- 03.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №8 (3 март)
- Рубрика: Архив
Әни! Әнкәй! Күпме наз, ярату, чиксез мәхәббәт сыйган бу сүзләргә! Һәрберебезнең теле “әни” дип ачыла. Безнең өчен күпме борчулы көннәр, йокысыз төннәр үткәрә бит алар! Җан җылысын биреп, һәр адымыбызга сөенеп, дөньяны танырга өйрәтүче газиз әниләр! Алардан да изге, алардан да гүзәл кеше юктыр ул. Ялгышларыбызга күз йомалар, аларны төзәтергә ярдәм итәләр. Миһербанлылык, кешеләргә ярдәм итү саваплы гамәл икәненә балачактан төшендерәләр. Гомумән, әни булуның нинди авыр икәнен үзең әни булгач кына аңлыйсың, ди халык.
“Әни”, – диеп дәшәр кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда!
Яшәү матур, тормыш ямьле
Яныбызда әни булганда.
Әниләргә күпме генә рәхмәт әйтсәк тә, аз булыр төсле. Ана булу күпме җаваплылык таләп итә бит!
Саф күңелле әниләр безгә һәрвакыт терәк булырга тырыша, олы тормыш юлына аяк баскач та, ярдәменнән ташламый. Өйдән чыгып киткән чакта: “Хәерле юл, балам!” – дип, изге догаларын укып озатып калучы, кайткан чакта елмаеп каршы алучы, татлы камыр ризыклары пешереп, өстәл әзерләп безне көтеп торучы олы йөрәкле, бала җанлы әниләр!
Кызганычка, шундый изге затларны кыерсытучылар, рәнҗетүчеләр дә юк түгел шул. Мәсәлән, бөтен байлыкны үз кулына калдыру өчен, кеше яллап, әнисен үтерергә теләгән адәм турында күптән түгел генә газетада язып чыктылар. Ә бит барысы да акча өчен!
Әни кеше улының шундый кансыз булып үсүенә бик кайгыра, барысына да үзен гаепли. Икенче берәүләр исә ата-ана ярдәме белән кеше булып, чит җирләргә чыгып китә һәм бөтенесен дә оныта. Елга бер тапкыр гына кайтсалар да, ана күңеле тынычланыр иде. Юк шул, өчәр, бишәр, унар ел узгач та кайтып күренмиләр…
“Я Ходаем! Баламны шуның өчен үстердеммени соң?! Ни гөнаһларым бар?!” – дип, әни кеше авыруга сабыша, элеккеге шатлык урынына аны сагыш биләп ала. Шул бала аркасында күпме генә кайгы-михнәт күрмәсен, ул аны каргамый, чөнки бала – бәгырь җимеше.
Картлар йорты! Җанөшеткеч сүзләр! Нинди йөрәк белән үз әнисен язмыш кочагына ташлап чыгып китәргә кирәк?! Бу – кансызлык, җансызлык билгесе. Кызганычка, андый кешеләр дә торган саен арта бара шул. Күп очракта балалар, әниләрен тиздән килеп алырга вәгъдә биреп, шунда калдырып китә. Әниләр безне каргамаса да, рәнҗеш барыбер төшәчәк һәм ул бала беркайчан да тормышта үз юлын таба алмаячак.
Иң элек шундый кансыз гамәлләргә барганчы, һәр кеше әниләрнең безне тәрбияләү, кеше итү өчен киткән көчен, сабырлыгын, гомерен уйласа иде! Без аларга нинди изге гамәл эшләдек соң? Ничек ярдәм иттек?
Кеше җиргә бер генә килә. Әниләребезне рәнҗетмичә, аларга рәхмәтле булып, һәрдаим ярдәм итеп яшәсәк иде. Чөнки әниләр – дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң газиз кешеләр!!!
Фатыйховлар гаиләсе.
Кукмара районы, Туембаш авылы.
“ИДЕАЛЬ ХАТЫН ТОКМАЧ КИСӘ”
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,
Нәрсәдән бу мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген…
Менә ул, менә, ниһаять… Календарьдагы тагын бер кызыл көн. Аның буявы тагын да кызылрак, башкалардан аерылып, кычкырып торадыр кебек. Монысы инде җирдәге иң матур, нәфис, акыллы, хәйләкәр, кайгыртучан, кыскасы, иң-иң шәп кешеләргә, ягъни хатын-кызларга багышланган бәйрәм. Үзебезне үзебез мактамасак, безне кем мактар? Шушы сүзләрне берәр ир кеше язса, елга бер тапкыр булса да күкнең җиденче катында йөзәр идек тә бит…
АЗ ГЫНА ТАРИХ
Хатын-кызларны олылау көне борынгы Римда ук барлыкка килгән. Бу көнне ир кеше үз хатынына бүләкләр биргән. Хатын-кызлар аллы-гөлле күлмәкләрен киеп, Веста алиһәсе храмына җыелган, коллыкта булган хатыннар эштән азат ителгән.
XIX гасыр уртасында хатын-кызлар азатлык, тавыш бирү хокукына ия булу, эш көнен 16 сәгатьтән 10-12 сәгатькә калдыруларын таләп итеп, митинглар уздыра башлый. Ирләр белән тигез хокуклы булу өчен көрәш башлана.
1910 елда Халыкара хатын-кызлар социалистик конференциясендә бу бәйрәмгә нигез салына. “Хатын-кыз хокуклары өчен көрәш көне” дип йөртелә ул. Чутлап карасак, бәйрәмгә быел бер гасыр тулган икән. 1975 елдан башлап Берләшкән милләтләр оешмасы Халыкара хатын-кызлар елы уңаеннан 8 мартта әлеге бәйрәмне билгеләп үтә башлый. Димәк, бу көн чәчәк бәйрәме генә түгел, ә хатын-кызлар азатлыгы, ирләр белән тигез хокуклы булуыбызны бәйрәм итү көне дә икән. Хәер, кем ничек кабул итә бит инде. Социологик сораштырудан күренгәнчә, русиялеләрнең 66 проценты бу көнне хатын-кызлар бәйрәме дип таный. 18 процент сораштырылучы аны яз башы дип билгеләсә, 4 процент бөтенләй бернинди мәгънәгә ия булмаган гадәти көн дип атаган. Ә 8 процент җавап биргән: “Бәйрәм түгел, тагын бер ял көне генә”.
ИДЕАЛЫМ ШУНДЫЙ…
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Идеаль ирләр нинди була?” дип сораштыру уздырган идем. Инде идеаль хатын-кызны ачыклар вакыт җитте. Ирләр хыялындагы хатын-кыз нинди сыйфатларга ия икән ул?
Рифат Сәлах, шагыйрь:
– Гаилә җанлы, мөлаем, чибәр… Балаларым өчен идеаль әни, минем өчен идеаль хатын була белә. Без хәзер теория сөйлибез, ләкин практикада күңел үзе сайлый. Кайвакыт күңел белән акыл сайлаган сыйфатлар да туры килеп куя. Менә шундый чакта кызны ычкындырмаска кирәк. Андыйны очратканым бар.
Рөстәм Исхаков, “Азатлык” радиосы хәбәрчесе:
– Бар яктан камил хатын-кызга хас сыйфатларны төгәл генә санап бирү кыен. Югары белемле, күптөрле шөгыль белән мавыгучы, дөнья яңалыклары белән кызыксынып баручы, шул ук вакытта милли гореф-гадәт кушканча яшәүче хатын-кыз минем өчен идеаль тоела. Әлегә бу таләпләрнең барысына да туры килгән кызны очратмадым, тик 80 процентка якын шушы идеальлеккә якынлашкан туташларны беләм.
Дамир Мәҗитов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты:
– Идеаль хатын-кыз минем әни кебек була. Тәмле итеп ашарга пешерә, эшенә дә җитешә, өйне дә карый, чәчәкләр дә үстерә. Аңа охшаган кызны күргәнем юк әле.
Алмаз Шакиров, эшмәкәр:
– Токмач кисә белә торган була ул, сеңлем. Менә минем хатын кисә белми. Шуның белән 15 ел торам инде. Матурлыкка матур үзе. Акыллы да. Кибетемнең бөтен бухгалтериясен алып бара. Идеаль хатын-кыз булмый. Алай дисәң, токмач кисә белгәнче, акча саный белүе үземә дә файдалырак бит. Идеаль бугай ул, бер дә уйлаган юк иде бу хакта.
Ирек Гарифуллин, табиб:
– Ышанычлы, кайгыртучан, гаилә учагын сакларга сәләтле хатын идеаль була, минемчә. Бизнес-ледилар модага кереп китте хәзер. Менә андыйлар бер дә ошамый инде. Әйе, алар булдыра, тормыш алып бара, гаиләсен тәэмин итә. Ләкин ир үзен гаиләдә ир итеп хис итә алмый, хатын-кыз нәкъ шул мөмкинлекне чикли икән, андый хатын идеаль түгел.
Роберт Хәлиуллин, инженер:
– Тыйнак, авыр чакларда сүзе белән, назы белән юата белүче, юмор хисен аңлый торган, аралашучан кыз – идеалым. Матур да булмасын, пешерә дә белмәсен, иң мөһиме, рухи яктан терәк була белсен.
Ранис Галиев, ташчы:
– Яраткан кешең синең өчен гел идеаль булып тоела инде ул. Яраткан кызым бар, ул иң шәбе!
Альберт Галләмов, программист:
– Хыялымда яулыклы, биш вакыт намаз укый торган, тыйнак, чибәр татар кызы. Башка кызлардан өмет өздем. Сау-сәламәт балалар табып, ашарга пешерә, өй җыештыра белсә дә җитә миңа.
Үзенә ни кирәген аңламаучы ир-егетләр категориясе “белмим” дигән җавап белән котылды. Кайберәүләр җавап бирергә оялды. Сораштыру уздырганчы, нигәдер, озын буйлы, зур күкрәкле фотомодельләрне идеалга чыгарырлар дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Баксаң, рухи як мөһимрәк икән. Нәтиҗә ясап әйтәм: хатын-кызларның барысы да идеаль. Әнә шул идеальлекне күрә, тоемлый, үстерә белүче ирләр күбрәк булса, Халыкара хатын-кызлар көне дә елга бер генә түгел, 365 тапкыр булыр иде.
Эльвира ФАТЫЙХОВА
8 Мартка 100 ел!
1910 елда Копенгагенда Халыкара социалист хатын-кызлар конференциясе уза. Анда халыкара коммунистлар хәрәкәте әгъзасы Клара Цеткин тәкъдиме белән 8 март халыкара хатын-кызлар көне дип кабул ителә. Монда хатын-кызларның ирләр белән сәяси һәм икътисадый тигезлеге карала. Мәсәлән, моңа чаклы бер үк эш өчен хезмәт хакын хатын-кыз ирләрдән кимрәк алган була. Хәл үзгәрә.
1965 елдан 8 Март безнең илдә ял көне дип игълан ителә. Конференциядә ир белән хатынның тигезлеге каралгандырмы, белмим. Тормышта бигрәк тә шунысы алга куелды. Бу нәрсәгә китерде соң? Хатын иргә буйсынмый башлады. Ул тигезлек яулый, ә ирнең үз позициясен бирәсе килми. Бу инде конфликтка, гаилә таркалуга китерә. Һәр тармакта бер җаваплы кеше бар бит. Ислам динендә дә, пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә дә хатыннар ирләренә буйсынырга тиешлеге күп әйтелә. Бу һич тә хатын-кызны кимсетү дигән сүз түгел. Гаилә бит ул – бер дәүләт. Дәүләттә җитәкче булган кебек гаиләдә дә җаваплы кеше булырга тиеш. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Аллаһы кешеләрне бер-берсеннән өстен кую сәбәпле, ирләр хатыннарның җитәкчесе һәм саклаучысы”. Тагын Пәйгамбәребезнең үзем белгән хәдисләрен китерәм: “Сезнең арада иң изге кешеләр – үз хатыннары өчен изгелек эшләүчеләр”. “Анаң, аннары анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң”. “Хатын-кызларга хөрмәт күрсәтүче – затлы кеше, аларны хурлаучы – иң әшәке кеше”. “Сезне ата-анагыз икесе берьюлы чакыра икән, иң элек әниегезгә җавап бирегез”.
Хатын-кыз үз урынында, ир кеше үзенекендә булырга тиеш.
Хөрмәтле хатын-кызлар, барыгызны да 100 еллык юбилей белән котлыйм!
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.
Милиционер Дамирә
Милиция хезмәте никадәр авыр, никадәр җаваплы булмасын, иң катлаулы эш урыннарында да ирләр белән беррәттән гүзәл затлар да хезмәт куя.
Ведомстводан тыш сак хезмәте старшинасы Дамирә Якуб кызы Гыйсмәтуллина Биектау районы Айбаш авылында 1966 елның ямьле җәй урталарында туган, шунда үскән. Якындагы урманга чикләвек җыярга төшкән күрше авыл кызы Мөнәвәрә (Дамирәнең әнисе) Айбашның матурлыгына сокланып: “Эх, шушында яшәргә иде!” – дип әйткән булган. Фәрештәләрнең “Амин!” дигән сүзенә туры килгәндер инде, күп тә үтми, шул авылга тормышка чыккан ул. Бер-бер артлы уллары Дамир, Әмир, дөньяларны тагын да түгәрәкләндереп төпчекләре Дамирә туа. Абыйларыннан бер дә калышмый кыз: алар кайда – ул да шунда.
Дамирәнең тою-сиземләү сәләте бала чактан ук бик көчле булган. Бергәләшеп өйдә чәй эчеп утырганда юлдан үтеп киткән машинаның кемнеке булуын тавышы буенча гына ачыклап, үзенчә бер уен уйный торган булганнар. Дамирәнеке гел дөрес чыгып, туганнары шаккатканнар. Шул вакытта ук әлеге профессиягә тартылган булган инде – кая барып, нәрсәдән башларга белмичә торгандыр…
Мәктәпне тәмамлауга татар газета-журнал нәшриятында эшләүче туганнан туган Рәшид абый үзләре янына эшкә чакырган. Язмышны сынап карарга була Дамирә. Авылдан бик китәсе килмәсә дә, 18 яше тулган көнне брошюралау цехында хезмәт юлының беренче эш көнен башлап җибәргән. Пион чәчәкләре бәйләме белән каршы алганнар биредә яшь хезмәттәшләрен. Башта гади эшче итеп, курслар тәмамлагач, машинист итеп билгелиләр.
Шулай 3-4 ел “Чаян”, “Азат хатын” журналлары җыеп йөргәч, нәшриятнең иминлеген булдыручы милиция хезмәткәре Фазыл Гыйльфанов җитди генә бер тәкъдим ясамасынмы: “Йөзеңнән күрәм – бу эшкә яраклы син, милициядә хезмәт итәргә уйлаганың юкмы?” Шакката кыз. “Хыялымны каян белдегез? Маңгаема язылганмы әллә?” – дип көлешеп тә алалар.
Эшли тора Дамирә… Февраль айларында документ җыеп, комиссия үтә башлаган кыз рәсми рәвештә 1 августта Кремльдәге саклау батальонына эшкә чыга. Мондый зур хәзерлек эшләрен сизми дә калган хезмәттәшләренең дә, җитәкчесенең дә тырыш хезмәткәрне югалтасы килмәгәндер… Мәскәүгә укырга җибәрергә, фатир вәгъдә итсәләр дә, калырга ризалашмый… Язмыш дигәннәре үз юлыңны табарга ярдәм итә бит ул…
Үзенә ана сөте белән кергән, гаилә тәрбиясе белән үзләштерелгән хакыйкать – урлап баеп булмый. Урламаган – тыныч йоклый. Эшеннән яшерен алып чыгарга маташкан кешеләрне аңламый Дамирә. Нәрсә генә кыландырмыйлар кайберәүләр… Сумкасына да сала, киеменә дә кыстырып алып чыкмакчы була. Кыйммәтле, калын тышлы китапларны ашханәдән сатып алынган балык эченә яшереп урламакчы булганнар хәтта. Милли музейның иминлеген булдыруга да өлеш керткән батыр йөрәкле Дамирә. Хәзер исә аэропортта постта тора ул.
Командирлары турында Дамирә ханым: “Авыр чакларда ялгыз калдырмадылар. Матди яктан да, рухи яктан да гел ярдәм итеп тордылар”, – ди. Рота командиры Айдар Хисамов, батальон командиры Марат Җамалтдинов, полк командиры урынбасары Руслан Галимов кебек бүгенге җитәкчеләренә, элеккеләренә дә бик рәхмәтле ул. “Тормыш юлымда гел олы йөрәкле, игелекле кешеләр очрап торуы белән бәхетлемен”, – дип горурлана Дамирә.
Булачак ире Рамил белән дә шул милиция хезмәте таныштырган. Әнисенә авылга дип базардан чеби алып кайтышлый тулай торагы янында командирын очрата. Якында гына урнашкан телестудиядә хезмәт итүче милиционерларны тикшерергә килүе икән моның. Сөйләшеп китәләр… Үткен телле, чая, гүзәл кыз йөрәк ачкычларын бик тиз тапкан…
Моннан элегрәк шундый хәл булган. Иптәш кызлары белән Йошкар-Олага экскурсиягә барган юлда Залесный бистәсен күреп, аның табигать кочагында урнашуына, ямь-яшел урамнарына гашыйк була: “Шундый ямьле җирдә гаиләң, әти-әниең белән яшәргә иде!” – дип әйтеп куйганын хәтерли. Әнисенеке кебек, “Амин!” дигән чакка туры килгәндер, күп тә үтми, шул Залесныйга килен булып төшә Дамирә.
Хәзер ире милициядә түгел инде, эшмәкәр. 10 сыйныфта укучы кызлары Айгөл юридик көллияттә укый, алга таба хезмәт юлын шушы профессия белән бәйләргә җыена. 6 сыйныфта укучы уллары Айрат булачак белгечлеген әле сайламаган, әмма хәзердән үк десантчылар белән “җенләнә”. Балалар үстерешергә ярдәм иткән каенана-каенатасына чиксез рәхмәтле булуын да яшерми Дамирә. “Кайвакыт төнлә дә, тәүлек буе да эшләргә туры килә. Бер үтенечебезне дә кире какканнары юк – балалар белән өйдә дә утырдылар, больницага да кереп яткан чаклары булды хәтта”, – дип искә төшерә ул.
Форма киеп, эшкә чыгып китәргә йөргән чакта, әниләрен кочаклап, исән-имин әйләнеп кайтуын теләп озатып калырга өйрәнгән балалар әниләре белән горурлана.
Хезмәттә куйган тырышлыклары өчен Дамирә Гыйсмәтуллина өч дәрәҗәдәге “За отличие в службе” медальләре һәм “За образцовое исполнение служебных обязанностей” Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Аның хезмәт стажы инде 23 ел.
Фирая ГАЙФИЕВА
Мең рәхмәт сиңа, әнкәй
Дөньяда әнидән дә кадерлерәк, якынрак кеше бармы икән? Әни кулы җир йөзендә иң җылысы, әни елмаюы – иң сөйкемлесе. Һәр сабый бала беренче итеп үз телендә “әни” сүзен әйтә. Бары тик ана кеше генә баласын бөтен барлыгы һәм кимчелекләре белән ярата. Әйе, әнкәй безне тапкан, баккан, шуның белән дә ул иң бөек кеше. Иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март алдыннан әниебезгә йөрәгебездән ташып чыккан иксез-чиксез, җылы хисле ярату, рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Изгелегең, кайгыртучанлыгың, барлык ярдәмең һәм акыллылыгың, безне аңлаганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әнкәй!
Безнең Гадиевлар гаиләсе 1983 елга кадәр Мамадыш районының Ямаш авылында яши. Әтием – Гафур Шәкүр улы – югары класслы электромонтер, әнием Сәрия Габделхак кызы Шәдче шифаханәсе фельдшеры. Әнием тәмле теле, шифалы куллары белән шушы тирәдәге авыллар кешеләренә ярдәм күрсәтә, дәвалый, җылы сүзләрен әйтә. Олы яшьтәге кешеләр әниемнең бу яхшылыкларын әле дә булса онытмаган, хәтерлиләр. Тормыш авыр, кыен булса да, әнкәй гомер буе кешеләр турында кайгыртты, аларга йөрәк җылысын бирде. Чаллыга күченеп килгәч тә, әнкәбез шундый ук кешелекле булып калды. Әти-әниебез биредә үз һөнәрләре буенча КамАЗга эшкә урнаша. Әнкәй чит-ят җирдә дә үз эшенә тугрылыклы, көнне-төнне белми эшләүче булып кала. Чаллы урамнарында ярдәмгә мохтаҗ булган очраклы кешеләргә дә ярдәм кулын суза ул. Урамда адашып, йортларын таба алмыйча йөргән апа-әбиләрне өйгә алып кайтып чәй эчергән, юаткан вакытларын хәтерлибез. Андыйлар, әнкәйгә рәхмәт укый-укый, бәхет, озын гомер теләп китәләр иде. Чаллыда минем энем туды һәм гаиләдә без 4 кеше булдык. Әтинең әнисе үзен карый алмый башлагач, авылдан аны да Чаллыга алып килдек. Әнкәмнең изге, йомшак күңелле булуына әле дә гаҗәпләнеп бетә алмыйбыз! Ә бит ул чорда да тормыш җиңелдән булмый. Әнкәй берьюлы берничә эштә эшләде, төнге сменаларга да калды. Ял күрмәде, йокысы да туймады. Шушы авырлыкларга да карамастан йорт эшләрен алып барды, безне, ике малайны бакты, әтине кайгыртты, әтинең әнисен тәрбияләде. Әнкәебез каенанасын үз әнисенә караганда да ныграк карады, тәрбияләде шикелле. Бу тагын бер тапкыр әнкәбезнең бөеклеге, олы йөрәкле булуы хакында сөйли!
Тормыш ага торды, без дә энем белән үсеп җиттек. Әнкәйгә борчулар да, шатлыклар да китергәнбездер. Хәзер, еллар узгач, бик ачынып шуны уйлыйм: безнең өчен ут йотып яшәүләрең бәрабәренә сиңа тиешле игътибарны һәм кайгыртучанлыкны күрсәтә алдык микән, әнкәй?! Бу тормышта башкача яшәү өчен синең мең төрле мөмкинлекләрең булуын да беләбез, әнкәй. Ләкин шул мөмкинлекләрнең берсен сайлап, син безне таптың, тәрбияләдең, үстердең һәм кеше иттең. Бөтен барлыгыңны улларың Илфатка һәм Рифатка бирдең. Син безне намуслы булырга, уйларга, кылган гамәлләр өчен җавап тотарга өйрәттең. Ә болар тормышта төп кануннар булып тора. Син, әнкәй, безнең өчен һәрчак үрнәк булдың, хәзер инде үз балаларыбыз өчен үрнәк булырга тырышабыз. Синең изге, игелекле хезмәт орлыклары балаларыңның балаларына да күчә, әнкәй. Синең белән горурланабыз! Әле дә тирә-яктагы кешеләргә эчкерсез ярдәм күрсәтүеңә гаҗәпләнәбез. Ә андыйлар күп… Аларның кайберләре шушы юлларны укыйдыр, безнең белән килешәдер. Кайвакыт үзең ярдәмгә мохтаҗ булганда да башкалар турында кайгыртасың, һаман да аларга ярдәмгә ашыгасың.
8-март көненә конфет, чәчәк бүләк итү гадәткә кергән. Бу бүләкләрдән кәгазь кисәкләре генә кала, чәчәкләрнең дә гомере кыска. Өй кирәк-ярагы бүләк итүләр дә бар. Әнкәй, бу көнне сиңа бернәрсә дә бүләк итмәскә рөхсәт ит әле… Гомерең буена үзең турында онытып, зур тырышлыклар белән безне аякка бастыруың, кеше итүең өчен зур рәхмәт дибез. Рәхмәт барысы өчен дә.
Без, балаларың, сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Алга таба да безнең һәм оныкларыңның игелеген, рәхәтен, шатлыгын күреп, аралашып яшәргә язсын. Оныклар дигәннән, Аллага шөкер, алар инде хәзер дүртәү. Оныкларың өчен син, әнкәй, иң матур, иң акыллы, иң уңган әби. Без эш мәшәкатьләре белән чапкан арада, гаиләдә килеп туган бушлыкны әнкәбез-әбиебез тулыландыра. Еллар узар, без дә олыгаербыз. Безгә дә балаларыбызның, оныкларыбызның хөрмәте, якты сүзе һәм тәмле теле кирәк булыр. Алла боерса, оныкларыңның оныкларына да ерак калмады инде. Тормыш шулай үз җае белән бара. Шуңа да карамастан, әнкәй, син һаман яшь, син һаман безнең белән. Безне сөендереп, озак-озак яшә әле, яши генә күр, әни!
Без, Илфат белән Татьяна, Рифат белән Диләрә һәм оныкларың, шушы теләктә калабыз.
Комментарии