Ремонтка 22 млрд кирәк?!

Ремонтка 22 млрд кирәк?!

Бу хакта язып та тормыйм микән әллә, дигән идем. Чөнки, килмәс борын ук үземә ябыштылар. Миңнеханов сүзен карусыз үтәүче, аның табагыннан ашаучы һәм башка матур төшенчәләр белән кемлегемне аңлаттылар миңа анда. Күңелем төшеп, гайрәтем чигеп кайттым. Хәер, бәйнә-бәйнә сөйлим әле.

ЯРТЫ ГАСЫР КӨТӘБЕЗ

шәһәре, Мәҗит Гафури урамында урнашкан 5нче йортка редакциягә булган шалтырату аркасында барып эләктем. Сугыш ветераны, инвалид Гөлбадихан апа Габдрахманова туксан яшенә җитеп килсә дә, йорт тормышында актив катнаша икән. Йортка капиталь ремонт булмау андагы бар халыкны борчый борчуын, тик редакциягә шалтыратучы кеше нәкъ менә Гөлбадихан апа гына булды. Анда баргач та, иң беренче эш итеп, аның фатирын эзләп таптым.

– Безнең йортка капиталь ремонт юк, кызым. Ярты гасыр көттек, тагын ярты гасыр көтеп булмас дип куркам, – дип башлады Гөлбадихан апа, ниндидер түләү кәгазьләрен тартып чыгарып. – Узган елгы сайлауларга чаклы инде кайларга гына шалтыратып бетермәдек. Бездә кайнар су да юк, ремонт та юк, килеп тә карамыйлар… Түбәдән су агып, өченче катка кадәр су басты, шул көенчә килеп тә караучы булмады. Кая гына бармадык инде. «Акчарлак», «Юлдаш» газетасыннан да килеп карадылар бирегә. Идарә итү компаниясеннән сораган булганнар да, анда безнең йортны чиратка куйдык дигәннәр, кайчан килеп ясый торганнардыр. Менә без монда 1961нче елның гыйнварында күчеп килдек. Шуннан бирле ремонт күргән юк. Аптыраганнан инде сезнең газетага да мөрәҗәгать итеп карарга булдык. Кайнар суны проект буенча бөтенләй каралмаган, дип әйтәләр, ди.

– Кем шулай дип әйткән соң, Гөлбадихан апа?

– Аның фамилиясен дә әйтеп була торган түгел, сеңелем. Вахитов районы идарә итү компаниясендә хуҗа булып әзәрбайҗан кешесе утыра, ахры. Әллә башка милләт вәкиле микән?! Анысын белмим. Фамилиясен әйтеп булмый. Шуңа ачу чыга, кызым: торып-торып алдыйлар. Ничек инде кайнар су каралмасын?! Бу бит тулай торак булган. Элек аскы катта киемнәр юа торган цех бар иде. Икенче катта бер бүлмә душ бүлмәсе булды. Аларда кайнар су булган, ә безгә кайнар суны бөтенләй каралмаган, диләр. Хәзер бәдрәфкә керә торган түгел, түшәм кубып, башка коела. Килеп тә карамыйлар шуны. Журналистлар килеп караса гына. Фатирга да бик күп түлибез, капиталь ремонт өчен дә ай саен 150 тәңкә түлибез. Капиталь ремонтка бер елда 80 фатирга менә шуның кадәр акча түләгәнбез. Ул кая киткән? – дип, әңгәмәдәшем исәп-хисап нәтиҗәләре язылган кәгазьне актарып чыгарды. Ул исәпләгән саннарга карасаң, фатир өчен түләүләр кәгазендә күрсәтелгән ремонтлар өчен 2002-2010 елларда 700 меңләп акча җыелган.

Бу коммуналка-фатир Гөлбадихан апаның иренә эшеннән бирелгән булган икән. Ире үлгәч, ул монда кызын һәм улын тәрбияләп үстергән. Бу йортның төрле чагын күрергә килгән инде аңа. «Тик хәзерге кебек мыскыллауны гына күргән юк иде. Фатир өчен ике меңгә якын түлибез, әле шунда да юньле шартларда яшәгән юк», – ди ул.

–Хәйруллин, депутат булып үтсәм, шушы йортны үзем ремонтлатырмын дигән иде. 8 мартка бүләк итеп бер шешә шампунь белән, бер порошок та җибәрде. Татар зиратының хуҗасы Кәримов та шулай дигән иде. Ул да онытты. Килеп караган кеше дә юк, әйтәм ич. Без бүлмәләргә ремонт сорамыйбыз. Кухня, бәдрәф, коридорны ясатырга кирәк безгә һәм кайнар су кирәк.

Менә соңгы арада үз көчләре белән (шул катта яшәүчеләр акча җыешып) душ ясап куйганнар икән инде. Ә менә бәдрәфкә акча күп кирәк булырга охшаган, ул тиздән ишелер кебек. Кеше өстенә ишелә калса, бәлки, кем дә булса эшкә тотыныр да. Булгария теплоходы, мәтәлгән самолет вакыйгасындагы кебек. Кеше үлгәч кенә нәрсәдер тикшерергә, төзәтергә тотыналар бит бездә. Ул чагында акча да табыла.

– Сез бу мәсьәлә буенча, Вахитов районы идарә компаниясенә йортыгызда яшәүчеләр белән берләшеп мөрәҗәгать итеп карадыгызмы?

– Нинди мөрәҗәгать итмәгән?! Әле менә икенче подъезддагылар Путинга да яздык дигән иде. Хәбәрләре юк. Кайчандыр үземнең дә Торак коммуналь хуҗалыгына барганым булды. Сентябрьдә килеп ремонт ясыйбыз дигәннәр иде, шуннан соң 10 тапкыр сентябрь узгандыр инде, ачуым килмәгәе. Кызлар башкарма комитетка да барып йөрде бугай инде. Үзем барысын йөреп кайтыр идем дә, хәзер инде күз дә начар күрә, колак та ишетми, аяклар да зур авырлык белән генә йөри.

Башкаларның да фикерен ишетим дип уртак кухняга чыктык. Берничә кеше ашарга әзерләп йөри иде. Сорауларыма күрә җавап мондыйрак булды:

– Бөтен газета-журнал Миңнеханов күзәтүе астында. Нәрсә, әллә мин хаклы түгелме? Хаклы икәнемне беләм! Шәхси газеталар булса да, аның баш мөхәррире Миңнехановтан узып берни дә эшли алмый. Менә бу язманы газетага бастырып сез нәрсәгә булса да ирешермен дип уйлыйсыз мәллә? Бернигә дә ирешмәячәксез.

– Монда килеп-килеп киттеләр инде? Кайберәүләре газетага бастырып та тормады. Хәзер менә сез йөрисез. Бер тапкыр сөйләдек инде без.

– Сез дә һаман шуларга ышанып, журналистлар чакырткан буласыз. Теге юлы килгәннәренеке басылдымы соң әле? – дип Гөлбадихан апага да эләкте.

– Ни өчен әле бар кеше өчен дә мин җавап бирергә тиеш? Алар бастырмаган икән, минем анда ни эшем бар? Хәтта үз домкомыгызны да белмисез икән, миннән нәрсә сорый аласыз соң сез?

–Элек фатир өчен түләүләр кәгазенә языла иде йорт өчен җаваплы кеше, хәзер ул юк. Безнең домком юк дип аңлыйбыз инде без аны. Кем генә килсә дә, аннан мәгънә юк. Метшинга да, Президентка да хатлар язып карадык инде, – диде Лена исемле хатын. – Сезгә кухняда торбаларны алыштырганнар инде, шул да җитәр, дигәнрәк җавап алдык. Безнең монда торбаларны, чыннан да, алыштырдылар, краннар куйдылар. Ул краннарның элеккегеләре яхшырак та иде әле. Алар куеп киткәч үк боларын яңадан төзәтеп, ныгытып куярга туры килде. Косметик ремонтның соңгысы 1997 елда булды.

ЭТТӘН – КОЙРЫККА!

Вахитов районы идарә итү компаниясе җитәкчесенең халыкны кабул итү көнен белештем дә, шул көнне барырга булдым. Имеш, бу вакытта ул тәгаен урынында булачак һәм аны юллап йөрергә туры килмәячәк. Тик ул кабул итсен өчен алдан ук язылырга кирәклеген генә белмәдем шул. Газетадан диюем дә ярдәм итмәде, аның ишек төбеннән ары уздырмады сәркәтиб кыз. Урынбасарга җибәрде. Урынбасар исә, үзенең капиталь ремонтлар белән шөгыльләнмәвен искәртеп, Любовь Владимировна исемле ниндидер бер хатын каршына кертеп утыртты. Анысы исә, компьютерында озак актарынганнан соң хезмәт күрсәтүче оешмага шалтыратып, ул йортта нинди эшләр эшләнгәнен белешергә булды.

Әлеге йортта соңгы ун ел эчендә бик күп эшләр башкарылган икән. Истә калганнарын гына бераз сырлыйм әле. Әйтик, чормадагы мебельне, халык тутырган «чүп-чарны» чистартканнар, 2006 елда подвалдагы рамнар алыштырылган, ел саен подъезддагы пыялалар алыштырыла, 2009-2010 елларда баскычның култыксалары алыштырылган, 2007-2008 елда ике ишек куелган, вентиляция каналларына ремонт булган, өлешчә түбә дә ясалган, балалар өчен комлык эшләнеп анда ком кайтарылган, подъезддагы яктылык та рәткә китерелгән, чүп-чар өчен ике яңа контейнер да кайтарылган… Кыскасы күп инде. Ә менә ремонтка әйләнеп кайтсак, идарә итүче компаниядә анысы инде бик күптән, район үзе Вахитов түгел, Бауман исемен йөрткәндә үк ясалган дип аңлаттылар. (1918-1973 елларда ул Бауман районы дип аталган – авт.) Әле анда да йорт буенча нинди эшләр башкарылуы күрсәтелмәгән икән. Әллә капиталь ремонт булган, әллә алай ук булмаган… Нәтиҗәдә, хәтта идарә итү компаниясендә дә бу йортта соңгы тапкыр кайчан капиталь ремонт булуын төгәл генә әйтеп бирүче табылмады.

Кайнар су булсын өчен коммуналкаларга колонкалар кую каралмаган дип тә аңлаттылар. Ә элекке чорда душта, киемнәр юа торган цехта кайнар су булсын өчен утын ягып җылытканнар икән. Хәзер мондый шартлар тудырып булмый.

Шулай ук Мәҗит Гафури урамы 5нче йортта яшәүчеләрнең үз йортларына карата начар мөнәсәбәттә булуын да ассызыкладылар. Дөрес, коммуналка, гомумтормыш булганда, үз гамәлләрең өчен җавап бирерлек булмагач, шул җавапсызлыктан файдаланучылар да бардыр. Әйтик, шул ук тәрәзәләрне гел-гел алыштыру өчен аларның ватылуы да кирәк бит әле. Ә кем вата аларны?! Нигә аларны шул йортта яшәүчеләр саклап тотмый?! Әйе, Вахитов районы идарә итүче компаниясендә шул сораулар күтәрелүдә дә хаклык бар кебек, әмма шул факт булып кала: капиталь ремонт булмаган!

Булачакмы соң дигән соравыма да канәгатьләнерлек җавап алмадым. Кайсыдыр газетада бу йорт капиталь ремонт өчен чиратка куелды дип язганнар икән, бу – чеп-чи ялган. 2011 елга капиталь ремонт бөтенләй соратылмаган һәм киләсе елга да көтелми әле.

Гомумән, Вахитов районы ул Казандагы иң тарихи районнарның берсе. Ремонт көтеп ятучы иске йортлар да ай-һай күп монда. Шул ук Любовь Владимировна әйтүенчә, райондагы ремонт тиеш йортларны канәгатьләндерерлек хәлгә китерү өчен генә дә 22 млрд сум кирәк икән. Ел саен бу районга федераль бюджеттан да байтак акча бирелеп бара үзе, тик бу да җитми икән. Менә шулар хакында сөйләшеп утырганда яныбызга урынбасар иптәш белән бергә җитәкче үзе килеп керде. Аны күрдем, димәк, «авыр әйтелешле» исем-фамилиясен язмый кала алмыйм. Тетруашвили Шалва Филхазович нигә туп-туры аңа кермәвем белән кызыксынды. Сәркәтибенең кертмәвен яхшылап аңлаттым инде. Ул гына минем белән килешергә теләмәде.

– Эшләр болай эшләнми. Матбугат белән эшләү өчен матбугат сәркәтибебез бар, аңа шуның өчен акча түлибез. Журналист соравын язып аңа тапшырыгыз. Ә сез нәрсә карап аның сорауларына җавап биреп утырасыз!? – дип ярсыды ул.

– Мин аңа барыбер диктофонга яздырмаска куштым, ул минем белән сөйләшкәнне раслый алмаячак.

– Нишләп диктофоны булмасын, әнә бит ачык сумкасында күренеп тора!!! – дип кычкырды Шалва әфәнде.

Шунда гына сүзгә мин кушылдым:

– Туктагыз әле, мин нинди җинаять эшләдем соң?! Сезнең янга кермәкче идем – кертмәделәр, шулай да сорауларыма җавап таптым, димәк, журналист соравы язып торырга кирәк булмаячак. Закон буенча журналист үз сорауларына җавапны язмача гына түгел, телдән дә алырга мөмкин. Ә диктофонга килгәндә, карагыз, ул бөтенләй кабынмаган. Кабынса, кызыл төсе янар иде. Хөрмәтле Шалва әфәнде, бар да яхшы, кызмагыз, мин китәм. Сезнең белән сөйләшү ихтыяҗы инде юк. Ә сезнең бу кыланмышыгыз турында мин, һичшиксез, Илсур Метшинга хат язып тапшырачакмын.

Артымнан ук аның сәркәтибкә шелтә белдерүен дә ишетергә туры килде. Ә ишек төбендә мине, алдан ук язылып, кабул итү көненә килгән гади халык чорнап алды. Безнең сөйләшүне ишеткәннәр, күрәсең, һәм барысының да үз йортларының нинди хәлдә булуы турында газетага яздырасы килә.

Катан тыкрыгы, 7нче йорттан килгән хатынның зары истә калган.

– Йортыбызга 90 яшь, түбәсенә дә 90 ел инде. Хәзер менә су үтә. Мерседес алырга акчалары бар аларның, сеңелем, ә менә безнең йортны ремонтларга юк, – дигән иде ул.

.

Комментарии