- 02.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №39 (3 октябрь)
- Рубрика: Архив
Альберт Гыйльметдинов киткәннән соң 11 көн дәвамында буш торган мәгариф һәм фән министры урынына моңа кадәр Актаныш башлыгы булып эшләгән Энгель Фәттахов куелды. Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Мәгариф министрлыгында үткән киңәшмәдә яңа җитәкченең укытучы гаиләсеннән булуын һәм шуңа күрә бу эшнең нечкәлекләрен белүен дә әйтте.
Фәттахов бу тәкъдим итү чарасыннан соң «Азатлык» радиосына район җитәкчесе булып эшләгән вакытта үзләрендәге мәктәпләрнең хәле белән яхшы таныш булуын белдерде. «Район – кечкенә генә бер дәүләт бит ул, мәктәпләр белән бергә эшләргә туры килде, бөтен мәктәпләрне дә йөреп чыкмыйча да булмый», – диде Фәттахов.
Мәгариф министрлыгы сүзчесе Алсу Мөхәммәтова да яңа җитәкченең авыл мәктәпләренең көнкүрешен дә, аларның проблемаларын да яхшы белүен әйтә. «Республикадагы мәктәпләрнең яртысы авылларда һәм күпчелеге татар мәктәпләре булса да, элекке министр аларның хәле белән якыннан танышуга артык игътибар биреп тормаган иде», – ди Мөхәммәтова.
Актанышта зирәк татар балалары өчен гуманитар юнәлештәге гимназия-интернат ачылуда да Фәттаховның өлеше зур булуын белдерә Мөхәммәтова. Бу гимназия 2011 елда эшли башлады. Анда уку өчен балалар имтихан биреп керә. Гимназия Татарстан югары уку йортлары белән хезмәттәшлектә. Шулай ук Дәүләт Шурасы депутатлары да монда килеп дәресләр бирә.
Альберт Гыйльметдинов министр булган вакытта урыс шовинистларының татар теленә һөҗүме көчәйде. Әмма Гыйльметдинов, үз сүзендә нык торып, республикада ике дәүләт теленең дә тигез укытылырга тиешлеген катгый рәвештә әйтеп килде. «Азатлык» радиосы Фәттаховтан да, татар телен саклап калуда эшне дәвам итәргә җыенасызмы, дип сорады.
Министр бу вазифага яңа гына керешкәнлектән, әлегә нинди дә булса фикер әйтү иртәрәк икәнен белдерде. «Эш барышында очрашырбыз да, сөйләшербез дә», – диде Фәттахов.
Энгель Фәттахов 1961 елда Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Төп белгечлеге – инженер-механик. Актаныштагы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшли. Аннан соң Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары итеп билгеләнә. 1998 елдан бүгенгә кадәр Актаныш районы җитәкчесе булып эшләде.
2009 елның 17 мартыннан бирле мәгариф министры булып эшләгән Альберт Гыйльметдинов Татарстан Президенты карары белән 20 сентябрьдә вазифасыннан китте. Хәзер ул КАИ–Казан милли тикшеренү техника университетында ректор вазифасын башкара.
Наил АЛАН.
Хокуксыз «безләр»
Соңгы арада «Азатлык» татар яшьләре оештырган протест белдерү чараларында актив катнашкан Айрат Шакиров Биектау район полициясенең үзенә карата хокук бозып, тупас мөнәсәбәт күрсәтүе турында «Азатлык» радиосына хәбәр итте:
– Алар минем «Азатлык» татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашуымны ошатмады бугай. Соңгы вакытта татар телен яклап, мөселманнарны яклап пикетларга бик күп чыгарга туры килде. Мин үзем Биектау районының Биектау авылында яшим. Җомга иртәсендә тугызынчы егерме минутларда тәрәзә төбенә полиция машинасы килеп туктады. 15 минутлап шунда утыргач, өйгә керделәр, бернинди повестка, рәсми чакыру бирмәделәр, Алмаз Хәбибуллин исемле полиция хезмәткәре иде бугай.
– Район полициясеме, Казаннанмы?
– Биектау районы полициясе. «Полиция башлыгы сине шәхсән «по душам» сөйләшергә чакырды», – диләр. Рәсми чакыру сорадым. «Юк, ул сине шәхси сөйләшүгә чакырды», – диделәр. Башта юрист белән сөйләшергә уйласам да, соңрак, ярар, төшим әле, нәрсә әйтерләр икән, барыбер әллә ни эшләтмәсләр дип, полициягә төштем. Төшкәч тә кабул итү бүлмәсенә кердем. Кергәч тә район полиция бүлеге башлыгы килеп чыкты. Миңа карады да, бармагы белән төртеп «сидеть» дип кычкыра башлады. «Нигә сез миңа алай басым ясыйсыз, «рәхим итеп утырыгыз» дип әйтегез», – дидем. Тагын миңа «сидеть» дип кычкыра.
Мин бит Биектауның үзәк мәчетендә имам булып та эшләдем. Анда бөтен кеше белә инде мине, әмма бу яңа кеше, күптән түгел генә килгән. Ике-өч тапкыр миңа шулай дип әйтте дә, «Әйдә кер бүлмәгә», – ди. Мин бүлмәгә кердем. Урындыкны алды да минем каршыга килеп утырды. Миңа бик усал итеп карады да: «Син милләтең белән кем?» – диде. «Мин – татар», – дидем. «Юк, син татар түгел», – ди. «Минем татар булу-булмавымны сез хәл итмисез», – дидем. Алла мине татар иткән икән, татар яшьләре берлегендә татар халкы өчен күпме тырышкан кешегә шундый сүз әйтүе белән ул мине бик нык рәнҗетте. Милли хисләремә, горурлыгыма шулай каты бәрелде. Кызганыч, исем-фамилияләрен язып алмаганмын.
– Татар кешесеме ул, урысмы?
– Үзе татар кешесе бугай. Ул үзе ике метрлы, сивиль киемнән. Бөтен кешегә фәрман биреп кенә йөрде. Мин аның бөтен эшләрен телефонга төшердем. Моны күреп алды да, миңа ябышты бу. Миңа һөҗүм итеп телефонны тартып ала башлады. Кулдан тотып алып дөбер-шатыр китерә. Мин кулны кесәгә тыктым. Кулын кесәгә тыга башлады. Мин бирмичә телефонны кулда тотып торам. «Сез монда хәзер канунны, хокукларны бозасыз», – дип әйттем. Шуннан соң туктады.
Шуннан соң үзенең ярдәмчеләренең берсе Рафик Госман улына мине алып чыгып сөйләшергә кушты. Чыккач Рафик Госман улы: «Нәрсә булды?» – дип сорады.
Шуннан соң мин чыгып киттем. Аннан Казанга барып, анда Наил Нәбиуллин белән без тикшерү комитетына гариза яздык һәм аны шунда ук кертеп бирдек. Миңа моңарчы да, дин юлында булганга да, татар халкын Ислам диненә чакырганда да эчке эшләр оешмалары бик каты басым ясаган иде.
Мөфтигә һөҗүм булганнан соң, мине бер ай утыртып та чыгардылар. Әмма гаепсезгә утыртып чыгарган өчен берничек гафу үтенмәделәр. Күпме нервыны бетерделәр. Хатыным басымга түзә алмыйча, куркып китте. Мин изоляторда утырганда психологик стресс булган аның, төннәр буе куркып яткан. Әтисе килеп алып киткән, түзә алмаган. Хәзер өйдә үзем генә яшим, хатыным Биектауга кайтырга да курка.
* * *
Биектау мәчетенең элекке имамы Айрат Шакиров 20 сентябрьдә Казанда үткән пикет вакытында урыс милләтчесеннән Коръән өстенә дуңгыз мае һәм эт тизәге куеп төшерелгән фотоларны интернетта таратуны туктатуны һәм гафу үтенүне таләп иткән иде.
Наиф АКМАЛ.
Полицияне яңа реформа көтә
Русиядә полицияне яңа реформа көтә. Эчке эшләр министрлыгы каршындагы киңәйтелгән эшче төркем яңа реформа проекты тәкъдим итте, ләкин әле ул соңгы вариант түгел, үзгәрергә дә мөмкин.
Анда реформаның төп максатлары җәмәгатьчелек ышанычын, профессиональлекне һәм эш сыйфатын арттыру диелә.
Бу проектта министрлыкны Рәшит Нургалиев җитәкләгән чорда үткәрелгән реформаның уңай сыйфатлары буларак министрлык идарәсендәге ныклы үзәкләштерелгәнвертикальне саклап калу, полиция эшендә халыкара стандартларга туры килүче кануннар чыгарылуы әйтелә.
Бу елның маенда 1600 кешедән сораштырып, бар ил буйлап «Левада» үзәге үткәргән фикер белешүдә катнашканнарның бары 5%ы гына полиция хезмәткәрләренә тулы ышаныч белдергән иде. 63% исә полиция хезмәткәрләренә курку белән карауларын әйтте, 83% тәртип саклау оешмаларындагы канунсызлыкны һәм башбаштаклыкны зур проблема дип таныды. Бары тик 2 процент кына андый проблеманы күрмәвен белдерде.
Проектны әзерләүчеләр реформаларны биш юнәлештә дәвам итәргә чакыра. Халык ышанычын арттыру, полиция эшчәнлеген оптимальләштерү, җинаятьләрне исәпкә алу һәм теркәү системасын үзгәртү, яңа чор куркынычларына тиешле җавап бирүгә әзерләнү кебек юнәлешләрне тормышка ашырырга тели алар.
Кеше сәүдәсенә һәм кеше органнары белән канунсыз сәүдә итүгә каршы комиссия төзү дә тәкъдим ителә.
Эшче төркемнең реформа планында рөхсәтсез миграциягә каршы көрәшү өчен оператив-эзләү бүлекләре булдыру да каралган. Шул ук бүлекләр мигрантларны урыс милләтчеләре һөҗүмнәреннән сакларга да тиеш булачак.
Әлеге планның беренче өлешендә искә алынганча, полиция хезмәткәрләренең канун бозып эшмәкәрләрдән акча таләп итүе әле дә күпләрне борчыган проблема булып кала. Бу атнада Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы да эшмәкәрләргә карата нигезсез тикшерүләр үткәрүче һәм канунсыз җинаять эшләре ачучы полиция хезмәткәрләренә җәзаларны кырыслатучы канун өлгесен тәкъдим итте. Эшмәкәрләргә комачаулаучы канунсыз тикшерүләр өчен 250 мең сум штрафтан алып 5 ел төрмәгә кадәр җәза бирү тәкъдим ителә.
Наиф АКМАЛ.
Русия судлары: карга күзен карга чукымый
Казанның Идел буе район судының «Дальний» полиция бүлегендә тоткарланган Сергей Назаровның шампан шешәсе белән көчләп үтерелүенә бәйле җәнҗалга катнашы булган ике полиция хезмәткәренә карата хөкем карары җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә. Зур җәнҗал купканнан соң әлеге полиция бүлегендә башка тоткыннарның да азапланганлыгы ачыкланган иде. «Дальний» полиция бүлегендә җинаять кылуда гаепләнеп биш хезмәткәр тоткарланды һәм кулга алынды. Назаровны канун бозып тоткарлаган Илшат Гарифуллин ике ел ярым, аның хезмәттәше Рамил Нигъмәтҗанов ике ел колония-поселениегә хөкем ителде. Алар бу карарны йомшартуны сорап мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде.
Назаровның үлеменә китергән азаплауларда гаепләнүчеләр эше әле мәхкәмәгә килеп җитмәгән. Аларга тагын да катырак җәза билгеләнер дип көтелә, ләкин моны алдан ук шулай дип кистереп әйтеп тә булмый.
Русиядә җинаять эшләре мәхкәмәгә барып җиткәндә дә җәзаның нинди булуы еш кына гаепләнүченең һәм зыян күрүченең кем булуына карап бик нык үзгәрә икән. Хөкем карарларының кешесенә һәм мәхкәмәсенә карап ничек үзгәрүен күрсәтүче кайбер очракларга күз салыйк:
– 2010 елның җәендә Казанда исерек хәлдә машина йөрткән федераль хөкемдар Эдуард Солдатов 22 яшьлек Марат Гайнетдиновны машина белән бәрдереп үтергән өчен җәзага тартылмады. Солдатов бары эшен генә югалтты, аңа карата ачылган җинаять эше «тарафлар үзара килеште», дигән нигез белән ябылды.
– Русия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүмат идарәсенең элекке башлыгы, милиция генерал-майоры Олег Аксенов бер эшмәкәрдән янау белән ярты миллион доллар таләп иткән өчен дүрт еллык шартлы җәзага хөкем ителде.
– 2010 елның гыйнварында Хакасиянең Черногорск шәһәр мәхкәмәсе кетәклектән дүрт тавык урлап, аларның хуҗасына 1200 сумлык зыян китерүдә гаепләнгән кешене өч ел да бер ай кырыс шартлы колониягә хөкем итте.
– Бу елның маенда Волгоград мэрының элекке урынбасары Игорь Максимчук ятим балалар өчен дәүләт килешүе белән 72 фатир алганда бәя арттырып дәүләткә миллион ярым сумнан артык зыян китергән өчен ел ярым шартлы төрмә җәзасы алды.
– 2008 елның апрелендә Таулы-Алтай мәхкәмәсе күрше бакчасыннан чәчәкләр алып чыккан Михаил Гавриловка ике еллык кырыс шартлы колониягә җәза билгеләде.
– Бу елның маенда Татарстанның Арча район мәхкәмәсе район хакимият башлыгының элекке урынбасары, 85 яшьлек әбигә бирелгән фатирны вазифасын файдаланып алдау юлы белән тартып алган Флүрә Сөләйманованы дүрт еллык шартлы җәзага һәм 10 мең сум штрафка хөкем итте.
– Бу елның маенда Петербург мәхкәмәсе самбо федерациясе вице-президенты Вячеслав Янковскийны Русия машина йөртүчеләр федерациясенең җирле бүлек башлыгын үтергән өчен биш еллык сынау шарты белән сигез еллык шартлы җәзага хөкем итте.
Наиф АКМАЛ.
Яңа мәгариф министры ,

Комментарии