- 03.02.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №4 (27 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Газетабызның 1нче гыйнвар санында, бер укучыбызның посылка аша башмаклар бәйләп җибәрүе һәм аны балалар йортына тапшырырга кушуы турында язган идек. «Җәй көне Мәскәүдән оныгым Динара, башмак бәйләргә, дип, бер пакет җеп алып кайтып бирде. Үзе 9нчы августта 26 яшендә юл һәлакәтендә вафат булды. Аның рухына сәдака булсын, дип, шушы җепләрдән балаларга башмак бәйләдем», – дип аңлата ул хатында. Күптән түгел Апас районы, Багыш авылына кайтып, бу күчтәнәчләрне җибәргән 76 яшьлек Фатыйма апа Зәйнуллинаның үзен дә күрергә насыйп булды.
«КУЛЫНДА БАЛТА ДА ПЫЧАК»
Фатыйма апа белән очрашкач, сүзне кайлардан башларга белми тордым. Мине күргәч тә, күзенә яшь тулды аның. Яраларына кагыласым килмичә, сүзне читтәнрәк – Динараның әле исән вакыты турында сораштырудан башладым.
– Динара – өченче кызым Сәриянең баласы. Күбрәк минем белән үскәнгәме, иң яраткан оныгым булды ул минем. Ни өчен минем янда үсүенең дә үз сәбәпләре бар. Ул баланың күргәннәре шактый булды инде. Әнисенең язмышы да бик гыйбрәтле, – дип акрын гына сөйли башлады Фатыйма Зәйнуллина. – Сәрия кызым мәктәпне тәмамлагач та, Казанга барып, нәшриятка эшкә урнашты. Мәктәптә яхшы укыды үзе. Нигә шунда ук эшкә кергәндер. Үзе бу хакта сораштырганнарга: «Болай да акча җитми, ике апам да уку йортында укый, мин дә укырга керсәм, гаиләгә авырлык килә бит», – дип аңлаткан. Бервакыт яз көне, юллар бик пычрак вакытта, сукыр эчәгесенә операция ясатты да өйгә кайтты. Кире Казанга киткәндә, юлда үзенең булачак ирен очраткан ул. Элек поезд белән йөриләр иде бит. Каратунга кадәр поездда кайткан да, вокзалга барып, Апаска кадәр кайта торган автобусны көтеп тора башлаган. Шунда вокзалга бер ир ат кереп: «Апаска кайтучы юкмы?» – дип сораган. Безнең кыз бу кеше белән утырып киткән. Сөйләшеп барганнар. Өйләнмәгән егет булган, минем кыз да кияүдә түгел иде. Танышканнар, кыскасы. Менә шуннан бу егет безгә килеп йөри башлады. Аннары өйләнештеләр. Ул вакытта кызыма – 21, кияүгә 27 яшь иде. Кызымның бәхетсезлегенә генә очрагандыр инде ул кеше… Өйләнешкәч, Казандагы эшен ташлап, кияү янына дип, Апаска кайткан балам. «Үзе барсын иде, ник син кайттың?» – дип әрләдем дә инде үзен. Киңәшләшеп тә тормаган бит!
Казандагы эшен калдырып кайткач, Сәрия ире белән төрле районнарда яшәп һәм эшләп карый. Шушы чорда кызлары Динара туа. Биш еллап вакыт узганнан соң, кабат Апаска кайта яшьләр. Соңрак Дәвеш авылына күчеп киләләр. Андагы мәктәпкә техничка булып эшкә урнаша Сәвия, ирен исә завхоз итеп эшкә алалар. Бер ел эшләгәннән соң, мәктәп директоры кызны институтка укырга керергә үгетли, башлангыч сыйныфларны укытырга да билгеләп куя. Читтән торып педагогия институтына укырга керми чарасы калмый Сәвиянең.
– Менә шулай итеп, кыз белән кияү Дәвештә үз җайлары белән яшәп ята башлады. Шул авылда яшәгәч, басудан чөгендер эшләргә бүлеп биргәннәр иде аларга. Атасы белән булышырга дип килдек. Кияү өйдә юк. «Ул мәктәпкә китте әле», – ди кыз. Ул көнне чөгендерне эшләп бетерә алмадык, яңгыр килде дә, кайтып киттек. Бераз вакыт узгач, тагын килдек кызыма. Тагын кияү өйдә юк. «Мәктәптә ул», – дигән була Сәвия. Аны-моны сиздермәде, балакаем, кияү читкә йөри башлаган булган инде ул вакытта. Шушы көнне биш яшьлек оныгыбыз Динара арттан калмыйча тагылып йөрде, «Мин дә сезнең белән китәм!» – ди. Оныкны җитәкләп чыгып барганда, кияү дә кайтып керде. «Ай-яй, юлга тузан төшермисез, ә?» – ди, янәсе без бик еш килеп йөрибез. Сәвия аның кыланмышлары турында безгә сөйләгән дә, тикшерергә киләбез, дип уйлаган икән кияү!
Динараның Багыш авылындагы әби белән бабасында кунак булуы бер айга сузыла, чөнки кинәт кенә кар явып, юллар мотоциклда йөреп булмаска әйләнә. Әнә шулай яшәп ятканда, Фатыйма апа оныгын ияртеп, бер туганнарына ашка бара. Мәҗлес уртасында йорт бусагасында Сәвия күренә.
– Мине тиз генә күз карашы белән эзләп тапты да кочаклап алып елый да башлады, балакаем. Елый да елый, һич туктатыр әмәл юк. Мин әйтәм, бигрәк сагынгансың икән кызым, ник бу кадәр елыйсың, елама, сагындыңмыни, балам, дим, аркасыннан сөям. Янымда гына шушы йортта яшәүче карчык: «Болай гына еламыйдыр, сагынганга кеше моның кадәр еламый», – дип куйды. Аны-моны уйламадым, өйгә кайткач кына сорыйм Сәвиядән, нәрсә булды, дим. «Әни, ул эчә, исергәч, кулында балта да пычак. Үтерәм, дип әйтә. Пычакларны яшереп куям, иртәгәсен табып булмый. Айныгач, тәүбә итеп, бүтән алай эшләмим, ди. Эчкәч, шул хәлләр тагын кабатлана», – ди кызым. Бер кич кунды да, оныгымны ияртеп кайтып китте. Өч көн вакыт уздымы икән, авылдаш егет керде. «Сәвия апа больницада ята, әни килеп китә алмас микән, дип әйтергә кушты», – ди. Төнне ничек уздырганымны үзем генә беләм. Икенче көнне үк киттем балам янына. Кияү дә килгән. Кыз белән мине ялгыз гына калдырасы килми моның. «Автобуска соңга кала күрмә, әби, автобусың китә», – дип кабаландыра. Ул көнне рәтләп сөйләшеп булмады. Берничә көннән кабат больницага килдем. «Нәрсә булды соң сиңа, балам?» – дим Сәвиягә. «Эчем авыртты да, тикшеренергә килгәч, миндә йогышлы авыру таптылар…» – ди кызым, оялып кына. Кияү шунда гаебен таныган, «Бер хатын белән йөргән идем, шуннан ияргән», – дип әйтте ди.
Чит хатын белән йөргәне ачылгач, кияү кеше башкасыннан да кыенсынып тормаган – больницадан чыгуын гына көткән дә, хатынын, кызын ташлап чыгып киткән.
КАНЛЫ ҖӘНҖАЛ
Ире чыгып китсә дә, Сәвия бирешми – кызын тәрбияли, эшенә бара, мөстәкыйль тормыш көтә. Барысы да үз урынына утырган кебек. Тик тыныч яшәү генә насыйп булмаган, күрәсең. Фатыйма апага «Сине кызың чакырды, булдыра алганча тизрәк килсен дип әйтте» дигән хәбәр китерәләр. Ул вакытта хәзерге кебек һәр кешедә диярлек машина да юк бит әле. Мең бәлаләр белән генә Дәвешкә кызы янына барып җиткән ана.
– Кызның капка төбендә милиция машинасы тора. Минәйтәм, нәрсә инде бу? И Алла, нәрсә генә булды икән, дип сөйләнә-сөйләнә барып керсәм, күргәннәремнән тораташ каттым да калдым, – дип искә ала Фатыйма Зәйнуллина. – Кызымның башын да бәйләгәннәр, җилкәләрен, кулларын да… Кич белән өйгә кияү кайткан булган. Веранда тәрәзәсен генә алып, йортка узган. «Син теләсә кем белән йоклап йөрисең», – дип, кызыма 11 тапкыр пычак белән кадаган. Веранданы ачып җибәргән идем, бөтен идән, аяк киемнәренең эчләре кан белән тулган. Гомере бетмәгән булгандыр инде, Сәвия качып чыгып китә алган, күршеләрендә яшәүче мәктәп директорына кереп, ярдәм сорый алган. Онык кайда, дим. Күршеләргә кертеп куйганнар икән баланы. Шуннан соң мин аны алырга дип кереп киттем. Алты яшьлек оныгым булган бөтен хәлләрне үз күзләре белән күреп торган икән. «Әни укучыларның дәфтәрләрен тикшереп утыра иде, веранда тәрәзәсен алып, әти кайтты. «Ә синмени әле бу?» – дип сорады әни. «Кемне көтә идең соң?» – диде әти. Әни чәй куярга дип тора башлаган иде, үзем куям чәйне, дип чыгып китте. Аннары суыткычны ачып, «Бигрәк бай яшисез икән, буш урын да юк суыткычыңда», – диде. «Бөтен әйберебез дә җитеш», – диде әни. Шуннан соң әти пычак тотып килде. Әни ул пычакны бәреп төшерде. Әти әнине буып егып салды, мин акырып елый башладым», – дип сөйләде оныгым. Сәвия әйтә, Динара елый башлагач, бу бала, мин үлсәм, ятим кала бит, дигән уй килде дә, бар көчемне җыеп, торып чаптым, ди. Ишекне ачарга өлгерә алмаган, чөнки эчтән бикле булган. Аннары чәченнән сөйрәп алып кергән дә, пычаклар белән кискәләп бетергән кызны кияү, аеруча битен кискәләгән иде. Сәвия ничектер качып котылып, күршеләргә кергән. Керүгә, бөтен дөньяны канга батырмас өчен, юынгычлары янына басып иелеп тордым, битем буйлап шабырдап кан акты, дип сөйләде.
Кияү кешене ел ярымга төрмәгә җибәрәләр, ә Сәвияне, яраларын теккәләп, өенә озаталар. Канлы сугышны үз күзе белән күреп торган Динараның да бу көнне йөрәге яраланган булгандыр. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы төзәлми, диләр, әтисен күралмас була ул. Әнисе эштә вакытта гаилә альбомнарындагы фотолардан әтисен кискәләп алган да бер пакетка тутырып куйган, хәтта әнисе белән әтисенең туй фотоларыннан да әтисен алып аткан кыз.
– Бу хәлләрдән соң Сәвия Дәвештән күченеп китте. Ире төрмәдән чыккач, тынгы бирмәс, дип курыкты. Бер авылга укытучы булып эшкә керде. Язмышны алдап булмый шул. Кияү төрмәдән чыккач, нәрсәдер сатып йөри башлаган, шунда нәкъ менә Сәвия яшәгән авылга килгән. Очраклы гына инде. Сәвияне күреп калган да, моны мәктәп төбендә сагалап тора башлаган. Шул вакыт очраклы гына әтисен күреп алган Динара. Бик каты елаган. Йөрәк дарулары эчертеп бетергәннәр балага. Атасыннан курыккан ул. Шушы хәлләрдән соң Сәвия Казанга эшкә керде. Башта үзе белән баланы да алып киткән иде, кеше өстендә генә яшәгәч, авыр булды, күрәсең, 6нчы класстан соң оныгым Динараны миңа кайтарды. Ул исә 11нче класска кадәр минем янда яшәп укыды, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
«КАЙТЫП КЕРЕР ТӨСЛЕ»
– Үз балаларымнан да якынрак булды инде Динара миңа. Беркайчан каршы эндәшмәде, «эх» дип тә әйтмәде, кушканны йөгереп кенә эшли иде. Үзе гел елмаеп торды, акылла бала иде. Кем белгән бит гомере чәчәк аткан чорында ук өзеләсен, – дип елап җибәрде Фатыйма апа.
Ә бит бәла чынлап та аяк астында гына. Мәктәптән соң техникум тәмамлап, Мәскәүгә эшкә кергән булган ул. Эш урыныннан Украинага командировкаларга җибәрә торган булганнар кызны.
– Украинага йөргәнен бер дә белдертмәде оныгым. Борчылып тормасын, дигәндер. 8нче август көнне шалтыраткан иде ул миңа. «Дәү әни, авылда ни хәлләр бар?» – ди. Әле сәгать 10 да тулмаган иде ул вакытта. «Ник йокламыйсың кызым, яллар бит», – дим. «Йокы туйды, дәү әни, киләсе ялга тәти апаларга барам инде», – ди. Ник бу ялларда ук бармадың соң дип сорый белмәдем шунда. Бу вакытта юлда булган инде ул. Үләренә бер көн алдан сөйләшеп калды минем белән, балакаем. 9нчы август көнне Украинага барганда, Калуга шәһәре тирәсендә һәлакәткә очраган. Алларыннан барган машина поши бәрдергән, болар арттан килгән булганнар, шул поши боларның машинасы түбәсенә килеп төшкән. Бер җирләрендә дә җәрәхәт юк, бер җире дә сынмаган, битләренә генә кан сауган. Миен изгән инде, ахрысы. Шоферы белән икесе дә үлгәннәр. Бу хактагы хәбәр миңа 10нчы августта гына килде. Улым белән киленем белгәннәр, көтмәгәндә кунакка кайтып төштеләр, аны-моны сиздерми үзләре. Килен белән мунчалар кереп чыктык та, «Әни, аша әле аша», – ди. «Ник, бергә ашарбыз, ник мине генә кыстыйсыз?» – дим. «Ашыйбыз, хәзер без дә ашыйбыз», – ди. Мине аннары ашый алмас дип ашаткан икән ул. «Әйдә әле кан басымыңны үлчим», – ди. Минем кан басымым күтәрелә гадәттә. «Мин сиңа яхшы дару алып кайттым, эч әле», – ди. «Эчәрмен әле, йөрәгем авыртмый бит әле», – дим. «Эч әле, эч», – ди. Ул тынычландыра торган дару биргән икән миңа. Берникадәр вакыт үткәч, әллә нишләп баш әйләнә, дим. Башың әйләнсә, ят, ди. Шул әйләнергә тиешле икәнен белгән инде ул аның. Аннары мин яткач әйтте: «Динара үлгән, әни», – ди. Мин сикереп торып утырдым да еларга тотындым. Бик авыр, бик зур хәсрәт булды. Биш ай вакыт үтте инде, әле дә ышана алмыйм Динараның үлүенә. Кайтып керер кебек. Әле Мәскәүдә эштә генәдер кебек. Әнисенең бердәнбер баласы иде. Әнисе дә ялгыз калды. Үләр алдыннан яшел бәйләм җебе сораган идем, бер пакет җеп алып кайтып бирде ул миңа. Яңа ел алдыннан гына Сәвия килеп киткән иде. Сүзебез гел Динарага килә дә төртелә. Аннары кочаклашып елыйбыз. И кызым, дим, ярый әле гәүдәсен бөтен килеш күмдек, дим. Самолет төшеп шартлаган иде бит – көлләрен дә таба алмадылар, дим. Гәүдәсен күргәч, оныгымны битләреннән сөеп еладым инде. «Әй балам, балам», – дидем. Аякларыннан тоттым. Үлгәннән соң бер мәртәбә дә төшемә кергәне булмады оныкның. Дусларының төшенә генә кергән, үзе яшел чирәмдә чабып йөри, шундый рәхәт монда, шундый рәхәт, дип әйтә ди. Урыны җәннәттә булгандыр баламның…
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Апас – Казан.
Комментарии