ЧЕРЕК РЕФОРМА

“Хөрмәтле “Безнең гәҗит” редакциясе коллективы! Сезгә зур ышаныч һәм үтенеч белән Әлмәт районы Бишмунча урта мәктәбе укучыларының ата-аналары хат яза. Авылыбыз мәктәбе ябылачак һәм балалар күрше авылга йөреп укыячак дигән сүзләр йөри. Ләкин безгә бу турыда мәктәп директоры да, укытучылар да бернәрсә аңлатмый. Дөрес сүз микән бу? 66 бала укый торган мәктәпне, һичьюгы, тугызъеллыкка калдырып буладыр бит?”

Бу хат астына 17 ата-ана кул куйган. Борчылырлык сәбәп бар, димәк. Дөресен генә әйткәндә, оптимизация белән хәзер кеше шаккаттырып булмый. “Киләчәк” проекты, мәктәпләр санын киметү, фәлән-фәсмәтән дип, инде әллә ничә ел рәттән сөйлиләр. Мәгарифтә экономия ясау – өчен гайре табигый күренеш. “Рубин” командасы өчен 20 миллион еврога җир читеннән Карлос Эдуардоларны сатып алып, уен буе эскәмиядә утыртырга булдыралар. Ә бер авыл баласына 10-15 мең сумнан исәпләнелгән мәктәп кыйбат булып күренә, бюджет хәерче, янәсе. Авылны бетерү сәясәте шуннан башка тормышка ашмыйдыр, күрәсең. Ләкин һәрнәрсәнең чиге бар. Уку елы уртасында ике катлы мәктәп бинасына йозак элеп, укытучыларны эшсез калдыру, ә бала-чаганы 25 чакрым ераклыктагы күрше авылга җибәрү – нормаль дә, гадәти дә хәл түгел. Җитмәсә, Әлмәт районында Яңа елдан соң 12 мәктәп ябылачак икән дигән сүз дә колакка чалынды… Бер район өчен бу коточкыч зур сан, фаҗигагә тиң. Ким дигәндә, 300ләп кеше эшсез кала, меңләгән бала күрше авылга тәпиләячәк дигән сүз. Автобус вәгъдә итәрләр итүен, менә аның төзеклеген, балаларга җәяү йөрергә туры килмәячәген кем гарантияли ала? Республикада мондый тәҗрибә бар һәм аның камил түгеллеге дә билгеле. Йә ул автобусны берәр начальникны алырга җибәрәләр, йә ватылып кала, йә тагын берәр нәрсә… Нәтиҗәдә, сыйфатлы белем алырга җибәрелгән укучы юл газабыннан башканы күрми дә.

“ЧИЛЕ-ПЕШЛЕ ЗАКОН БУ!”

Тиздән Бишмунчаның искиткеч табигатен, тауларын күреп сокландым. Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе бит шушында. Кызганыч, авыл халкы ут йотып тора бүген, укытучылар пошаманга калган, бөтенесенең уй-фикере гел мәктәп турында. 25 чакрым ераклыкка йөртеп бала укытып булмавын, әлеге ситуациядә башка чишелеш табарга кирәклеген дә аңлыйлар.

– Кызым – 9да, улым 2 класста укый. “Мәктәп ябылачак”, – дип балалар кайтып әйтте. Кызым коелып төште, шок хәлендә калды. Борын төбендә бердәм дәүләт имтиханы, ә аларны җәһәннәмдәге Нәдер авылына җибәрмәкче булалар. Яшүсмергә башка коллективка ияләшергә, яңалыкка өйрәнергә вакыт кирәклеген, бала психологиясен бераз булса да белә микән әлеге законны кабул итүчеләр? – дип борчыла Эльмира Юрикова.

– Укытучыларның конкрет әйтмәве эчне пошыра. Әзерләнергә кушсыннар иде, ичмасам. Бөтенебез аптырадык, тик бирешергә җыенмыйбыз. Ахырга кадәр йөриячәкбез, район хакимияте бинасы каршына шигарьләр тотып чыгачакбыз! – ди Флюра Ильясова.

– Минем барлыгы 3 бала, мәктәптә хәзер 2се укый. Быел 10 класста 3 бала булырга тиеш иде. Икесе “4”ле, “5”легә, берсе “5”кә генә баручы акыллы укучылар. Баштан сыйныф булачак дип ышандырып килделәр. 26 августта исә яңа хәбәр килде – ачылмаячак! Артка утыра яздык. Бөтен уку йортында беткән, соңга калынган дигән сүз бит. Көч-хәл белән Лениногорскидагы техникумга керттек, ярый әле мөмкинлек булды. Шул өч баланың берсе укырга керә алмыйча калды, менә хәзер өендә ята. Мондый чиле-пешле законнар кеше язмышын хәл итә – шунычы кызганыч. Ә Бишмунча мәктәбе ябылу күпләр өчен фаҗига булырга мөмкин, Алла сакласын. Нәдердәге криминаль хәлләр турында бөтен республика белә, дөньяны шаулатырлык фаҗигаләр булды анда, – диде Лениза Мостафина.

– Балалар кайтып: “Ник барабыз мәктәпкә, барыбер ябылачак”, – ди. Аларга карап, без борчылабыз. Укытучылардан барыбыз да канәгать, пенсионерлар юк, бары тик яшьләр эшли. Үз эшенең осталары. Мәктәпне япсалар, авыл да бетәчәк, – ди Света Тимербаева.

УТСЫЗ ТӨТЕН БУЛМЫЙ

Бишмунча урта мәктәбенә килгәндә, директорлары урында юк иде. Мәктәпне коткару эшләре белән йөрүе булгандыр, күрәсең. Укыту-тәрбия эшләре урынбасары Миләүшә Сөләйманова белән сөйләштек.

– Үзебезгә дә конкрет аңлатучы булмады, район күләмендә берничә мәктәп ябылырга мөмкин, дигән сүзләр генә йөри. Җыелыш ясап, ата-аналарга нәрсә хәбәр итәргә дә белмибез. Чөнки төгәл мәгълүмат юк. Рәсми органнар әлеге хәбәрне расласа, төрле инстанцияләргә йөриячәкбез. Авылның 76 кешесе кул куйган хат бар кулыбызда, “Боларга барыбер икән”, – дип уйлый күрмәгез.

– Хәзер чаң сукмасагыз, аннары соң булырга мөмкин. Утсыз төтен булмый…

– Әлбәттә, ләкин паникага бирелсәк, безнең урынга кем укытыр аннары? Коллективта – 11 укытучы. Үзебез дә бала үстерәбез, бер укытучының мәктәп яшендәге өч баласы бар. Барысы өчен дә борчылабыз, мәктәпне яптырасы килми. Авыррак гаиләдә үскән кайбер балаларның өенә барып, уятып, укырга алып килергә туры килә. Күрше авылга йөрергә кушсалар, ул бала укымаячак дигән сүз. Әти-әнисе белән илтеп куярлык укучылар сирәк бездә, күбесе әз керемле гаиләдән. Нефть төбәгенең шушы мәктәпләрне тәэмин итәргә дә мөмкинлеге юк микәнни?

– Балалар бакчасында перспектива бармы?

– Бар. Киләсе елга – 9, аннары 13 бала укырга керергә тора, – диде Миләүшә Сөләйманова.

Бишмунча мәктәбеннән чыгып киткәндә укытучылар: “Дәфтәр тикшергәнгә ай буена ике сум акча түлиләр безгә. Шуңа да риза, мәктәп кенә яшәсен”, – дип калдылар. Соңыннан мәктәп директоры Фәридә Мөбарәкшина телефонымны табып, үзе шалтыратты.

– Үзем дә читкә йөреп эшләгән кеше. Җайсыз икәнен яхшы беләм. 25 чакрым – ерак ара, шуңа да ябылмас дип өметләнәбез, – дип аңлатты ул ситуацияне.

ЭТ – ЭТКӘ, ЭТ – КОЙРЫККА

Әлмәт муниципаль район мәгариф идарәсендә исә кочак җәеп каршы алмадылар. Җитәкчеләре Наҗия Мисбах кызы Хәйдәрова аңлатма бирүдән матур гына баш тартып, район башкарма комитетыннан узып сөйли алмавын әйтте. Ярый әле урынбасары Гүзәл Рәис кызы батыррак җанлы кеше булып чыкты.

– Бишмунча мәктәбе яшәп калырмы, юкмы, әлегә төгәл билгеле түгел. Үзебез дә югарыда әйтелгәнне башкаручы гына, бездән берни тормый. Ләкин бу үзгәртеп корулар мәктәпләргә йөз белән борылу максатыннан эшләнә, – диде ул.

Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Иванович Самойловтан да яңалык ишетмәдем.

– Бу бит гайбәт дәрәҗәсендәге сүз! Дөнья бетәчәк икән, дигән имеш-мимеш ничә еллар йөри. Хәзер шуңа да ышанып, кайгырып ятыйкмыни?! Беркем бернәрсә ябарга җыенмый, – дип кырт кисте ул. – Ә ни өчен бу сорау белән миңа мөрәҗәгать итәсез? Моның өчен мәгариф идарәсе бар.

– Мәгариф идарәсе җитәкчесе Сездән узып берни сөйли алмый икән…

– Дөрес эшли.

Эт-эткә, эт койрыкка сылтап яту җиңел, әлбәттә. Вакыт та уза, паника да купмый. Аннары мәктәп ишекләрен шапылдатып ябып куйгач, халык “ых” та итә алмаячак. Эш узган, поезд киткән, иртәрәк уйларга иде диячәкләр. Безнең илдә черек реформалар кабул ителү алдыннан баштан гайбәте дөнья гизә, халык парын чыгарып бетергәч, документын имзалап куялар. Һәм вәссәлам! Франциядә, әнә, яшен ике елга арттырабыз дигәч, миллионлаган халык баш күтәрде. Ә безнең акыл, кызганыч, төштән соң…

ҮКЕНЕЧКӘ КАЛМАСЫН…

Туган авылым Мәмәттә дә шушы ук проблема. 80 укучысы булган, гөрләп торган мәктәпне ябу турында сүз чыккач, авыл халкы “ах” итте. Директорларның ярдәм сорап тыз-быз йөрүе, ата-аналарның мәгариф идарәсе җитәкчесе ишек төбен саклавы, укытучыларның телендә “мәктәп ябылса…” дигән сүз төшмәве, иптәш Самойлов әйтмешли, юкка борчылудан микән?! Мәмәт мәктәбе – 82 еллык тарихы булган, әллә нинди авыр чорларда да эшләп килгән, күрше-тирә авыллар арасында үзәк саналган уку йорты. Киләчәктә дә гомере булырга тиеш аның. Бүген аны ябу – 700ләп кеше яши торган авыл киләчәгенә нокта кую белән бер.

Авылда “Исәнмесез!” – дип елмаеп килеп керерлек мәктәп тә булмасын әле… Үз мәктәбеңнең якынлыгын әйтеп-аңлатып бетерә торган да түгел. Анда стеналар да сине үз иткәндәй тоела, ул бүлмәләр хәтернең иң тирән почмагында яткан әллә нинди хатирәләрне келт итеп искә төшерергә сәләтле, мәктәп тәрәзәләре күп еллар элек күңелеңне биләгән хыял дөньясына алып кайта. Аның ишегенә йозак салу шулардан да мәхрүм итәчәк. Бу бинада белем мәрмәре кимергән меңләгән авылдашым сүзләрем белән килешер дип уйлыйм.

Укытучылар коллективы турында да аерым әйтеп китәм. Кая барсам, кем белән очрашсам да, горурланып, “Менә миңа мәктәптә шундый белем бирделәр, көчле укытучылар укытты!” – дип мактанам андагы белгечләр белән. “Ел укытучысы”нда да даими катнашалар, 100 мең сумлык грантны да оттылар, ноутбугын да алдылар, фәнни язмалары ил күләмендәге газета-журналларда басылып тора. Укучыларның олимпиадаларда алган призлы урыннары, спорт ярышлары буенча һәрвакыт беренчелекне яулау, мәктәп тәмамлаучыларның дәрәҗәле уку йортларында укуы – район күләмендә шундый югары күрсәткечләргә ирешүче мәктәпләр саны күпме икән? Бу коллективның таркалуы берничек тә уңай үзгәреш булмаячак!

Аннары, 80 бала – бүгенге авыллар өчен мактанырлык сан, әзсенерлек түгел. Имеш, 100гә дә тулмаган, дәүләткә аны тәэмин итәргә авыр икән… Оптимизация дип уфтансалар да, мәктәпләрен саклап калган районнар республикада бар. ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгына да шалтыратып, бу хакта белештем.

– Кайсы мәктәпне ябу-япмауны муниципалитет, ягъни район хакимияте һәм мәгариф идарәсе үзе хәл итә. Министрлык аларга андый таләпләр куймый. Мәктәп ябылуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: бина начар хәлдә, җиһазлар бик иске һәм башкалар. Әйткәнемчә, барысы да җирле хакимяттән, бу очракта Әлмәттәге җитәкчеләрдән тора, – дип җавап бирде Аида Хөсәенова.

Бина, җиһаз, кадрлар мәсьәләсе – бар да тәртиптә. Нефть өстендә утырган Әлмәтнең башка чарасы юк, акчасы җитми, дию дә ышанычлы яңгырамый. Бер ябылганны мәңге кире ачмаячаклар, соңыннан үкенечкә калмасын иде…

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

– Әлмәт – Бишмунча – Мәмәт – .

Комментарии