Чиратымны сатам – кем ала?

Чиратымны сатам – кем ала?

Совет заманындагы чиратлар кире кайтты, җәмәгать. 26нчы сентябрьдә Мәскәүдә километрлы чират сузылган әнә. Тик бу юлы ипигә дә, сабынга да түгел – яңа айфонга чират! Яңа модель iPhone XS сатуга 28е көнне генә чыкты, ә чиратны ике-өч көн алдан алып куя башлаганнар. Кешеләр куна-төнә кибет төбендә яткан, палаткалар корып, шул кибет төбендә яшәгәннәр хәтта. Кемдер иң беренче булып яңа айфонны сатып алырга дип чират торса (алма сурәте төшкән бу смартфонның бәясе ул көнне 150 мең сумнан башланган!), икенчеләр… чираттагы урынын саткан. Монысы үзе чират торырга яратмаган кешеләр өчен кызыклы тәкъдим инде. Урынның бәясе 50 мең сумнан башлап, 400 мең сумга кадәр булган. Татарстанның монда да мактанырлыгы бар: яңа айфон алырга чиратта иң беренче Бөгелмә кызы булган! Ул кыз бала чиратын ничә көн алдан алып куйган, айфон ала алганмы, әллә ярты миллион сумга чираттагы урынын гына сатып җибәргәнме – анысы турында мәгълүмат юк.

Комментарии