Бакчаң үзеңнекеме?

Беркөн авылда ничә хуҗалык калганын саный башладым. Әле кайчан гына 157 иде, хәзер 140 кына. Шуның 32сендә – берәр генә, 30 йортта икешәр кеше яши.

Менә шул гомер бакый шунда яшәгән кешеләрнең бакчасы, өе үзенеке түгел икән. Бакчаларны үлчәп хосусыйлаштырырга дип, хәбәр килеп төште. Райондагы “Җир бюросыннан” килеп, бакчаларны үлчәп, 1300әр сум алып киттеләр.

Документлар җыеп, 22 майда “Җир бюросы”на бардык, бер айдан килергә куштылар. Документлар, имеш, Казанга китә. Вакыты җиткәч, килдек. Тагын кайсыдыр документлар килешмәде, 29 июльдә яңадан күршеләрдән кул куйдырып килдек. Аннары әле берсе, аннан әле икенчесе ялга чыкты. Тагын 11 сентябрьдә килдек, 686 сум түләдек тә яңадан документларны Казанга җибәрделәр. Инде эш бетәр дип 3 ноябрьдә барсак, тагын ялгышлык чыккан, 8 декабрьгә чакырдылар.

Шул арада 1963 елда үзем салган йортымны да 2000 сум түләп хосусыйлаштырдым. Шулай да әле Теркәү палатасына кертәсе бар.

Бездә шундый хәлләр. Очына чыга алмыйча ташлаучылар да бар. Күршеләребез шулай итте. Районга барып-кайту өчен, 150 сум акча кирәк. Шуннан гына да чамаларга була пенсионер әби-бабайлар хәлен.

Ә башка якларда ничек икән? Шуны беләсе килә.

Маһруза ГАЗИМОВА.

районы, Шәдче авылы.

Тәртип саклаучы “кәҗәләр”

“Акчарлак” газетасындагы “Колбаса ашаучы “кәҗәләр” дигән язманы укыгач, рәхәтләнеп көлдем. Стажлы шофер язмасыннан түгел, ә әлеге язмада сүз барган хезмәткәрләренең кәмитлекләреннән. Анда юл сакчыларының йөк машинасы йөртүчеләрдән, бер гаеп тә таба алмагач, ничек итеп каклаган казылык яисә җиләк-җимеш “кысулары” турында сүз бара. Алай гына да түгел, гади халыкның артык гадилегеннән файдаланып, штраф язарга яраталар икән. Менә кемнәр икән ул эшләми ашаучылар, баючылар. Юлыңда берәр яшел киемлесе килеп чыкса, йөрәк дөп-дөп тибә башлый инде. Әнә дүрт яшьлек сеңлем дә яшел киемле абзыйларын ерактан ук күреп алып, әтисенә тизлеген киметергә, ә калганнарга саклык каешларын кияргә боера. Нишләтәсең, чат саен шулар бит хәзер. Булсыннар, тик гадел һәм матур гына кылансыннар иде.

Җәй айларының берсендә шулай кичен бер машинага төялдек тә күрше авыл буасына су коенырга барырга булдык. Бездән өч чакрым ераклыкта урнашкан Уракча авылы юлында биш-алты туктап тора. “Кәҗәләр” мәллә бу дип, шоферыбыз куркып ук калды.

– Юк, – мин әйтәм, – участковыйлар гына болар. Туктама.

Шулай дип әйтеп бетерүем булды, аклы-каралы таяк горизонталь күтәрелде. Дустыбыз документларын алып, алар янына китте. Берсе – районнан, икенчесе авыллардан килүче машиналарны туктату белән мәшгуль, өченчесе документларны тикшерә. Дус-ишләре, балалары, яхшы машиналылар сәлам генә биреп китә яки ике-өч минутка күрешергә туктала. Менә сиңа гаделлек, тәртип саклаучылар?! Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: егетләрнең өчесе дә күрше авыллардагы участок милиционерлары иде. “Боларның да тамагы ачкан”, – дип куйды юлдашыбыз. Ләкин ни генә булмасын, әле кайчан гына хокук сакчысы булып эшкә кереп, инде гади халыктан үзен өстен күреп, гаделлекне үзләренчә булдырырга маташучыларга карата хөрмәтем юк. Мондый горурлык эшеңнең ниндилегеннән түгел, ә культуралы булу-булмаудан киләдер.

Араларында әхлаклылык сыйфатларын югалтмаганнары да юк түгелдер. Булса да, кызганычка, бармак белән генә санарлыктыр шул.

Бер-ике сәгатькә планлаштырган су керүебез ярты сәгатьтән артыкка сузылмады. Барыбызның да кәефе төшкән иде инде. Кайту юлыбызда юлда торучы “кәҗәләр”нең берсе дә очрамады. Агачлар арасында машиналары гына күренә иде. “Халыктан җыйган акчаны бүлә инде болар”, – дип шаяртып алды энем. Аның сүзләрендә хаклык та бар бит. ЮХИДИда эшләүче бер танышым янына сеңлесе акча сорап килгәч, “Хәзер, сеңлем, таягымны бер ун тапкыр болгап алам да, 500 сум синеке”, – дип җавап биргән иде. “Әһә, бер таяк болгасаң, 50 сум чыга икән”, – дип уйлап куйдым мин ул чакта. Моңа инде 6-7 ел вакыт үтте. Ә бүген 50 сумга гына таяк болгап торырлар микән?! Ай-һай…

Кем әйтмешли, кешедән ЮХИДИ хезмәткәре ясап була, ә ЮХИДИ хезмәткәрен кеше итеп булмый. Миңа калса, бик дөрес сүзләр. Һәр кеше Кеше исемен аклап яшәргә тиеш. Ә моның өчен әллә ни күп кирәкми, бары тик намуслы булу да бик җитә.

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балык Бистәсе районы

Кайда сез, укытучылар?

Бик каты авырудан соң мәктәбебез директоры вакытсыз арабыздан китеп барды. Аның урынына директор итеп информатика һәм физкультура укытучысы Наил абый Максимовны куйдылар.

Авылга кайткач, укытучылар хәлен белергә дип, яннарына кереп чыктым. Зур үзгәрешләр юк икән. Шулай да Якты Тау, Тукай, Светлогорск бистәләрендә яшәүче 15ләп бала, һәркөн сары автобуска утырып, мәктәбебезгә укырга йөри башлаган. Элек Якты Тау һәм Тукайда яшәүче укучылар Кади мәктәбенә җәяүләп йөреп укый иде. Алты чакрым юл үтеп, бала иртәнге сигезгә килеп җитәргә тиеш. Дәрескә соңга калмас өчен, ул иртәнге бишләр тирәсендә йокысыннан торырга мәҗбүр. Дәресләрдән соң тагын шуның кадәр кайтасы. Әле әти-әниеңә өйдәге вак-төяк эшләргә булышасы, дәрес әзерлисе бар. 1 сыйныф укучыларына бигрәк тә авырга туры килә иде. Алар китаплар белән шыплап тутырылган авыр сумканы өстерәп диярлек көн саен белем йортына юл тота. Һава торышы көйсезләнеп, өстән кар яки яңгыр явып торган пычрак көннәрдә дә бала укырга барырга тиеш. Дөрес, укытучылар күрше авылдан килеп укучыларга андый көннәрдә мәктәпкә килеп тормаска куша иде. Әмма укымыйча да булмый бит.

Авыл мәктәпләрендәге зур проблема – югары классификацияле белгечләр җитешмәү. Бер укытучы 2-3 фәннән дәрес бирергә мәҗбүр. Бигрәк тә химия, биология, физика, математика укытучыларына кытлык. Әлеге фәннәр укытылмаса, укучыга аттестат бирелми. Ә райондагы чит тел укытучыларын бармак белән генә санарлык. Югары уку йортына кергәндә чит телдән мәҗбүри тапшырырга дигән законны кая куясы соң?

– Мин авылда укыдым, безгә чит тел өйрәтмәделәр”, – дип утыра алмыйсың бит инде.

Әле яңа гына институт тәмамлап мәктәпкә эшкә килгән укытучыга дәүләт атнасына 18 сәгать укыткан өчен, 5 мең тирәсе акча түли. Әгәр дә син сыйныф җитәкчесе булып классыңда 25 яки аннан да күбрәк бала булса, сиңа тагын 1000 сум өстәлә. Күз нурыңны түгеп, дәфтәрләр тикшереп утырган өчен, сине тагын 1067 сум белән бүләкләргә мөмкиннәр.

Укытучылар 5 ел саен аттестация үтәргә тиеш. Аның өчен югары педагогик белем, актив булу, укучыларның төрле олимпиадаларда җиңү яулавы һәм, иң мөһиме, ул укыткан фән буенча укучыларның белем сыйфаты югары булу шарт. Бу әле аттестация үтү өчен кайбер таләпләр генә.

Аллага тапшырып, аттестацияне ерып чыгасың икән, син бер категориягә күтәреләсең һәм хезмәт хакыңа тагын 1000 сум өстәлә дигән сүз.

Санап карасак, укытучының якынча 8 мең сум тирәсе чыга. Әле аның 25%ы авыл мәктәбендә укыткан өчен бирелә торган акча.

Әтиемнең апасы 25 елдан артык инде рус теле һәм әдәбияты укыта. Ул икенче категорияле укытучы. Хезмәт хакы 7 мең 130 сумнан гыйбарәт. Аның кызы ике ел элек педагогика институтын тәмамлады. Казанда эш таба алмагач, район үзәгенә укытырга кайтты. Атнасына 36 сәгать укыта. Бу тулы ике ставка дигән сүз. Өйгә кайтып кергәндә, ул миңа бөрешкән лимонны хәтерләтә. Көн буена күпме нервысын бетереп, балаларга дәрес аңлата (хәзерге балаларның нинди икәнен язып тормасам да аңлашыла). Кайткач, (әле эше өйгә ияреп кайта бит) бер өем дәфтәр тикшерә, план яза, ниндидер кичәгә әзерләнә. Ә менә шул хезмәте өчен укытучы санаулы тиеннәр ала. Ярый ла, авыл җирендә 8 меңгә яшәргә тырышып була. Югыйсә авылда да газга, утка, телефонга һәм башкаларга түлисе бар. Әле тәмле ашыйсы да киенәсе дә килә. Шәһәрдә инде әйтәсе дә юк. Бу акчага җан асравы, ай-һай, авырга туры килә. Мәктәптә укытып, нервыларыңны бозып йөргәнче, берәр фирмага эшкә урнаша алсаң, шунда эшләвең отышлырак, минемчә. Карьераң да үсә, азмы-күпме акчаң да була, эшең дә өеңә ияреп кайтмый.

PS: Мәгариф системасындагылар бер-бер артлы әллә нинди тузга язмаган имтиханнар хакында законнар чыгарып утырганчы, бәлки, белемле укытучылар хәзерләү, аларга тиешенчә түләү хакында уйлый башласа, күпкә файдалырак булыр иде…

Лилия ЛОКМАНОВА, студенты.

Үзегезне кулга алыгыз

18 яшь тулганда бик зур фаҗига кичерергә туры килде. Тәнем пешеп, мине Актаныш районы Пучы авылы больницасына илтеп салдылар. Ул чорда анда Юрий Иванович Комиссаров дигән эшли иде. 40 проценттан артык тәнем пешкән, дип диагноз куйдылар. Түзә алмас дип, Казанга җибәрмәделәр. Ике тапкыр самолет белән кан китерделәр. Өч мәртәбә килеп карадылар. Ул вакытта медицина бик көчле түгел иде. Ә караулары шулкадәр яхшы булды. Табиблар да күп иде. Мине караган Юрий Иванович хәзер мәрхүм инде. Бу язмам аңа дога булып барсын. Шәфкать туташларының барысы да ерак шәһәрләрдән килгән. Чөнки ул чорда укып чыккач, өч ел мәҗбүри эшләү бар иде.

Элек больницалар утын белән ягылып, бик суык була иде. Суны да көянтә белән генә ташыдылар. Баш шәфкать туташы вазифасын башкаручы Шура апа бар иде, ул үзе Чаллыдан. Ялгызы гына яшәп, бик олы яшьтә үлде. Пучы зиратына җирләделәр. Шура апа аптекадан даруларны үз акчасына сатып алып, авыруларны карады. Миңа да бик игътибарлы булды ул. Чәч алучыларны чакырып, үз акчасына авырулар чәчен алдыра торган иде. Ашатты, эчертте, бик әйбәт тәрбияләде. Без араны өзмәдек. Ул авыргач, мин дә хәлләрен барып белгәләдем. Урыны оҗмахта булсын инде. Ул чорда эшләгән һәркемгә рәхмәтем зур.

Бу язманы язуымның сәбәбе – наркомания. Ул вакытта миңа 5 ай дәвамында морфи уколы кададылар. Табиб Юрий Иванович шахмат уйнарга бик оста иде. Ул Киров шәһәренә барып беренчелекне дә алды әле. Кайту белән, минем янга керде. Күчтәнәче дә бар иде. Шуны мәңге онытасым юк. Юрий Иванович соңгы елларда обком больницасында эшләде. Анда да бик җылы каршы ала иде. Бер-ике тапкыр ятып та чыктым. Аңа бик рәхмәтлемен. Ул миңа бик күп көчен куйды һәм карады. Юрий Иванович булмаса, исән дә калмас идем.

Ул миңа ике юл куйды: я уколны ташлыйсың яки өеңә кайтып китәсең. “Бүген ике кубик бир, аннан соң сорамыйм”, – дидем. Кул бирештек. Һәм мин аны яңадан сорамадым. Ә өйгә кайту турында уйлыйсы да юк иде. Дөньялар авыр чак. Әле аннан соңгы җәфа чигүләр, күргәннәр дә онытырлык булмады. Шунда үземне кулга ала алдым.

Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул. Үземнең дә 8 оныгым бар. Бу авыруга юлыга күрмәгез, сак булыгыз. Кешедә ихтыяр көчле булса, бөтен авырлыкны да җиңәргә мөмкин. Аракыны ташлаганыма да тугыз ел була. Аллага шөкер, мин хәзер бу чирдән азат.

Яшьләр, үзегезне саклагыз, юк нәрсәләр белән булышмагыз. Дөньялар бик рәхәт бит хәзер. Газ һәм су кергән, кадерен белеп кенә, эшләп яшәгез.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Комментарии