- 02.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Архив
Марат Галимов
Туган елы: 12 май, 1977 ел
Туган урыны: Зәй
Белеме: КамПи, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Гаилә хәле: өйләнгән.
Артур Минһаҗев
Туган елы: 30 март, 1973 ел
Туган урыны: Мари Иле республикасы, Бәрәңге районы.
Укыган урыны: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Гаилә хәле: өйләнгән.
Айдар Әгъләмов
Туган елы: 13 апрель, 1987 ел
Туган җире: Түбән Кама районы, Шәңгәлче авылы
Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Гаилә хәле: өйләнмәгән.
Алар татар эстрадасының зур сәхнәсендә – 15 ел! Дөнья буенча татарлар яшәгән һәр төбәктә булганнар, анда үз җырларын яңгыратканнар. Бүген дә алар татар җырын үстерү өчен яңа алым, ысуллар эзләү белән мәшгуль. Алар һәрчак тамашачыга якын булырга тырыша. Бүген бездә кунакта «Казан егетләре» төркеме солистлары Марат Галимов һәм Айдар Әгъләмов. (Артур исә, гастрольләрне хәл итеп йөрү сәбәпле килеп җитә алмаган. – Авт.).
– Марат, төркемнең оешу тарихын сөйлә әле.
Марат:
– Безнең төркемне Рафаэль Мәҗитов дигән кеше 1996 елда оештырды. «Фристайл» төркеме, Ринат Ибраһимов кебек кешеләр белән эшләгән кеше ул. Казанга да «Нишләп әле Татарстанда «мальчиковый» төркем юк? Шундый төркемне оештырыйм әле», – дип килгән. Шулай итеп, «Казан егетләре» төркеме барлыкка килде. Мин анда 1997 елда килеп кердем. Әле дә хәтерлим, төркем оешкан вакытта безнең студия Казанның Достоевский урамында урнашкан иде.
– Ул чакта татар эстрадасында конкуренция сизелмәгәндер?
Марат:
–Ул вакытта конкуренция дигән әйбер юк иде. Артистлар аз. Шулай да, хәзерге эстраданы истә тотсаң, безнең төркемгә зур конкурент булырлык артист бүген дә юк, дип саныйм.
– «Зур» сәхнәгә ничек кереп киттегез?
Марат:
– Башта рестораннарда, шәһәр бәйрәмнәрендә чыгыш ясый идек. Аннары әкрен-әкрен генә профессиональ сәхнәгә адымнар ясадык. Соңрак төрле конкурсларда еш катнаша башладык. Иң истә калганнары – урамда халык күп җыелган мәйданда, Яңа еллар, бәйрәм тантаналарында җырлау. Шул вакытта зур тәҗрибә алынды.
–Халык ничек кабул итә иде?
Марат:
– Яңалыкны күргәч, башта сүлпәнлек күрсәтте. Хәтерлим, Ганс абый Сәйфуллин белән «Миләүшә» җырына музыка яздырып йөри идек. Без аны Камал театрында башкардык. Шунда әбиләр «Ничек инде бу җырны шулай башкарып була? Бу бит җырны бозу», – дип шау-гөр килгән иде! Аннары ул җыр, киресенчә, хитка әйләнеп, безнең төркемне танытты.
– «Казан егетләре»ндә башта 4 кеше иде…
Марат:
– Юк, без башта 5-6 кеше идек. Инструментлар белән чыгыш ясап йөри идек. Алга таба кемдер төшеп калды, кемнеңдер эшлисе килмәде.
– «Райян» төркеме» егетләре Азат һәм Вәли сезнең төркемнән аерылып чыкты. Алар белән аралашып торасызмы соң?
Марат:
– Әлбәттә! Аларның да үз студияләре бар. Аралашып торабыз, бер-беребезгә кунакка йөрибез, чәйләр эчәбез. Иҗатыбызны күрсәтәбез, дуслар булып калдык. Алар иҗатта дини юнәлеш алды. Мөселман җырларын башкаралар. Мин «Райян» төркеменең иҗатын яхшы бәялим.
– Айдар, ә син «Казан егетләре»нә ничек килеп эләктең?
Айдар:
– Университетта 5 курста укыганда төрле җырлар яза башладым. «Җәй» дигән җыр уңышлы тоелды. Маратның телефон номерын табып, аңа шалтыраттым. Бу җырны алар белән бергә башкарырга тәкъдим иттем. Башта алар каршы төшсә дә, соңыннан төркемнең продюсеры Рафаэль абый үзе үк төркемгә кушылу турында уйлап карарга кушты. Мин шатландым. Эчтән генә. «Ярый, уйлап карармын, рәхмәт тәкъдимегез өчен», – дип, студиядәге очрашудан канатланып чыгып киттем…
– Коллективта ничек кабул иттеләр? Гастрольләр, репертуарны өйрәнүдә кыенлыклар тумадымы?
Айдар:
– Мин егетләрнең иҗаты белән таныш идем. Репертуарны өйрәнүдә авырлыклар тумады. «Казан егетләре»нең төп җырлары – халык җырлары, классик әсәрләр. Егетләр миннән 10 яшькә өлкәнрәк. Яшь аермасы күпмедер роль уйный. Алар миңа абыйлар кебек иде.
– Чит төбәкләрдә еш чыгыш ясыйсыз. Анда сезне ничек кабул итәләр?
Марат:
– Үзебезнең ничә ел җырлау тарихында кайда гына булмадык: Америка, Польша, Австралия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Казахстан, Германия… Кайбер төбәкләрне икешәр-өчәр тапкыр урап чыктык. Русия буенча төрле Сабантуйларда, конкурсларда еш катнашып йөрибез. Мин бу сорауга шулай гына җавап бирә алам: Татарстаннан никадәр ерак китәсең, тамашачы шулкадәр ныграк татар көйләрен, җырларын сагына, ярата. Туган телдәге көйләрне ишеткәндә елый-елый кабул итәләр.
– Репертуарны кемнәр туплый?
Марат:
– Репертуарны үзебез туплыйбыз. Айдар да җырлар яза. Артур да иҗат итә башлады. Башка авторлар белән дә эшлибез. Интернет аша да җырлар җибәрәләр.
– Социаль җырлар башкарырга теләк юкмы?
Марат:
– Безнең тәҗрибәдә мондый практика булды. Татарстанда гаилә елы уңаеннан «Әти, китмә» альбомын чыгарган идек. Әмма халыкның күңеленә андый җырлар бик үк ятып бетми, дигән нәтиҗәгә килдек. Андый җырлар зур аудитория өчен түгел. Тормыш болай да авыр. Халыкка җиңел, позитив җырлар кирәк.
–Альбом дигәннән, кайчан яңа альбом чыгарырга җыенасыз?
Марат:
– Альбомның яртысы әзер инде. Анда күбрәк автор җырлары була. Халык җырларын да онытмаска тырышырбыз.
Айдар:
– Җәй буе яңа альбом туплау өстендә эшләдек, берничә клип төшердек. «Каеннарым» дигән җырга клип әзер. Тамашачы аны интернет аша карый ала.
– Киләсе елда төркемнең зур сәхнәгә аяк басуына 15 ел була дидегез. Ничек билгеләп үтәргә телисез?
Марат:
– 15 ел эчендә шактый зур иҗат җыелды. Моны зур концерт итеп үткәрергә теләк бар. 2013 елның март аенда үткәрербез дип торабыз. Мәсәлән, Спорт сараенда. Дусларны, иҗатташларны, төркемнең тугры җанатарларын чакырып, күңелле генә бәйрәм итәрбез.
– Төркемнән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?
Айдар:
– Мин көйләр язам. Аранжировкалар да ясыйм. Иҗаттан тыш, спорт белән дә шөгыльләнәм. Волейбол уйныйм. Марат белән Артур йөзү белән шөгыльләнә.
Марат:
– Спортны бик яратам. Футбол, хоккей башланганын көтеп кенә утырам. Кино карарга яратам.
Айдар:
– Ни дисәң дә, безнең төп шөгыль – «Казан егетләре» төркеме. Үзебезнең студия бар. Күп җырчылардан аермалы буларак, иртә-кич студиядә җыелышабыз. Аерым тавыш яздыру, аерым репетиция ясау бүлмәсе, аерым клиплар төшерү бүлмәсе бар. Берничә артистның гына үз студияләре булуын беләм. Вакытыбыз студиядә һәм гастрольләрдә генә үтә бугай (көлә).
– Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз нинди?
Марат:
– Моннан берничә ел элек, Татарстанда рәсми статистика буенча 500ләп җырчы бар, дигәннәр иде. Аларның саны хәзер 5 меңгә җиткәндер инде! Кемне тыңларга икәнен халык үзе сайлый. Эстрадада талантлы җырчылар бар, дип саныйм.
Айдар:
– Мин җырчыларга ничек эшләгәненә карап бәя бирәм. Берни эшләмичә, «мин, мин» дип кычкырып йөргәннәре бар. Ә кайберләре иҗатка зур урын биреп, зур көч түгеп эшлиләр.
– Татарча рок, рэп, альтернатив музыка дигән юнәлешкә ничек карыйсыз?
Марат:
– Берничә җырларын тыңларга була. Әмма альбомнарын алып бер сулышта башыннан ахырына кадәр тыңлап була микән?! Олы яшьтәге апалар, әбиләр мондый музыканы, гомумән, кабул итмидер. Бу яңа юнәлеш әле. Мондый музыка татарда да кирәк, дип уйлыйм. Яшьләр замана белән алга барырга тиеш. Ә мондый музыка белән шөгыльләнүчеләргә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар телим.
Айдар:
– Әмма иң мөһиме – җырлары татар телендә булсын. Татар тамашачысы тарафыннан кабул ителсен.
– «Казан егетләре» бүгенге илдәге сәясәт белән кызыксынып бара микән?
Айдар:
– Әлбәттә. Аеруча Марат яңалыклар белән кызыксынып бара.
Марат:
– Әйе. Үзеңнең туган җирең, республика хәлләре белән кызыксынып торырга кирәк. Чит җирләрдә күп йөрергә, төрле кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма кая гына барсак та, үзебезнең туган якка рәхәтләнеп, сагынып кайтып керәбез. Аллаһка шөкер, тыныч яшибез. Муллыкта яшибез.
Чит төбәкләрдә торган кешеләр барыбер кабат Татарстан, Башкортстан якларына кайталар. Мәскәүгә барасы да килми. Безнең татарлар ачык йөзле. Төрле милләт белән дус, аралашып яшибез.
Дәүләт ягыннан ярдәм бар. Төрле программалар, ташламалар бар. Фатир мәсьәләсен алсаң, яшьләр өчен программалар бар.
2013 елда Казанда Универсиада була. Казанны 3нче башкала, дибез. Шәһәребезне чит илдә дә беләләр. Бар нәрсә дә нәтиҗәдә күренеп тора.
– Кино өлкәсе «Казан егетләре»нә якынмы?
Марат:
– Син бу сорауны белеп бирәсеңме әллә?! Безнең 15 еллык уңаеннан төркем турында кино төшерергә план бар. Сценарий язуны берничә кешегә бирдек. Ни килеп чыгасын бер Аллаһ белә. Әмма кино төшерү хыялы бар.
– Сезнең төркем белән аралашырга теләгән тамашачы ничек бәйләнешкә керә ала?
Айдар:
– Безнең төркем белән аралашырга теләгән кеше интернет аша бәйләнешкә керә ала. Үз интернет сәхифәбез бар (www.kazan-egetlare.com). Анда киңәшләрегезне, теләкләрегезне калдыра аласыз. Төрле социаль челтәрләр аша үзебезнең тыңлаучылар белән үзенчәлекле интерактив оештырабыз. «ВКонтакте» сайтында төрле конкурслар оештырып торабыз.
– Газета укучыларга теләкләрегез нинди?
Марат:
– Туган телләрен онытмасыннар. Татар җырларын тыңласыннар. Балаларга татар исемнәрен кушсыннар. Туган телнең кадерен белсеннәр.
Айдар:
– Зур уңышлар телибез!
Төркемнең берничә казанышы:
Артур һәм Марат – Татарстанның атказанган артистлары.
Уфада узган «Урал моңы» халыкара төрки фестивальдә Гран-при (2000) иясе.
«Татар яшьләренең глобаль хөррияте» конкурсында «Иң яхшы төркем» (2001) лауреаты.
«Татар җыры» конкурсы лауреатлары (2002).
«Белый месяц» халыкара эстрада җырларын башкаручылар конкурсында гран-при (Улан-Удэ, 2011) иясе.
Әңгәмәдәш Әлфия БӘДРЕТДИНОВА.
«Казан егетләре»: Туган телнең кадерен белик! ,

Комментарии