- 03.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №8 (3 март)
- Рубрика: Архив
27 февраль Казан шәһәренең 155нче гимназиясендә “Сәламәтлек көне” дип игълан ителде. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” девизы астында үткәрелеп килгән бу спорт бәйрәме быел да укучылар, әти-әниләр күңелендә онытылмас тәэсир калдыргандыр.
Бәйрәмгә кадәр үткәрелгән рәсем конкурсында исә укучылар спортка, олимпия уеннарына, сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтләрен күрсәтте.
Хоккей мәйданчыгында җыр-биюләр белән башланып киткән бәйрәмне спорт уеннары алыштырды. Башлангычлар барлык ярышларны тимераякта үткәрсә, югары класс укучылары чаңгыда ярышып, футбол уйнап югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Татарстан, Русия күләмендә чыгышлар ясаган укучылар боз өстендә кабат осталыкларын күрсәтте.
Комментарии