Ана хакы

…Рәхәтләнеп йоклыйсы иде дә, җитмеш еллык талчыгуны онытып, өр-яңадан яши башлыйсы иде.

Зифа, кул-аякларын хәрәкәтләндереп, яраткан физик күнегүләрен ясарга теләде. Әмма үз гәүдәсе аны тыңламады. Шулвакыт аңа бик авыр булып китте. Күзләрен әчеттереп кайнар яшьләре бите буйлап агып төште. “Бик яхшы эшлисез, Зифа Әмировна, еларга кирәк, ул сезнең хәлне җиңеләйтәчәк кенә. Оялмагыз, рәхәтләнеп елагыз, сезгә бушанырга кирәк. Олы кешене тәрбияләү җиңел түгел, бигрәк тә сезнең яшьтә. Әниегезнең хәер-догасы белән калган гомерегезне бәхет белән үткәрерсез, Алла боерса”.

Бу сүзләрне аңа олы улының хатыны Марина әйтә. Йа, Раббым, Зифа бит аны җен белән бер күрә. Профессор улының балалы рус хатынына өйләнүен йөрәге белән кабул итмәде ул. Беренче тапкыр өйләренә алып кайткач, озын буйлы, төскә-биткә чибәр улы янәшәсендә тубырсык гәүдәле, ямьсез хатын күреп, артына егылып китә язудан куркып, урындыкка утырды. Аннары: “Улым, шушы шыксыз марҗадан башка беткәнме әллә дөньяда? Теләсә нишлә, минем ризалык юк. Күрә торып, мондый ямьсез хатынга барып бәйләнмәс идең, сихерләгәндер ул сине”, – диде.

Улы Ирек акыллы, сабыр кеше аның. Ул көнне әнисе белән бәхәсләшүнең мәгънәсе булмавын аңлап, бер сүз дә дәшмәде. Зифа янында озак тоткарланмыйча, тизрәк китү ягын карадылар. Әмма Ирек әнисе сүзенә карап кына Маринадан аерылмады. Көннәрдән беркөнне Ирек аны яңа фатирына хатыны итеп алып кайтты. Ундүрт яшьлек кызы Тамара, Маринаның сукыр каенанасын да түр башындагы бүлмәгә урнаштырдылар. Зифага бу хәбәрне Ирекнең беренче никахыннан туган улы Айнур җиткерде. Авыр булды аңа бу сүзләрне кабул итү. Нишләмәк кирәк, үз эченә бикләнүдән ары уза алмады ана. Күңеленә җыйналган ачу хисләрен, уй-фикерләрен 96 яшьлек әнисе белән уртаклашты. Карт ана кызын сабыр гына тыңлагач: “Гөлназы бик матур иде дә бит, нәрсә булды соң, бай профессор табылуга, ташлады да китте Ирекне. Матурлык туйда гына кирәк ул. Монысының күңеле матурдыр, ире үлгәч, сукыр каенанасын тәрбияләмәс, юньсез булса, йортына тапшырыр иде. Ирекнең гел күңелен төшереп торма, җаны теләгән елан ите ашаган, диләр. Бәндәнең кемлеге авыр чакта күренә, марҗаның да төрлесе була”, – дип үз сүзен әйтте.

Дөньяның ачысын-төчесен күргән әнисенең сүзләреннән соң, Зифа башка чәпчемәде. Улы белән килене килгәндә-киткәндә якты йөз белән каршы алды, озатып калды. Һәр ана баласының үзенә тиң кешегә өйләнүен тели инде, бу табигый күренеш, әмма син дигәнчә генә түгел шул, дип үз-үзен тынычландырды. Кеше кайвакыт үз язмышы белән үзе идарә итә алмый, көтелмәгән вакыйгалар тормышны үзгәртә дә куя. Зифа да директор хатыны иде. Икесе дә бер уку йортын тәмамлап, заводка эшкә җибәрелделәр. Фәрит төскә-биткә матур кеше түгел иде. Зифа, киресенчә, үзенең булачак ирен озын буйлы, чибәр кеше итеп күз алдына китерде. Фәрит кызның күңелен ярдәмчеллеге, кешелеклелеге белән яулады. Ирләр кайгыртуы тоймаганга күрәдер, Зифа моңа тиз күнекте. Әтисе Әхмәт абый Бөек Ватан сугышына киткәндә, Зифа әнисенең карынында кала. Укытучы Мөнәвәрә апа тормышын кызына багышлый. Алар авылдагы кечкенә өйдә икесе яшәде. Фәрит бу йортка беренче тапкыр атлап кергәндә, капка-коймалар авыша башлаган иде. Ул кайткан саен, нәрсәне дә булса төзәтте, рәтләде. Зифа белән Фәрит әнә шулай бер-берсенә якынайганнан-якынайды. Өйләнешеп яши башлагач, гадәти тормыш тотынды. Ике уллары туды, заводтан яшь белгечләргә өч бүлмәле фатир бирелде. Унбиш ел яшәгәч, Фәрит шәһәренә бер заводка директор итеп күчерелде. Әйе, алар ул чакта гаиләләре белән китәргә тиеш иде. Әмма Зифа ире белән әнисе арасында калды. Казанда инде барысы да җайлашкан, малайлар югары сыйныфта укый, мәктәп тәмамлар вакытлары җитә. Бөтен тормышын бердәнбер кызына багышлаган Мөнәвәрә апаны да кызгана. Бу хәбәрне ишеткәч, әнисе: “Ялгыз өйдә үләселәрем бар икән”, – дип елый башлый. Зифа әнисе хакына ире белән күченеп китүдән баш тартты. Алар әнә шулай аерым яшәп, бәйрәмнәрдә генә очрашып, гомер итте. Ике улын тәрбияләү Зифа җаваплылыгына төште. Ул аларны чын ир-егет итеп үстерү өчен көчен дә, вакытын да, акчасын да кызганмады. Әмма ике хатын-кыз арасында тәрбияләнгән Ирек белән Нияз йомшаграк холыклы шул. Әдәпле-тәртипле булыгыз дия-дия үстерүнең нәтиҗәседер инде. Әтиләре Фәритнең вакытсыз үлеме дә малайларны тетрәндереп алды. Алар озак вакыт сүзсез йөрде. Зифаның да киләчәгенә кара пәрдә корылган кебек тоелды. Җитмәсә, әнисе бертуктаусыз: “Кияү белән бер булып тигезлектә яши алмавыгызга мин генә гаепле. Кичер инде, кызым, бәхетеңне тулы итә алмадым. Үзем дә тол булып гомер кичердем, тәрәзәгә җил какса да, Әхмәтемдер дип, ишек ачарга йөгереп, гомерем узды. Сиңа да бәхетле булырга комачауладым”, – дип тәкрарлады. Зифа аңа дәшмәде, чөнки чынлыкта да шулай иде бит. Ир хакыннан Ана хакын зуррак санады. Ә Фәрит йөрәге ялгызлыкны кичерә алмады, типте-типте дә көннәрдән беркөнне илле яшен дә тутыра алмыйча, бөтенләйгә туктады. Бер-берләренә әйтелмәгән күпме наз, күпме сүз калды.

Зифа әнә шулай итеп, тормышын ике улы белән әнисен тәрбияләүгә багышлады. Йорттан иң элек үзенә фатир алып Ирек чыгып китте. Аннары Нияз да өйләнеп, әтисе йортына күченде. Зифа карт анасы белән торып калды. Өч көн элек йөз яшен тутырып әнисе дә бакыйлыкка күчте. Уллары һәм киленнәре бергәләп, туган авылы Балтачка алып кайтып җирләделәр. Әнисен югалтуны Зифа авыр кичерде. Чөнки ул җитмеш ел гел әнисе янәшәсендә булды, күңелендәге уй-кичерешләрен аның белән уртаклашты. Ә хәзер Зифа кемгә кирәк? Шулвакыт Марина:

– Ирек: “Син минем әни кебек, бик мәрхәмәтле”, ди. Миңа да каенанамны югалту авыр булды. Аның һаман да: “Кайттыңмы, кызым”, – дип каршы алуын сагынам. Үз әниемне бөтенләй хәтерләмим. Миңа ике яшь вакытта ук вафат булган. Аннары әбием үстерде. Аны да мин тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Шуңа да, ирем үлгәч, әнидән аерыласы килмәде. Иртәрәк үлде, җитмеш биш яшен дә тутырмады. Гел миңа дога кылып яшәде. Соңгы сулышын алганда да: “Ирек белән бәхетле бул, аны сиңа Алладан мин сорадым”, – диде.

Зифа Маринаның кулларын тотты. Алар шундый йомшак, җылы. Аннары ул күзләрен ачып, килененә карады һәм гаҗәпкә калды. Аның янәшәсендә шундый мөлаем, сөйкемле хатын-кыз елмаеп утыра.

– Марина, кичер мине, алтыным, – диде Зифа.

– Гафу үтенү кирәкми, әни, мин өлкән кеше фикерен нинди булса да кабул итәм, бервакытта да сиңа үпкәләгәнем булмады. Без Ирек белән киңәштек тә шушы йортта синең белән яшәргә уйлаштык, каршы түгелдер. Авыр чагыңда янәшәңдә булыр өчен чираттагы ялымны алданрак алдым,- дип балкып елмаеп куйды.

Мондый кайгыртудан, үзенә күрсәтелгән игътибардан Зифа тәненең көче артуын тойды, утырырга теләде. Аңа Марина ярдәм итте.

Шулвакыт Ирек тә эштән кайтып җитте. Туп-туры әнисе бүлмәсенә узды һәм Зифа белән Маринаның икесен дә бергә кочып алды.

– Кызымның шифалы сүзләре белән йомшак кулларының җылысы тәнемә яшәү көче бирде. Сезне очраштырган өчен язмышка мең рәхмәт, – диде Зифа.

– Дөрес әйтәсең, әни, Мәрьям – минем никахлы хатыным. Ул үзе миңа мәчеткә барып никахлашып, исемен дә мөселманчага алыштырырга теләвен әйтте, – дип Ирек, әнисен чын-чынлап терелергә мәҗбүр итте. Улы әйткән сүз кодрәте белән ана аягына басуын да сизми калды, бар авырулары, талчыгулары юкка чыкты.

Берничә минуттан олы яктагы өстәл артында гөрләшә иде алар…

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА

Әнием, сине яратам!

Әни, синең күзләр шундый мөлаем һәм ягымлы, әйтерсең бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә сүзләрең… Ә сүзләрең шундый татлы, туң йөрәкне дә эретерлек җылы. Кулларың исә… мамык кебек йомшак! Бусы хакында тулырак итеп һәм башыннан ук сөйләргә кирәктер.

Әнием Нурисә Әнвәр кызы Ганиева Киекле авылында дөньяга килә. Кечкенәдән ашарга пешерергә яратканга, пешекче һөнәрен сайлый. Мәктәпне тәмамлагач, Яр шәһәренә укырга керә. Аннан кире авылына кайтып, Киекле халкын үзенең тәмле ризыклары белән сыйлый. Ә ул пешергән тәм-том, чыннан да, авызда эрерлек!

Әниемнең ашлары –

Чәкчәге, бавырсагы…

Һәрвакыт тәмле була,

Әнием бик булдыра.

Менә шуңа да әниемнең куллары тәмле, ул иң уңган, иң булган кеше!

Әнием мин мөстәкыйль тормышта үз юлымны таба алсам иде дип тырыша. Бәхетле булуымны тели.

Мин дә әниемне бик яратам, аңа исәнлек-саулык, кайгы-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телим.

Бик яратам әниемне,

Ходай язсын гомер буе

“Әни” диеп дәшәргә,

Бергәләшеп яшәргә.

Әни!!!

Гомер бүләк итүче дә,

Тормыш буйлап йөртүче дә,

Авыр минутлар булганда

Һәрчак ярдәм итүче дә.

Әни-әнкәй-ана!

Никадәрле мәгънә сыйган,

Бар күңелләрнең аклыгын,

Изгелеген үзенә җыйган.

Гүзәл ГАНИЕВА.

Нурлат районы, Киекле авылы.

Рәхмәтлемен, әнием, сиңа!

Апас районы Чирмешән авылында 250ләп йорт бар. Шушы матур авыл уртасыннан челтерәп аккан Чирмешән елгасы буенда үз йорты белән минем әнием яши.

Әнием безне, биш ятимне, бер ялгызы үстерде, олы тормыш юлына озатты. Аның яшьле күзләре бүгенгедәй күз алдымда тора. 42 яшендә ирсез калган хатынның уе бер иде: ничек итеп балаларын аякка бастырырга?!

Әтиебез дөнья куйганда, олы абыебызга 17 яшь иде. Акча яклары да әллә ни мактанырлык түгел. Ярым-ярты хәерче хәлендә калдык. Әле алай гына да түгел, үлем өстенә үлем булып торды. Әтиебез үлгәннән соң, кайгыларны күтәрә алмыйча, дәү әтиебез дөнья куйды. Аннары дәү әниебез якты дөньядан китеп барды.

Әни, зур авырлыклар күрсә дә, бөгелеп төшмәде, югалып калмыйча, безне аякка бастырып, тормыш юлына кертеп җибәрде. Ничек түзгәнсең, әни? Анысы инде сиңа гына билгеле. Әлеге ачы кайгыларны бүлешеп, ярдәм иткән күршеләребез алдында да баш иям. Чөнки без үскән вакытта күршеләрнең ярдәме бик тиде. Хәзер дә, Аллага шөкер, бик булышып торалар. Барысына да рәхмәтем чиксез.

Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ.

шәһәре.

Ханис хатыны Галия

Әни була белү – үзе бер талант

Яратам мин үрнәк алырдай кешеләрне! Аларга сокланып карыйм, этәргеч бер көч алам, шул сыйфатларны үземдә “тәрбияләргә” тырышам.

Аңа “ана”, “әни” дигән төшенчә тулылыгы белән туры килә. Тормыш җилләре аның чәчен агарткан. Аның карашында тирән акыллылык, сабырлылык, эчке бер матурлык бар. Аның белән киңәшкәч, сөйләшкәч, күңелгә рәхәтлек иңә…

Галия менә ничә еллар инде урын өстендәге ирен тәрбияли. Ире катлаулы операциядән соң ни йөри, ни сөйләшә алмый. “Ул миңа бер иптәш, берүзем калсам, ниләр эшләрмен”, – дип кайгыра Галия. Биш баласы кайсы кая таралышты. Үз тормышлары белән яшиләр. Кайтып булышып, хәлләрен белешеп китәләр.

Каенана-каенатага тугры хезмәт иткән, фатихаларын алган, балаларын тәрбияләгән, колхозда төрле эшләрдә эшләгән ул. Хәзер дә кәҗә, сарык, үгез асрый, умарта карый, яшелчә-бәрәңгесен утырта. Җәй көне оныклары, балалары караша.

Сабыр, киң күңелле, кайгыртучан, булганына шөкер дип яшәүче, чиста күңелле, бертуктаусыз тыныч кына эшләүче үрнәк әни ул. Үзенең шундый әни булуын белми дә. Ничек бар, шулай кабул итә. Мин аңа хөрмәт белән, сокланып карыйм, үрнәк алам.

Әй, күп булса иде шундый үрнәк алырдай әниләр!

Дилбәр ӘХӘТОВА.

Актаныш районы, Югары Яхшый авылы.

Комментарии