Феофан мөселманнарны да православ гимназияләргә чакырырга өнди

Феофан мөселманнарны да православ гимназияләргә чакырырга өнди

Казанда, үз тарихында өченче тапкыр православ укытучылары корылтае үтә. Казан семинариясенә җыелган кунаклар арасында төрле милләт вәкилләре булса да, аларның дин нигезләрен туган телләрендә өйрәнү мөмкинлеге юк икән. Әлки районының Хузангай авылыннан килгән чуаш милләтеннән Любовь Мукусева мәктәптә дин һәм әхлак дәресен укыта. Чиркәүгә дә йөри, үзе әйткәнчә анда келәүләр фәкать урыс телендә алып барыла, балаларны насара дине нигезләре белән таныштыру да туган телдә башкарылмый.

Чүпрәле районының Хорновар-Шигали авылыннан килгән чуашлар әйтүенчә, аларның гыйбадәтханәсендә дә келәү урыс телендә бара. Рухани чуашларның чиркәү генә түгел, сөйләм телен белми икән.

Корылтайга Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да килгән иде. Үзенең бер сәгатькә сузылган нотыгында ул уку-укыту турында бик күп сөйләмәде. Аның каравы Көнбатыш илләрне сүкте. Ягъни, либераль карашлар илне какшата, дип җиткерде. Татарстанга һәм аның җитәкчесенә мәдхия укыды.

«Без искиткеч республикада яшибез – аның исеме Татарстан. Монда ике төп халык яши, алар ислам һәм православ тарафдарлары. Татарстан – ул ике канатлы кош сыман. Бер канаты җәрәхәтләнсә, иркен оча алмас иде. Безнең җитәкчелек сәламәт позициядә тора, президент Рөстәм Миңнеханов бу балансны саклау өчен тырыша. Шуңа да православ мөгаллимнәре үзләрен иҗтимагый яссылыктан читтә торучы булып хис итмәскә тиеш. Без бердәм организм».

Феофан Казанда православ гимназиясе ачылу, анда бөтен шартлар тудырылганы хакында да әйтте һәм мөселманнарны да анда чакырырга өндәде.

Татарстанга митрополит булып килгәндә Феофан мәктәпләрдә православ нигезләре өйрәнелергә тиеш, дип, кискен әйтсә дә, бүген ул «дин нигезләре һәм әхлак» фәне керүе – яхшы күренеш, диде.

Русиялеләр өчен электр энергиясен куллануга норма кертмәкчеләр

Русиядә халыкның электр энергиясе куллануына социаль норма кертергә җыеналар. Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән чиктән күбрәк кулланган очракта, электр тарифлары кискен артачак.

Әлеге идея белән энергетика министрлыгы һәм икътисади үсеш министрлыгы чыккан, социаль норма кертү тәкъдимен вице-премьер Дмитрий Козак хуплаган. Бу хакта хөкүмәттәге киңәшмә беркетмәсенә сылтанып, «Коммерсантъ» яза. 2019нчы елның гыйнварында министрлыклар энергетика реформасы турындагы документ өлгесен әзерләп бетерергә тиеш, диелә.

Электр энергиясенә норма кертү омтылышлары 2013нче елда ук булган иде. Ул вакытта кайбер төбәкләрдә бер кеше өчен айга сәгатенә 50-190 кВт лимит билгеләнде. Әмма 2014нче елда бу проект эшләүдән туктады.

Киләчәктә исә норманы сәгатенә 300 кВт күләмендә билгеләргә җыеналар. Ләкин бу кеше башыннан саналмый, ә «тоташтырылган нокта», ягъни йорт, фатир өчен билгеләнә. Хәзерге вакытта Русиядә бер йорт хуҗалыгында уртача 2,5 кеше яши һәм йортта айга уртача сәгатенә 220 кВт электр энергиясе кулланыла дип исәпләнә. Идея авторлары русиялеләрнең күпчелеге социаль нормага сыешырга тиеш, дип фаразлый.

Шул ук вакытта хөкүмәт кулланучылар исемлегеннән бакчачылык ширкәтләрен, гараж кооперативларын, хуҗалык төзелешләрен, дин оешмаларын, хәрби бүлекләрдәге торак йортларны, төрмәләрне алып ташларга мөмкин. Шулай ук документта авыл кешеләре, электр плитәләре урнаштырылган яки электр белән җылытылган фатирларда яшәүчеләр өчен ташламалы тарифлардан акрынлап баш тарту турында да сүзләр бар.

«Каныгызны эчәм». Кукмарада полиция хезмәткәре кыйналган иргә каныга

Узган ел Кукмара районы Мәчкәрә авылы Сабантуенда Рифкать Хафизов кыйнала. Бу җинаятьтә полиция хезмәткәре Фәнис Әскәров шикленелә, әмма ул гаебен танымый. Эш мәхкәмәгә кадәр җитә, әмма Казанның ни Совет районы, ни Татарстанның Югары мәхкәмәсе тикшерү вакытында бернинди дә җинаять тапмаган. Хокук яклаучылар исә шикаять хатын Страсбургка юллады. Кукмара районында үз хокукларын яклап полиция басымы астында яшәргә мәҗбүр булган гаилә белән очраштык.

Кукмара районының иң хәлле авыллары рәтендә Туембаш та бар. Ул гомер-гомергә үзенең оста итекчеләре белән дан тота. 170 хуҗалыктан торган авылда сокланырлык икешәр катлы йортлар, ташпулатлар шактый. Ирләр Себердә эшләп тә акча таба. Авыл уртасында хәләл ризык, товар белән сәүдә иткән кибет бар. Әмма моңарчы тыныч кына яшәгән татар авылы инде бер елга якын полиция басымы астында яши.

2017нче елның 15нче июлендә Хафизовлар гаиләсе күршедә генә урнашкан Мәчкәрә авылына Сабантуйга китә. Бәйрәм гөрли, халык мәш килә, кинәт гаилә башлыгы Рифкать күздән югала. Озак кына эзләп таба алмагач, полициягә мөрәҗәгать итәләр. «Күрсәгез, әйтегез, зинһар» дип үтенәләр. Төн җитә, Сабантуйда салютлар атыла, ә Рифкать юк. Көн озын ирен эзләгән Сөмбел ханым кызы Ләйсән белән Сабантуе мәйданындагы машиналар янында яткан гәүдәне табып ала. Йөзе танырлык түгел, кара канга баткан. Сөмбел ирен киеменнән генә таный.

Ни гаҗәп, полиция хезмәткәрләре дә шунда, әмма бер сүз әйтмиләр. Ашыгыч ярдәм чакыруларын сорап мөрәҗәгать иткәч тә, полиция хезмәткәре Фәнис Әскәров: «Миңа сезнең атагыз кирәк түгел, кирәк булса, алып китегез!» – дип кенә җавап бирүен искә ала Сөмбел ханым. Шунда ук аның полициядәге хезмәттәше Ришат Гәрәев та була. Бу хәлләргә гаилә дусты Рузалия Газизова да шаһит, ул боларны күреп тора.

Әтиләрен аңсыз хәлдә «Калина» машинасына салып Хафизовлар район үзәгендәге хастаханәгә юл тота.

– Без аны үлгәндер дип уйладык. Ашыгыч ярдәмгә барып җиткәч кенә ул аңына килде һәм «Үләм, үләм!» – дип, кычкыра башлады. Хастаханәгә барып җиткәнче полиция хезмәткәре Фәнис Әскәров анда шалтыратып: «Эпилепсиядән егылган ирне алып киләчәкләр», – дип кисәткән. Ирем белән 30 ел яшим, аның мондый авыруы булганы юк», – дип сөйли Сөмбел.

Хастаханәдә беренче төнне әтисен улы Рафис саклый. Рифкать Хафизовның чигәсендә зур яра, башы канга баткан, теле шешеп шәмәхәләнгән, колагы ярылган, бер як җилкәсе сынган, бер кабыргасы сынып төртеп тора, аягы сынган, үкчәсе чыккан. Бөтен тәнендә күгәргән таплар. Аркасында җәрәхәтләнгән сигез урыны бар. Бу гематомалар җилем чукмардан түгелме дип шикләнә Хафизовлар. Экспертиза документында шушы һәм башка фактлар урын ала, ирнең сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян килгән дип табыла һәм аның каты, тупас әйбер белән кыйналуы турында әйтелә.

Рифкать Хафизов өч көннән генә сөйләшә башлый һәм үзен полиция хезмәткәрләре кыйнавын әйтә. «Фәнис сукты. Борынга һәм башыма сукты да, аңымны җуйдым, башкасын хәтерләмим», – ди. Сәбәбен әйтә алмый. Яклаучының гаризасында да бу хакта әйтелә.

19нчы июльдә Хафизовның хатыны Сөмбел дә, улы Рафис та прокуратурага гариза кертә. Бу гариза Саба районында урнашкан Тикшерү комитеты бүлегендә карала һәм Кукмара районы полиция бүлеге хезмәткәре Фәнис Әскәров кулга алына. Сорау алу вакытында ул беркемне дә кыйнамавы хакында белдерә, аның янында булган стажер Ришат Гәрәев та шул ук сүзләрне кабатлый.

Фәнис Әскәровның кыйнау факты нигезендә җинаять эше ачыла, әмма быелның апрель аенда эш туктатыла. Әскәровка һәм аның туганнары, бергә эшләгән кешеләре биргән күрсәтмәләргә ышаналар, ә менә Хафизовларга ышанмыйлар. Имеш Хафизовлар барысы бер сүздә булып, бу эшнең Фәнис Әскәровка каршы хәл ителүе яклы булырга мөмкин. Моннан соң Кукмара эчке эшләр бүлекчәсе Рифкать Хафизовны кыйнаган билгесез затларны эзли башлый.

Хафизовның яклаучысы, «Зона права» хокук яклау оешмасы юристы Игорь Шолохов Фәнис Әскәровка карата ачылган җинаять эшенең ябылуын шикаять итә. Әмма 8нче июньдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе тикшерүчеләрне хаклы дип таба. Татарстанның Югары мәхкәмәсе дә бу эшне җиңел генә полиция хезмәткәре файдасына хәл итә.

«Бүген җинаять эше Кукмарадагы полиция бүлекчәсендә ята. Шушы ике хезмәткәр – Фәнис Әскәров белән Ришат Гәрәев эшләгән бүлекчә бу эшне тикшерәчәк. Шул рәвешле зыян күрүче хокукый яклаудан мәхрүм кала, чөнки җинаять эшенә катнашы булган кешеләр эшләүче орган үзе үк тикшерү белән дә шөгыльләнә», – дип аңлатты Idel.Реалиигә Шолохов.

Шолохов Русия хакимияте тарафыннан Европа кеше хокуклары конвенциясенең ике маддәсе (җәзалауны тыю һәм нәтиҗәле хокук яклау турында) бозылуын белдерде. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүе турында әйтте. Шикаять хаты Страсбургка юлланган.

Сөмбел Хафизова сөйләвенчә, Фәнис Әскәров гаиләгә басым ясый, алардан үч алырга тырыша.

«Миңа бер гаепсезгә штраф язды. Бала утыргычы юк дип 3 мең сум штраф салганнар. Бала утыргычы бар иде аларның. Кияү алар белән талашып ятарга вакытым да, теләгем дә булмады, барыбер яза иде инде ул аны, җитмәсә, машинада бала елый башлады дип аңлаткан иде», – ди Сөмбел.

Быелның 18нче августында Сөмбел һәм Рифкать Хафизовларның уллары Рафис үзен Мәчкәрәдәге Сабантуйга илтеп куюны сораган. Аның белән бергә машинага тагын ике дусты утырган. Сабантуйга җитәрәк аларны Фәнис Әскәров белән Сергей Егоров туктаткан.

«Мине машинадан сөйрәп чыгардылар, әтинең документларын алып киттеләр. Мин бит пассажир, рульдә мин түгел, дидем, тыңлаучы булмады. Шуннан мине медицина тикшерүе узарга Кукмарага алып киттеләр. Анда да шәфкать туташы Фәнискә карап: «Нәрсә дип язып бирик соң?» – дип, аптырап утыра. Хокук бозуларыбыз, имеш, видеорегистраторда язылган, дип әйттеләр, ләкин берни дә күрсәтмәделәр», – дип искә ала Рафис Хафизов.

Сүзгә Сөмбел ханым кушыла. «Ирем Рифкатьнең документларын алып китеп, аңа протокол тутыра алмыйсыз, дип кычкыруыма Фәнис Әскәров: «Мине биш тәүлеккә утырттыгызмы, каныгызны эчәм әле мин сезнең», дип әйтте. Рафисны хастаханәгә алып киткәндә дә: «Машинагыз монда торсын, Рафисны алып китәбез», – диде. Рифкатьнең документларын да алып киткәч без карап тормадык, аның артыннан бардык. «Әгәр анализлар бирмәсәң, машина документларын бирмим», – дигән Фәнис минем малайга. Мин талашып, көчкә документларын алдым.

3нче сентябрь алар тагын өйгә килде. Иремне өйдән алып чыгып, машинага бөкләп тыгып, протоколга кул куйдырмакчы булганнар. Бу – теге вакыйгадан соң 16 көн узгач булган хәлләр. Ирем кул куймаган. Ул протоколны яклаучыбыз күргән. Протоколда Рифкать рульне исерек Рафиска биргән дип язылган. Фәнис Әскәров безне мәхкәмә юлында йөртә хәзер.

Тагын бер очрак. 2018нче елның 7нче сентябрендә, төнлә безнең йорт каршына ак машина килеп туктады. Фаралары сүнгән. Машинадан өч кеше чыкты, бөтен җирләрне, йортны, гаражларны фотоларга төшерделәр дә, фарасы сүнгән килеш китеп бардылар. Мин әле иремә дә утларны яндырып сүндерергә куштым, – диде Сөмбел Хафизова.

Полиция хезмәткәренең ачуы бөтен авыл халкы башына да төшкән. Туембашлар да моны үзендә сизә.

«Марс Хисмәтов исемле полиция хезмәткәре: «Сөмбел апа, тимәгез инде Фәнискә», – дип сорады. Мин гаепсезләргә тимим. Фәнис Әскәров авылдашларның барысын да машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәм дип, сүз биргән. Биш кешедән таныклыклар алынды. Башта авылдашлар кырын карыйлар иде, хәзер эшнең нидә булганын аңлыйлар, безгә теләктәшлек күрсәтәләр, аның өчен рәхмәтлемен», – ди Сөмбел ханым.

Фәнис Әскәров белән элемтәгә чыктык. Ул сорауларга җавап бирүдән баш тартты. «Вакыйгаларның ничек булуын мәхкәмәдә сөйләячәкмен, ул сезгә кирәк түгел. Мин үзем турында бернинди аудио, видео хәбәрләрнең дә басылуын теләмим, минем моңа рөхсәтем юк», – дип әйтү белән чикләнде.

Рафис Хафизовны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү өчен суд утырышы 5нче октябрьгә билгеләнгән. Ул Кукмара шәһәрендә узачак. Дәүләт тарафыннан Рифкать Хафизовның хокукларын якларга билгеләнгән Наталья Ватажникова журналистлар белән аралашудан баш тарта.

Кукмарада кеше хокуклары өчен көрәшне күзәтеп барачакбыз.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии