- 02.10.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №40 (3 октябрь)
- Рубрика: Архив
«Безнең гәҗит»нең 39нчы санындагы (26 сентябрь, 2018 ел) «Соңгы сәгатьтә» сәхифәсендә «Казан дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) һәм БДИга әзерләнү буенча бушлай курслар оештырыла, дип хәбәр итә шәһәр мериясе. Дәресләр Казанның Духосошественский чиркәвендә ял көннәрендә узачак», – дигән хәбәр басылган.
Минем уйлавымча, андагы дин әһелләре математика, урыс теле буенча бик югары белемле кешеләр булып чыга. Мәктәпләрдә югары белемле профессиональ укытучылар тиешенчә белем бирә алмагач, БДИга дин әһелләре әзерли инде. Ни эшләп Казан мэриясе чиркәү бинасын сайлый? Бушлай дигәннәре ул балаларга гына бушлайдыр. Ялланып килгән укытучыларга, аренда өчен барыбер шул ук укучыларның ата-аналары кесәсеннән түләнәчәк (җыелган налогтан).
Әле укучы балаларның чиркәүгә йөрүчеләре юк диярлек, дип әйтергә була иде. Инде урыс теленнән башка телләрне бетереп, барлык балаларны да чиркәүгә ияләштерергә ахыры исәпләре. Әмма анда бит хак мөселман баласы бармаячак, димәк, ата-аналар балаларын БДИга өстәмә акча түләп, репетиторлар яллап әзерләячәк. Казан шәһәрендә атнага бер-ике сәгать БДИга әзерләү өчен чиркәүдән башка биналар юк микәнни? Уйлап карасаң, һәр районның мәдәният сарайлары көндезләрен буш тора дип әйтерлек. Чын-чынлап оештыра белүче булса, яшь укытучыларыбыз, пенсионерларыбыз арасында да атнага бер-ике тапкыр, бер-ике сәгатькә килеп, балаларга өстәмә белем биреп китәргә теләүчеләр табылыр иде.
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии