- 02.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №47 (28 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Моннан 10-15 ел элек минем белән бик кызык хәл булды. Минем ирем машина-тракторларны биш бармагы кебек белә иде. Шулай бер елны, көзге сөрү вакытында, аны Габделәзәл Салихов тракторына 2 елга эшкә алдылар, ул кичке сәгать 4-5 тә төнге сменага китә иде. Шулай бер конне, ул төнге сменага киткәч, инде кич тә төнгә авышкач, өйнең түр яктагы почмагына күсәк белән бик каты суга башладылар. Бик каты курыктым, ул вакытларда өйдә телефоннар юк иде әле. Нишләргә дә белмим! Ишекләрне тиз генә бикләп, тәрәзләрне ябып, бисмиллаларны укып, башымнан юрган бөркәнеп диванга менеп яттым да, дерелдәп ятам шулай.
Һаман шулай сугалар да сугалар. Алар түр якта, ә мин ишек ягында идем. Ни булса булыр дип, Аллага тапшырып, урамга чыгып йөгерергә булдым. Ишекләр шыр ачык калды. Бераз йөгергәч, артыма карыйм: куып килүче юк. Шуннан әкрен генә койма буйлап килеп өй түренә карыйм, ә анда һаман сугалар. Яхшылап карасам, бер зур эт минем бакчадагы озынча тар бидонга башын тыккан да, башын ала алмыйча шул бидон белән өй почмагына бәрә икән. Ул бидон төбендә тавыкларга салырга дигән катык калган булган, шуны эчәргә теләгән күрәсең. Мин аның янына барып бастым да, көләргә тотындым. Хайван тик тора. Кая барасын күрми бит ул. Бидонын тартып карыйм, алып булмый. Клуб безнең өйдән ерак түгел, шуннан егетләрне алып кереп, берсе арттан этне тотып торып, икенчесе бидонны тартып, көчкә тартып алдык. Эт, мескенкәем, ничек коймадан сикереп чыкканын да белмәде.
Егетләргә сөйләп күрсәттем, алар тотынды көләргә. «Ярый әле исән калгансың», диләр.
Мин әле бу хәлдән соң төне буе йоклый алмый яттым, иртән тора алмыйча, көтүем калган. Ирем эштән кайтканда һаман йоклый идем. Соңрак аңа да төнлә булган хәлне сөйләп көлдердем.
Гөлгенә САФИНА.
Баулы районы, Татар Кандызы авылы.
Комментарии