НАСЫЙБЫМНЫ ЭЗЛИМ

Хөрмәтле укучыларыбыз. Бу сәхифәгә игъланнар «Безнең гәҗит» газетасында бушлай басыла. Тик бер шарт белән: алар конвертка салып юлланган булырга тиеш. Телефоннан игълан кабул итмибез! Белдерүләрегезне газетабызның интернеттагы сәхифәсенә үзегез дә урнаштыра аласыз. Алар аннан алынып, газетага да куела. Адресы: http://beznen.ru/yawci-pocmagi/

Әгәр телефон номерларыгызны газета битләрендә күрсәтсәк, редакция өчен дә уңайлырак булыр, сезне эзләүче дә турыдан-туры үзегезгә шалтырата алыр. Мөмкин электрон адресыгызны гына күрсәтү дә. Тик без игъланыгызны газетага урнаштырыр алдыннан шалтыратып, белдерүнең чынлыгын тикшерәбез. Әгәр телефон кат-кат шалтыратып та җавап бирмәсә, яисә белдерү хуҗасы табылмаса, игълан куелмый.

Үзегезгә насыйп ярларны табып, бу хакта газетабызга да язып җибәрсәгез, бик шат булыр идек.

***

Гаилә корыр өчен 47–50 яшьләрдәге, ялгызлыктан туйган хатын-кыз белән танышам. Күчеп китәргә дә әзер. Тел.89393980711

***

Минем күрше егетенә насыйп ярын табарга ярдәм итәсем килә. Аңа 34 яшь, өйләнмәгән. Эчми-тартмый, Яшел Үзән шәһәрендә яши. Начар егет түгел ул. Үзе шикелле начар гадәтләре булмаган тәртипле кыз белән таныштырасы иде шуны.

Үземнең телефоным: 89178857231. Зөмәрә апа булам.

Минем бер танышым «Безнең гәҗит» аша кавышып, гаилә корды. Хәзер бәби көтәләр.

***

Авылда ялгызым гына яшим. Хатыным 14 ел элек вафат булды. Үзем 76 яшендә. Тормышым җитеш, умарталар тотам, тавыкларым бар. Ялгызлыгым бик авыр, насыйп парымны табып, калган гомеремне парлы үткәрәсем килә.

Телефоным: 88436245015; 89393316716

***

Җитди мөнәсәбәтләр өчен 42-48 яшьлек ир-ат белән танышырга телим. Миңа 42 яшь. Казанда яшим. Телефоным: 89372889726.

***

Бер-беребезгә терәк булып яшәр өчен 60-65 яшьләрендәге ир-ат белән танышыр идем. Миңа 63 яшь. Әлмәттә яшим.

Телефоным: 89274750870

***

Картлыкта бер-береңне аңлап яшәрдәй 55-60 яшьләрдәге ханым белән танышыр идем. Үзем 62 яшьтә, буем 160 см, авырлыгым 60 кг. Бер-беребезне ошатсак, күчеп китәргә дә риза. Балтач якларыннан булса, бигрәк тә әйбәт.

Телефоным: 89600803561

***

Мин Башкортостан якларында яшәүче татар кызы Земфира булам, миңа 28 яшь! Әти-әнием шикелле матур гаилә корыр өчен, начар гадәтләре булмаган татар егете белән танышырга телим.

Адәм баласы бу җиргә парлы булып яратылган. Менә мин дә үз парымны табарга теләр идем. Начар гадәтләре булмаган, тәрбияле, киң күңелле, яхшы сыйфатлары гына булган Башкортостаннан 30-35 яшькә кадәрле татар егете белән танышам. Альфонслар, бер төн өчен һәм начар ниятле яман егетләр борчымасыннар иде. Элемтә өчен номерым: 89177739453.

***

Җитди мөнәсәбәтләр өчен Казанда яшәүче, тәрбияле ир -ат белән танышам. Миңа 42 яшь. Аракы белән мавыгучылар, тәмәке тартучылар борчымасын. Күченеп китәргә риза түгел. 89196860450

***

Исемем Булат. 61 яшь, авылда яшим. Начар гадәтләрем юк. Олыгайган көндә тормыш итәрдәй бер-береңә терәк булырдай хатын эзлим.

***

Миңа 35 яшь, начар гадәтләрем юк. Начар гадәтләре булмаган татар кызы эзлим. 89083305986.

***

Хатын-кызны хөрмәт иткән, тәртипле, 33-37 яшьләрдәге татар егете белән танышам. (Шаяртып шалтыратмавыгыз сорала). 89586257269.

***

Кукмара районының бер матур авылында торам. Исемем Гөлназ. Тәрбияле, эш сөючән, кызларны хөрмәт һәм ихтирам итүче 29 – 35 яшькә кадәрле татар егете белән парлы тормыш корыр өчен танышам. Әлегә бер тапкыр да тормышта булмаган. Миңа 27 яшь. Элемтә өчен телефоным 89270304369. Кичке 18:00 шалтыратуыгыз хәерле. Маньяклар, альфонслар борчымасыннар. Өйләнеп аерылганнар да борчымасын.

***

Гаилә корыр өчен 25-34 яшьләрдәге, Казанда яшәүче һәм эшләүче, акыллы, сабыр холыклы, аңлый белүче хатын-кыз белән танышырга телим.

Үземә 35 яшь, аерылган, балам юк. Казанда яшим һәм эшлим. Югары белемле. Тел.89655903872

Комментарии