- 02.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №39 (3 октябрь)
- Рубрика: Архив
26 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Чистай һәм Спас районнары дин әһелләренә имам-хатыйблык вазифасын раслаучы шәһадәтнамәләр бирелде.
Шәһадәтнамәләрне мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин тапшырды. Габдулла хәзрәт имамнарны шәһадәтнамәләр алулары белән котлап: «Без Аллаһы Тәгалә юлына дәгъват кылучылар. Шул эшебезне хикмәт һәм вәгазь белән башкарырга язсын», – диде. Шулай ук ул татарлар мәркәзе Казанга авыл имамнарын чакыру һәм аларга менә шушындый игътибар күрсәтү дини эшчәнлектә үзе бер алга китеш икәнен әйтте.
Авыл имамнары аның сүзен куәтләде. Чистай мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, дин әһелләренә карата сөйләнгән төрле мыскыллау сүзләрен ишетеп ризасызлыгын әйтте. «Без кая гына барып мөрәҗәгать итсәк тә, район хакимиятләренәме, башка урыннаргамы, үзебезне ташландык хәлдә тоя идек, артыбызда мөфти торганын сизми идек. Бүгенге хәлебез бөтенләй башкача. Безне, авыл муллаларын белүче-күрүче дә, хәлгә керүче дә юк иде, хәзерге нәзарәт имамнар өчен тырыша. Әмма динне аңламаган кайбер журналистлар хәзерге дини өлкәгә пычрак атып, нәзарәткә махсус тап төшерергә тырышалар. Дин әһелләренең, аларның җитәкчеләренең күңелен кимсетүдән туктарга вакыт. Дин әһелләрен пычратудан, аларга яла ягудан туктамыйлар икән, барлык имамнар исеменнән җыелып Президентка хат язарбыз», – дип белдерде ул.
РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге хәбәрне Intertat.ru интернет газетасыннан кыскартып алдык. Чөнки Алмаз хәзрәт безне күздә тотадыр дидек. Соңгы вакытта мәчетләрдә вәгазьләрдә дә «Безнең гәҗит»не телгә алулар, вәгазь сөйләүче имамнарның безне төрлечә мыскыллавы, безгә каршы чаралар күрергә, язылмаска кирәк, дип өндәү очраклары мәгълүм. Шундый вәгазьне Казандагы Әниләр мәчетендә дә тыңлаучылар булган. Шул ук Чистайда да сүз булган… Муллалар гына түгел, Татарстан Диния назарәтендә дә безнең үзебезгә үк, сез «сары матбугат», дип әйттеләр… Ә халык ризасызлык белдереп безгә шалтырата.
Хат язучылар безне куркытмый. Алмаз хәзрәтләр Татарстан диния назарәте белән берлектә эш итүче Рәис Сөләймановларга, шулай ук карагрух журналистлар эшчәнлегенә дә игътибар итсен иде. Ә без ничек эшләдек, шулай дәвам итәчәкбез. Редакциябездә цензура юк. Төрле карашларны бирергә (хәтта ул безнең фикердәш булмаса да) курыкмыйбыз. Безнең язмаларны пычрак ату дип кабул итмәскә, ә бәлки, нидән риза булмавыгызны күрсәтеп җавап язарга, безнең ялгышуны дәлилләргә кирәктер?!? Языгыз безгә, без исә, сезгә дә урынны түрдән биерербез. «БГ» һәркем өчен ачык.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Имамнар хат язарга җыена ,

Комментарии