суркина сәхнәдән тыш башка оештыру эшләре белән дә шөгыльләнә, аерым алганда, реквизитлар, яңа волонтерлар эзләү, грант яки дәүләттән башка матди ярдәм алу өчен документлар тутыруны алар Инесса белән бергә башкара, даими эзләнүдә.

«Хәзер мин беркайда да эшләмим, чөнки «Э-моция» күп вакытымны ала. Атнасына ике тапкыр, ә кайвакыт күбрәк тә күнегүләр була. Моннан тыш язасы, уйлыйсы күп. Кәгазь эше бик күп. Беркем дә сиңа акча китереп бирми. Уйлаганда бит спектакль, костюмнар, бизәлеш турында бөтен нечкәлекләрен истә тотарга кирәк», – ди Неля.

Студиядәге актерларның берсе Алинә Борнашевага 26 яшь. Ул студиядә беренче көннән үк уйный. Ел ярым дигәндә аның тормышы нык үзгәргән. Һәрхәлдә, Алинә үзе шулай дип саный.

«Э-моция» – ул куркуны җиңү өчен яңа алымнарны үзләштерү генә түгел, ә тормыш мәктәбе. Монда һәрнәрсәгә башкача карарга өйрәнәсең. Җәмгыять бит бездә шундый: ул безгә яраклашмый, ә без аңа яраклашырга мәҗбүр. Кешеләрнең мөнәсәбәте төрле. Кемдер мине кызгана, кемдер мактый. «Э-моция» ярдәмендә мин чит кешеләр сүзенә артык игътибар итмәскә өйрәндем. Хаталар өчен дә үземне сүкмим. Монда килгән кеше, үзе дә сизмәстән, үзен эчтән үзгәртә», – ди Борнашева.

Аның әйтүенчә, студиягә йөрү бер яктан күңелле булса, икенче яктан авыр. Беркемгә дә ташлама юк. Монда барысы да тигез.

Студиядәгеләрнең барысы да һәр көн диярлек торып, яңа юл яра. Шул ук бюрократия юлы, шәһәрдә инвалидлар өчен уңайлыклар булдыру һәм башкалар. Әлегә студия үз меценатын тапмау сәбәпле, вак чыгымнарны «Альпари» фонды каплый. Кайбер чыгымнарны Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үз өстенә ала.

Миңнеханов Казан мэрына чүп яндыру корылмасы төзелеше турында халык белән сөйләшергә кушкан

Моннан тыш, президент җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмый һәм халыкара экологик экспертиза нәтиҗәләре булмый торып, завод төзелмәячәк, дип вәгъдә биргән.

Казан мэры Илсур Метшин чүп яндыру корылмасына каршы чыгучылардан торган инициатив төркем белән очрашачак. «Очрашу барышында мэр чүпне аерып җыю мәсьәләсе, чүп яндыру корылмасы төзү, аның өчен урын сайлау һәм әлеге вакытта каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән бәйле вазгыять турында аңлатмалар бирәчәк», – диде Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова махсус брифингта.

Галимова шулай ук инициатив төркемгә башка илләрдәге чүп яндыру корылмаларының эшләү тәҗрибәсе белән дә танышырга тәкъдим ителәчәген әйтте.

Брифинг турында журналистларга сишәмбе көндез генә билгеле булды. «Рөстәм Миңнехановның белдерүе җиткереләчәк», – диелде, ләкин темасы алдан әйтелмәде.

Осиново бистәсендә 7нче апрельдә чүп яндыру корылмасына каршы чираттагы митинг узачак. Оештыручылар, чарага биш мең кеше килә, дип белдергән.

25нче мартта узган шундый ук митингка бер меңнән артык кеше чыккан иде.

Комментарии