Кредит эшли башлый

Путин вәгъдә иткән арзанлы кредитка сатып алырга мөмкин булган машиналар исемлеге расланды.

Аның буенча Русиядә җитештерелгән модельләрне генә түгел, ә илебездә җыелган чит ил маркаларын да сатып алырга мөмкин. Исемлектә Lada, Chevrolet Niva, UAZ Hunter, Ford Focus, Fiat Albea, Kia Spectra, Renault Logan, Skoda Fabia и Volkswagen Jetta машиналары бар. Аларны 13%лы кредитка сатып алырга була. Дөрес, баштарак бәясе 350 мең сумнан артмаган машиналар гына күздә тотылган иде. Ләкин исемлеккә кергән кайбер машиналарның бәясе күпкә артып китә.

Аның каравы, азык-төлек, башка товарлар белән бергә машиналарның да бәясе өскә күтәрелә. Чит ил машиналары быел, узган елның көзенә караганда, уртача 20%ка кыйммәткәрәк сатыла.

Җәяү йөри белергә кирәк

Юл-транспорт кагыйдәләрен бозучы шоферларга җаваплылык торган саен кырысландырыла. Инде менә чират җәяүлеләргә дә килеп җитте. Хәзерге вакытта “Бердәм ” фиркасенең Дәүләт Думасындагы вәкилләре, кагыйдә бозган өчен, җәяүлеләргә штрафны күтәрү турындагы закон проектын эшләп ята. Әгәр бу проект шул рәвешле кабул ителсә, җәяүле, әйтик, юлны тиешсез урында яки кызыл утка аркылы чыкса, 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф түләячәк.

Статистика мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәтенең 17%ы җәяүлеләр гаебе аркасында килеп чыга икән. Шуңа күрә шоферларга гына җәзаны кырысландыру дөрес түгел, ди әлеге идея авторлары.

Юл һәлакәтен ничек рәсмиләштерәсе?

1 марттан юл-транспорт һәлакәте вакытында килеп чыккан зыянны ОСАГО буенча каплатуның тәртибе гадиләштерелде. Хәзер зыян күрүче үзе килешү төзегән мәҗбүри иминият автогражданлык ширкәтенә генә мөрәҗәгать итә ала. Ә элек ул бары тик гаепле як оешмасы артыннан йөрергә тиеш иде. Әгәр түләнергә тиешле компенсация 25 мең сумнан артмаса, юл-транспорт һәлакәте инспекторыннан башка да рәсмиләштерелергә мөмкин.

Алиментчыларга көн бетә

Дәүләт Думасы алименттан качып йөрүче ата-аналарга “сюрприз” әзерли. Алимент түләргә тиешле кешенең эше бармы-юкмы, ул баласына билгеләнгән күләмдә акча биреп барырга тиеш булачак. Закон проектында бу гарантияле минимум 1200 сум дип билгеләнгән. Проект авторлары мондый яңалыкны кризис аркасында кабул итәргә мәҗбүрбез, дип аңлата. Чөнки эшсезлек чорында бала хокукын ныграк яклау мөһим.

Бүгенге көндә алимент түләүчеләр Русиядә 3 миллионлап хисаплана. Әнисе яки әтисе белән генә яшәүче балалар саны 9 миллионнан артып китә. Шул ук вакытта аларның бары 30%ы гына законлы алимент ала. Гадәттә, ата-аналар арасында килешү булмаган очракта, суд бер балага ата яки ана кеше кеременең 25%ы түләнергә тиеш, дип исәпли. Ике балага хезмәт хакының өчтән бере сарыф ителә. Ә өч һәм аннан да күбрәк бала булса, яртысы тотылырга тиеш. Суд приставлары алимент эзләп килгән вакытта түләүченең эшсез калуын сәбәп итеп бер ни дә эшли алмый иде. Ә хәзер аның эше бармы-юкмы – мөһим түгел, ул ай саен баласына кимендә 1200 сум биреп барырга тиеш.

Страсбург татарның “кеше ашавына” чик куярмы?

Чаллыдан бер төркем җәмәгать эшлеклесе Русия мәктәпләрендә укытыла торган “История отечества” дигән уку китабы буенча суд эшен кузгаткан иде. 2006 елда башланган мөрәҗәгатьләр, судка шикаятьләр язу Татарстанда, Русиядә уңышсыз булды. Мәскәү шәһәренең Тверь районы суды, аннан Мәскәү шәһәре һәм Русия Югары суды “История отечества” китабында татарны мыскыллау вәзгыятен күрмәде, шикаять бирүчеләр дәгъвасын кире какты.

Шуннан соң шикаять бирүчеләр Мөнир Ситдыйков, Фаик Таҗиев һәм Рәфкать Сәгыйдуллин Страсбург судына мөрәҗәгать итә. Суд эшләрен алар исеменнән Мәскәүдә яшәүче Мөхәммәт Миначев йөртә.

“Әлеге тарих китабы аша халкына каршы астыртын, мәкерле эш бара. Бу мәкерле эш 1552 елдан алып бер көн дә тукталмады, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Яңа тарих китапларында да 1994 елда Русия белән арасында төзелгән шартнамә турында бер генә сүз дә юк. Страсбург суды Русиянекеннән өстен һәм татарны мыскыллаган китап буенча дөрес кар ар кабул итүгә ышанабыз. Максатыбыз – татар милләтен хурлауга чик кую”, – диделәр Мөнир Ситдыйков һәм Фаик Таҗиев.

А.Преображенский һәм Б.Рыбаков авторлыгында чыгарылган тарих китабында татарларның учакта кешене кыздырып ашаулары сурәтләнә. Мөнир Ситдыйков әйтүенчә, мәктәпләрендә бу китап укытылмаса да, сатуда бар икән. “Безне кеше ашаучы итеп күрсәтү һаман да дәвам итә”, – ди Ситдыйков.

Гафиулла ГАЗИЗ

Укытучылар баш күтәрә

Башкортстанның Туймазы шәһәре һәм районы укытучылары гаделлек юллап мөрәҗәгать әзерләгән.

Алар үзләренә мәгариф милли проекты нигезендә тиешле хезмәт хакын ала алмаулары турында белдерә. Әле гыйнвар ае өчен дә хезмәт хакын алмаган алар. Башка районнарда һәм Уфада укытучылар тиешле хезмәт хакын алганлыгын да ачыклаган туймазылылар.

Шуңа да Туймазыда әлегә кадәр акча күрмәүләренә ризасызлык белдерә мөгаллимнәр. Бу хәлдә алар район һәм шәһәр түрәләрен гаепли. “Чиновниклар безнең акчаны “әйләндереп”, үзләренә файда эшлидер, күрәсең”, – ди алар.

Район һәм шәһәр мәгариф бүлеге вәкилләре бу хәлгә аңлатма бирүдән баш тарта. Ә укытучылар һаман да акча ала алмаса, ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать юлларга җыена.

Фәнис ФӘТХИ

“КамАЗ”да августка кадәр эш бар

Кризис вакытында Төркмәнстан белән 100 миллион долларлык килешү төзеп, “КамАЗ” ширкәте Татарстан җитәкчелеген бераз тынычландырды.

Соңгы айларда кризис сәбәпле бу ширкәт эш атнасын кыскартып, эшчеләрен киметеп, күпмедер вакыт эшен туктатып та торырга мәҗбүр булды. Яңа төзелгән килешү исә август аена кадәр КамАЗлыларны эш белән тәэмин итеп торачак. Чөнки 1040 машинаны алар августка ясап бетерергә җыена. Уртак хезмәттәшлек килешүе, КамАЗ башлыгы Сергей Когогинның Ашһабат шәһәрендә Төркмәнстан Президенты Корбангали Бирдемөхәммәдов белән очрашуы вакытында имзаланган. Рәсми мәгълүматларга караганда КамАЗның 40% товары читкә китеп бара. Төп хезмәттәш илләр: Украина, Казахстан, Төркмәнстан, Вьетнам, Азәрбайҗан.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Комментарии