МОРТАЗА: «Тел сөйли, тәкъдир көлә»

Бер мәзәк искә төште. Әтисе улын армиягә озатканда үгет-нәсыйхәт бирә. “Улым, СПИД дигән куркыныч авыру чыккан, берүк, сак була күр. Син эләктерсәң, аннары хатыныңа күчәр. Хатыныңнан – миңа, миннән – әниеңә, ә әниең бөтен авылга таратыр”, – ди ул. Шундый рухтагы мәзәкләр белән шыплап тулган “Шамкай, Шәрә, Мортаза” видеокассетасы авылда йорттан йортка йөрде. Инде аның чыгуына 10 еллап вакыт үтсә дә, истә калган бит, ә! Шунда уйнаучы Мортаза белән утырып бер сөйләшербез дип кем уйлаган…

Исеме: Илсур Мортазин

Туган вакыты: 1968 елның 10 феврале

Туган урыны: Буа районы Кайбыч авылы

Белеме: югары

Девизы: алга!

Ярата: үзенә карата җаваплы караш

Яратмый: соңга калуны

Илсур абый, кая югалдыгыз? “Шамкай, Шәрә, Мортаза”ның дәвамын төшерү теләге юкмы?

– Дөресен генә әйткәндә, бөтенесе матди мөмкинлеккә килеп терәлә. Дәвам итү яхшы булыр иде, сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп булды. Ләкин бүген диск чыгару өчен, кимендә, 500 мең сумлап кирәк. Шамкай, Шәрәфи кебек кешеләрне дә бушлай эшләтеп булмый. Кызганычка, хәзер иганәче булырлык кешеләрне селкетү авыр, кирәксенмиләр. Беренче өлешен “Союз” студиясе белән чыгардык, алар таркалды инде.

Башка милләтләр белән чагыштырганда, юморының үзенчәлеге бармы?

– Безнең халык ачык текст белән әйтеп салганны, чәйнәп каптырганны ярата. АКШтагы кебек. Аудиториянең 80%ы булгангамы, нечкә юморны аңламый. Уйлап бетерергә урын калдырып булмый. Бервакыт “Попугай” дигән монолог сөйли идем. Гаҗәп хәл: залда бары тик ирләр генә көлә иде. Шуңа күрә сәхнәдә кеше көлми торган нәрсә сөйләү – үтмәс товар кыстау белән бер. Сөйләгән мәзәкләр халык ихтыяҗыннан чыгып сайлана. Ләкин Задорнов әйтүенчә, билдән түбән төшкән кызык-мызыклар сөйләү артист дәрәҗәсен төшерә. Димәк, ул башкача көлдерә алмый. Бу фикер белән дә килешәм.

Сәхнәдән зәвыксыз, оятсыз мәзәкләр дә еш ишетергә туры килә. Монысында да халык гаепле булып чыгамы?

– Безнең халык сәнгатьне авыл дәрәҗәсендә кабул итә. Чөнки күбебез шуннан. Ә авылда белем бирү ничек? Үзем укыган мәктәптә җыр, рәсем укытучысы да юк иде. Сәнгать, классиканың нәрсә икәнен белмичә үстек. Беренче тапкыр рояль тавышын ишеткәч, аңа гашыйк булдым хәтта. Халык үзе белгән дәрәҗәдә генә кабул итә, аңламаса: “Кызык түгел”, “Бу җырчының тавышы юк”, – ди. Кайбер әйберләрне язсаң да, аны сәхнәдә кую мөмкинлеге юк, чөнки аудитория кабул итми. Татар халкы аерым юмористны күрергә теләми, аңа җырлы-биюле-мәзәкле, җиңел рухтагы шоу булсын.

Шушы арада концерт куярга җыенып йөрисез икән. Тамашачыны нинди программа көтә?

– Хатыным Мәүлидә һәм аның сеңлесе Гүзәлия көйләренә язылган җырларны башкаручылар бер сәхнәгә җыелачак. 17-19 ноябрьдә Казанның Филармония залында үтәчәк солянка ул. Хәния Фәрхи, Резидә Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Айгөл Бариева, “Айфара” төркеме һ.б. катнашачак. Әлбәттә, программада юмор да бар, тамашачыларны сюрприз да көтә. Мондый зур концертны беренче тапкыр үткәрүебез. Мәүлидәнең әнисе исән-сау чакта ике кызын, киявен бер сәхнәдә күреп куансын, дидек. Биш кыз, биш малай үстергән ул. Үзе шигырьләр яза, җырлый.

Эшегездән күңел кайтып, “Уф, туйдырды бу сәхнә”, – дигән чаклар булдымы?

– Тормышта төрлесе булды. Стропальщик та булып эшләдем, рәссам, тракторчылар бригадиры булып та… Хәзер туйлар алып барам, картиналар ясыйм, дизайн белән шөгыльләнәм. Безнең Мортазиннар нәселендә рәссамнар күп булган, мин дә белемем буенча рәссам. Бер Ләйлә Дәүләтова белән сөйләшеп утырганда: “Юмористларны тирән фикере булмаган кеше дип уйлый идем, ялгышканмын”, – диде. Башың эшләмәсә, кеше көлдереп булмый шул. Син тамашачыдан күпмедер дәрәҗәдә акыллырак булырга тиеш.

Ирле-хатынлы иҗат кешесе булу плюсмы, әллә минусмы?

– Минемчә, үзара ерак торучы ике иясе гаиләдә дә бер-берсе өчен чит, ят булалар, – дип сүзгә кушылды хатыны Мәүлидә Нургали. Өйдә дә бөтен сөйләшкән сүз сәхнә, иҗат темасына барып тоташа. Безнең өйдә – студия. Укытучылар: “Өйдә көн саен педсовет”, – дигән төсле инде. Иремне башка кешесе итеп күз алдына да китерә алмыйм, сөйләшергә уртак фикер булмас кебек. Кеше бер-берсен аңлаган очракта гына бергә яши бит, юк икән – аерылыша. Без инде 18 ел бергә, Аллага шөкер.

Илсур абый да аны куәтләп алды:

– Галимнәр әйтүенчә, авыр сүз әйтмичә, ачуланышмыйча яшәүче гаиләләр тизрәк таркала. Чөнки бертөрлелек башлана, андый мөнәсәбәтләр туйдыра. Үпкәләшкәннән соң дуслашуы үзе ни тора бит аның!? Дөньялар матурланып, тормышың түгәрәкләнеп киткән кебек була. Икебез дә горур булсак та, күбрәк Мәүлидә юл куя. Атнасында 7 җомга, диләр минем ишеләр турында. Кайчак үз-үземне аңламыйм хәтта. Ә сәнгатьтә барысын да бизмәнгә салып эшләп булмый, тормышта да бердәнбер дөрес вариант юк. Иң мөһиме – безгә бергә рәхәт.

Мондый тандемнар ничек туа икән?

– Мин Чуашиянең Батыр районыннан. “Урламасалар, үзем кияүгә чыга алмам”, – дип йөргән 23 яшьлек вакытым иде. Ул чакта кыз урлау гадәте бар иде. Илсурлар концерт белән безнең авылга килгәч, аның белән шунда таныштык. Ләкин танышудан артмады. Ә ике атнадан соң ул яңадан килеп, мине урлады! Шуннан Буа районына булып төштем. “Бөтенесенең кайсыдыр ягын яратмый идем, ә синең һәр сыйфатың ошады, дия идең бит. Хәзер дә әйт инде шуны! – дип иренә елмайды Мәүлидә апа.

– Әйе, шулай. Күзлекле булуың да ошады. Күзлек хатын-кызга сексуальлек өсти, серлелеген арттыра дип саныйм. Хәзер улыбыз Роберт үсеп җитте инде, 16 яше тулды. Кечкенә чакта бервакыт урамнан барганда күз яше белән елый башлады бу. “Класста бөтенесенең компьютеры бар, ә сез миңа ала алмыйсыз. Нигә шундый акчасыз эшкә кердегез?” – ди. Шуннан соң булган акчаны җыеп, балага компьютер алдык. Баштан ук улыма: “Сәнгатькә тартылма, авыр”, – дип әйткән идем әйтүен. Оештыру сәләте бар, җырлый, гитарада уйный, русча шигырьләр яза. Җырчы карьерасы ясыйсы килми, ди, Мәскәүгә театр институтына керергә кызыга. Тел сөйли, тәкъдир көлә бит. Нәрсә язган, шул була инде.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии