Кабер ташы урынына – айфон!

Кабер ташы урынына – айфон!

Айфон темасын дәвам итеп: Уфаның бер зиратында айфон рәвешендәге кабер ташы куйганнар. Гадәти кабер ташлары янында бу «таш айфон» әллә каян күренеп, аерылып тора: үзе кеше зурлыгында (170 см биеклектә), фонында япь-яшь кызның зур фотосурәте. Якыннарының ни өчен нәкъ менә шушындый кабер ташы сайлаулары билгесез: әллә бу кыз айфон алырга чират торганда вафат булган (алай дисәң, «таш айфон»ның моделе иске – алтынчы), әллә селфи төшәргә җыенганда гомере өзелгән шунда… Ташны Кытайдан ясатып кайтарганнар, дип яза Ufa1.ru. Хәер, Кытайга ук барып йөрмәсәң дә була. Бу хәбәрне укыгач, интернетта актарынган идек: үзебездә дә ясатып була икән андый кабер ташын. Бәясе 100 мең сумнан башлана. Акчаңны түләсәң, теләсә нинди модель «айфон» ясап бирәләр икән.

Комментарии