«Сыер асравыма – хөкүмәт төзегән абзар гаепле»

«Сыер асравыма – хөкүмәт төзегән абзар гаепле»

Эш булмауга авыл халкы күптән күнеккән. Шулай булса да, ач утырмый – керем чыганагы һәрвакыт бар. Кош-кортын асрапмы, җиләген җыепмы – ничек тә яшәргә җан тырмаша.

Минзәлә районының Тупач авылында яшәүче Сәлимә ханым Төхвәтова да әнә шундыйлардан. Җир җиләге белән бөрлегән җыеп сату дисеңме, гөмбәгә йөрү, ике йөзәр баш үрдәк-каз үстерү һәм абзар тутырып мал асрау – күп еллар төп яшәү чыганаклары булып торган. Һәммәсе дә үз башыннан кичкән. Җиләге белән бөрлегәнен әле дә җыя, ләкин кош-кортны алай күп асрамый хәзер Сәлимә апа. Чөнки бөтен вакыты – хуҗалыгындагы 11 баш сыер-бозауларын карауга китә.

Пенсиягә чыккач кына шушылай арттырган әле ул терлеген. Барысына да республика җитәкчелеге «гаепле». Моннан ике ел элек Сәлимә апа ире Рәфыйк абый белән лапасын яңартырга була.

– Ирем фундаментыннан башлап берүзе салды моны. Инде төзеп бетерәбез генә дигән идек, авыл җирлеге башлыгы Сәрия ханым Билалова килеп, республика грантында катнашырга тәкъдим итте. Хуҗалыгында күп итеп мал асраганнарга сарай салу өчен ярдәм бар икән. Ләкин моның өчен берничә шарт үтәлергә тиеш: яңа абзарыңның 80 проценты төзелгән булсын, соңрак исә терлек саның сигездән дә ким булмасын. Бу сарайны төзү өчен 250 мең сум акча бирделәр. Ул бик зур килеп чыкты, буш бүлмәләре җитәрлек иде, буш тормасын дип, биш сыерыбызга өстәмә 8 тана алып кайттык, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

Әнә шулай зур эшкә алыналар. Сыер асрау бер хәл, аның сөтен кая кую турында да уйланмый хәлең юк. Быел сөт бәяләре уйнаклау сәбәпле, кемнәрдер булган сыерын да бетерде. Ә Сәлимә апа бу авырлыкны әллә ни сизмәдек дип сөйли, чөнки сауган сөтен күбесенчә эшкәртеп, эремчек-каймак ясап сата.

– Хөкүмәткә тапшырырга җитми дә әле. Авылдашларга сатам, бездә хәзер сыерны бик асрамыйлар. Үзебезгә дә файдалы: хөкүмәткә тапшырсаң, бер литры 12 сумнан китәр иде, ә болай өч литры 100 сум була. Каймакның ярты литры 150 сум, эремчекнең килосы – 100 тәңкә. Әнә шулай итеп шактый гына табыш китерә, эш булмагач, мин генә түгел, кайбер башка авылдашларым да керемен сыер асрап ала, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Сөйләгәнне тыңлап торсаң гына бар да шома кебек, ә ныклап уйлансаң, бу акчаларны эшләү өчен үзеңә дә тырыш булырга кирәк. Мәсәлән, Сәлимә апа да һәр эшкә җитешер өчен иртәнге сәгать өчтә үк торам, дип сөйли. Башта савам, соңыннан сыерларны көтүгә куу, бозауларын яланга алып чыгып бәйләү. Аннан китә сөт эшкәртү процессы – эш гөрләп тора. Ә менә сату белән проблема юк – авылдашлары алып бетереп бара.

Сәлимә апа, пенсиягә чыккач кеше гадәттә ял итәрмен дип планлаштыра, ә сез күпләп мал асрарга булгансыз. Ардырмыймы?

– Сыер асрап туймадым әле, туйгач та ташлармын. Аннан соң, грант бирелгәч, биш ел буе абзарда кимендә сигез баш мал асрау мәҗбүри диделәр, Казаннан тикшерү дә килеп тора, әле тиз генә бетермибез малларны, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ул арада, грант ярдәме белән төзелгән абзарын да күрсәтте: әле терлекләренең санын тагын да арттырып асрарлык урын бар монда. «Анысы да булыр, сәламәтлек кирәк», – дип хуплый Сәлимә апа.

Ни дисәң дә, Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү өчен эшләнгән эшләр байтак: сараен салам дисәң – булышалар, сыер гына түгел, кәҗәгә кадәр субсидия ала, сөт арзан булгач, август аенда өстәмә ярдәм дә бирелде. Мондый шартлар булганда пенсия яшендәгеләрнең дә күпләп мал асрарга теләве гаҗәп түгел. Хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп яшәргә язсын, шартлары булса да, терлек асрау бер дә җиңел эш түгел үзе.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Минзәлә – Казан

Комментарии