Сайлау маҗаралары

Үткән елгы Президент сайлаулары көнне бездә бик көчле буран булды, тышта йөргән кеше күренми. Җитмәсә, грипп белән авырып ятам, температура югары. Телевизордан фәлән процент кеше үз тавышын бирде инде дип, гел сайлау турында сөйләп торалар. Минем дә Президентка үз тавышымны бирәсем килә, ә барырга хәлем юк. Алдагы көнне генә язу калдырганнар иде. Анда сайлау участогына килә алмаган кеше шалтыратса, (телефон номеры күрсәтелгән) килеп сайлаталар диелгән. Мин дә шул номерны җыйдым, бу сайлау участогы түгел, диделәр. Ә Президентка һаман тавыш бирәсе килә. Күршеләргә дә шундый ук язу калдырганнар, аңа да шул ук номер. Тагын шалтыраттым, тагын шул ук “сайлау участогы түгел” дигән җавап ишеттем. Шулай да барырга булдым, көне буе телевизор сөйләп котыртып тора бит.

Сайлау участогына кереп, бюллетень алып тора идем, телефоннары шалтырый. Телефон трубкасы тоткан ханым “бу сайлау участогы түгел” дип шартлатып җавап бирде. Менә шунда аңладым инде ничә процент кеше сайлауга килгәнен. Сайлауларның бик үк чиста булмаганын беләм инде, шулай да быел да бардым. Мин кешедән киммени?!

Исемем редакция өчен генә.

Валюталы сәясәт

Сайлау алдыннан урамнарда да я тегенең өчен, я моның өчен ише язулар ешрак күренде. Кандидатлар башы-аягы белән кереп китмәсә дә, Дәүләт Советына таба юл ерды. Монда инде иң хәйләкәрләр, иң акыллылар, иң дәрәҗәлеләр генә җиңүгә ирешә ала икәне 90нчы елларда ук исбатланган инде. Кемнең ничек финишка барып җитүе, нинди җай табып депутат кәнәфиенә утыруы, миңа калса, беркемне дә кызыксындырмый, ахры. Ләкин алар күп очракта законсыз гамәлләр кулланып эш итә. Менә 1 мартта узган өчен булган көрәштәге әкәмәтләрне дә үземә күрергә туры килде.

Ике танышым – Алмаз һәм Илнар эш эзләп йөри иде. Кризис сәбәпле, кыскартылдылар. Һәм көннәрдән беркөнне, ниһаять, шатланып кайтып төште болар. Кулларында өч битлек договор егетләрнең. Яңа эш тапканнар икән. Ә ул болайрак яңгырый: өчкә бүленгән эшчеләр бригадасы Казаннан берничә дистә чакрым ераклыкта урнашкан авылларда картларга, халыкка ярдәм итү эшләре алып бара. Юлларны, хуҗалыкларны кардан арындыралар, каралты-кураларны төзекләндерәләр, бер сүз белән әйткәндә, бирелгән торак пунктны ялтыратып, “кеше төсенә” кертәләр. Шул ук вакытта бу “изге эшләрне” алар, имеш, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Юрий Царапкин кулы астында башкаруларын сөйләргә һәм аны сайларга киңәш бирергә тиеш була. Иң әһәмиятлесе шул: “яшь сәясәтчеләр” алып кайткан договорның өченче пунктында мондыйрак сүзләр бар: “Сотрудник обязуется выполнять свои работы на безвозмездной основе”. Димәк, егетләребез бушка, бер тиенсезгә бил бөгәргә тиеш булып чыга микәнни?! Тиз генә эшчеләрне җыючы кечкенә “нәчәлник” – Павелга шалтыратып, бу хәлне аңлатуны сорадык. Ярты сәгать моның сөйләвен тыңлагачтын, эшнең асылына төшендек бит тәки. Шатланырга була, көненә 700 сум акчаны бирәчәкләр икән, ачтан үлмәячәкбез, әмма, әгәр дә ки “погонлы абзыйлар” килеп төпченә башласа, “без бушлай, ярдәм йөзеннән генә, кандидатны халыкка танытып йөрибез” дияргә тиеш була егетләр. Алмаздан кыяр-кыймас кына сорадым:

– Син, чыннан да, шушы Царапкин өчен җан атасыңмы, кайгырасыңмы? – дим. – Халыкка ярдәм итәргә теләгең уяндымы, – дип тә өстәдем.

– Ул депутат белән үләргә яткан авыл нәрсәгә хаҗәт миңа?! Акчасын гына бирсеннәр, калганы кирәкми, кадалып бетсеннәр шунда! – дип ярып салмасынмы.

Әһә, мәйтәм, менә бит бездә ничек сайлыйлар икән халык өчен кайгыручыларны, менә кайсы юл белән килә икән Дәүләт Советы коридорын таптаучылар. Акчаң гына булсын, рәхим ит, иртәгесе көнне син дә алар белән беррәттән булырга мөмкинсең. Бу “валюталы сәясәтчеләр” ни рәвешле алдагысы вакытта үзен сайлап куйган гади кеше турында уйлар микән, дигән сораулар башка килә. Ләкин, ни дисәң дә, җавап һаман юк. Иң башта вәгъдәләрне капчык-капчык өләшергә барысы да һәвәс, ә инде җылы кабинетларга килеп кергәч, кая ул ниндидер әби-бабайлар, хатын-кызлар, балалар, ятимнәр, сукбайлар турында уйлау?! Хыялланма да!

Чөнки төп максат хөкүмәт урынына утыру, кулга власть алу, кирәкле җирләрдә үз кешеләреңне булдыру иде. Депутат мандаты – үз мәнфәгатьләреңне кайгырту өчен менә дигән югары сыйфатка ия булган көч. Моны күпчелек аңлый, шуңа күрә анда омтылалар да инде. Кануннарның халык өчен түгел, ә аерым шәхесләр үз тормышларын тагын да яхшыга үзгәртер өчен корылуына өйрәнеп беттек булса кирәк. Шунысы мөһим: сайлауда акыл белән фикер йөртеп эш итәргә иде. Киләчәгебезне ниндидер мираж, иллюзия булган алтын тауларга алданып ясарга язмасын. Үзебезне, яшь буынны, балаларыбызны күз алдында тотып кузгатырга иде “сайлау” дигән бу бозны.

Барчагызны хөрмәт итеп, Захри.

Сайлаулар бездә гаделме?

Ноябрь башында Президенты Д.Медведев үзе нең халыкка ясаган еллык чыгышында: “Бу сайлауларда 5%тан да кимрәк тавыш җыйган ширкәтләргә дә парламентта 1-2 урын бирергә кирәк”, – диюе шактый уйландырды. Шахмат термины белән әйткәндә, кисәк кенә шах ясап, бөтен вак партияләргә дә оешу мөмкинлеген бетереп, мат кую түгел микән бу? Аның бу бәләкәй генә юмартлыгын еламагыз, менә сезгә прәннек, дигән сыман ил белән идарә итү юлын ябуга ошаттым.

Әйе, вак партияләр гомере нихәтле кыска булса, “Бердәм Русия”гә шулхәтле әйбәтрәк: көндәшчесез ил белән идарә итәчәк! Ул “Аграр” партиясе белән берләшеп, тагын да үз куәтен, тәэсирен арттыра килә.

Ә бит халык мәхәббәтен, ышанычын кайсы партия яулый, үлчәү шул якка авышып, ул ил белән идарә итүне үз кулына ала алганда гына, сайлауларны гадел дип әйтеп була. Мондый ярыш партияләрне халыкка хезмәт итү юлына якынайтуы мөмкин. Минем шәхси фикерне Америкадагы соңгы сайлаулар бик ачык раслады.

Әнәс НАЗЫЙМОВ.

Бөгелмә шәһәре.

Дәүләт шурасына ике фирка узды

1 мартта Татарстан халкы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутатларын сайлады.

Гадәттәгечә, республика халкы зур активлык күрсәтте. Татарстандагы сайлаучыларның 80 процентка якыны, тавышын белдерү өчен, сайлау урыннарына килде. Ләкин Татарстанның IV чакырылыш Дәүләт Советына ике фирка – «Бердәм Русия» һәм КПРФ вәкилләре үтә. Бу инде «Бердәм Русия» – 44, ә КПРФ – 6 депутат мандатына ия булырга мөмкин дигән сүз.

Бер мандатлы бүлгеләргә килгәндә, аларның да күпчелегендә «Бердәм Русия» вәкилләре җиңеп чыккан. 50 бер мандатлы бүлгедән 42сендә әлеге фирка вәкилләре, 7сендә үз-үзләрен күрсәтүчеләр сайланган.

Республика парламентына сайлауларның нәтиҗәләре алдан фаразланганнардан әллә ни аерылмый. Татарстанда «Бердәм Русия»нең җиңәчәгенә беркем дә шикләнмәгәндер, мөгаен. Әмма бер мандатлы бүлгеләрдән кайсы кандидатның сайланачагын ахыргача төгәл әйтеп булмады, ди белгечләр. Оппозиция вәкилләре Александр Штанин, Александр Салий, Нәсимә Столярова, Роберт Садыйков Дәүләт Шурасына керергә теләсә дә, җиңә алмадылар.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Бәйсез депутатлар судка шикаять итәчәк

Парламентка бәйсез депутатларның берсе дә уза алмады. Артыгын кызыксынган күзәтүчеләрне вәкилләре ишек артына озаткан.

Мисал өчен, бәйсез кандидат Нәсимә Столярованың күзәтүчесе Гүзәлия Волкова 239нчы сайлау урынына төштән соң 4тә килгән. “Сайлау кәгазьләрен әрҗәләргә ыргытулар шактый булды. Без шундый хәрәмләшүләрне күреп, акт төзедек, сайлау бүлеге рәисе аны имзалады-имзалавын. Ә сайлау тәмамланып тавышларны санау башлангач, мин, кызыксынып, алгарак кереп карый башладым һәм сорау биргәч, бер егет һәм кызлар килеп, мине чыгару өчен тарткалый башладылар.

Шуннан мин каты итеп тотынгач, өстемә кызлар ауды һәм милиция хезмәткәрләре килеп, кулларны каерып, ишектән төртеп салкынга киемсез чыгарып җибәрде. Минем куллар күгәргән, колагым канаган иде. Боларның барысын да хастаханәгә барып раслаттык. Әмма барлык документларым белән сумкам сайлау урынында калу сәбәпле, миңа ул раслаткан кәгазьне тапшырмадылар. Соңрак бирәбез дип әйтсәләр дә, документ белән килгәч тә кире бордылар”, – диде Волкова “Голос” бәйсез оешма уздырган матбугат очрашуында.

Нәсимә Столярова, Александр Салий, Ирек Мортазин, Фердинанд Ганиев, Дмитрий Бердников һәм башкалар хокук бозуларның инде сайлауга әзерлек вакытында ук булганын әйтә. Мисал өчен, 1 ай дәвамында “Голос” сәхифәсенә 75ләп шикаять килгән. “Сайлау булган 16 төбәк арасыннан иң күп шикаятьләр Татарстанда”, –диде “Голос” вәкиле Олег Белгородский. Күпләр хакимият басымы көчле булуын билгеләп узды.

Барлык кандидатлар да сайлау кәгазьләрен әрҗәләргә күпләп ташлау очракларына тап булулары хакында сөйләде. Шулай ук алар санап барганга караганда, сайлау урынына килгән кешеләр саны күбрәк чыгуын ассызыклады. Һәм күзәтүчеләрне сайлау әрҗәсеннән ерак утыртуларына зарланды.

“Камил Абдуллин үзен рекламалау өчен миллионлаган сум тотты. Чыннан да, депутат булганга, төрле хоккей мәйданчыклары да төзетте. Инде сайлау кәгазьләрен әрҗәгә ташлап үз исемен пычратмаса да җиңә иде”, – диде Ирек Мортазин үз көндәше турында.

Иң кызыгы, сайлау кәгазьләрен әрҗәгә ташлаучыларның күпләрен кулыннан диярлек тотсалар да, сайлау урыны рәисләре аларны тоткарлап тормыйча гына җибәргән. “Граждан тавышы” хәбәрчесе Руслан Зиннәтуллин әйтүенчә, 150нче мәктәптә урнашкан сайлау җирлегендә 3 егет әрҗәгә килгән һәм шуның берсе кочак белән сайлау кәгазе ыргыткан. Аларның икесен тотканнар һәм милициягә алып киткәннәр. Әмма соңыннан хокук саклаучылар егетләрнең сайлау кәгазьләре түгел, ә башка битләр ташлавын әйткән. “Имеш, алар мәктәп ашханәсендә урыс-төрек сугышы турында ксерокстан чыгарылган кәгазьләрне тапкан да, мәзәк ясау өчен, аларны әрҗәгә ташларга булган. Әмма бу беркемне дә, әлбәттә, ышандырмады. Ни өчен күзәтүчеләрне шулай ерак утыртулары да хәзер аңлашылды”, –диде Зиннәтуллин. Бу сайлауда беренче тапкыр катнашучы эшмәкәр Фердинанд Ганиев исә бөтенләй шок хәлендә калуын әйтте. “Мин сайлауларның гаделсез узуын белә идем, әмма бу кадәр үк булыр дип уйламадым. Бүгеннән үк “Гадел Русия” партиясеннән чыгам һәм башка сайлауларда гомеремдә дә катнашмаячакмын”, – диде Ганиев.

Ул 2, 9, 27 сайлау урыннарында әрҗәгә күпләп сайлау кәгазьләре ташланганын әйтте. “Милиция ул егетләрне тоткарлау түгел, ә киресенчә, качарга булышты”, – дип гаҗәпләнеп сөйләде эшмәкәр. Сайлауда катнашучыларның күпләре милиция гаделсезлегеннән зарланды. Мисал өчен, сайлауда кандидат булган Дмитрий Бердниковны Ботаническая урамындагы 7нче йортта мәктәптә урнашкан сайлау урынына кертмичә, ишектән үк төртеп чыгарганнар. Әмма аны иң гаҗәпләндергәне тавышларны санау белән бәйле хәл булган. Чөнки әле сайлау кәгазьләрен санап бетермәгән килеш, нәтиҗәләр алдан ук әйтелгән.

Шуңа да карамастан Бердников бәйсез кандидатлар җиңелде дип санамый. “Безнең өчен уртача 20% кеше тавыш бирде. Димәк, халык безгә ышана. Без халыкны уята алдык”, – диде ул.

Бәйсез депутатларның кайберләре инде хәзердән үк судка шикаять иткән. Калганнары бу көннәрдә үз дәгъваларын белдерәчәк.

Ландыш ХАРРАСОВА

azatliq.org

Комментарии