Битараф булмыйк, җәмәгать!

Кайчандыр дөнья күләмендә иң әһәмиятле 14 тел арасына кергән, хәзер дә Русиядә икенче дәүләт теле булырлык телебезне үз Татарстаныбызда да дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә алмадылар. Һаман да шул җитәкчеләребез битарафлыгы аркасында. Җәмәгать, оят бит бу, ә?!

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрында рәссам-бизәүче булып эшләүче Салих Миңнегәрәй улы булам. Дөресен әйтергә кирәк, бик милли җанлы кешемен. Мөгаен, ул “чир” белән “чирләүче” Минзәләдә үзем генәдер. Иң беренче шуны әйтим әле: моңа кадәр “Шәһри ” газетасы чыга башлаганнан бирле, шуны үземә алдырып, хәбәрләшкән кеше. Язмаларымны да гел шунда җибәреп тордым. Шактый чыкты алар: “мөстәкыйльлегебез”, “бәйсезлегебез” турында да (кайчандыр шул хакта хыялландык бит), Татарстанның үз паспортын булдыру турында да, урамнарының чит-ят исемнәр белән тулуы хакында да, латин графигына күчүне хуплап та, руслар белән катнаш гаиләләрнең күп булуы турында да, элеккеге матур исемнәренең елдан-ел юкка чыгуы, төрле чүп-чар исемнәр белән чүпләнүе хакында да һ.б. Бигрәк тә туган телебез язмышы, аның дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмавы, моңа фәкать үзебезнең “” җитәкчеләребез генә гаепле булуын әйтеп, күп яздым. Булмады. Күрәсең, алар татарча укымый. Аннан соң Татарстанда радио-телевидениедә татарча тапшыруларның бик аз булуына да үртәләм, борчылам. Нинди генә татарча газетаны кулга алсам да, иң беренче үзебезнең туган телгә багышланган язмаларны эзлим. Ә башка шапырынып-мактанып язылганнары әллә бар, әллә юк минем өчен. Телең бетеп барганда, ул зур төзелеш, спорт, фестиваль, юбилей һәм башка нәрсәләр турында мактануның нигә кирәге бар соң? Кайчандыр күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзатов (гафу итегез, нинди милләттән икәнен хәтерләмим инде) әйткән бит: “Әгәр туган телең иртәгә бетә дисәләр, мин бүген үләргә риза”, – дигән. Нинди мәгънәле, күңелгә тия торган сүзләр. Әйе, үзем дә шул хәлдә хәзер. Минемчә, иң аянычы – ана телебезнең бетә баруы. Үзем Минзәләдә кибеттә, урамда йөргәндә, бөтен язмаларның фәкать русча булуына, телендәгеләренең булмавына үртәлеп, авырып кайтам. Әле Яңа ел алдыннан гына Яр каласына барып, белән бер башыннан икенчесенә кадәр (аны 16-17 чакрым чамасы, диләр) үтәргә туры килде. Йә Хода, ник бер татарча сүз булсын (элегрәк эшләгәндә шактый күп иде алар), бөтен реклама, язмалар фәкать рус телендә генә. Менә сиңа милләтебез татарның “дәүләт теле”.

Тагын бер нәрсә. Белгәнебезчә, башкалабыз Казанда Бөтендөнья татарларының 4нче корылтае булды, милләттәшләребез бөтен илдән җыелды. Алар Казаныбызны үз мәркәзебез, дип горурланып килә. Газеталардан укып булса да белдек, анда чыгыш ясаучылар барысы да татарча сөйләгән. Ә безнең Казанда татарларның яртысына якыны туган телен белмәүче маңкорт, күбесе җитәкче урыннарда эшләүче түрә. Безгә алар алдында оят. Менә “дәүләт телебез” нинди!

Тагын бер нәрсәгә борчылам. Хәзер Русиядә эшләнгән бөтен әйберләрнең этикеткаларына рус теле белән беррәттән, казахча да язалар. Хәтта үзебезнең Яр Чаллыда эшләнгән томат кетчубына да, Алабугада чыгарылган майонезга да урысча-казахча язганнар. Ә татарча бер сүз юк. Шул уңайдан БТКга да тәкъдимем бар. Русиядә татарларның халык саны буенча икенче урында торуын истә тотып, Татарстанда эшләнгән барлык әйберләрнең этикеткаларына татарча да язуны таләп итәргә кирәк. Телебезнең, һичшиксез, дәрәҗәсе артыр иде. Сезгә үтенечем шул.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: кайчандыр дөнья күләмендә иң әһәмиятле 14 тел арасына кергән, хәзер дә Русиядә икенче дәүләт теле булырлык телебезне үз Татарстаныбызда да дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә алмадылар. Һаман да шул җитәкчеләребез битарафлыгы аркасында. Җәмәгать, оят бит бу, ә?!

Салих МИҢНЕГӘРӘЕВ. Сабир Өметбаев премиясе лауреаты.

Минзәлә.

Яшьләр мактауга лаек

Быелгы кышны миңа Казанда уздырырга туры килде. Автобусларда да күп йөрдем. Хәзерге яшьләр тәрбиясез, урын да бирә белми, дип күп тапкыр ишеткәнем бар. Ләкин һич тә алай димәс идем. Яшьләрнең әхлаклы, тәрбияле булуына сөендем. Урын бирмәсәләр дә үпкәләмәс идем. Алар да бит я эшкә бара, яки арып эштән кайта. Бер-икесенә үзегез утырыгыз, сез күбрәк арыйсыз дигән идем, “Безне яшьтән шулай тәрбияләделәр”, – дигән җавап ишеттем.

Ә менә җанны авырттырырдай башка күренешләр күп очрады. Автобусларда соранып йөрүчеләр, кибет буйларында, базарда яннарына савыт куеп, хәер көтеп утыручылар… Яннарында 5-6 яшьлек балалар да булгалый. Совет заманында мондый хәлләр юк иде бит. Кеше үзенә дә җитмәгән акчаны ничек аларга бирсен соң?! Җитмәсә, күп бит алар. Көн саен. Кем алар? Нигә шулай утыралар? Әллә махсус шулай эшләтәләрме? Җитәкчеләр алар турында беләме икән? Нигә хәлләренә кермиләр? Әллә машиналарда гына җилдереп, берни белми-күрмиләрме? Милиция халкына да бу эшләр кагылмыймы икән?

Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.

Кайбыч районы, Мөрәле авылы.

Комментарии