АКЧАНЫ КАЯ КУЙЫЙМ?

Без озак еллар акча җыеп, быел бер бүлмәле фатир алуга ирештек. Туганнар да бик ярдәм итте, үзебез дә тырыштык. Икенче балага узуым да шул фатир өчен генә иде. Юкса, тормыш шартларыбыз ике бала үстерерлек яхшы дип әйтә алмыйм. Ирем генә эшли, үземнең югары белемем дә юк, чөнки мәктәпне тәмамлауга кияүгә чыктым. Менә шул фатирның бер өлешен булса да ана капиталы белән капларбыз дип уйладык. Ләкин көтмәгәндә бәхет басты: иремнең әбисенә ветераннарга бирелә торган 943 мең сум акча бирелде. Фатирның бер өлешен шуның белән каплап куйдык. Инде бала тугач, ана капиталы алынгач, фатир өчен кредитны каплагач, ана капиталының бер өлеше хәтта артып, тотылмыйча калды. Бу акчаны хәзер ничек итеп кулланырга мөмкин?

Гөлнара ЯХИНА.

Казан шәһәре, Гадел Кутуй урамы.

Бу сорауга Совет районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Рузия Әкбирова болай дип җавап бирде:

– Ана капиталы ниндидер конкрет балага түгел, ә ата-анага, гаиләгә дип бирелә. Шуңа да аны гаилә әгъзаларының теләсә кайсының мәнфәгатен кайгырту өчен тотарга мөмкин. Торак шартларын яхшыртудан тыш (монысыннан инде сез файдалангансыз), бу акчаны берничә максатта файдаланып була. Беренчедән, гаиләдәге теләсә кайсы балага белем бирү өчен тотарга мөмкин. Тик ул баланың 25 яшькә җитмәгән булуы шарт.

Икенчедән, аны ана кешенең туплана баручы пенсия өлеше итеп күчерергә була. Моның өчен җирле Пенсия фондына барып, гариза язарга кирәк. Бу программа 2013 елның 1 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Ул акчаларны дәүләт даими рәвештә арттырып торачак. Исегезгә төшерәбез: күптән түгел генә кабул ителгән закон нигезендә, туплана баручы пенсия өлешен кешеләр тиешле яшькә җиткәч, бөтенесен берьюлы соратып та алырга мөмкин.

Илдинә ЯДКӘРОВА әзерләде.

Комментарии