- 03.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №8 (3 март)
- Рубрика: Архив
Дүрт ел зарыгып көткән Олимпия уеннары тәмам. Русиялеләр барлыгы 15 медаль яулап (3 алтын, 5 көмеш, 7 бронза), гомумкомандалы исәп белән 11 урында калды. Алтын медальләр буенча беренчелекне Канада (14), медальләр саны буенча АКШ (37) җитәкли. Олимпия уеннарында Русия беренче тапкыр шулай түбән тәгәрәде.
Шул сәбәпле катгый чаралар да күрелә башлады инде. Русия Президенты Дмитрий Медведев Олимпия уеннарына ил җыелмасын әзерләү өчен җаваплы чиновниклар урыннарын бушатырга тиеш, дип белдерде.
– Русия спортчыларын Олимпиадага әзерләү өчен җаваплы чиновниклар гариза язып, урыннарын бушатырга җөрьәт итмәсәләр, без аларга ярдәмгә килербез. Чөнки Сочига әзерлек бернинди киртәләрсез барырга тиеш. Беренче төп юнәлеш – барлык төр спорт инфраструктурасын булдыру. Аннан спортчыларны ничек ярышка әзерләү турында уйларга кирәк. Башлыкта симез мәче сыман федерация торырга тиеш түгел, ә спортчы үзе җитәкләргә тиеш. Хисне читкәрәк куеп, Сочида узачак Олимпия уеннарына әзерләнергә кирәк. Уңышлы чыгыш ясар өчен, безнең мөмкинлекләр бар, – дип тәнкыйть белдерде илбашы.
Әлегә төгәл исемнәр әйтелмәде. Әмма урыннарын бушатучылар арасында спорт министры Виталий Мутко һәм Русия Олимпия комитеты башлыгы Леонид Тягачев та булыр, дип фаразлана. Мутконы Президент үзе билгеләгән иде, үзе үк алып та атар. Ә Тягачев исә, иҗтимагый оешма башлыгы һәм ул күптән түгел генә яңа 4 еллык срокка сайланды. Әлеге оешма Халыкара Олимпия комитетына карый. Шуңа да биредә кайбер проблемалар туарга мөмкин.
Сүз уңаеннан, шушы җитәкчелек белән Русия инде рәттән икенче тапкыр Олимпия уеннарында начар нәтиҗә күрсәтә.
Иң аянычлысы, Русиядә фигуралы шуу буенча безгә тиңнәр юк дип саналды. 4 программалы төрдә бер генә алтын медаль дә яулый алмау – ярты гасыр булмаган хәлнең күзәтелүенә китерде. Биатлончыларыбыз стартны начар башлады, аннан менә дигән “борылыш” булды. Өч ярышта 2 алтын, 1 көмеш медаль. Быел чаңгы ярышлары да бәхәс уятты. Кыска ара өчен ярышта гына алтын һәм көмеш медаль яуланды. Бу әле 2006 елда Туринда узган Олимпия уеннарында да яулана алмаган нәтиҗә. Димәк, шуңа да шатланырга кирәк. Хоккейда да Русия зур уңышка ирешмәкче иде. Ил җитәкчеләре хоккей буенча безнең команда Совет чорындагы кебек көчле, дип мактанып йөрде. Туринда чирек финалда төшеп калган Канада һәм АКШ җыелма командасы быел финалда бер-берсе белән көч сынашты. Канада өстен чыкты. Алар бу көнне түземсезлек белән көтсә дә, Русия хоккей командасы Канада белән уйнарга әзер түгел иде. Әйтик, 2006 елдан бирле Канаданың безне отканы булмады, Русия иң хәлиткеч уеннарда сынатмады. Дөрес, ул чакта бөтен “йолдызлар” да чыгыш ясый алмады, ә монысында, кем әйтмешли, иң көчлеләр. Исемнәр бар иде, Быков команда туплый алды. Күптән түгел генә Халыкара хоккей федерациясе ил җыелма командаларының яңа рейтингын бастырды. Канада исемлекне җитәкли, Русия икенче баскычта урнашты.
Бүген Русия спортында торгынлык. Моны беркем яшерми. Ванкувердагы уеннарны гына алсак та, Русия спортының нигезе нык түгел. Канада ничек җиңәргә һәм нинди хаталар җибәрмәскә кирәклеген менә дигән үрнәктә күрсәтте. Моны Дмитрий Медведев та билгеләп үтте. Инде март аенда Русия спорт советы утырышы булыр дип көтелә. Биредә Сочида узачак Олимпия уеннарына әзерлек буенча эшләнгән нәтиҗәләрне әйтәчәкләр. Ванкувердагы уеннар инде артта калды, ул тарих. Алда – Сочи. Анда ничек чыгыш ясарбыз? Бу Русия спортының кризистан чыга алу-алмавына бәйле булачак.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии