Биш минутлык вице-президент

2 мартта Кремлендә журналистлар белән очрашты. Сайлау йомгаклары турында бәйнә-бәйнә сөйләгәч, аңа бер кочак русча сорау бирелде. Инде таралабыз дигәндә, “Азатлык” радиосының бүлеге мөдире Римзил Вәли татарча сүз кушты: “Инде сайлау үтте. Хәзер тулырак хакыйкатьне әйтергә дә мөмкиндер. Бер чыгышыгызда сез, мөхтәрәм Президент, ике-өч айдан соң кризис көчлерәк сизеләчәк, дигән идегез. Әйтегез әле, апрель, май айларында иң авыр проблемалар, кискен төеннәр нинди булачак? Халыкны һәм хакимиятне нинди аяныч хәлләр көтә? Нинди чаралар күреләчәк?”

Минтимер Шәймиев уйга калды. “Бу сорауга мин татарча да, русча да тулысынча җавап бирергә кыенсынам. Дөнья икътисадының җанланып китүе, нефть бәясенең күтәрелүе кайчан булачагын беркем дә белми…” – диде ул һәм әлеге сорауга шактый җентекләп татарча да, русчалатып та җавап бирде.

Залдан чыккач, Президент фойеда торучы журналистлар арасында Римзил Вәлине күреп алып, аның белән кул биреп исәнләште. Шунда ук торган “Сельская жизнь” газетасы журналисты Илдар Закировның да кулын кысып, аны ниндидер бүләк алуы белән котлады. Ә Илдар эшнең асылын аңламый. Президент исә “Сельская жизнь” газетасы баш мөхәрриренең бер чыгышында шул хакта укыганын әйтте. Бәхәс кабынганын күреп, дипломат холыклы Римзил Вәли компромисс тәкъдим итте: “Илдарга Татарстанның атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исем бирергә кирәк”, – ди ул.

Президентның кәефе яхшы, ул бу наянлыкны эләктереп ала. “Кара әле, син бит мактаулы исемнәр бирә башладың. Моның өчен Президент булырга кирәк… Әллә вице-президент кына буласыңмы?” Үзе 5-6 адымга ераккарак китеп, Римзил Вәлинең буй-сынын, кыяфәтен караган була. Янәсе, килешә микән вице-президентлык аңа. Шунда җыелган аппарат хезмәткәрләре, баш мөхәррирләр дә тезелеп басып, кулына диктофон сумкасы тоткан баһадир гәүдәле Римзил Вәлине бәяләргә тотына. Каршылар юк.

Кыскасы, урамга чыккач, Илдарны булачак мактаулы исем белән котлап, кул кысучылар чиратка басты. Римзил исә җае чыкканда башка журналистларга да дәүләт бүләкләре сорарга вәгъдә бирде. “Римзилгә вице-президентлык вазифасын тәкъдим иткәч, ризалашмаска, Президент киңәшчесе итеп алуын сорарга иде. Барыбер вице-президентлык эше күптән кыскартылган!” – дип тел чарлады бу хәлне күргән журналистлар. Римзил уйнап-шаярып та, җитди итеп тә үз ризалыгын бирмәгән әле. Минтимер Шәймиев кебек үк ул да уенын-чынын кушып сөйләргә ярата.

Камил РӘХИМОВ

РЕДАКЦИЯДӘН: “БГ”ның иң якын дусты, хезмәттәш редакция “Азатлык”ның Казан бюросы җитәкчесе Римзил Вәли бу көннәрдә үзенең олы юбилеен каршыларга җыена. Аңа иҗади уңышлар, шулай һәрчак шат, яшь күңелле булып калуын телибез. Иҗат чишмәләрендә бергә-бергә озак йөзәргә язсын. Гаилә бәхете, күңел тынычлыгы насыйп итсен, Римзил ага Вәлигә.

“БГ” редакциясе коллективы

Ветераннар җырлап яши

Үткән көз башланып киткән “ моңы” фестивале Казан ветераннарын да читләтеп узмады. ветераннарының “Мәңге яшисе килә” клубы мәркәзебезнең җиде районын берләштерә. халык җырларыннан һәм халкыбызның иң популяр җырларыннан конкурсның өч турын үткәрдек. Жюри белән сөйләшкәч, дүртенче турда сайланып алынган барлык җырчыларны да үткәрергә булдык. Без җыр сәнгатенә гашыйк кешеләр. Барысы да: “Безгә бүләк тә, урын да кирәкми, сәхнәгә чыгып, яшьлек елларын искә төшерсәк, без бик шат. Хәзер күңел нечкәргән инде”, – диделәр.

Өч ай әзерләнгәннән соң, “Татар моңы” кысаларында Актерлар йортында җыр бәйрәме үткәрергә булдык.

Концертларыбызны гармунчылар ансамбле “Татар халык көйләренә тезмә” белән ачып җибәрде. Алкышлар, алкышлар. Зал тамашачы белән шыгрым тулы. Тальян моңы күңелләрне тетрәндерә.

Сәхнәгә бер-бер артлы җырчылар чыга. Зөлхәбирә Сәхабетдинова “Хуш, авылым” (С.Сәйдәшев муз.) җырын җырлаганда, залда халык тып-тын калды, күпләр туган авылын күз алдына китереп, балавыз сыгып алды. Наҗия Мөхәммәдиева башкаруындагы татар халык җыры “Гөлҗамал” барлык тамашачыны таң калдырды.

Чыннан да, күңелләрнең моңга сусаган бер мәлендә җандагы әлеге бушлыкны бары тик халыкның күңел сандыгында гасырлар дәвамында сакланып килгән илаһи моңы гына тутыра алыр кебек. Сәхнәдәге һәр җырчы зал тутырып килгән тамашачыны әсир итте.

Роза Мифтахова (мандалина) белән Дилүс Мәҗитов (гармун) – “Кошлар кебек” дуэтын, Рузия Йосыпова, Фәлиянур Мөхәммәтҗанова, Наилә Гүзәлева, Нәзирә Миңневәлиева, Нурания Хәсәнова, Миңзифа Гайнетдиноваларның җырлауларын тамашачылар җылы каршы алды. Мансура Гыйльметдинова һәм Рәис Гобәйдуллин, Наил Мирсияпов һәм Ләбибә Шәрипова, Ләбибә Шәрипова һәм Дилүс Мәҗитовлар башкаруындагы парлы җырлар күңелгә сары май булып ятты. Җырчылар исемлеген дәвам итәргә мөмкин булыр иде, озынга китә. Аларның барысы да мактауга лаек. Күп җырчыларга тамашачылар аягүрә басып кул чапты.

Концерт 3 сәгатькә якын барды. Тагын шуны да әйтергә кирәк: музыкантлар да үз вазифаларын югары профессиональ югарылыкта үтәде. Данил Вафин – Казан шәһәренең атаклы гармунчысы, бик күп конкурслар дипломаты, Дилүс Мәҗитов – Казан гармунчылар ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчы, Рәис Гобәйдуллин – баянчы, үзешчән шагыйрь, көйләр язучы, автор-башкаручы. Аларга сокланмаган кеше калмагандыр.

Концерт ахырында артистларга зал да кушылды. Күмәк хор “Туган тел”ебезне яңгыратты.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Комментарии