«Маяк» фаҗигасе Чернобыльгә караганда 200 тапкырга куркынычрак. Һәм аның зарары һаман да дәвам итә»

«Маяк» фаҗигасе Чернобыльгә караганда 200 тапкырга куркынычрак. Һәм аның зарары һаман да дәвам итә»

29нчы сентябрьдә Чиләбедәге «Маяк» химкомбинатында булган коточкыч авариягә 60 ел тула. 1957нче елда ук булган әлеге һәлакәт хакында киң җәмәгатьчелек 1989нчы елда гына белә. Ә инде аның коточкыч дәрәҗәдә булганлыгы еллар үткәннән соң гына ачыклана. Ачыклануын ачыклана, тик «Маяк» бүген дә тыелган темаларның берсе булып кала бирә.

Фаҗиганең 60 еллыгы уңаеннан, Чиләбе өлкәсендә үлем кочагына ташлап калдырылган Мөслим, Татар Караболагы авылларында яшәүчеләрне яклап йөргән һәм бүген дә яклаудан туктамаган адвокат Роза Фәрдиева белән күрешеп сөйләштек. Атом шартлавы дигәндә, без Фукусима, Чернобыльләрне мисалга китерергә яратабыз. Тик Роза Атласовна сүзләрендә, «Маяк»тагы шартлау – Чернобыльгә караганда 200 тапкырга куркынычрак афәт. Һәм аның зарары әлегә хәтле дәвам итә. Химкомбинат та эшләвеннән туктамый.

– Роза Атласовна, Чиләбедә соңгы тапкыр кайчан булдыгыз? Хәзер анда хәлләр ничек?

– Татар Караболагында узган ел булдым. Заманында анда 4500 татар яшәгән. 2003нче елда мин беренче тапкыр барганда, 300-400 тирәсе генә татар калган иде инде, аның да яртысы кайтып-китеп йөрүчеләр. Хәзер кеше тагын да азрак инде. Шулай да башлангыч мәктәпләре эшләп тора әле. Халыкның күпчелеге – картлар. Барысы да авыру – кемнең аягы юк, кем таякка таянган, бөтен кешедә дә – онкология. Авыл янында – сигез зират…

– Сез «Маяк»тан зыян күргән татарлар язмышы белән ничек кызыксынып киттегез?

– 2003нче елда мине Бөтендөнья татар конгрессына юрист итеп чакырдылар. Мин, кеше хокуклары буенча Комитет оештырыйк, дидем. Чөнки кая гына барсаң да: «Сез кем?» – дип сорасалар: «Мин шундый-шундый комитеттан», – дип җавап бирү дәрәҗәлерәк. Комитетның җитәкчесе итеп, ул вакытта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып эшләгән Рәшит Гаяз улы Вәгыйзов сайланды.

Комитетның беренче утырышында төрле төбәкләрдә яшәүче татарлардан килгән хатларны карадык. Шунда Шәймиев исеменә язылган бер хат та бар иде. Тумышы белән Чиләбедән булган Сакаев фамилияле бер журналист Шәймиев исеменә хат язган: «Сез, татарлар, байлар. Нефть чыгарасыз, баеп ятасыз, ә Чиләбедә сезнең татарлар үлеп ята». Шәймиев, ачыклагыз әле, дип, бу хатны татар конгрессына биргән. 2003нче елда мин менә шул хатны тотып, журналистларны, юристларны ияртеп, Чиләбегә чыгып киттем. Шуннан башланды инде.

– Сез барганда «Маяк»тан зыян күргән авыллар ни хәлдә иде?

– 1957нче елның 29нчы сентябрендә шартлау булгач, шул тирәдәге урыс авылларын берничә ай эчендә башка җирләргә күчереп бетергәннәр. Ә Мөслим, Татар Караболагы кебек татар авыллары калган. Татарларны үләргә, алар өстендә эксперимент эшләргә калдырганнар. Хәер, кәгазьдә аларны да күчергәннәр. Татар Караболагы авылы, мәсәлән, картада да, бернинди документларда да юк. Мин документларда Татар Караболагы авылының чиста зонага күчерелгәнлеге, һәр кешенең 20 мең сум акча алганлыгы турында укыдым. Акчалар Мәскәүдән җибәрелгән, торак пункт юкка чыккан һәм шуның белән бергә проблема да хәл ителгән. Ә чынлыкта шартлау булганның икенче көнендә үк, татар авылларында яшәүче бар кешене дә – карт-корыны, бала-чаганы, авырлы хатын-кызларны – радиация калдыкларын чистартырга җибәргәннәр. Мин үземнең чыгышларымда бу хәлне «татарларга каршы геноцид» дип атадым.

Әлеге авыллар караган Кунашак районы хакимиятенә барып кергәч: «Авылларга барып та йөрмәгез, анда бөтен кеше исерек, шулай исерешеп йөреп үлеп беттеләр инде», – диделәр. Безнең татарлар алай эчеп егылып ятмыйлардыр әле, айныклары да бардыр, дип, авылга чыгып киттем. Барсам – бер исерек тә юк. Халык үзенчә яшәп ята. Без барганда сыер көтүе кайта иде. Кешеләрнең бөтенесендә дә онкология, ләкин берсенең дә кулында инвалид дигән кәгазе юк. Техноген авария калдыкларын юкка чыгаручылар дигән статус та бирелмәгән.

Без килеп төшкәч, халык безгә ышанмады. «Сезнең кебекләр бик күп килде инде монда, безнең фаҗигадән әллә никадәр акча эшләделәр», – диделәр. Дөрестән дә, авария турында киң җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, әлеге авылларга төрле кешеләр килгән, авыл халкын тикшереп, фәнни хезмәтләр язганнар, грантлар отканнар, китаплар чыгарганнар. Тик авыл халкына бернинди реаль ярдәм дә күрсәтелмәгән. Шуңа күрә безгә дә ышанмадылар, сөйләргә дә теләмәделәр. «Әнә безнең сигез зират, хәлебезнең шаһитлары шунда ята», – дип кенә күрсәттеләр. Халыкның ышанычына керү өчен миңа судны отарга кирәк иде. Һәм мин аны оттым да.

– Әлеге кешеләргә «малолетний ликвидатор» статусы сорап, авылларны башка урынга күчерергә дип судка бирүче булмаганмыни?

– Судка биргәләгән алар. Тик суд йә эшне сузган, йә «отказ» биргән. 2003нче елда судта җиңгәннән соң, Мөслим авылын башка җиргә күчертүгә ирештек. Әмма бу авыл халкына элеккесеннән дә начаррак урын сайланган булып чыкты. Анда родон газы чыгып ята. Ә Татар Караболагы күчми калды. Җитәкчелек: «Анда бернинди радиация юк, чип-чиста җир ул. Кешеләр онкологиядән түгел, ОРЗдан үлә», – дип сөйли бирә. Чиста булгач, ник үзегез анда барып яшәмисез соң, дим. Яшәү түгел, кунарга да барырга курка анда чиновниклар. Чөнки зарарланган җир икәнен беләләр. Радиация җиргә сеңә дә 500 мең елга кадәр бетми.

– Татар Караболагының дөрестән дә радиациядән зыян күргәнлеген ничек исбатладыгыз?

– Нурланышны үлчи торган махсус приборым бар иде. Ул нурланышны 2000 микрорентгенга кадәр күрсәтә, аннан артса «сбой» бирә иде. Татар Караболагында эшләтеп карадым: приборны кушуга, әллә нинди тавышлар чыгара да өзелә. Димәк, нурланыш 2000 микрорентгеннан артып китә. Ә кеше тормышы өчен 50 микрорентгеннан артса инде куркыныч санала.

«Маяк»та шартлау көз көне була, ә яз көне Татар Караболагы кешеләрен күршедәге Урыс Караболагындагы дуңгыз фермасын сүтәргә җибәрәләр. Сүттереп, кирпечләрен төятеп алып кайттырып, Татар Караболагында дуңгыз фермасы салдырталар. Кайтарткан дуңгызлары 1-2 ай эчендә кап-кара булып көеп үлеп бетә. Кирпеч – ул радиацияне сеңдерә торган материал. Сеңдерә һәм әкрен генә нурланыш чыгарып ята. Дуңгызларның башына да шул җитә. Ә кешеләр шунда яшәргә тиеш.

Гөлшара Исмәгыйлева «Маяк» фаҗигасе булганда 3нче класста укыган. Әнисе икенчегә авырлыга булган. 6-7 айлык көмәне булса да, моны радиация эләккән яшелчәләрне җыярга кырга җибәргәннәр. Кырдан кайткач, бу хатынның баласы төшкән. Дегеткә манчыган кебек кап-кара булып туган ул бала. Гөлшараның әнисен дә көч-хәлгә генә коткарып калганнар. Ул баланы берәр колбага салып, тикшерергә җибәрсәләр, нурланыш барлыгына бик яхшы дәлил булыр иде, әлбәттә. Тик кешеләргә ул хакта сөйләп йөрергә дә тыелган шул.

Тагын бер мисал. Монысы «Маяк» химкомбинатының Теча һәм Караболак елгаларына радиоактив калдыклар агызып ятуына дәлил. 9-10 яшьләр тирәсендәге бер кыз кичке якта елгага кер чайкарга төшкән. Кайткач кисәк кенә температурасы күтәрелгән моның, бер атна авырып яткан. Тәне күзгә күренеп каралган, үлгәндә кыз күмер кебек кап-кара булган. Баланың әти-әнисенә дә, авызыгызны ачасы булмагыз, дигән фәрман бирелгән. Хәтта баланы күмгәндә кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Ул кешеләр гомер буе бикләнеп яшәгәннәр, беркем белән дә аралашмаганнар. Миңа ышаныч белдереп, әнисе минем белән сөйләшергә булды. Зиратка киттек. Кызның каберендә төп-төз булып матур ромашкалар үсә. Шул кабер фонына баскан ананың үкси-үкси кызы турында сөйләгәннәре һаман да күз алдымда тора.

Мин үзем дә Чиләбедән кайткач бик каты авырдым. Рухи яктан бик авыр иде ул.

– Роза Атласовна, ул кешеләр нишләп башка җиргә күченеп китмәделәр икән – сөйләгәннәре булдымы?

– Бу сорауны миңа күпләр бирә. Туган җиреңне ташлап китү бик кыен бит ул. 2012нче елда фаҗиганең 55 еллыгы уңаеннан Чиләбегә баргач, татарлар: «Татарстанның берәр авылында җир бирелсә, күченеп кайтыр иде», – дип теләк белдергән иде. Мин аларның мөрәҗәгатен юридик яктан дөресләп эшләп, Президент Рөстәм Миңнехановның үз кулына тапшырдым. «Ярар, уйларбыз», – дигән иде. Шуннан бирле бер хәбәр дә юк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии