- 02.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №44 (3 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Сез безнең авылдагы Митрәйне беләсезме? Юк, ул сезгә охшамаган… Сезгә дә охшамаган. Әнә теге апага охшаган охшавын, ләкин ул, Митрәйне әйтәм, хатын-кыз түгел, алка тагып йөрми. Нәрсә дисез, без дә хәзер алкалар, йөзекләр тагып йөрмибез, дисезме? Куркасызмы?… Әйе шул, алтын тагып, әйбәт бүрек киеп йөрергә башы ике түгел кешенең. Митрәй дә шулай, ди. Бервакыт шәп кенә киенеп Казанга килде бу минем белән. Кырык яшь егеткә, өйләнергә вакыт бит инде. Үзегез беләсез, хәзер авылларда утыз карчыкка бер егет туры килә. Анысы да Митрәй кебек алпавыт булырга йөрүче хәсрәт капчыгы. Вокзалга килеп төшүгә, зәңгәр күзле Казан чибәре эләктереп тә алды моны.
– Митрофанов, — дип таныштырды үзен Митрәй, Русия Думасында утыручы депутатны искә төшереп.
– Слицка, — диде кызыл иреннәрен шапылдатып чибәркәй, тагын бер депутат исемен хәтерләтеп.
– Дом-дук, җук, — диде Митрәй тотлыгып, кунарга урын юк икәнлеген аңлатып.
– Пойдем, найдем, — диде Слицка. Киттеләр култыклашып куак шаулаган якка. Митрәйнең «Аллага тапшырдым» дигән сүзләре куак төбеннән вокзалларга бәреп чыңлады. Чыңлар шул, күргән нәрсәсемени?… Әллә поезд кычкыра, әллә Митрәй үкерә. Әй, кызлар, аңлыйсызмыни сез авыл егетләренең хәлен!… Бирегез бер чиләк аракы – эчеп бетерә. Бирегез тимер — бөгә! Бирегез кирпеч – сугып сындыра! Китерегез сарык — бер утыруда ашап бетерә. Табыгыз бер кыз!…
Ә шәһәр егетләре нәрсә? Йөз грамм эчсәләр — егылалар, тагын йөз грамм җиппәрсәләр — торалар. Сөт өсте юк. Ул эләкмәгәч, рәт тә юк.
Хөрмәтле ханымнар! Ничек торасыз сез ул ирләрегез белән?! Торса — торабыз, тормаса — юк, дисезме?
Нәрсә сөйли идем әле? Ә-ә, Митрәй турында бит. Поезд китте, җирләр тибрәтеп. Каршы якта Митрәй тора анадан тума, яп-ялангач, кемнедер озаткан кебек, трусигын җилләтеп. Чишендергәннәр моны куак төбендә Казан «Слицка»лары.
Юк, аның кәчтүме сезнеке төсле түгел, шакмаклы иде. Әнә сезнеке төсле. Ул кәчтүм үзегезнекеме? Ә-ә, бәясе төшкәнне алдыгызмы? Чалбарыгызны күрсәтегез әле. Кальсоныгыз акмы?… Төссезләнгәндер инде юа-юа. Митрәйне әйтәм, ул да сезнең кебек җәй көне дә кальсон кия торган иде. А то бура бураганда шырпы керә, ди. Бу юлы Казанга үзе килмәде, Казан кызларына ат башы хәтле сәламен генә җибәрде. Үзләре кайтсыннар, диде. Киләсе елга өйләнергә исәбе. Конкурс игълан иткән, авыл башында белдерүе тора. Анда «Бу авылда өйләнмәгән кырык яшьлек Митрәй тора» дип язылган. Әйе, бу авылдан ул берәү генә. Ә бит алар меңәрләгән.
Әгәр һәр авыл башында шундый белдерүләрне күрсәгез, гаҗәпләнмәгез, алар безнең Митрәй кебек өйләнмәгән, әмма авылларын, туган якларын, әти-әниләрен яратучы, хезмәт сөюче ялгыз егетләрнең моң-зарлары кадакланган такта булыр.
…Юк, ул сезгә охшамаган, сезгә дә… Кәчтүме аның шакмаклы иде…
Комментарии