- 02.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №44 (3 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Русиядә дуңгыз кизүеннән 4 кеше үлгән, аның берсе – Мәскәүдән, 3се Байкал арты төбәгеннән. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда авырудан дәваланучылар саны дистәдән арткан.
Русия баш санитар табибы Геннадий Онищенко сүзләренчә, кайбер төбәкләрдә авыручылар саны зур тизлек белән арта. Бу Чита, Хабаровск крае, Сахалин һәм Амур өлкәсе. Гомумән, Русиядә дуңгыз кизүе вирусы ачыкланган 1896 кеше теркәлгән. Онищенко сүзләренчә, аларның 500е генә вирусны чит илдән йоктырып кайткан. Калганнары Русиядә кешенең бер-берсеннән таралган. Вирусларны өйрәнүче институт җитәкчесе Олег Киселев фикеренчә, Русиядә чын авыручылар саны берничә тапкырга күбрәк.
14 яшьлек кыз нәрсәдән үлгән?
Күптән түгел Русия мәгълүмат чаралары Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә вафат булган 14 яшьлек Әлфиядә дуңгыз кизүе булган дигән мәгълүмат таратты. Кыз 9 октябрьдә авырып китә. Өйгә килгән табиб анда бары тик тамак авыруы, ди. Әмма Әлфиянең хәле көннән-көн начарая бара һәм 13 октябрьдә ул үлә.
“Роспотребнадзор” исә кызда дуңгыз кизүе түгел, ә үпкә ялкынсынуы булган дип белдерә. Түбән Каманың барлык мәктәпләре 22 октябрьдән карантинга ябыла. Гомумән, әлеге шәһәрдә 5 баланың дуңгыз кизүеннән дәваланып чыгуы хакында әйтелә.
Саклану чаралары
“Роспотребнадзор” белдерүенчә, хәзер Татарстанда дуңгыз кизүеннән 2 кеше дәвалана. Алар Әлмәт шәһәреннән. Шулай ук чәршәмбедә Аксубайда бер баланың дуңгыз кизүе белән авыруы ачыкланган.
Табиблар кизүдән саклануның иң ышанычлы юлы – вакцина, ди. Татарстанга ул декабрьдә кайтарылачак. Ә Русиядә вакцинация 9 ноябрьдән башлана. Социаль үсеш, сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда беренче чиратта вакцинаны коммуналь, транспорт, техник хезмәтләрдә эшләүчеләр алачак. Аннан чиратта медицина хезмәткәрләре, мөгаллимнәр һәм 18 яшьтән олырак яшьләр. Балалар өчен вакцинаны сынау башлана гына әле.
Башкортстанда да вакцина ясалган. Уфадагы белгечләр A/H1N1 гриппыннан саклану чарасын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә әзер. Бу вакцинаның исеме “Пандефлю”.
Русиядә кайсы илдә ясалган вакцинаны кертергә җыеналар, әлегә билгеле түгел.
Газетабызның киләсе санында аннан саклану чаралары турында язарбыз. Тик белеп торыгыз, табиблар әйтүенчә, дуңгыз кизүе белән авыручыларның, беренче чиратта, температурасы күтәрелә, тамагы авырта һәм йөткерә башлый.
Ландыш ХАРРСОВА
azatliq.org
Репрессия корбаннарына ярдәм… 136 сум
30 октябрь – Золым корбаннарын искә алу көне. Казандa сәяси репрессия корбаннары “Матәм көнендә үзләренә караган Русия кануннары кичекмичә үзгәрергә тиеш” дигән мөрәҗәгать кабул итте.
Казан дәүләт техник университет (КАИ) доценты Әскәр Хөснетдиновның әтисен, шпионлыкта гаепләп, 1937 елда атып үтергәннәр. Казан университетының медицина факультетын тәмамлагач, Кыяметдин Хөснетдиновны Хабаровск якларына хәрби хезмәткә чакыралар. Хатыны белән ялга Казанга кайтканда тимер юл вокзалында кулга алалар. 3 баласы кала. Әскәр уртанчысы була…
Пенсия яшендә булуга карамастан, эшли әле ул. Советлар берлеге вакытларын искә төшереп торган әйберләр, хәтта Казанның Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле дә алып ташланырга тиеш, ди. “Совет вакыты онытылсын. Кирәге юк аның. Ул чорның дәвамчылары бар бит әле дә. 7 ноябрьдә анда тагын урам йөреше булачак. Тарих тагын кабатлана күрмәсен”, – ди Хөснетдинов.
Күпме тырышып караса да, әтисенең кайда күмелгәнлеге, гомеренең соңгы көннәре турында дөреслекне таба алмаган. “Сәяси репрессия корбаннары турында хакыйкатьнең әлегә бик күп өлеше ябык”, – ди ул. Әскәр Хөснетдинов әнисе ягыннан үзен Мәрҗани нәселе дәвамчысы дип белдерә.
Казан шәһәре Идел буе районында яшәүче сәяси репрессиягә дучарлар оешмасы башлыгы Фәрзәнә Кулеева: “Соңгы елларда сәяси репрессиягә эләгеп исән калганнарны, корбаннарның балаларын Русия хөкүмәте бөтенләй онытты. Безнең бөтен ташламалар бетте диярлек. Шифаханәләргә барыбыз да бара алмый. Инвалидларга гына бар. Минемчә, бөтен репрессия корбаннары – инвалид. Элек бөтен гаилә әгъзаларының коммуналь түләүләргә, үзебезнең даруларга ташламасы була иде. Юллама белән тәэмин итә алмасалар, акча бирә иделәр. Хәзер берсе дә юк”, – ди.
Кулеева сүзләренчә, Мәскәүдә хәлләр күпкә шәбрәк. Пенсияләренә өстәмәләр дә, юллама алмаучыларга 3 мең сум акча да бирелә икән. “Ә безгә репрессия корбаны булган өчен, 410 сум акча бирелә. Шуның 274 сумы транспортка китә”, – ди Кулеева.
30 октябрьдә Казанның Хәтер һәйкәле янында узган җыен вакытында сәяси репрессиягә дучар булганнар, корбаннарның балалары Русия һәм Татарстан Президентларына, Дәүләт Думасына, Татарстан Дәүләт Шурасына, Федерация Шурасына, Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать кабул итте. Алар Русия Президенты каршындагы сәяси репрессия корбаннарын аклау комиссиясе тәкъдимнәрен хуплап канунга үзгәрешләр кертүне тизләтүне үтенә. Әлеге комиссия 2009 елның 19 октябрендә үз җыелышын үткәргән. Һәм күп кенә тәкъдимнәр керткән. Анда мөлкәтләре тартып алынганнарны да сәяси репрессиягә эләккәннәр дип танырга диелгән. Матди зыян күргәннәргә акчалата ярдәм итү, корбан булганнарның оныкларының да бу акчага хокукы булу һәм башка социаль ташламалар турында да язылган.
Казанның “Мемориал” җәмгыяте шурасы рәисе Степанов әлеге мөрәҗәгатьне матәм җыенына килгәннәргә дә таратты.
– Депутатларга, Федерация шурасы вәкилләренә җибәрегез, без аларны һәрьяклап таратырга тиеш, канунга төзәтмәләр Дәүләт Думасының чираттагы сессиясендә үк каралсын, – диде.
Шулай эшләмәсәң, ваемсызлыкны көт тә тор. Казанлылар Зурабов вакытында кабул ителгән кануннарны каһәрли.
Ә Фәрзәнә Кулеева исә репрессиягә дучар булганнар алдында гафу үтенер вакыт җитте, ди. “Оешма әгъзалары, дәүләт җитәкчеләре безнең алда гафу үтенсен иде. Менә Николай патшага бит тәүбә иттеләр, покояние булды. Аларны да Совет власте юк итте. Безнең алда нигә гафу үтенмиләр? Күңелебез тынычланыр, ата-бабалар рухы шат булыр иде”, – ди ул.
Наил АЛАН
Оренбургта уникаль документ табылды
Оренбург төбәгенә караган мөһим тарихи вакыйга булды. Шәһәр музеенда уникаль документ барлыкка килде – үлемгә хөкем ителгәннәрнең Сталин исемлеге. Әлеге исемлектә 920 фамилия, ә алар астында Иосиф Сталин имзасы тора. Исемлектә мөселман фамилияләре дә бар. Бу инде Сталинның кешеләр ату белән җитәкчелек итүенә тагын бер дәлил.
Оренбург өлкәсендә 28 мең кеше репрессияләнә, шуларның 7100е атылып, Урал елгасы аръягында күмелә.
Тарихчылар тарафыннан табылган исемлекне ачуга ук, Политбюро әгъзаларының имзалары күзгә ташлана, ә иң өстә Сталинныкы тора.
Репрессиягә дучар ителгәннәрне 3 төркемгә бүлгәннәр: атарга хөкем ителгәннәргә, 7- 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгәннәргә һәм сөргенгә җибәрелүчеләргә. Халык башлыгы үз имзасын тик беренче исемлек астына гына куйган.
Атуга хөкем ителгән оренбурглылар исемлегенә килгәндә, анда Коганович имзасы дә бар. Шулай ук Оренбургның бер урам исемен йөрткән Ворошилов имзасы да тора.
Фирүзә ӘБСӘЛАМОВА
Русия Европада Сталинны акламакчы
Бу көннәрдә Русиянең Европада үз имиджын яхшырту өчен махсус кампания башлавы мәгълүм булды. Ул аны “Яңалыклар” мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә эшли дип әйтелә. Әлеге кампаниянең максаты – дөнья күләмендә Русияне бөек көчле дәүләт итеп күрсәтү һәм берочтан Иосиф Сталин фигурасының уңай ягын сурәтләү.
Мәгълүмат чаралары язып чыгуынча, PJI Companies һәм EUobserver.com ширкәтләре белән эш башланган.
Килешү нигезендә инде ноябрь азагында Мәскәүдә дәрәҗәле конференция узачак. Анда Арктика проблемалары, шул исәптән, табигать байлыкларын чыгару һәм тирә-юньне саклау мәсьәләләре каралырга тиеш.
Икенче бер килешү буенча Русияне Кушма Штатлар, Кытай, Европа белән беррәттән иң мөһим дөньякүләм мәсьәләләрне тикшерергә сәләтле ил итеп күрсәтү бурычы тора. Ягъни глобаль иминлек һәм энергетика өлкәсендә Русия дә сөйләшүләр алып бара алырлык дәрәҗәдә дип сурәтләү. Әлеге килешү шулай ук СССР гамәлләрен икенче Бөтендөнья сугышына хәтле яисә аннан соң булсынмы, уңай итеп күрсәтүне дә күздә тота. Ягъни Русиянең күрше дәүләтләргә тәэсир итәргә тырышуы юкка түгел дигән караш туарга тиеш.
Сталинны мактау
Гаммәви мәгълүмат чараларында PR ширкәте җитәкчесенең PJI Companies вәкиле белән сөйләшүе китерелә. PR ширкәте: “Сез Сталин бик үк начар кеше булмаган дип тарихны киредән язуны күздә тотасызмы әллә?” PJI Companies җавабы: “Әйе, күпмедер дәрәҗәдә”.
Әлбәттә, Русиядә Сталинны аклап күрсәтү тырышлыклары инде күптәннән дәвам итә. Владимир Путин да Президент тәхетенә утыргач, 2002 елга кадәр генә Сталин терроры корбаннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйды, аннан соң бу истәлекле көнгә бөтенләй игътибар итми башлады. Киресенчә, рәсми даирәләрдә Сталин гамәлләрен уңай тасвирларга керештеләр. Тарих дәреслекләрендә ул үз заманы өчен бик яхшы җитәкче булган дигән сүзләр язылды. Мәскәү метросында аңа һәйкәл кую тәкъдиме дә булды.
Шулай да, Русиянең үзендә дә Сталин фигурасына бертөрле караш юк. Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә Русия Президенты Дмитрий Медведев, Йосиф Сталин диктатурасы вакытында миллионларча кешеләрнең үтерелүен аклап булмый, дип белдерде.
Ландыш ХАРРСОВА
Корбан Бердыев – “халык дошманы”?
Казан “Рубин”ының Европаның иң абруйлы командасын җиңүе барлык дөньякүләм мәгълүмат чараларында урын алды. Бердыев командасының җиңүенә күбесе ышанмагангамы, бу бик зур вакыйгага тиңләнде. Һәм “Рубин” баш тренерына котлаулар төрле яктан агылды. Алар үз туган иленнән генә юк.
Бердыев үзе туып үскән Төркмәнстанда җитәкчелек аның исемен басмаларда телгә алуны тыйды. Җирле гаммәви мәгълүмат чараларында хәзер “Рубин”ны исеме белән түгел, ә “Русия чемпионы” дип кенә язалар.
Төркмәнстан халкы Бердыевка элеккечә зур ихтирам белән карый. Һәм аның үз якташлары булуына горурлык белдерә. Хәтта аны Төркмәнстанга тренер итеп чакырырга кирәк диючеләр дә күп.
Президент хәтлеПрезидент чакырып…
Әмма рәсмиләрне халык фикере кызыксындырмый. Аларда Корбан Бердыев һәм ул җитәкләгән команданы сөймәү узган елдан дәвам итә. Баксаң, “Рубин” җитәкчесен 2008 елның 14 октябрендә Ашхабадка зур “Олимпия шәһәрчеге” проекты белән таныштырырга чакырган булганнар. Русия премьер-лигасы уеннары бару сәбәпле, Бердыев эшен ташлап китә алмаган.
Төркмәнстан Президенты Корбангали Бердымөһәммәдовның чакыруын кире кагу рәсмиләрдә зур канәгатьсезлек тудырган. Алар моны ил җитәкчесен хөрмәтсезләү дип кабул иткән. Һәм Бердыев шул көннән “халык дошманы”на тиңләнә башлаган.
Чикне узмаска
Бердыев үзе күп кенә дәгъваларга колак салмаска тырыша кебек. Журналистлар белән дә сирәк аралаша. Аны туган ягында “халык дошманы”на тиңләүләре хакында да Бердыевның карашын белү мөмкин булмады.
Бу көннәрдә күп кенә мәгълүмат чаралары Корбан Бердыевка 10 меңлек штраф салынганы турында язып чыкты. “Ростов” командасы белән уйнаганда, Бердыевның техник зона чиген узып чыгуы турында әйтелә.
Ландыш ХАРРАСОВА
Башкортстан дустын Франция хөкем итте
Франция суды берничә илнең ватандашы булган эшкуар Аркадий Гайдамакны хөкем итте. Миллиардерның бизнесы Башкортстан белән дә бәйле.
Франция суды күп җәнҗалларга катнашы булуда шикләнелгән Аркадий Гайдамакны, читтән торып, 6 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Читтән торып, чөнки Гайдамак әфәнде бу суд утырышына да, элеккеләренә дә килмәгән. Шул ук вакытта А.Гайдамак белән бергә кырын эшләрдә гаепләнүче Франция эшкуары Пьер Фалькон судка килгән. Аңа да төрмә җәзасы бирү турында карар чыгарылган.
Аркадий Гайдамак белән аның бизнес аркадашы Пьер Фалькон рөхсәтсез рәвештә Анголага хәрби кораллар сатуда һәм “пычрак” акча “юуда” гаепләнә. Бу эш буенча тикшерү берничә ел дәвамында барды. Элегрәк АКШ та А.Гайдамакны гаепләп чыккан иде. Израиль дә аңа гаепләр ташлады.
Мәскәүдә туып үскән А.Гайдамак 1970 елда СССРдан Израильгә күченеп китә. Башта бу илнең, ә 1972 елдан Франциянең, һәм күпмедер вакыттан соң, Ангола Республикасы ватандашлыгын да алуга ирешә ул. Күбрәк чит илләрдә яшәсә дә, А.Гайдамакның Русиядә үзенең киң челтәрле бизнесы бар. Аның карамагында ашлама җитештерүче заводлар да, кошчылык фабрикалары, банклар да, башка төрле ширкәтләр дә бик күп. Аркадий Гайдамак Башкортстандагы бизнесының чәчәк атуы хакында да зур канәгатьләнү белән сөйли. Әйе, берничә ел элек аны Башкортстанда да үз иттеләр, дуслар исемлегенә яздылар һәм рәсми матбугат аша “республикага җитди инвестор килде” дип рекламалый башладылар.
Башкортстанда А.Гайдамак барлык кошчылык фабрикаларын сатып алды, минераль ашламалар, сода җитештерү ширкәтләрен дә үз карамагына күчерде. “Президент Мортаза Рәхимов белән бик яхшы аңлашып эшлибез, без аның белән якын дуслар”, – дип белдерә килде Гайдамак. Чынлап та, Башкортстанга килгән саен М.Рәхимов аны, зур кунакны кабул иткәндәй, хөрмәтләп каршы ала, озаклап сөйләшә иде. Моны республика рәсми матбугат чаралары бик тәфсилле яктыртты.
Аркадий Гайдамак адвокаты эшкуарга ягылган гаепләрне сәяси сәбәпләргә бора һәм Франция суды карарына шикаять җиткерәчәкләрен әйтә. Шул ук вакытта Франция бик каты торса, Русия ягы Аркадий Гайдамакны Парижга тапшырырга да мөмкин, ди хокук белгечләре. http://www.azatliq.org/author/17441.html
Фәнис ФӘТХИ
Комментарии