Сайлау алды ялганы

Сайлау алды ялганы

Телевизорны ачтыңмы көн-төн сайлау турында сөйлиләр. Подъездга керәсең, берәр кандидатның фотосын ябыштырганнар, урамга чыксаң, плакатлардан кандидатлар карап тора. Көне буе җиләк җыеп йөргәч, күз алдына җиләк килә бит, йокларга яткач та, шул кандидатларның йөзләре күз алдыннан китми.

Сәяси партия вәкилләренең урак өсте – тиздән сайлаулар. Барлыгы 7 партия үз кандидатларын Дәүләт Советына тәкъдим итә. 1нче сан белән «Бердәм Русия» бара. Башка партияләрнең рекламалары әллә ни күренми кебек. Шунысы гаҗәпләндерә дә. Шул кадәр реклама булмаса да, «Бердәм Русия» барыбер Дәүләт Советында күпчелекне алыр иде. Әмма ни өчендер, башлыча шушы партия генә үзен актив рекламалый.

Сайлаулар уңаеннан «Бердәм Русия» һәр районда халык җыеннары уздыра башлады. Кешеләрне ни борчый, аларның нинди проблемалары бар, нинди мәсьәләләрне беренче чиратта хәл итәргә кирәген урамда очрашып сөйләшәләр. Кыскасы, киңәшләшеп эш итәләр. Һәм халыкның теләкләре үтәләчәк тә, матур тормышта бернинди кайгы-хәсрәтсез яшәячәкбез. Тик бер танышым: «Кара әле шул халык җыеннарын, нинди дә булса сәерлек сизмәссеңме икән?» – дигәннән соң, шушы чара турындагы хәбәрләрне игътибар беләнрәк карый башладым. Шунда ук күңелгә бер шик килеп керде әле. Бик сәер бу җыеннар. Халык ул чараларда хакимияттән нәрсәдер эшләргә сорый, хакимият шунда ук шушы әйберне эшләячәген әйтә.

«КZN», «ТНВ» телеканалларындагы яңалыкларны гына алыйк: Лаеш районындагы халык җыенында берәү сәнгать мәктәбен ремонтлауны сорый. Башлык Михаил Афанасьев, озакламый шуңа тотынабыз, ди. Тукай районында балалар бакчасы, клуб сорыйлар. Җавап тагын шул ук – «Булачак!». Түбән Камада юлларны ремонтлауны сорыйлар, шәһәр башлыгы Айдар Метшин 250 миллион сум акча бирелгәнен әйтә. Әле өстәвенә шунысы да гаҗәп – кайбер районнарда халык инде төзелеп беткән әйберләрне сорый. Менә Балык Бистәсендә мунча төзегәннәр инде, ә җыенга килгән халык район башлыгыннан… мунча төзүне сорый. Борыннары төбендә генә нәрсә төзелеп ятканын белмиләр микәнни?

Гадәттә, халыкка юл, мәктәп яки башка әйбер кирәк икән, бу мәсьәлә буенча еш кына җавап бер була – әлегә акча юк, эшләрбез. Яки, булыр, эшләрбез, дип юмалап чыгарып җибәрәләр дә, проблема хәл ителми кала. Ә «Бердәм Русия» уздырган җыелышларда халык теләгенә каршы килү бөтенләй юк, төзелеш эшләренә акчасын да табарга була икән, әле алай гына да түгел, күпчелек мәсьәләләрне хәл итү буенча эш алып бара ук башлаганнар инде. Сезгә бу сәер тоелмыймы? Хәер, иң күп алдашулар сугыш һәм сайлау вакытында диләр бит. Шуңа күрә биредә күз буяу булу-булмауны ачыклау өчен юлга кузгалдым.

ТӘРТИП САКЧЫСЫ

Җыеннар уздыру инде тәмамланып бара, шуңа күрә кайсы районга барыйм икән дип озак баш ватарга туры килмәде, Югары Осланда иде чираттагы халык җыены.

Чара 11.30да башланырга тиеш булса да, 11нче яртыда ук килеп җиттем. Район үзәгенә кергәч, кешеләрдән сораштырып барам – кай җирдә үтә сезнең «сход граждан»? Нәрсә икәнен дә белмиләр! Менә сиңа халык җыены! Район үзәгендәге кешеләр белмәгәч, кем өчен генә үткәрелә соң ул? Югары Ослан хакимияте бинасы янына килеп җиткәндә, ерактан «Бердәм Русия» әләмнәре җилфердәвен күреп алдым.

Мине бер генә нәрсә кызыксындыра иде – хакимият чынлап та халыкның теләсә нинди гозерен үтәргә әзерме? Корылган чатыр эченә газеталар тезеп торган ханым миңа ачуланып карады да: «Нәрсә кирәк?» – диде. «Бердәм Русия» партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Янтыкова икән. Ул минем сорауларыма җавап бирергә теләмәде һәм район башлыгы урынбасары Сергей Осянин янына җибәрде. Мин иң беренче итеп үземне кызыксындырган төп сорауны бирергә ашыктым:

– Сергей Викторович, мин бик ашыгам, чара башланганчы ук сорау бирәчәк кешеләр белән сөйләшергә мөмкин булыр микән?

Соңгы секундка кадәр бу соравыма, халыкның нинди сорау бирәчәге әле билгеле түгел, җыен башланмады бит, дип җавап кайтарырлар дип уйлаган идем. Әмма шикләрем чынга ашты.

– Безнең чара 12нче яртыда гына башлана. Сорау бирәчәк кешеләрне берничек тә табып бирә алмыйм бит хәзер генә…

Изображение удалено.

– Хәзер түгел инде, Сергей Викторович, чара башланыр алдыннан. Җыенда сорау бирәчәк кешеләрне төртеп күрсәтсәгез, үзем барып сөйләшәм мин… Ә сезнең бүгенге җыенда нинди сораулар күтәрәчәк соң халык?

– Эре сораулардан берсе – балалар бакчасы, берсе… Монда күптөрле сораулар күтәрелергә мөмкин, алдан әйтеп булмый бит…

– Юк, мин алдан әзерләп куелган, һәм кешеләр җыен вакытында бирәчәк сораулар турында әйтәм. Мөгаен, сезнең районда да андый сорауларны алдан әзерләгәннәрдер инде. Башка районнарда шулай итәләр бит.

Урынбасар: «Халыкның күтәрәчәк икенче соравы спорт-сәламәтләндерү комплексын төзекләндерү турында булачак», – диде.

– Гафу итегез, ә бу сорауларны бирәчәк кешеләрне миңа төртеп күрсәтә алырсызмы?

– Килсеннәр башта, аннары күрсәтермен…

Спектакль башланырга санаулы минутлар гына калып бара иде.

«ТЫЛСЫМЛЫ» ПРОГРАММА

Көчле яңгыр ява башлады. Башлык урынбасары, «Бердәм Русия» партиясе вәкилләре, полиция хезмәткәре һәм мин бергәләшеп чатыр астына кердек.

– Монда ничә кеше катнашырга тиеш иде?

– 250, – дип җавап бирде Сергей Осянин.

Халык җыенына ничә кеше киләчәгенә кадәр белеп торалар, димәк…

Җыен урамда узарга тиеш булса да, яңгыр булу сәбәпле, районның мәдәният йортында үткәрергә карар иттеләр, машиналарга утырып шунда юнәлдек. «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Янтыковадан сорыйм:

– Фәридә Рахимзяновна, ә бу чарада концерт бушлай буламы?

– Бушлай, әлбәттә!

– Бушлай булса да, артистларга акчаны хакимият түлидер инде?

– Юк инде, Мәдәният министрлыгы түли…

Партия уздырган чарага ни өчен мәдәният министрлыгы түли әле ул? Башка берәр партия, әйтик, коммунистлар партиясе Югары Осланда халыкка концерт оештырса да, Мәдәният министрлыгы түлиме?

Мәдәният йортына баргач, сорау бирәчәк кешеләрнең килгәнен көтә башладым. Җыенны үткәрергә җаваплы кешеләрнең берсе сораулар һәм ул сорауларны бирергә тиешле кешеләрнең исемлеге язылган программа булуын әйткән иде. Шул исемлекне кулга төшерергә уйладым. Аны Фәридә Янтыковадан сорадым.

– Булыр, бераз сабыр итегез. Әле программаны алып килмәделәр…

Мәдәният йортына халык та агыла башлады. Аларны «Бәйрәм белән!» дип каршы алалар, буклетлар өләшеп кертеп җибәреп торалар. Авыл җыенына барырга киңәш иткән танышым: «Ул җыеннарга бюджет оешмаларында эшләүчеләр, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорларын куып китерәләр», – дип әйткән иде. Бер журналист танышым Чирмешәндәге җыенга Нурлаттан кешеләр килүен сөйләде. Югары Осланга 250 кеше каян китерелгәндер, җирле халыктырмы, җирле җитәкчеләрдерме – ачыклап бетерә алмадым. Сез кайдан, кем дигән сорауларыма никтер җавап бирергә теләмәделәр.

Максатым исемлекне кулга төшерү булгач, Фәридә ханымнан калмыйча, артыннан тагылып йөрдем. Биш минут саен, килмәделәрме әле, сораулар язылган исемлек кайда соң, дип, теңкәсен корыткач, Фәридә Янтыкова бер ханым янына җибәрде.

– Миңа чараның программасын күрсәтмәссез микән?

– Анда «секретный информация» бар бит…

– Башлык урынбасары миңа кешеләргә алдан бирелгән сорауларны карасам ярый диде…

– Соң ярар инде, алай булгач карагыз.

Бу исемлекне фотога да төшереп алдым. Җыенда күтәреләчәк сораулар да, аларны кем сораячагы да алдан планлаштырылган.

Балалар бакчасы төзүләрен Резида Мякишева сорарга тиеш икән. Аның янында тагын ике кешенең басып торуына кадәр каралган, алары – балалар бакчасында эшләүчеләр. Физкультура сәламәтләндерү комплексы турындагы сорауны бирүне Мансуров исемле әфәндегә тапшырганнар. Моннан тыш, Югары Осландагы юлларны төзекләндерү, район үзәгендә базар төзү, балалар сәнгать мәктәбен булдыру турындагы сораулар да планлаштырылган. Халык исеменнән шушы гражданнар сорау бирә, ә хакимият «халык»ның фикерен исәпкә алып, проблеманы хәл итәргә вәгъдә итә. Бу вәгъдәне бирү авыр түгел, чөнки балалар бакчасын төзекләндерү өчен дә, комплекс салу өчен дә акчалар инде бүлеп бирелгән, эшлисе генә бар.

Ул арада урынбасар үзе дә килеп җитте.

– Сораулар исемлеген карадым, рәхмәт, хәзер шул сорау бирәчәк кешеләрдән интервью алсам буламы?

Тиз арада залдан шул кешеләрне табып китерделәр. Мансуров Ришат Мансурович балалар спорт мәктәбендә тренер булып эшли.

– Нинди сорау бирәчәксез?

– Бездә спорт мәктәбе юк. Безгә мәктәпләрнең спорт залларында шөгыльләнергә туры килә.

– Бу сорауны бирергә дип кайчанрак әйткәннәр иде?

– Исемдә түгел… Әгәр соравың булса, җыенда әйтерсең, диделәр.

БАШЛЫК

Халык җыены дигәннәре балалар концерты белән башланды. Сәхнәгә бер бала чыгып, кечкенә кулларын суза-суза җырлап кереп китте. Аннан тагын бер нәни кызны чыгардылар. Мөгаен, болар башлангыч сыйныф укучыларыдыр. Балалар сәясәттән ерак торырга тиеш, аларны сәяси вакыйгаларга катнаштырмаска тиешләр кебек. Ә монда…

Район башлыгы Марат Зыятдинов, залдагыларга мөрәҗәгать итеп: «Без сезнең теләк-тәкъдимнәрегезне ишетергә әзер», – диде. Мыегым булмаса да, мыек астыннан гына көлеп куйдым. Әһә, хәзер башланачак!

Башлыкның Президентыбызны мактап сөйләгән сүзләреннән соң, программада «сбой» булып алды. Марат Зыятдинов, чыгышында, район үзәгендә балалар бакчасы һәм физкультура сәламәтләндерү комплексы төзеләчәге турында сөйләп ташлады. Шулай итеп, сораулар бирелгәнче үк, район башлыгы, Резеда Мякишева һәм Ришат Мансуровны бу чарада «эшсез» калдырды. Чын халык җыены булса, инде сораулар яңгырамаска тиеш кебек – җаваплар бирелде бит. Әмма алдан әзерләп куелган халыкның бу ике вәкиле – Резеда белән Ришат программада каралган үз бурычларын үтәделәр: үз сорауларын барыбер бирделәр. Район башлыгын кыен хәлгә калдырмас өчен булса кирәк, «Сез чыгыш ясаганда, без үз сорауларыбызга җавап таптык, зур рәхмәт сезгә», – дип, урыннарына утырдылар.

Чара тәмамлангач, башлык урынбасары белән тагын бер мәртәбә сөйләшергә булдым.

– Миңа күрсәтелгән исемлектәге сорауларның икесе генә бирелде бит бу җыенда. Нишләп алай булды ул?

– Чөнки бу сораулар иң әһәмиятлеләре иде. Калганнарын без үзебез дә хәл итә алабыз, ә боларын хәл итү өчен югарыдагыларның ярдәме кирәк.

Мин бер нәрсәне аңламыйм. Кемне алдамакчы була соң болар? Халыкнымы? Хәер, ул җыенда гади халык бар иде микән соң? Әллә җитәкчелекнеме? Алай дисәң ул җыенны оештыручылар үзләре җитәкчеләр, алар бу чараны югарыдагылар кушуы, алар планы буенча оештырган. Ничек кенә булмасын, бар да шома узды. Җитәкчеләр җыеннан бәйрәмнән кайткан кебек сөенешеп таралышты.

ЗАКОН ЗАКОНМЫ?

Менә шулай уза икән «сход граждан» дигәннәре. Аңа нәтиҗәне һәркем үзе ясасын. Ә мин, бу чарага мөнәсәбәтләрен белер өчен, башкаларга мөрәҗәгать иттем.

Вера Князева, Чистай шәһәр советы депутаты, Дәүләт Советына кандидат:

ТР сайлау кодексында барлык кандидатлар да бертигез диелгән. Әмма сайлаучылар белән очрашу оештыргач, бер проблема белән очраштым. Чара башланып 10-15 минут узуга, хакимият вәкилләре, ФСБ, полиция хезмәткәрләре пәйда булды. Алар фотога, видеога төшерә башладылар, очрашу тәмамланганчы безнең белән булдылар. Шуннан соң миңа төрле яктан басымнар башланды. Миннән иҗтимагый тәртипне саклауны, медицина ярдәме оештыруны һәм иҗтимагый чара уздыру алдыннан 10-15 көн алданрак башкарма хакимият органын язмача кисәтүемне таләп итә башладылар. Миңа шунысы кызык – «Бердәм Русия» кандидаты В. В. Смыков үзенең күпсанлы чараларын уздырганда, шулай ук язмача кисәтә микән?

Фәндәс Сафиуллин, күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, элеккеге депутат:

Сайлаучыны сатып алуның бер формасы инде бу. Элегрәк сайлаучыларга пакетлар белән күчтәнәчләр өләшәләр иде, әби-бабайларга кәнфит-чәй, егетләргә берәр шешә. Бу – сайлау алдыннан халыкны үз ягыңа аударуның бер формасы. Татарстанның урыс түгел милләтләре хокукларын кысу турындагы законнарны кабул иткәндә, «Бердәм Русия» депутатлары 2004нче елдан башлап бердәм тавыш биреп киләләр. Башта моның өчен халык алдында гафу үтенсеннәр иде. Шул чакта бу партиягә бәлкем тавыш бирү турында уйлый башларга була. Концертларында балалар чыгыш ясау дөрес әйбер түгел. Балаларны сәясәткә кертергә ярамый – аларга әле иртәрәк, аларда иң беренче чиратта әхлак, туган илгә, телгә мәхәббәт формалаштырырга кирәк, ә сәяси карашлар түгел. Балалар сайламый, мөгаен, ата-аналарына шул рәвешле тәэсир итмәкче булалардыр.

Руслан Зиннәтуллин, «Яблоко» партиясенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе:

– Халык җыеннары уздыру яхшы әйбер. Хакимият халыкны нәрсә борчуын белергә тиеш. «Бердәм Русия» уздырган халык җыеннарында закон бозулар юк, әмма анда президент катнаша һәм аның кем сыйфатында катнашуын аңлап бетермим. Президент буларакмы, Дәүләт Советына кандидат буларакмы? Президент буларак икән, бу халык җыены түгел, президент белән очрашу буладыр. Әгәр дә бу сайлау алды чарасы икән, ни өчен ул очракта Миңнеханов җыеннарга «служебный» машинасында килә һәм ни өчен аны телевизордан күрсәтәләр? Бу бер партияне генә һәм бер яклы гына күрсәтү булып чыга. Калган партияләрне күрсәтмиләр.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Югары Ослан – Казан.

Комментарии