«Рубин» «Барселона»ны кабул итәргә әзерләнә

4 ноябрьдә Казанның үзәк стадионында “Рубин” “Барселона”ны кабул итәчәк. Әлеге уеннарны күзәтергә Казанга премьер-министры Владимир Путинның килүе көтелә.

Җомга көнне “Рубин” Самараның “Крылья Советов”ын 4:1 исәбе белән җиңде. “Интерфакс” хәбәр итүенчә, Самара җанатарлары үзәк стадионда тәртипсезлекләр оештырып, 200 мең сумлык зыян салган. Аерым алганда, алар берничә йөз урындык ваткан, трибунада янгын оештырган һәм ахырдан тимер койманы җимереп, уен барган кырга йөгереп чыккан.

Барлыгы 120 кеше кулга алынган. Тәртипсезлекләрне оештыручыларга җинаять эше кузгатылган.

2010 елны узачак

Бөтенрусия җанисәбен алу, мөгаен, үз вакытында – 2010 елны узар. Җомга көнне Русия премьер-министры Владимир “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелеге белән очрашуда хөкүмәт бу чарага 10,5 млрд сум бүлүен белдерде.

Элегрәк 2010 елгы җанисәп финанс кризисы сәбәпле 2013 елга күчерелә дип әйтелгән иде. Арабызда наркоманнар юкмы?

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар гына түгел, ә оешма хезмәткәрләре дә наркотикка тест узасы. Наркотиклар әйләнешен тикшерү федераль хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Абдуллин шулай ди.

2007 елда 29 ширкәттә – 267, 2008 елда 53 ширкәттә – 679, быел 62 оешмада 883 кеше тикшерү узган. Наркотикка тестны милиционерлар, элемтә өлкәсендә эшләүчеләр, химик, энергетик һәм алкоголь эчемлекләр җитештерүчеләр уза. Хәзер автотранспорт оешма җитәкчеләре дә үз хезмәткәрләрендә мондый тикшерү үткәрә башлаган.

Идел аша яңа күпер

6 ноябрьгә Сембер янында яңа күпер ачылачак. Ул бик озак төзелде. Аңа 21 миллиард сум тотылган. Озынлыгы 6 чакрымга якын. Милиционер үз-үзен үтергән

районында 26 яшьлек хезмәткәре үз-үзен атып үтергән. Аның исеме хәбәр ителми.

Шимбәгә каршы төндә, эш вакытында ул Лаеш районы эчке эшләр бүлеге ишегалдына чыгып, үз пистолетыннан башына аткан, диелә. Аны бу адымга нәрсә этәргәне билгесез. Милициядә бу сәбәпле тикшерү эше башланган.

Гаебен таныган шоферлар

Русия Дәүләт Думасы ризалашса, якын киләчәктә гаебен танып үкенгән автомобильчеләр төркеме барлыкка киләчәк. Закон проекты Дума карамагында инде. Ул андыйларга юл-хәрәкәт кагыйдәләрен бозганы өчен, минималь җәза бирелергә мөмкинлек тудырасы. Әлеге инициативаның авторы, яшьләр эшләре буенча комитет башлыгы Павел Тараканов сүзләренчә, хәзерге вакытта инспекторлары вакыйганы җентекләп тикшерми торып, маддәдә күрсәтелгән максималь җәзаны чәпәп куя. Депутат фикеренчә, административ хокук бозулар кодексына шушы үзгәрешне кертү “ГАИ”да вазифадан файдалануларны киметәчәк, гражданнарда милициягә ышаныч артачак.

Антирадар сатып ал

ЮХИДИы баш инспекторы Рифкать Миңнеханов антирадар сатып алырга киңәш итә. Аның фикеренчә, антирадар шоферларны тәртипкә өнди, юлда видеокамералар торганлыгын хәбәр итеп, тизлекне киметергә, юл кагыйдәләрен үтәргә мәҗбүр итә. Билгеле инде, шул рәвешле юл-транспорт фаҗигаләре дә кимер иде, дип өметләнә Миңнеханов.

Полковник хөкем ителә

Яр шәһәре прокуратурасы Тукай районы эчке эшләр бүлегенең элеккеге начальнигы, милиция полковнигы Рәмзил Сәлаховка гаепләү актын раслады. Ул 2008 елның язында үзенең туган авылы Боерганда 5 эшчене кыйнауда гаепләнә. Эшне Яр шәһәр суды караячак. Зыян күрүчеләр мәнфәгатен хокук яклау үзәге яклый. “Бу республикада зур резонанска сәбәпче булды. Зыян күрүчеләр милиция тарафыннан басым ясауга дучар ителде һәм мин бу эшне үзем алып барам, җәмәгатьчелекне суд барышы белән таныштырып торачакмын”, – дип белдерде хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.

Исегезгә төшерәбез, 2008 елның 12 маенда Рәмзил Сәлахов үз авылында агач эшкәртү цехында эшчеләрнең авыл халкына комачаулык тудырып, чүп яндырганын белә. Һәм ул милиционерлар төркеме белән бу эшне тикшерергә бара. 5 эшчене кыйнап ата.

Мортазинга – 3,5 ел

Казанның Киров район судында Ирек Мортазинга каршы ачылган җинаять эшен тикшергән суд эше тәмамлана. Гаепләү ягыннан чыгыш ясаган прокурор Марат Нуриев Татарстан Президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазинны 3,5 елга иректән мәхрүм итәргә таләп итте. Иректән мәхрүм итүдән башка җәза бирелгән очракта Мортазин үзенең җинаятьчел эшчәнлеген дәвам иттерәчәк, ди прокурор.

Ирек Мортазинга каршы җинаять эше Татарстан Президентына яла ягу, социаль катламнар арасында нәфрәт тудыру гаепләве белән ачылган иде.

Номерың кадерле булса

Кесә һәм өй телефоннары абонентлары телефон операторын алыштырган вакытта да үз номерларын саклап кала алачак. Бу тәкъдим Татарстан Республикасы Информатизация һәм элемтә министрлыгы тарафыннан әйтелде. Мондый тәҗрибә инде Татарстанда ел башыннан кулланылды.

Комментарии