- 03.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Архив
Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның Татарстанда җитәкчелек тарафыннан мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләре укытуга ирек бирелмәве турындагы сүзләреннән соң, танылган исламофоб Роман Силантьев, кыюланып китеп «баш атакайны» да уздырып җибәреп, төрле янаулар яудыра башлады.
«Мин Татарстан җитәкчеләрен «Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре» курсы кысаларында укучыларга сайлау мөмкинлеген чикләмәскә чакырам. Юкса, без моны бик җиңел хәл итәчәкбез: балаларына мәктәптә православ мәдәнияте нигезләре укытылуын теләгән руханилар белән үтеп керәчәкбез һәм шулай ук журналистларны чакырып, барлык чикләүләрне теркәячәкбез», – ди ул.
Моннан тыш Силантьев бу өлкәгә караган шикаятьләр җыя башлаячаклары белән дә яный. «Канун безнең якта, Татарстан – Русиянең бер өлеше һәм кануннар һичшиксез үтәлергә тиеш», – ди ул.
Татарстанда укытучыларның белемен үстерү институты профессоры Фәйзелхак Ислаев «Азатлык»ка белдергәнчә, православ мәдәнияте нигезләрен укыту – низаг чыгара торган әйбер. «Алар көч үзләрендә булуын беләләр, әйбәтләп тыңламасагыз көчләп кертәбез, диләр. Элек тә шулай булган бит. Әйтеп чукынмагач, көчләп чукындырганнар. Мәктәпләргә православ дәресләрен кертүне чукындыруның дәвамы дип карыйм, чөнки бу мәсьәләдә үзем азмы-күпме шөгыльләнгән кеше буларак, шулай дип исәплим. Күп динле төбәкләрдә моны эшләргә кирәкми. Ул төптән уйлап әйтелгән сүзләр түгелдер һәм безнең мәктәп укытучылары да, мәгариф хезмәткәрләре дә, Президент та моның белән килешмәс дип уйлыйм», – ди профессор.
Ислаев башта ук диннең мәктәпләргә керүен хупламаганын әйтә. «Татарстанда балаларны дини өлкәдә бүлмәскә килешенде. Ә бу православ чиркәүгә һич кенә дә ошамый. Алар инде астан да, өстән дә әйтеп карыйлар, хәзер Русиядәге иң зур атакайның әйтүе – шушы юнәлештәге эшнең берсе. Православ атакайлары статистиканы карыйлар да Татарстанда православ динен өйрәнүчеләр юк икәнен күрәләр. Шул ук вакытта православ чиркәүләр эшләп тора, халык чиркәүгә йөри, мәктәптә дә православ мәдәнияте нигезләрен укытырга тиешләр дигән позициядә торалар. Мин бу позиция дөрес түгел дип уйлыйм, чөнки бу – чын мәгънәсендә, мәктәптә низагка китерә торган әйбер. Бу сүзне атакай әйтсә дә, Президент әйтсә дә, мин моңа каршы», – ди ул.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Җиде бала анасы дәүләткә хыянәттә гаепләнә
ФСБ хезмәткәрләре Смоленск өлкәсе Вязьма шәһәрендә яшәүче Светлана Давыдованы кулга алды. Аңа Русия Җинаять кодексының 275нче маддәсе нигезендә дәүләткә хыянәттә гаепләү белдерелгән.
2014нче елның апрелендә Давыдова автобуста барганда хәрби киемдәге бер кешенең аларның күршесендәге хәрби бүлекнең Мәскәүгә җибәрелүе турында сөйләшүен ишеткән. Аларны сепаратистлар ягында сугышыр өчен Украинага җибәрәчәкләр дип уйлаган хатын, Украина илчелегенә шалтыратып, үз борчылулары белән уртаклашкан.
Күптән түгел иртән аларның гаиләсенә битлек кигән бер төркем хәрбиләр кереп, кая барганнарын әйтмичә, Давыдованы алып чыгып киткәннәр. Мәскәүнең Лефортово районы мәхкәмәсе аны ике айга изоляторда калдыру турында карар кабул иткән. Ире Анатолий Горлов хатынының кайда булганын бу атнада гына белгән.
Ире сүзләренә караганда, югары икътисади белеме булган, аспирантура тәмамлаган хатынының «яшерен мәгълүматка» ия булуы мөмкин түгел. Җиденче бала тапканына ике генә ай булган хатын-кыз хәрби бүлекнең бер почмагын яшәгән фатирының тәрәзәсеннән генә күргән булган.
Давыдовага билгеләнгән адвокат, аңа кием илтеп бирүдән тыш, башка төрле ярдәм күрсәтергә җыенмый. Иренә ул «хатыныгызга тагылган маддә бик җитди, ким дигәндә 12 ел яный, әмма 25 елдан да күбрәк бирмәсләр» дип әйтеп куйган. Кечкенә шәһәрдә яшәп яткан бу гаилә башлыгы әниләренә ярдәм итәрлек бәйсез адвокат яллау турында әле уйлый да алмаган. Анатолий Горлов Украинада барган сугышка каршы булуын, бу мәсьәләдә тулысынча хатынын яклавын сөйләде.
Светлана Давыдовага билгеләнгән адвокат Андрей Стебенев: «Бала имезүе, кечкенә балалары булуы исәпкә алыначак, әлбәттә. Әмма шалтыратырга кирәк булмаган урынга шалтыратып, әйтәсе булмаган сүзне әйткән ул. Гайрәтле органнарыбыз, Саклану министрлыгы бу әйткәннәрне тикшереп, аның дәүләт сере булганын һәм Русия иминлегенә куркыныч тудыруын ачыклаган», – диде адвокат.
Җәмәгать күзәтү комиссиясе әгъзасы журналист һәм хокук яклаучы Зоя Светова Русиядә «шпиономания» дулкыны көчәя дип саный. «Хәзер Украина дошман булгач, анда шпионнар табарга кирәк. Лефортовода ике аерым эш нигезендә Полтава хәрби заводының элекке директоры 73 яшьлек Юрий Солошенко һәм 32 яшьлек эшкуар Валентин Выгиевский утыра. Аларның икесен дә Украина файдасына шпионлыкта гаеплиләр. Светлана Давыдова кыйссасы да – акылга сыймаслык хәл. Хәтерлисезме, Солженицынның бер героен американ илчелегенә шалтыратканы өчен төрмәгә утырталар. Салкын сугыш заманнарына кайтара бу хәл безне. «В круге первом» дигән әсәрдә Иннокентий Володин, американ илчелегенә шалтыратып, Сталинның американнардан атом бомбасы турында яшерен мәгълүматны урлавы бөтен дөнья өчен фаҗига белән тәмамланачагы турында кисәтә. Әмма Светлана Давыдова очрагында ФСБ бер әйберне күздән ычкындырган – хатынны төрмәгә утырту белән алар Владимир Путин режимы шул кадәр яшерергә тырышкан зур бер серне бөтен дөньяга фаш итүләрен аңламый: Русия гаскәрләре күрше дәүләттәге Донбасста сугыш алып бара», – диде хокук яклаучы.
Алсу КОРМАШ.
Кризис көчәя, Казан һәм Уфада полиция кеше җыя
Русиядә бәяләр үсүгә борчылучылар арта бара. Социаль ризасызлык көчәйгәндә, Казан һәм Уфа полициясе тәртип саклаучылар җыя.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының узган елга йомгак ясау утырышында министр Артем Хохорин аналитикларның «җәмгыятьтә социаль киеренкелек арту мөмкинлеген кире какмаучы» фаразлар ясавын әйтте. 2015нче елда Татарстанда Президент һәм муниципаль сайлаулар көтелүен дә исәпкә алып министр: «Мондый вакыйгалар алдыннан, гадәттә, беркадәр протест хәрәкәте, төрле деструктив оешмаларның эшчәнлеге күзәтелә. Безнең бурыч – тәртип саклау, канун бозуларга юл куймау», – дип чыгыш ясады.
Шул ук көнне эш тәкъдим итү сәхифәләрендә бер яңа игълан пәйда булды. Анда, Казандагы тәртип саклау полкы (патруль-пост хезмәте) 19 яшьтән 35 яшькә кадәр полиция хезмәткәрләре, этләр белән эшләүче кинологлар, машина йөртүче полиция хезмәткәрләре җыя, диелә. Урта белемнән дә ким булмаган, армиядә хезмәт итеп кайткан, хәрби хезмәткә яраклы кешеләр кирәклеге языла. Булачак хезмәткәрләрне 22 мең сум айлык эш хакы, социаль яклау чаралары, ел саен 40 көнлек түләнгән ял, 20 елдан пенсиягә чыгу, югары белем алу мөмкинлеге белән кызыктыралар.
«Азатлык», әлеге игъланда күрсәтелгән телефонга шалтыратып, эш мөмкинлекләре турында сорашты. Җавап биргән ханым әле шактый вакансия барлыгын хәбәр итте. Әмма башта ук бик көчле сайлап алу булачагын, ярты ел дәвамында бөтен яктан сынау үткәреләчәген әйтеп бирде. «Күп кеше килергә мөмкинме, ничә вакансия бар?» дигән сорауга, әлеге хезмәткәр: «Мөмкин кадәр күбрәк килсеннәр», – дип җавап бирде.
Кризис, эшсезлек арта баруга карамастан, бу эшкә кеше табу шактый авыр булуы күренә, чөнки сынау чорында эш хакы 13 мең сум гына булачак икән, 22 мең сум алты ай түзеп, уңышлы эшләгән очракта гына түләнә.
Шул ук вакытта Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгы интернет сәхифәсендә вакансияләр бите булдырылган. Анда министрлык идарәсенең Казан һәм районнардагы аерым-аерым бүлекләрендә, тәртип саклаучылар, ОМОН, ягъни махсус бурычлар үтәүче төркем әгъзалары, кинологлар, җинаятьләрне тикшерүче төрле белгечләр өчен 60лап урын бар диелә.
Интернет сәхифә аша Казандагы патруль-пост хезмәтенә кеше җыючы әлеге ханымның әйтүенә караганда, тәртип саклаучылар санын арттыру турында сүз бармый, бары тик вакансияләрне тутыру максаты куелган. Әмма шул ук вакытта, бөтен Эчке эшләр министрлыгында хезмәткәрләр санын киметү булачагы турында сүз йөргәндә, җәмәгать тәртибен саклаучы бу патруль-пост хезмәтен киметү планнары юк, дип хәбәр итте эшкә алу бүлегендәге әлеге ханым.
Тәртип саклау системасындагы башка чыганаклар да Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгына караган бүлекләрдә хезмәткәрләр санын киметү көтелүен әйтә, әмма аларның кайсы бүлекләргә кагылачагын белүчеләр әлегә булмады.
Бу атнада Уфа полициясе дә патруль-пост хезмәтенә һәм башка бүлекләргә кешеләр җыю турында белдерү чыгарды. Казандагыдан аермалы буларак, Уфада айлык хезмәт хакының 25 мең сумнан башланачагы, фатир арендасы түләүләрен компенсацияләү, балаларны бакчага урнаштыру кебек социаль гарантияләр вәгъдә ителә.
Наиф АКМАЛ,
Бикә ТИМЕРОВА.
Чийгөз тоткарланды
Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз 19нчы февральгә кадәр сак астына алынды. Чийгөз узган елны татар конгрессы чакыруы белән берничә тапкыр Казанга килгән иде. Ул вакытта Татарстан җитәкчелеге аларга ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Әхтәм Чийгөзгә «массакүләм тәртипсезлекләр оештыру» (Русия Җинаятьләр кодексы, 212нче маддә, 1нче өлеш) гаепләве белдерелә, анда ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
29нчы гыйнвар көнне Чийгөз тикшерү комитетына сөйләшүгә барудан кире кайтмый. Соңыннан аның кулга алынуы турында Русия тикшерү комитеты вәкиле Сергей Маркин белдерә.
Чийгөзне гаепләү 2014нче елның 26нчы февралендә булган урам җыенында «халыкны тәртипсезлекләргә өндәү чакыруы» нигезендә корылган. Кырым Югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Кырым аннексиясенә каршы урам җыены уздырды. Февральдә Кырым әле Русиягә кермәгән иде.
Чийгөзнең Бакчасарайдагы өенә ФСБ тентү белән килгән. Иртәнге җиде тулганда башланган тикшерү вакытында Чийгөзнең хатыны Эльмира ханымга гына өйдә калырга рөхсәт ителгән. Чийгөзнең өеннән компьютер техникасын алып чыкканнар.
Әхтәм Чийгөз узган елда берничә тапкыр Татарстанга килде. Ул Кырымтатар халкы мәҗлесе һәм Дөнья татар конгрессының 2018нче елга кадәр исәпләнгән хезмәттәшлек килешүен имзалауда катнашты. Аңа кадәр 25-29нчы апрельдә Казан сәфәре вакытында Кырымтатар мәҗлесе вәкилләре төркемен Чийгөз җитәкләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда да Кырым ягыннан сөйләшүне ул алып барды. Миңнеханов алар белән беренче көнне үк очрашкан иде. Ул делегацияне сәламләп Татарстан җитәкчелегенең кырымтатарларга булышырга теләгәнен белдерде.
Менә хәзер Чийгөзгә ярдәм кирәк булганда, Татарстан берни дәшми. Татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин «Азатлык»ка әлеге хәлне «коточкыч» дип бәяләде. «Әмма ниндидер аңлатма бирергә мөмкинлегем юк. Кызганыч», –диде ул.
Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии