Милләт турында уйланулар

Милләт турында уйланулар

Милләттәшем Фаик Таҗиның «Милләт фаҗигасе» мәкаләсендә, өзгәләнеп: «Без – яклаучысыз калган милләт…» («Безнең гәҗит», №28, 13 июль, 2016) дигән сүзләрен укыгач имәнеп киттем. Йа Раббым, шул хәлгә калдыкмыни инде?! Русиядә халык саны ягыннан икенче урында, СССРда Советлар Союзы Геройлары буенча дүртенче урында (руслардан, украиннардан һәм белоруслардан кала) булган татар инде кемнеңдер яклавына мохтаҗмыни?

Әле күптән түгел генә күпчелек авторлар: «Без – бөек милләт!» – дип күкрәк сугалар иде. Күпләр, шулай дия-дия, халык алдында дәрәҗә яуладылар, Дәүләт Советы депутатлары булдылар. Әле Дәүләт Советында биш-алты язучы депутат булган чаклар бар иде. Кайберәүләр, ду китереп татарчалап урыс сүгеп, Мәскәүгә янап, халык мәхәббәтен казандылар. Ләкин миңа бу ни өчендер кесәдән йодрык күрсәтү кебегрәк тоелды. Бигрәк тә Явыз Иванның тетмәсен тетү отышлы иде – һични янамый, ә милләт күреп тора синең ничек өзгәләнгәнеңне.

Татар мәнфәгатьләре өчен Явыз Иванны сүгүнең әһәмияте бар идеме соң? Билгеле, тарихны белергә кирәк, чөнки ул еш кына кабатлана. Ләкин шул вакытта хакимияттә булган Ельцинны сүгүчеләр бермә-бер ким иде. Ул да бик хәйләкәр булып чыкты. Башта: «Суверенитетны йота алган кадәр алыгыз!» – дисә дә, соңыннан авызга кергәнен дә костыртты. (Сүз Татарстан Конституциясенең төп пунктларын Русия Конституциясенә туры китерү турында бара.)

Әле Мәскәү ягына ымлаулар булса да, шунда ук, Дәүләт Советында утырган һәм алардан бик күп әйберләр торган Татарстан җитәкчеләренә тәнкыйть сүзләре ыргытучылар күренмәде диярлек. Хәтта бу җитәкчелек, Татарстан Конституциясен Мәскәү файдасына үзгәртергә кирәк, дигәндә дә. Әйтергә кирәк, Татарстан Конституциясенең 1992нче елгы редакциясендә 167 статья булса, бүгенге көндә анда 126 статья.

Ялгышмасам, 1995нче елның апрель кичендә эштә Шигырь бәйрәменнән тапшыру тыңлап утырам. Бар да чыгып, ярсып-ярсып, милләт турындагы шигырен укый. Мәхәббәт тә, табигать тә, әти-әни дә юк, бары милләт. Мин хор белән җырлаганны яратам, ләкин хор белән сөйләгәнне – юк. Ышанмыйм мин хор белән сөйләгәнгә. Кинәт кенә минем күңелдәге шигырь булып чыга башлады (урын аз булганга, соңгы дүрт юлны гына китерәм):

…Мин дә дәшмим әле. Бер уй борчый –

Сөйләүчеләр бүген җитәрлек.

Көзге җилләр иссә, булыр микән

Көрәшчеләр Себер китәрлек?!

Булды бит, әй. Берәү генә булса да булды. Рафис Рафаил улы Кашапов. Бу кеше белән килешмәскә дә мөмкин. Мин үзем башкачарак уйлыйм. Ләкин аның үз юлыннан тайпылмыйча баруы һәр яктан да хөрмәткә лаек. Мин аның үзе өчен түгел, милләт өчен янып-көюенә ышанам, кайбер милләтчеләргә – юк. Милләтчеләрнең алгы сафларында йөрсәләр дә, аларга бармак белән дә тимәделәр. Ә бит «һәрбер хәрәкәткә (көчкә) каршы аңа тиң хәрәкәт (көч) була» дигән канун бар. Каршылык юк икән, бу инде хәрәкәт түгел, ә кылану (имитация). Кирәкләре беткәч, читкәрәк кенә этеп куйдылар.

МӘСКӘҮЛЕЛӘР ҮЗЛӘРЕНЕҢ КОММУНИЗМДА ЯШӘГӘННӘРЕН АҢЛАМАДЫЛАР

Билгеле, үз милләте, туган теле турында уйланмаган шагыйрь генә түгел, адәм дә булмас. Хәтта сәрхушләр дә фәлсәфәгә бирелергә, сәясәт, ил, тел турында фикер йөртергә ярата. Минем бер танышым бар, «салмаган» көне юк, ләкин Тукайны яттан белә.

Кеше бәлки булыр ямьсез,

Ләкин һич тә булмас гамьсез.

Үзем балачакта укыганда, татар фамилияле зур шәхесләр очраса, аерым дәфтәргә язып бара идем. Аннары күп тапкырлар ярышларга, командировкаларга йөрергә туры килде. Чагыштыра ала идем. Мәсәлән, егерменче гасырның җитмешенче елларында азык-төлек белән тәэмин итү буенча чагыштырмача, мин күргәннәре арасында, иң начары Казан шәһәре иде. Күреп торам, күпләр инде: «Мәскәү аркасында!» – дияргә авызларын ачтылар. Катгый рәвештә: «Юк!» – дип әйтә алам. Бер генә илнең дә җитәкчелеге үз илендә сугыш-талашның булуын теләми. Бу ата-ананың үз балаларының дустанә яшәүләрен теләве белән бер. Ә күп очракларда низагның нигезе булып милли мәсьәлә тора. Моның шулай икәнен Советлар Союзы таркалганнан соң булган сугышлар бик яхшы исбатлый. Шуңа күрә СССРда союздаш республикаларны тәэмин итүгә бик зур игътибар бирелде. Советлар Союзы таркалгач, аларның күбесе бу яктан оттырды. Шулай ук халык саны ягыннан СССРда бишенче урында торган татарларның канәгатьсезлеге ил җитәкчелегенә кирәк булган, дип санамыйм. Эш нәрсәдә соң? Без бит татарлар! Без бит эшне җиренә җиткереп кенә түгел, уздырып эшләргә күнеккән. Хәзер дә шулай. Без булдырабыз! Ул вакытта да республика җитәкчелеге, бигрәк тә обкомның беренче секретаре Фикрәт Табеев эш күрсәтергә тырышты. Табеевның Социалистик Хезмәт Героен аласы килгән, дигән фикерне дә ишеткән бар. Соң, бу да табигый. Моны гаепләгән кеше нишләр иде аның урынында булса? Ә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк. Планны, үтәргә генә түгел, арттырып үтәргә кирәк. Ашлыкны, итне, сөтне һәрвакыт диярлек дәүләткә арттырып тапшырдык. Үзебезгә – калганы. Җитмәгәнен Мәскәүдән ташыдылар. Мин 1980нче елда ике ай Мәскәүдә белем күтәрү курсларында булдым. Әйтә алам, мәскәүлеләр үзләренең коммунизмда яшәгәннәрен аңламадылар гына.

БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!

Шулай ук союздаш республикаларда, бигрәк тә Урта Азиядә командировкаларда булганда аларның милли орнаментлар белән бизәлгән биналарын күреп: «Их, юк бит Казанда татарлык!» – дип сыкрана идем. Ләкин ул вакытта да, ә хәзер бигрәк тә, татарлык Мәскәүдән түгел, ә үзебезнең Татарстан җитәкчелегеннән тора. Кирәк чакта булдырабыз бит без. Кайберәүләр килешмәсләр. Алайса, берничә мисал китерәм. Хәтерегездә булса, үз вакытында президентлар ике сроктан артык сайлана алмыйлар иде. Шушы кагыйдә Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләренә дә кертелде. Татарстан Республикасы Конституциясенең 108нче маддәсендә «Бер үк кеше рәттән ике сроктан да артык Татарстан Республикасы Президенты була алмый» дип татарча да, русча да язып куелган иде. Тик гомер бик тиз уза бит ул. «Эх» дигәнче күпләрнең икенче срогының ахыры якынлашты. Хәйран гына тарткалашканнан соң, Дәүләт Думасы әлеге канунны гамәлдән чыгарды. Шунысы кызык, ни өчендер Дәүләт Думасының карары нәкъ безнең хөрмәтле Президентыбызның икенче срогы бетеп килгән вакытка туры килде. Шуның аркасында ул өченче генә түгел, дүртенче срокка да сайлана алды. Теләгәч.

Мәсәлән, Казанның меңьеллыгы. Җитди генә галимнәр хәйран гына дәлилләр китерделәр. Археологлар чыгыш ясады. Ниндидер чех тәңкәсен күрсәттеләр, тик мине инандыра алмадылар. Мин, Казанга мең ел юк, димим, бәлки ике меңдер. Ләкин бу датаның нәкъ менә 2005нче елга туры килүе шартлы рәвештә икәнен берәү дә инкарь итмәс, дип уйлыйм. Билгеле, бу Мәскәүгә ошамады. Бу турыдан-туры Мәскәүнең мин-минлегенә тия торган әйбер иде. Әйтергә кирәк, сәяси әйбер иде. Ул чактагы Казан мэры Камил Исхаков сөйләгәнчә, Казанга шушы мәсьәлә буенча киңәшмәгә килгән Юрий Лужков бик сөмсере коелып утырган. Шунда Казанның меңьеллыгын исбатлаучыларның берсе – Мәскәү академигы (фамилиясе исемдә калмаган): «Борчылмагыз, Юрий Михайлович! Акчагыз булса, тәңкәсен табарбыз», – дип әйтте ди. Бу юктан бар булган Миллениум – Татарстан җитәкчелегенең, беренче чиратта Камил Шамил улы Исхаковның зур хезмәте, казанышы, дип саныйм. Казанга никадәр федераль акча керде, күпме биналар төзелде, юллар салынды. Метро үзе генә дә ни тора?! Әйтәсе килгәнем шул – Казан, теләсә, юкны бар итә.

Ә Универсиаданы, йөзү буенча дөнья беренчелеген Казанда үткәрү үзеннән-үзе булдымыни? Нинди киеренке көрәш барганын хәтерлим әле. Ә мин бит өстәгесен генә күрдем. Ә келәм астында нинди көрәш барганын шунда көрәшкәннәр генә белә. Нәтиҗәдә яңадан Казанга күпме акча керде, күпме эш эшләнде. Нинди стадион төзелде. Халыкка эш булды. Билгеле инде, янчыклар да калынайган, дип сөйлиләр. Менә бит, теләгәч…

Менә Казан – Мәскәү мөнәсәбәтләрендә соңгы тартыш. Кадыров, Русиядә бер генә президент була, дип чыкты. (Билгеле, моны Кадыров үз акылы белән эшләгән, дип уйлаудан ерак торам.) Шул гына кирәк – Дәүләт Думасы канун да кабул итеп куйды. Башта Татарстан ул канунның гамәлгә керүен үзе өчен генә бер елга чигерүгә иреште. Татарстанга бернинди катнашы булмаган депутат шушы инициатива белән чыкты. Моның ни торганын мин белмим. Бу срок та чыкты. Мин, юриспруденцияне бераз белгән кеше, исем китеп карап торам, канун – бар, үтәлеш – юк. Ләм-мим, берәү дә дәшми. Бар да – исән, бар да – тук. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, пәрдә артындамы, келәм астындамы сөйләшүләр булган. Уртак фикер табылган. Минем күзәтүем буенча бу тормышта, бигрәк тә сәясәттә, төп уен сәхнәдә түгел, ә сәхнә артында бара һәм күп мәсьәләләр шунда хәл ителә.

ЮК МИЛЛӘТНЕҢ ПРЕЗИДЕНТЫ ДА БУЛА АЛМЫЙ

Ә бит инде 9 ел буе татар зыялылары өзгәләнә – 2007нче елның 1нче декабрендә кабул ителгән 309нчы федераль канун нигезендә гомуми белем буенча дәүләт стандартыннан милли-территориаль компонент алып ташланды. Кем генә татарчалап Мәскәүне сүкмәде. Безнең җитәкчелек, минем фикеремчә, никтер битарафлык күрсәтте. Фурсенко да килеп китте Казанга, һични үзгәрмәде. Ә без бит кунак каршылый беләбез. Бер танышымның сөйләве буенча, Мәскәүдә Казанга командировкага барыр өчен чират торалар ди. Күрәсең, теләк җитмәде.

Ул арада БДИ кертелде. Билгеле инде, рус телендә. 2009нчы елның 21нче апрелендә Русиянең Югары суды БДИны Русиянең башка халыклары телендә үткәрә алмауны кануни дип тапты. Әйтерсең, судьялар татарча укыган баланың русча имтихан тотуы русча укыган баланың инглизчә имтихан тотуына тәңгәл икәнен аңламыйлар. Мин БДИ буенча белгеч түгел. Аның плюслары да, минуслары да җитәрлек. Ләкин БДИны бердәм Русия халкын төзү, ягъни башка милләтләрне бетерү юлында иң зур астыртын адым дип саныйм. Ленинның фикере буенча, милләтне уртак территория, икътисад, мәдәният һәм тел берләштерә. Мин әле бу мәсьәләгә кире кайтырмын, тик болар арасында беренче урынга телне куяр идем. Чөнки дәүләте булмаган милләтләр өчен, безнең очракта бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен, тел ул – милләтне берләштерә торган төп фактор. Билгеле, бу әле татарча белгән башка милләт кешесе татар була, ә татарча белмәгән татар татар түгел, дигән сүз түгел. Бигрәк тә мин, татар арасында үсеп, татар мохитендә яшәп, татарча яхшы белгән кайберәүләрнең, татарча белмәгән татар татар түгел инде ул, дип шапырынуларына исем китеп карап торам. Бу кешене алар шартларына куйсаң, нәрсә булган булыр иде.

Менә әле генә «Безнең гәҗит»тә Татар яшьләре форумыннан репортаж укыдым. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «…беренче чиратта тел гаиләдә сакланырга тиеш», – дигән. Бик дөрес сүзләр! Бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен. Чөнки аларның башка мөмкинлекләре юк диярлек. Менә быел Арча якташлары очрашуында Шушмабаш авылыннан биш яшьлек Айтуган Хәбибрахманов Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен шундый матур итеп сөйләде, халык бер мәлгә тын калды. Билгеле, бу – гаилә казанышы. Җиңү көнендә Үзәк паркта өч-дүрт яшьлек кызчык Симоновның «Жди меня» шигырен искиткеч итеп сөйләде. Мин аңа үземнең шигырьләр җыентыгын бүләк иттем. Баланың әти-әнисе дә, әбисе дә татарлар булып чыкты. «Хәзер инде сезнең шигырьләр белән без аны татарчага өйрәтәчәкбез», – дип калдылар.

Ләкин Татарстан җитәкчеләренең берсе булган хөрмәтле Фәрит әфәндедән мин башкачарак сүзләр ишетергә теләр идем. Нәрсә эшли Татарстан җитәкчелеге татар балаларын БДИ аркасында туган тигезсезлек (дискриминация) хәленнән чыгару өчен?! Мин бернәрсә дә эшләнми, дип әйтергә җыенмыйм. Күп нәрсә эшләнелә. Шул ук татар хатын-кызлары, эшмәкәрләре корылтайлары, Татар яшьләре форумы, билгеле инде, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан оештырыла. Шулай ук башка күп чаралар да. Мин үзем шәхсән, татар буларак, Татарстанның мәгариф министры Энгель Фәттаховка Бөтенрусия яшь язучылар бәйгесен оештыруга зур игътибар биргәне өчен бик рәхмәтлемен. Шул балаларның әсәрләрен җыентык итеп чыгару аларга канат кую белән бер. Анда жюри әгъзасы буларак, ул балаларга сокланып, эчтән генә: «Болар булганда бетмибез әле!» – дип куанып утыра идем.

Ләкин мин бу мәкаләгә комплиментлар язар өчен түгел, эчтә энә утырганга алындым. Телне саклауны гаиләгә генә сылап калдырсак, бу зур ялгышлык булыр. Гаиләдә ешрак көнкүреш теле кулланыла. Кайбер гаиләләрдә ул ипи-тозлык кына була. Мин, өйдә югары материялар турында сөйләшүче гаиләләр күптер, дип уйламыйм. Иманым камил, кеше нинди телдә белем ала, шул телне генә канына сеңдерә. Бу шулай ук телнең никадәр киңрәк һәм озаграк куллануыннан да тора.

Ә бүген… Башта милли компонент бетте, аннары рус телендә БДИ барлыкка килде. Ә 2012нче елгы Мәгариф турындагы канунның 15нче маддәсенең 4нче пунктында «Русия Федерациясе гражданнары ана телендә мәктәпкәчә, башлангыч һәм төп гомуми белем алырга хокуклы» дип язылган, ягъни 9нчы класска кадәр. Ә элек 10-11гә кадәр татарча укый идек. Институтларга да татарча имтихан биреп керергә мөмкинлек бар иде. Әгәр дә бу шулай барса, мәгариф турындагы яңа канунда бу пункттагы «төп гомуми белем» дигән сүзләр дә төшеп калмасмы. Ялгышмасам, үз ана телендә башлангыч белем генә алган милләтләр бар бугай.

Бу мәсьәлә урамнарда, митингларда гына түгел, хәтта Дәүләт Советында да хәл ителми. Ул кычкырып-талашып түгел, бары дустанә рәвештә генә хәл ителергә мөмкин. Өстәге мисалларда күрсәткәнчә, андый мәсьәләләр сәхнәдә түгел, күбрәк сәхнә артында, кем әйтмешли, «в рабочем порядке» хәл ителә. Моны хәтта министр да хәл итә алмый, чөнки сүз мәгариф турында түгел, сәясәт турында бара. Халык үз ана телендә белем алмаса, аның теле бетә, телсез милләт юкка чыга, юк милләтнең Президенты да булмый.

Моны безнең җитәкчеләребез яхшы аңлыйлардыр, дигән өметтә калам.

Рифат ҖАМАЛ-КОРБАНОВ,

шагыйрь, профессор

Милләт турында уйланулар, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии