- 03.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №8 (3 март)
- Рубрика: Архив
Никтер керәшен авыллары сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” әсәрен уйнамыйлар. Әллә мөмкинлек юк, әллә бөтенләй телевизордан аерыла алмыйбыз. Гәрчә бу әсәрдә авторның керәшеннәргә карата ихлас җылылыгы, яратуы, хөрмәте ярылып ятып, халыкның уй-кичерешләре, яшәү рәвеше күрсәтелсә дә.
Алай да “Гөргөри кияүләре”н мөселман авылларында бик яратып сәхнәләштерәләр. Күп авылларда бу әсәрнең куелуын ишеткәнем бар иде, әмма моңарчы караганым булмады. Тик менә чираттагысын үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. “Безнекеләр Буа театрын уздырды”, “Мондый шәп куелышны Камал театрында да күргәнем юк иде”, дип таралышты Балтач районының Салавыч халкы авылдашлары сәхнәләштергән “Гөргөри кияүләре” спектакленнән. Мин исә спектакльгә көтмәгән җирдән барып эләктем. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура факультетында укучы дустым Ленар Мөхәммәдиев туган авылы Салавычта “Гөргөри кияүләре” спектаклен куйган икән.
Әлеге әсәрне Камал театрында ике-өч тапкыр караганым булды. Инде Үринә, Бәчке, Микуш, Анукларны уйнаучылар олыгаеп, аларны яшь артистлар алыштырса да, “Гөргөри кияүләре”нә халык гел йөреп тора, ул шыгрым тулы залларда уйнала. Халык бу әсәрне караганда уйлана да, көлә дә, елый да… Ә керәшеннәр арасында аны 15 тапкыр карап та туймаганнар бар. Шулай инде, үзеңнеке үзәктә ул.
Узган ел “Гөргөри кияүләре”н Буа сатира театры да сәхнәләштерде. Дөрес, буалылар әсәрне камаллылар кебек керәшенчә җырлап, биеп уйный алмаса да, “Гөргөри кияүләре”нә яңалык керттеләр, элекке куелышны кабатламадылар. Кыскасы, әсәрдә Раил Садриевның кулы уйнаганы сизелеп тора.
Балтачның Салавыч авылына спектакль күрергә кайтканда, әнә шушы уйлар баштан чыкмады. “Салавычлар нәрсә майтарды икән, Камал белән Буа театрын кабатлаганнардыр инде”, – дип алдан ук уйлап ялгышканлыгымны аңладым.
Салавыч, аның янында гына урнашкан керәшен авылы Биктәш турында да берничә сүз әйтим инде. Бай, мул яши балтачлылар. Салавыч, Биктәшне авыл дип тә әйтеп булмый. Алар байлар бистәсен хәтерләтә. Халкы сәнгатьне яраткангамы, кичен “Гөргөри кияүләре” спектакленә зал тутырып килделәр. Олысы да, кечесе дә мәдәният йортында иде ул көнне. Хәзер авылларда бушка куйган концертларга да халык йөрми. Ә “Гөргөри кияүләре”нә 30 сум акча түләп керергә кирәк иде. Халык әйтүенчә, үзебезнекеләрне карау – җанга рәхәт, тормыш авырлыклары да онытылып тора.
Салавыч авылында ел саен берәр спектакль сәхнәләштерәләр икән. Балтач районында театрлар фестивале үткәрү дә гадәткә әйләнгән. “Гөргөри кияүләре”н бәяләргә килүче район вәкилләре дә спектакльне мактап телгә алды. “Туфан Миңнуллин үз әсәрен салавычлылар уйнаганын күрсә: “Әле “Гөргөри кияүләре”н язып бетермәгәнмен икән”, – дип уйлар иде.
Чыннан да, салавычлылар куйган “Гөргөри кияүләре”ндә яңа элементлар очрады. Дөрес, алар керәшенчә үк җиренә җиткереп җырлый, бии алмый. Килеш-килбәтләре, киемнәре керәшенчә килеп чыккан. Киемнәрне күрше Биктәш керәшен авылыннан алганнар. Яулыкны да керәшенчә итеп бәйләгәннәр. Бигрәк тә Җаграп, Микуш, Гөргөри, Гөрпинә, Палый белән Әүдәки образларын тамашачы яратып кабул итте.
Спектакльгә бәяләмә язган белгечләр артистларның исем-фамилиясен, дәрәҗәле исемен барларга ярата. Әмма чираттагы “Гөргөри кияүләре”ндә уйнаган авыл артистларының исемнәре бар халыкка таныш түгел шул әле. Мисал өчен, Бәчкене – Салавыч мәктәбенең физкультура укытучысы, Җаграпны – авылның мал табибы, Гөрпинә түтейне – герой ана, сыер савучы Миләүшә Фатыйхова башкарды. Гөрпинә түтей турында аерып әйтергә кирәк. Чөнки Миләүшә Фатыйхова чын артистларча уйнады. Улы Микушны (Ленар Мөхәммәдиев) җилтерәтеп җибәреп, залдан сәхнәгә “очыртканда” халык шартлый язды. Бу ханым үз вакытында сәхнә юлын сайлаган булса, шәп артист булган булыр иде, дип уйлап куйдым.
Кем белә, бәлки, Буа театры кебек салавычлылар да оешып китәр. Ник дигәндә, алар “Гөргөри кияүләре” белән күрше авылларга гастрольгә чыгарга, спектакльне авылдашларына да кабат күрсәтергә җыена. Ә бу таныла башлауның башы инде.
Саша ДОЛГОВ
Керәшен егетләре бармы?
Узган елның декабрендә үткән беренче керәшен яшьләре форумыннан соң яшьләр аралаша, туплана башлады. Форум вакытында ук республиканың “Бәрәкәт” оешмасы төзелде. Февраль уртасында Чаллы керәшен яшьләре җәмгыяте оешты. Чаллы керәшеннәре җәмгыяте башлыгы, Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов һәм яшьләрнең тырышлыгы белән концерт, дискотека узды. Күптән түгел генә “Бәрәкәт”оешмасы “Керәшен җегете” бәйгесен үткәрде.
24 февральдә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узган “Керәшен җегете” конкурсын кызлар-егетләр зарыгып көтеп алды. Яшьләрнең интернет дөньясы гөж килде: катнашырга теләүчеләр билгеләнде, тәкъдимнәр кертелде, кемдер чит шәһәрдән килә алмыйм дип ах орды, кемдер, килергә теләп, планнарын үзгәртте…
Һәр елны Питрауда керәшен чибәрләрен сайлап та, ир-егетләргә игътибар җитмәгәнлеге турында егетләр үзләре дә, кызлар да күптән әйтеп килә иде инде. Һәм, ниһаять, җае да чыкты: Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләребез үзләрен күрсәтергә, көч сынашып карарга булды. Мондый конкурсның керәшен дөньясында әлегә кадәр булганы юк. Шуңа күрә, иң-иңнәр, “җөрәклеләр” – барысы 5 егет җыелды. Алар – Казан дәүләт университеты студенты, керәшен яшьләренең лидеры Саша Долгов, финанс-икътисад институты студенты Антон Байрашев, мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Саша Игнатьев, энергетика институты студенты Сергей Муллин һәм “эшче сыйныф” вәкиле – монтажчы егет Коля Павлов.
Иң элек егетләр кызлар һәм жюри алдында үзләрен рекламалады. Саша Долгов, мәсәлән, мэр яки премьер-министр буласы икән. Чөнки бездә күзлек киюче президентлар юк. Коля Павлов туганда ук 4 кило ярым булып, авылны шаккатырган, шуңа күрә бүген дә ул арада иң эресе. Антон Байрашев гап-гади, “рядовой” егет, чөнки аңа, кайда гына катнашса да, беренче урын тими икән. Шуңа күрә ул бүген бар кызны шаккатырып, үз дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. Егетләребез керәшен йолаларын белүен дә, җыр-сәнгатьтәге осталыгын да күрсәтте. “Кәҗә өстеннән сикереп” көч тә сынаштылар, сөйгән кызларына “чуктин-чук” сәлам хатлары да яздылар.
Интернетта инде елдан артык кызлар белән егетләр танышу, аралашу процессы бара. “Питрауда нишлиләр?” дигән сорауга “Матур кызлар сайлыйлар”, – дип җавап бирде Сергей Муллин. “Бүген биредә нишлиләр?” – дигән сорауны залда утырган кызларга биргән булсалар, мөгаен: “Уңган егетләрне сайлыйлар”, – дигән җавап килгән булыр иде…
Мәртәбәле жюри турында да әйтеп китәргә кирәктер. Егетләрнең көчен, белемен Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семенова, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, фольклорчы Геннадий Макаров бәяләде. Ә Татарстанның халык артисты Николай Дунаев “Керәшен җегете” конкурсына олы кунак булып килгән иде. Татарстан керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасы мөхәррире Людмила Белоусованы исә керәшен яшьләренең хәрәкәттә булуы сөендерә. Аның фикеренчә, хәзер яшьләр арасында Татарстан районнарында да җанлану башланган.
Шунысын да әйтергә кирәк: бәйгедә егетләрне генә ярыштырып калмадылар. Лидия Әхмәтова җитәкләгән “Яшьләр” фольклор керәшен ансамбле кызлары һәм егетләре халык җырларын башкарды. Бәйге яшь җырчы Вадим Захаров башкаруындагы “Ак калфак” җыры белән тәмамланды.
Жюри, озак баш ватканнан соң, конкурсның төп җиңүчесен билгеләмәскә булды. “Иң тапкыр керәшен җегете” дип Саша Долгов, “Иң музыкаль керәшен җегете” – Саша Игнатьев, “Иң шаян керәшен җегете” – Антон Байрашев, “Иң сөйкемле керәшен җегете” – Сергей Муллин, “Иң көчле керәшен җегете” дип Коля Павлов табылды.
Бәйрәм азагында конкурсантлар һәм җанатарлар өчен керәшенчә дискәтүк оештырылды. Кызларның күбрәк, егетләрнең азрак булуы күзгә ташланды, әлбәттә. Аның каравы, егетләр, үзләре әйтмешли, «җиләклектә» булды! Шуңа күрә дә егетләр бәйрәме бит инде ул!
Людмила ИВАНОВА
Вадим Захаров тагын “Әнкәм ашлары” белән сыйлый
Халык арасында танылып килүче яшь җырчы Вадим Захаровның 8 мартта Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында чираттагы концерты үтәчәк. “Чаллы халкын да “Әнкәм ашлары” белән сыйларга җыенам”, – ди җырчы.
Захаров концертында күренекле җырчы Венера Ганиева да чыгыш ясаячак.
– “Әнкәм ашларында” яшь җырчылардан Сиринә Зәйнетдинова һәм башка иҗатташ дусларым катнашачак. Концертта нәфис сүз дә, юмор да, уен-көлке дә булачак, – ди Вадим Захаров.
Яшь җырчының чираттагы концертына керәшен яшьләре дә әзерләнә башлаган. “Vkontakte” сәхифәсендә урнашкан “Кряшены” төркемендә Анатолий Муллин: “Карендәшләр, 8 мартта Чаллыда С.Садыйкова исемендәге концертлар залында Вадим Захаровның концерты була! Килмичә калмагыз!!! Соңыннан без белмәдек дип әйтерлек булмасын!) Әйдәгез, үзебезнең керәшен егетенә теләктәшлек күрсәтик!!!” – дип язып куйган.
Вадим Захаровның беренче зур концерты 2009 елның 1 декабрендә Казанның Филармония залында үткән иде. Күпсанлы тамашачылар соравын истә тотып, Захаров 27 апрельдә Филармониядә тагын концерт куймакчы.
Шулай ук 3-4 мартта Татарстанның атказанган артисты Виталий Агаповның Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында концертлары көтелә.
Христианнарда – пост
Христиан динен тотучыларның иң озын посты башланды. Аның озынлыгы – 7 атна. Чиркәү положениесе буенча аның беренче ике һәм соңгы бер көнен ризыксыз үткәрергә киңәш ителә. Ә калган вакытларда чама хисен белеп кенә ашарга, кайбер ризыклардан баш тартырга кирәк. Ит, йомырка, сөт ризыклары, хайван мае рационнан бөтенләй алына. Үсемлек мае шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә рөхсәт ителә. Балыкны Благовещенье (7 апрель) һәм Вербное Воскресенье көнне ашарга ярый.
Христианнар өчен тагын бер яңалык – кибетләрдә пост майонезлары сатуга чыкты.
– Әлбәттә, ашка майонез салгач, туклыклырак та, тәмлерәк тә. Пост вакытында ашарга ярамаган ризыкларны истә тотып, шундый майонез җитештерүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк, – диде танышым Ирина.
Инде 80 яшен тутырып килүче әбием дә пост тота. Хәлләрен белергә дип аңа шалтыраттым.
– Постның беренче атнасын тоттым, аннары чиркәүгә бардым. Гел коры гына ашау җиңел түгел инде, кызым. Сөтле чәй, итле аш, май, балык ярамый. Беркөнне борчак ашы, бәрәңге пешергән идем. Постның соңгы көннәрендә тотып булырмы, тырышып карарга иде исәп. Олыгайгач авыррак шул, – диде әбием.
Түбәндә тәкъдим ителгән рецептлар да пост көннәрен җиңелрәк үткәрергә булышсын. Ашыгыз тәмле булсын!
Монастырьча кәбестә ашы
400 грамм кәбестә, 2 шалкан, 2 кишер, 1 суган, 4 бәрәңге, 4 тырнак сарымсак, 1 литр су, тоз алына.
Кайнап торган тозлы суга телемләп тураган кишер, шалкан, ярымтүгәрәкләп кискән суган һәм ваклап турап, кәбестә салырга. 20-30 минут пешерергә, аннары бәрәңге салып җибәрергә. Әлеге массаны 20 минут чамасы кайнатырга. Пешеп җиткәндә вакланган сарымсак өстәргә. Әзер ризыкны май һәм каймаксыз ашарга.
Бәрәңге коймагы
Угычтан кырылган 750 грамм бәрәңге, 500 грамм төелгән бәрәңге, 2 аш кашыгы он, ярты бал кашыгы тоз, кыздыру өчен үсемлек мае.
Барысын бергә яхшылап тугларга һәм килеп чыккан массадан табада коймак пешерергә. Әзер ризык өстенә ваклап туралган, кыздырылган суган сипсәгез, тагын да тәмлерәк булыр.
Сельдь, бәрәңге һәм алма салаты
1 тозлы сельдь балыгы, 2 бәрәңге, 2-3 алма, 1 суган, стаканның¾ өлеше фасоль, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, горчица, яшел суган, шикәр, борыч, аш серкәсе, тоз кирәк.
Фасольне 12 сәгать суда тотарга, пешерергә. Балыкны чистартып, филесын аерып алырга. Бәрәңгене пешерергә.
Сельдь филесын, бәрәңгене, алма, суган һәм фасольне ваклап турарга, бергә болгатырга. Өстенә яшел суган турап сибәргә.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА әзерләде.
Комментарии