Җәмәгать судлары кирәкме, юкмы?

Мәскәүдә җәмәгать суды Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнүче 4 кешегә ярлыкау карары чыгарды. Шунда ук иреккә чыгарылган бу гаепләнүчеләр, беренче эш итеп Политковская улы Илья янына килеп, аның кулын кыстылар. Илья да аларны иреккә чыгулары белән котлады.

Соңрак радиобызның урыс бүлегенә биргән әңгәмәсендә Илья, әнисенең үлеменә бу 4 кешенең катышы булуына ышанса да, җәмәгать суды чыгарган карарны танырга мәҗбүр булуын әйтте: «Булган дәлилләргә күрә, аларны, чынлап та, җибәрергә кирәк. Бу тикшерүчеләр җиңелүе. Мондый яңгыравыклы эштә җитдирәк дәлилләр тупларга кирәк иде”, – ди ул.

КАЙНАР БӘХӘС

Шушы вакыйга Русиядә җәмәгать судлары кирәкме соң, дигән бәхәс уятты. Берәүләр аларны гадел һәм бәйсез дип яклый, икенчеләр әзерлексез дип, бетерергә чакыра. Җәмәгать казыйлары, дәүләт хөкемдарлары белән чагыштырганда, ярлыкау хөкемнәрен 9 тапкыр ешрак чыгара икән. һәм прокуратура аларны профессиональ әзерлекләре җитмәүдә һәм хөкемне хискә бирелеп чыгаруда гаепли.

Җәмәгать судларын яклаучылар исә бу җәмгыятьнең әһәмиятле өлеше булып тора, алар гаделрәк һәм бәйсезрәк, эш әзерлектә түгел, ә кулда сыйфатлы дәлилләр булмауда, ди.

УРТАК ҖИМЕШ

Президенты яңа ел алдыннан гына кайбер җинаятьләрдә җәмәгать судын кулланмаска дигән канун имзалады. Сүз террорчылык, оешкан җинаятьчелек, шпионлык, хыянәт, тәртип бозу, гыйсъян һәм баш күтәрүләргә өндәү кебек гамәлләр турында бара.

Русиянең җәмәгать палатасы һәм хокук активистлары мондый канун фикер иреклеген кысуга китерәчәк, дип кисәтсә дә, Медведев аны барыбер имзалады.

Русиянең суд хәбәрчеләре гильдиясеннән Леонид Никитинский бу канунны милиция, прокуратура һәм иминлек хезмәтләренең «уртак җимеше» дип атый: «Русиядә суд гел гаепләү ягын ала. Җәмәгать судлары исә көтмәгәндә шундый ярлыкау карары чыгарып куя ала. Безнең дәүләттә прокуратура көчле, менә ул җәмәгать судын чикләргә тырыша.»

ҺӘРКЕМДӘ АЛФИКЕР

Җәмәгать суды Русиядә патша чорында ук бар иде. Хакимияткә коммунистлар килгәч, бу «буржуазия калдыгын» бетерергә булдылар. 1993 ел конституциясе җәмәгать судларын янә рөхсәт итте, ләкин алар соңгы 4-5 елда гына ныклап эшли башлады.

Моңа кадәр җәмәгать судына, нигездә, хокук саклау оешмалары каршы чыкса, соңгы вакытта аларга кайбер ирекле фикер ияләре дә өстәлде. Шуларның берсе сәяси күзәтүче Леонид Радзиховский “Эхо Москвы” радиосына: “Русия җәмгыяте андый җәмәгать судларына әле әзер түгел. Хөкемдарның да, 12 казыйның да үз алкарашлары бар. Мисал өчен, бай кеше ярлыдан гаеплерәк, урыс булмаган кеше урыстан гаеплерәк, начар кешесе яхшы кешесеннән гаеплерәк һ.б. Мондый алфикерләр һәркемдә бар. Без барыбыз да алфикер коллары”, – диде.

ДӘЛИЛЛӘР ҖИТМИ

Мәскәүдәге икътисад, сәясәт һәм канун институты профессоры, элегрәк үзе дә хөкемдар булган Сергей Пашин радиобызга биргән әңгәмәсендә Радзиховскийның бу фикерен сафсата дип атады. «Мин казыйлар чыгарган 800ләп хөкемне тикшердем. Бу сүзләр әкият. Казыйлар милләткә карамый, бай кеше төрмәдә утырырга тиеш дип тә санамый. Алар өчен иң мөһиме – исбатланганмы, юкмы. Мин моны дистәләгән эштә күзәттем».

Политковская эше җәмәгать суды – сәер карар чыгарган беренче эш түгел. 2006 елда җәмәгать суды американ журналисты Пол Хлебниковны үтерүдә шикләнелгән кешеләрне дә аклады.

КАЗЫЙЛАР МИҺЕРБАНЛЫРАК

Узган елның апрелендә Петербург җәмәгать суды губернатор Валентина Матвиенкога һөҗүм әзерләү ниятендә шикләнелгән 3 егеткә аклау карары чыгарды. Аларның икесе иде. Леонид Никитинский бу эшне махсус хезмәтләрнең провакациясе дип атый. Җәмәгать суды шуңа төшенә алды, ди ул.

Политковская эшенә килгәндә, Сергей Пашин сүзләренчә, монда ярлыкау карары чыгарган казыйлар түгел, ә җитәрлек дәлил туплый алмаган тикшерүчеләр гаепле.

Русия Президенты Дмитрий Медведев баш прокуратура коллегиясендә ясаган чыгышында җәмәгать судларын яклап чыкты. Прокуратура һәм милиция хезмәткәрләрен ул җәмәгать судларына зарлануларын туктатып, алар белән эшләргә өйрәнергә чакырды.

Али ГЫЙЛЬМИ

2008 елда кеше хокуклары торышы: Русия

2008 елгы хисапта Русиядәге мөселманнарның һәм кайбер милләтләрнең хокуклары кысылуына мисаллар китерелә. Анда Башкортстан да телгә алына.

АКШ дәүләт департаменты әзерләгән еллык хисапта бөтен дөнья илләре тикшерелә. Хисапның Русиягә караган өлешендә төрмәдәге тоткыннарның яшәү шартлары, судларда гадел хөкем мөмкинлеге, матбугат һәм сәяси ирек, дин иреге, аз санлы милләтләр хокукы тикшерелә.

Сәясәткә килгәндә, Русиядә башкарма хакимиятне үзәкләштерү дәвам ителә, коррупция чәчәк ата, мәгълүмат чарасының иреге кысыла, дәүләттән бәйсез оешмаларга басым ясала дип әйтелә. Болар барысы да хөкүмәтнең халкы алдында җаваплылыгын бетерә, диелә АКШ Дәүләт Департаменты хисабында. Чечня, Ингушетия һәм Дагыстанда иминлек көчләре канунсыз рәвештә кешеләрне үтерә һәм сәяси төсмерле чараларда катнаша, диелә.

ДИН ИРЕГЕ

АКШ департаменты хисабында Русиядә православ чиркәүнең өстенлек итүенә төрле мисаллар китерелә. Православлар, башка дин вәкилләренә караганда, күбрәк мөмкинлеккә ия, аларга мәктәп, хастаханә, төрмә, армиягә һәм башка шундый оешмаларга үтеп керү җиңелрәк, диелә. Мөселман төбәкләрдә, тыелган Һизб ут-Таһрир оешмасы гына түгел, башка хәрәкәтләре да иминлеккә янаучылар рәтенә кертелгән, диелә.

Кеше хокуклары торышы турындагы әлеге хисапта “Мөселман шәхесе” китабын әзерләгән Асламбәк Ежаевка каршы җинаять эшенең ачылуы да телгә алына. Бу китап тыелган әдәбият исемлегенә кергән булган.

Агентлыклар хәбәрләренә караганда, Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләр бүлеге хезмәткәрләре бу китапны бастырган нәшриятне табу максатында, Мәскәү Ислам университетында 6 сәгать буе тентү үткәргән һәм компьютерын, китапларын тартып алган.

АКШ департаменты хисабында Краснодар мөселманнары турында да әйтелә. Сочи хакимиятләре җирле мөселманнарның мәчет төзү үтенечен елдан-ел кире кагып килә, дигән мисал китерелә.

Хакимиятләр православларга армиядә укулар үткәрергә мөмкинлек бирсә дә, күп очракларда муллаларга гаскәргә керергә рөхсәт ителми диелә хисапта. Мөселман солдатларга намаз укырга вакыт каралмаган һәм дуңгыз ите урынына башкасын тәкъдим итмиләр. Ислам динен тотучы солдатлар диннәре аркасында кимсетелү һәм эзәрлекләнүләре турында белдерә, диелә кеше хокуклары торышы турындагы хисапта.

“КАРА ТӘНЛЕЛӘРНЕҢ” ХОКУКЛАРЫ

Хисапның милләтләр хокуклары турындагы өлешендә чегәннәр, Кавказ төбәге һәм Үзәк Азия илләре ватандашларының, карарак тәнле кешеләр эзәрлекләнүенә мисаллар китерелә.

Такырбашлар хәрәкәте эшчәнлеге һәм расачыл пропаганданың алып барылуы турында әйтелә. Бу пропаганда башка җинаятьләргә этәрә, ди хисапны әзерләүчеләр. Карарак тәнле кешеләр милиция тарафыннан кыйнала, аларга басым ясыйлар, алардан таләп итәләр, Мәскәүдә аларны ешрак туктаталар һәм документларын катырак тикшерәләр.

“СОВА” хокук яклау үзәге мәгълүматларына Караганда, 2008 елда милләте аркасында 85 кеше үтерелгән һәм 367 кеше төрле зыян күргән. Хисапта төрле шәһәрләрдә булган һөҗүмнәр турында мәгълүмат бирелә. Аларның берсе Уфада булган, 2008 елның май аенда такырбашлар төркеме Вьетнам һәм Кыргызстаннан килгән яшьләрне кыйнаган, берсен пычак белән чәнчегән, дип әйтелә.

Башкортстан башка уңайдан да телгә алына. Җирле хакимиятләр, Конституцияне бозып, таныклыгын алырга теләүчеләрдән, милләтен күрсәтергә таләп итә, дигән мисал китерелгән хисапта. Анда шулай ук Мари милли хәрәкәтендә катнашучыларга сәяси басым дәвам ителә диелә. Мисал итеп, 2006 елда мәҗүси дин әһеле Виталий Танаков һәм башка активистларның китап аркасында эзәрлекләнү тарихы китерелә.

Чиркәү яңа «тәре явын» башлыймы?

Узган атна Мәскәүдә үткән халыкара Раштуа укулары дип аталган олы җыенда православ чиркәүнең Русиядә генә түгел, бар дөньяда абруен күтәрергә чакырган саллы фикерләр яңгырады. Танылган православ миссионеры Даниил Сысоев, Кыргызстанда православ үзәге булдырып, бар Үзәк Азиядә дингә җәлеп итү эшен башларга чакырды. Ул, Бишкәк университетында теология факультеты ачып, Кыргызстанны бу эштә Үзәк Азия, Әфганстан, Тибет, Кытай өчен ныгытма итәргә тәкъдим итте.

Сысоев атакай сүзләренчә, Үзәк Азия – моның өчен бик кулай төбәк. 1992 елдан бирле анда инде ярты миллион кеше протестантлыкка күчкән. Католик миссионерлары берничә ел эчендә Кыргызстанда епархия ача алган. Кыргызстанның Ош университетының теология кафедрасы мөдире Бакыт Морзабраимов радиобызның кыргыз бүлегенә биргән әңгәмәсендә Сысоев атакай фикерләрен тормышка ашмаслык сафсата, дип атады.

КРЕМЛЬ ФАТИХАСЫ БЕЛӘН

Әмма кайбер күзәтүчеләр патриарх Кириллның православ чиркәвен дөнья терәгенә әйләндерү ниятен сафсата дип санамый. Киресенчә, алар бу эшнең Кремль хуплавы белән башкарылуына игътибар итә.

Мәскәүдә үткән шул ук җыенда чыгыш ясап, Дума рәисе урынбасары Любовь Слизка: “Чиркәү дөньяви тормышка ныграк үтеп керергә, православ кыйммәтләр әхлакый кыйблага әйләнергә тиеш, шул чакта гына җәмгыять аһәңле, дәүләт көчле булачак”, – дип, күпләрне шаккатырды.

Казандагы Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, югары дәрәҗәдә бер рәсминең мондый сүзләр әйтүе бер кысага да сыймый: «Парламент башында утырган кешегә Конституцияне бозуга этәрү бер дә килешми. Чөнки без дөньяви дәүләттә яшибез, дин дәүләттән аерылган. Дини кыйммәтләр җәмгыятьтә үз ролен уйный, ләкин аларны идеология дәрәҗәсенә күтәрү дөрес түгел. Дини кыйммәтләр, әлбәттә, мөһим, ләкин аларның үз урыны бар».

МИЛЛИАРД ПРАВОСЛАВ КИРӘК

Русиянең православ ватандашлары берлеге вәкиле Игорь Фролов фикеренчә, Русия чиркәве Ватикан кебек көчле булырга тиеш. Дөньяда бер миллиард католик бар, православлар 200 миллион чамасы. Безгә дә бер миллиард православ кирәк, диде ул. Әмма кайбер белгечләр фикеренчә, патриархат андый агрессив стратегия алса, башка илләрдә каршылыкка тап булырга мөмкин. Бремен университетының Көнчыгыш Европаны өйрәнү үзәгеннән Николай Митрохин: «Кирилл дәүләттән яңа ташламалар сорарга, чиркәүдә тазартулар башларга мөмкин. Ләкин аның Русия дәүләтчелеген һәм урысларны гына кайгырту тырышлыгы башка илләрдә яклау тапмаячак».

Русиянең үзендә Конституциядә чиркәү дәүләттән аерылган дип язылса да, Кирилл сайлану белән, чиркәүнең дөньяви тормышка үтеп керүе бермә-бер артты, ди күзәтүчеләр. Моңа соңгы дәлил – бу атнада чиркәү урнашкан җирләр һәм биналар аңа милек итеп биреләчәк дигән хәбәр таралды. Бу тормышка ашса, Мәскәү патриархаты Русиядә иң эре җир хуҗасы булачак.

Али ГЫЙЛЬМИ

Бишбүләккә космостан кунак килде

Башкортстанның Көньяк-Көнбатышындагы Ает һәм Дүсән авыллары өстенә космостан җирнең ясалма иярчене килеп төшкән. Бу вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр “Азатлык” радиосына мәгълүматлар һәм фоторәсемнәр бирде.

Менә өч көн инде Башкортстанның Бишбүләк районы шау-гөр килә. Көпә-көндез күктән космик кораб килеп төшеп, якындагы басуда парашютлар җәелдереп яту төрле имеш-мимеш сөйләүгә китерде. Дим буенда урнашкан Ает һәм Дүсән авыллары турындагы бу хәбәр бөтен тирә-юньгә таралды. Инде космостан төшкән әйберләрне вертолет белән килеп җыештырып алып китсәләр дә, халык һаман тынычлана алмый. Казанда укучы Дүсән кызы Розалина Мөхетдинова бу вакыйганы үз күзләре белән күргән. “23 февральдә, бәйрәм көнне чалт аяз күктә шартлау ишетелә. Аетлылар, дүсәнлеләр һәм якындагы Азнай авылы кешеләре башларын күтәреп караса, бер аксыл түгәрәктән ниндидер җиһаз атылып чыга. Бераздан бу әкәмәтнең кызгылт сызыклар белән сырланган парашют икәнлеге күренә. Ә парашютны атып чыгарган шар (кешеләр аны метеорологик зонд дип уйлаган) Аетның төньягына таба китеп, җиргә төшә башлый. Парашютка тагылган зур тартма Ает белән Дүсән арасындагы Дим буе тугаена таба әкрен генә төшә. Шул арада бу хәлне күргән авыл кешеләре машиналарга утырып, парашютка тагылып төшкән капсула янына җилдерә. Башта күпләр бу шартлауны Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан оештырылган хәрби тамаша дип уйлый. Алай дисәң, бу бер сәер уен булып күренә. “Әгәр дә шулкадәр хикмәтле нәрсәләр берәрсенең өй түбәсенә яки электр баганасына килеп төшсә, менә булыр сиңа “бәйрәм”, – ди Розалина Мөхетдинова.

15-20 минут үтүгә, Дүсән белән Ает өстендә берничә вертолет дөберди башлый. Өстәрәк зур гына реактив очкыч әйләнеп йөри. Кызыл йолдыз төшерелгән вертолет Ает фермасы тирәсендәге тугайлыкка парашютлы җиргә барып җитә. Ул вакытта әле халык бу әкәмәтнең нәрсә икәнлеген төшенми. Күктән төшкән аппаратлар янына сак куела. Авыл кешеләре, кызыксынуларын тыя алмыйча, якын бара. Соңыннан билгеле булганча, күктән төшкән әйбер метеорологлар шары түгел, ә чын космик кораб икәне аңлашыла. Әллә кайчан очырылып үз эшен башкарган бу аппаратны Ырынбур өлкәсендә көткәннәр. Кораб җиргә төшәргә өч-дүрт чакрым калгач, аның эчендәге приборлар һәм кирәкле мәгълүматлар аерым капсулада парашютта төшерелгән.

Бу маҗараны күреп торган техник белгеч Булат фикеренчә, хәзер спутниклардан кирәкле мәгълүматны алдан ук электрон элемтә аша бушатып була. Бу юлы спутникның “эчтәлеге” тимер савытта төшерелгән икән, димәк, бу әллә кайчангы техника булырга тиеш. Элемтә һәм күзәтү аппаратлары һәрвакыт космоста җир тирәли әйләнеп йөри. Кирәк чагында яки хәле беткәч, алар җиргә төшә.

Бу юлы Дим буендагы татар авыллары өстенә килеп төшү очраклы хәл диләр. Парашютлы тартма аерылганнан соң бераз очып барган шар спутникның кабыгы һәм калдыклары булырга тиеш. Шул арада Аетта яшәүче бер кеше космик кораб калдыклары янына барып чыга һәм анда да парашют кисәкләре күрә. Хуҗалыкта кирәге чыгар дип, ул парашют тукымасын өенә алып китә. Әлбәттә, соңрак тиешле кешеләр килеп, ул парашютны да алып китә. Тәҗрибәле кешеләр космоста булган әйбергә радиация эләгеп кайтуыннан шикләнә. Хәер, ул вакытта бу җиһазларның космостан төшкәнен кем белсен! Берәүләр Дим тугаена космонавт төшкән дип сөйли.

Вертолетта очып килгән белгечләр капсуладан нидер бушатып ала, ләкин бер тонналап авырлыктагы аппаратны шунда ук алып китмиләр. Бары тик икенче көннең иртәсендә генә ике “КамАЗ” килеп җитә һәм күктән төшкән әйберне махсус платформага төяп, каядыр алып китәләр. Вертолет янында саклап торучыларның авыл кибетенә килеп, азык-төлек сатып алуы да мәгълүм.

“Vkontakte.ru” сәхифәсендәге “Мин яратам сине, Дүсән!” дигән төркеменә Булат Фәйзуллин, Миләүшә Әминованың рәсемнәре куела, Рузалина Мөхетдинованың беренче тәэсирләре языла. Шул ук көнне “Азатлык” радиосының Интернет сәхифәсенә һәм эфирга махсус репортаж чыгарыла. Ает урта мәктәбенең Интернет сәхифәсендә дә аетлылар төшергән рәсемнәр һәм махсус язылган текст куелган.

Уфадан – 280, Ырымбурдан – 250, Казаннан 550 чакрым ераклыктагы Ает, Дүсән авыллары хәзер инде караңгы почмак түгел. адресыңны язШулай итеп, дипломат Кәрим Хәкимов туган Дүсән авылы һәм 100 ел элек шагыйрь Фатих Кәрим туган Ает авылы тагын игътибар үзәгендә.

Күптән түгел космоста Русия һәм Америка космик аппаратлары бәрелешкәннән соң, ялгыш күктән тузган спутник килеп төшмәсме икән дип өскә карап йөри торган вакыт. Финляндиядәге астрономнар шул ук якшәмбедә, 23 февральдә, “Космос – 2430” спутнигының үз орбитасыннан күчүе, аның ике көннән җиргә төшү мөмкинлеге турында Интернет сәхифәсенә язганнар. Бәлки, шул спутник ике көн түгел, берничә сәгатьтән җиргә юл тоткандыр?

Ни булса булган, якшәмбедә бер спутник алдан уйланылмаган җиргә, Бишбүләк районына мәтәлгән.

Римзил ВӘЛИ

Рәсемнәр Ает урта мәктәбенең Интернет сәхифәсеннән алынды.

Хакимият башлыгына төрмә яный

Башкортстанның Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Сергей Касаткин, суд карары белән эшеннән бушатылды.

Шулай итеп, райондагы гаделлек юллаучылар үз морадына иреште кебек. Районда хакимият башлыгын эшеннән алу өчен көрәш өч ел чамасы элек үк башланган иде. Анда яшәүчеләр, Сергей Касаткинга каршылык белдереп, дистәгә якын митинг һәм пикетлар оештырды.

Кушнаренко халкы район хакименең җитәкчелек итү ысуллары белән килешми. “Сергей Касаткин район милкен таратып бетерде, эшләргә һәм яшәргә һичбер шартлар калмады. Аның башбаштаклыгы аркасында, йөзләрчә кеше, бер сәбәпсезгә, эш урыннарыннан алынды. Халык куркыту һәм басым астында яшәргә мәҗбүр”, – дип белдерә килде аңа каршы чыгучылар.

Сергей Касаткинның кыңгыр гамәлләре белән Башкортстан прокуратурасының тикшерү бүлеге дә кызыксынды һәм аның тарафыннан кылынган хилаф эшләрне фаш итте. Район хакиме балалар өчен лагерь төзетәбез, дип республика бюджетыннан 2,5 миллион сум акча ала. Ләкин ул балалар лагеры булмый, ә абзыйлар ял итә, кәеф-сафа кора торган ял үзәгенә әверелә. Шуңа өстәп, әлеге ял үзәгенә илтүче юлларга асфальт җәйдерү өчен дә 2 миллион сум чамасы акча тотыла. Шулай итеп, казнага 4 миллион сумлык зыян килә. Һәм менә суд карары белән Сергей Касаткин эшеннән бушатылды. Район хакиме ун көн эчендә бу карарга шикаять белдерә ала.

Шул ук вакытта Сергей Касаткин үзенең эштән китмәячәге турында белдерә икән. Бу хакта Кушнаренко районындагы каршылык чараларын оештыручыларның берсе Илфир Гәрәев “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә сөйләде. “Ул әле мин отпускыда гына, дип халыкны алдап йөри һаман”, – ди Илфир әфәнде.

Башкортстан прокуратурасы тикшерү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Кушнаренко районы хакименә җинаять эше ачыла. Аңа 4 елга кадәр төрмә җәзасы янарга мөмкин булуы турында әйтелә.

Фәнис ФӘТХИ

Казанда этләр вәхшиләрчә үтерелә

Хуҗасыз этләрне яклап, шәһәрендә яшәүчеләр җыены үтте. Прокуратурага мөрәҗәгать итү өчен имзалар да җыелды.

Казанның Химиклар мәдәният сараена 200ләп кеше килде. Этләргә атылган энәләрне алып килүчеләр дә бар иде. Алар бу агулы энәләрне урамда үлеп яткан этләрдән алган. Эт аулаучылар, без этләргә атып, йоклатабыз гына, дип белдерә. Ә үз күзләре белән күргәннәр исә, моның киресен сөйли.

“Мин бу энәне ике ел буе үзем карап, тәрбияләп торган үтерелгән эттән алдым. Сәламәт, чиста һәм тәртипле ул этне ишегалдында бөтен кеше ярата иде. Ул этләр гаиләсенең соңгы җан иясе булды. Менә сентябрь ахырында бу гаиләне бөтенләй юк иттеләр”, – дип сөйли бу чарада катнашкан бер ханым.

Җыелыш вакытында үлеп яткан этләрнең фотолары да, видео тасмалар да күрсәтелде. Мондый вәхшилекне зоояклаучылар беренче тапкыр гына күрми, мөгаен, әмма залда утырган һәркемнең күзе яшьләнде.

СОБЖ, ягъни хуҗасыз этләрне тоту хезмәтенең үзендә дә хәлләр шәптән түгел икән. “Анда кечкенә генә 40лап читлек бар. Аларда нәселле этләр тора. Үзләре бик ябык, сөякләре беленеп тора, күзләре дә моңсу. Аларга куллану вакыты чыккан коры ризык кына бирәләр һәм этләр яткан таш идәннәрне дә боздай салкын су сиптереп юалар”, – дип сөйли үз күзләре белән күреп кайткан бер ханым.

Бу тәрбия түгел, ә болай тотарга ярамаганлыкны белә торып хайваннарны кыргыйларча җәзалау, дип белдерә ул. Аңа үзе карый торган эте югалып, аны эзләгән вакытта, шәһәр Думасы депутатлары белән бергә очраклы рәвештә СОБЖ үзәгендә булырга туры килгән. “Депутатлар үзәкнең үле этләр саклана торган суыткыч амбарына үтте, ә мине анда кертмәделәр, димәк, анда хәлләр тагын да яманрак”, – ди әлеге ханым.

Билгеле булганча, СОБЖ үзләрендә барысы да “ал да гөл” дип белдерә. Узган ел Казан шәһәрен тәртипкә китерү штабы утырышында да 32 мең хуҗасыз эт тотылган, аның 4 мең ярымы стерильләштерелгән дип белдергәннәр. Бу эш белән барлыгы 8 төркем шөгыльләнә һәм, янәсе, алар этләрне йоклатып, СОБЖга алып кайтып, яхшыларын стерильләштереп, кире шәһәргә җибәрә, авыруларын йоклатып, теге дөньяга озата икән.

Әмма эт аулаучыларның машиналарын үз күзләре белән күргәннәр, нигә ул канга баткан соң, СОБЖның максаты үтереп теләсә кая илтеп ату, дип белдерә.

Каршылык гамәленә җыелганнар СОБЖ күпме акча тотканлыгы турында хисап тотмый, сүзләре белән эшләре дөреслеккә туры килми, Казан хакимиятеннән бирелә торган акчаны урлау урыны гына бу, дип ярсучылар да булды. Менә 24 февральдән хуҗасыз этләргә тагын “һөҗүм” башланды. СОБЖ башлыгы Рөстәм Нуруллин белдергәнчә, “эт туе” вакытында алар кешеләрне күбрәк тешли. Һәм 2008 елда исә Казандагы хуҗасыз этләрне бары тик 15-20 процентка гына киметә алганнар.

Этләрне яклаучылар әйтүенчә, план тутырам дип, аулаучылар күзләренә күренгән һәр эткә ата. Шундый бер очракның ачык бер мисалы – өч көн генә элек Калашниковларның нәселле этләрен атып үтергәннәр. Эт тотканнар белә: ул бит газиз балаң кебек, ди Калашников. Шуңа күрә, эшмәкәр Калашников әлеге җыенны үткәрү өчен дә акчасын кызганмаган.

“Җинаятьләр кодексының 245нче маддәсе, Русия конституциясе нигә безнең республикада үтәлмәскә тиеш. Без салым түләүчеләр. Стерелизация өчен акча бүленә. Аның кая китүе турында нигә безгә аңлата алмыйлар. Бу бик җитди мәсьәлә. Моны прокуратура тикшерергә тиеш”, – ди Евгений Калашников.

Бу чарада катнашучылар фикеренчә, этләрне үтереп кенә бетереп булмаячак. Юк иткән саен, исән калганнары күбрәк балалый, ди алар. Казан читендә яшәүче хуҗасыз этләр шәһәрне төрле йогышлы авырулардан, котыру чиреннән саклый, кала эчендәгеләре күсе һәм тычканнар үрчүенә каршы тора, дип белдерүчеләр дә булды.

Шулай да рәсмиләр, СОБЖга хәйран күп сумнар бүлеп бирүгә карамастан, әле дә бу бәладән ничек котылырга соң, дип баш вата. “Әнә Европаны үрнәк итеп алырга кирәк. Анда теләсә кайда чүплек оясы ясамыйлар. Ризыклар да ташланмый. Ашарга булмагач, этләрдә “бозлык чоры” башлана. Алар бала тапмый башлый. Табигать үз-үзен көйли. Моны да Аллаһы Тәгалә безгә бик матур итеп биреп куйган”, – ди Әминә Кашапова.

Наил АЛАН

Комментарии