Ал мәчет

Ал мәчет

Казанның Яңа Татар бистәсендә, М.Гафури урамындагы бу мәчет 1808нче елда Муса Апанаев акчасына салына. Яшьли үлгән кызы Зөбәйдә ядкаре итеп төзетә ул аны. 1834 елда монда мәдрәсә дә эшли башлый. 1905нче елларда сәүдәгәр Садыйк Галикеев иске бинаны сүтеп, өр-яңадан салдыра. Мәчетнең диварлары ал төскә шул вакытта буяла. Исеме дә шуннан тагылып кала. Тәбәнәк Бохаралы мәчете, Татар Зираты яны мәчете дигән атамалары да бар, чөнки зиратның төп капкасы монда булган. Тукайның җәсәден зиратка шушы капкадан алып кергәннәр.

1931нче елның 22нче июлендә мәчет эшләүдән туктый. Манарасын һәм мөнбәрен сүтеп алып, бинаны профилакторий итеп үзгәртәләр. 1991нче елның 31нче июлендә Татарстанның Министрлар Кабинеты карары белән Ал мәчет архитектура истәлеге дип таныла. 1998нче елда мәчет бинасы «Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы» мәдрәсәсенә тапшырыла. Төзекләндерү эшләре 2000нче елларда башлана.

Изображение удалено.

Комментарии