Яңарып ятыш

“Шәрык” клубы турында газетаның һәр санында диярлек язабыз. Шәрыкчылар – фикерле, актив яшьләре, ә клуб аларны берләштерүдә, милли үзаңны күтәрүдә зур роль уйный. Аның көннән-көн популярлашуын, кичәләрнең сыйфат ягыннан үсүен ничек мактамыйсың, ди! Тукай, Әмирхан, Камаллар башлап җибәргән “Шәрык”ка бүген 100 ел! Шушы түгәрәк юбилей уңаеннан, узган атнада “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Яңарыш” дигән кичә узды. Кичә өч өлештән торды: Казанның 1000 еллык музеена экскурсия, җанлы концерт, дискотека.

Иң шаккаттырганы – халыкның күплеге. Милли мәдәни үзәкнең концерт залы шыплап тулган иде. Баскыч, сәхнә алды, фойеда тезелешкән яшьләргә карап, чама белән 700ләп кеше җыелган диделәр. Керү ирекле иде. “Шәрык”ны котларга килүчеләр арасында Мәдәният һәм Мәгариф Министрлыклары вәкилләре, журналистлар, йолдызлары да бар иде. Һәркайсының йөзендә елмаю, кулында күчтәнәч. Мәгариф Министрлыгының милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Раиф Зиннәтуллин “Шәрык” клубында татар телен өйрәнү өчен электрон дәреслекләр бүләк итте. Татар конгрессы – 40, Татмедиа 500 китап вәгъдә иткән. Болай булгач, “Шәрык” укулары” көнен оештырмый булмас, дип шаярышып та алдык. Сәхнәгә җырчы Зөлфәт Зиннуров чыккач, халык аның ак, килешле итекләренә текәлде.

– Кукмараныкымы, ничә сумга алдың? – диде алып баручы.

– Үзем бастым, – дип шаярды Зөлфәт.

Ул итекләргә сәхнә артында да күпләрнең күзе төшкән икән. Бик нык үтенгәч, пычратмаска сүз биргәч, Зөлфәт итеген Илфат Фәйзрахмановка да биреп торган. Шулай итеп, “Безнең гәҗит” редакторы сәхнәгә чыккач, халык теге итекләрне күреп, тагын бер кат сөенде.

– Хәзер күбәйдегез, Татар иҗтимагый үзәгенең чормасына сыярлык түгел. Хөкүмәттәгеләр ишетеп, сезгә җыелырга зуррак бина бирсен, – дип теләде Илфат Фәйзрахманов.

Амин, шулай булсын! “Ирек мәйданы” журналисты Римма Бикмөхәммәтова:

– “Шәрык”та хәзер чын татар традициясе эшли башлады. Нинди традиция ул? – дип халыктан сорады. Җавабын да озак көттермичә, – Өйгә кергәндә аяк киемен салу! – диде.

“Безнең гәҗит” “Шәрык”ка – караоке, “Ирек мәйданы” газетасы келәм бүләк итте. Чорма дигәннәрендә келәмгә тезелешеп утырып, туйганчы караоке җырлар көннәр дә бар икән.

“Күчтәнәч” тапшыруының алып баручысы Әлфинур Хисами:

– Бер кабынган учак сүнмәсен. “Шәрык” клубында самавыр һәрчак кайнар торсын, – диде.

Кыскасы, бөтен теләкләр тормышка ашса, “Шәрык” клубына безнең балалар да йөриячәк әле…

Җырчылардан Исмаил, Илсөя Бәдретдинова, “Хат” һәм “Алканат” төркемнәре, Ландыш Ибраһимова, Сәүбән Закиров, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина… Татар альтернативасы “мафиясе” башлыгы Алия Сабированың җырлаганын да беренче тапкыр монда ишеттем. Менә “Иттифак” төркеме шәрыкчыларны чын-чынлап кыздырды. Позитив чыганагы Назыйм белән Ильяс янына сәхнәгә бер төркем кыз йөгереп менеп, алар белән бергә селкенергә тотынмасынмы?! Бөтенесен җыеп әйтсәк, ике сәгатькә якын барган концерт “ә” дигәнче үтеп китте. Чын мәгънәсендә җанлы булды.

Концерт белән дискотека арасында егетләр фойеда кул көрәштерде, ачыкканнар тамак ялгады… Аннары, ди-джей Шәкертнең “Кызган таба” дискотекасы, тамада Гамил Нур үткәргән милли уеннар кәефне күтәрде. Милли киемле яшьләрне күрү, тәмәке төтенендә ысланмау (бина эчендә бер генә кеше дә тартмады – Л.З.), исерекләр күзгә чалынмау, бары тик татарча музыка ишетү – уңай яклары шулар. Спиртлы эчемлексез дә шәп дискәтүк барып чыга икән ләбаса. Танышларым да татарча дискәтүктән канәгать калып: “Тагын кайчан булачак, чакырырга онытма”, – диештеләр.

“Шәрык” клубы – сәяси оешма түгел. Ул “милләт”, “бетәбез”, “үләбез” дип кычкырып йөрми, ә татарның гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Хәер, шулай эшләве нәтиҗәлерәк, исән калуның иң отышлы юлы икәне дә бәхәссез. Шәхсән үзем татар яшьләренә анда йөрергә кирәк дип саныйм. Зәңгәр экран каршында ятканчы, “Шәрык”та рухи яктан үсәргә, фикер алышырга, танышырга мөмкин. Ә шул клубның фанатларына, ягъни көне-төне кызыклы кичәләр оештыру идеясе белән янучы активистларга (монда бернинди керем, танылу турында сүз бармый бит – Л.З.) “рәхмәт”тән башка сүз юк… Афәрин, “Яңарыш”лар белән тагын күп тапкыр сөендерегез!

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии